Җанисәп турында сөйләшү: «Башкортстандагы татарларның хәле безнең үзәкне өзә» | intertat.tatar

Җанисәп турында сөйләшү: «Башкортстандагы татарларның хәле безнең үзәкне өзә»

«Татар-информ» агентлыгы чит төбәкләрдә яшәүче татарлар белән Zoom аша очрашулар уздыра башлады. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин белән Башкортстандагы вазгыять, җирле татар халкы һәм Башкортстанда татар матбугаты турында сөйләштек.

«Башкортстан — татар дөньясының зур бер өлеше»

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин Башкортстанда миллионнан артык татар кешесе яшәгәнен, Башкортстанның татар дөньясының бер өлеше булуын әйтте:

— Башкортстанда миллионнан артык татар яши. Ул Башкортстанның ике төбәгендә генә түгел, бөтен төбәкләрендә дә яши. Башкортстан — татар дөньясының зур бер өлеше.

Татар кешеләренең Башкортстанның төрле төбәкләрендә яшәвен һәм күп булуын танылган шәхесләренә дә карап белеп була. Алар татарлар яшәгән дип саналган көнбатыш районнарда гына түгел, бөтен районнарда да яши. Мәсәлән, татар шагыйре Әхмәт Ерикәй Башкортстанның Уралның аръягы — Дуван районында туган, Нәкый Исәнбәт — Салават районыннан, Зиянчурадан — Марат Кәримов.

Татар газета-журналларын Башкортстан районнары буйлап китапханәләргә, татар үзәкләренә, укытучыларга таратыла, аларны халык бик теләп һәм сорап ала.

Телевизион проектлар, социаль челтәрләр һ.б. эшләр белән Башкортстанның бөтен районнарын йөреп чыктык дисәң дә була. Матди яктан әйтсәк, республикада иң бай һәм иң хәлле яшәүчеләр — татарлар. Авыл хуҗалыгы ягыннан да татарлар зур өлеш кертә.

«Туган тел» каналында «Ихлас.Балкыш» дигән татар телендә чыга торган программа бар. Анда Башкортстандагы татарлар — татар укытучылары, эшкуарлары, имамнары тормышын күрсәтәбез. Гомумроссия татар төбәк өйрәнүчеләре форумын да үткәрә алдык. Теләсәң, хәрәкәт итсәң, каршылыклар тумый.

Җанисәпне үткәрү — федераль органнарның бурычы, иҗтимагый оешмаларның хезмәте түгел. Җанисәп булса да, булмаса да, без Бөтендөнья татар конгрессының уставына нигезләнеп, мәдәни-иҗтимагый эшчәнлекне дәвам итәбез, — дип кыскача таныштырды ул.

«Районның чигенә кергәндә үк зур баганада башкорт ыруы язулары үзәкне өзә бит!»

Язучы, тарихчы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов җанисәп өчен борчылуын әйтте:

— Соңгы елларда җанисәп вакытында ике йөз мең татарны югалттык — алар башкорт булып язылды. Бу эшчәнлек бүген дә тукталмый. Җанисәпне үткәрү — федераль органнарның бурычы, анда җәмәгать оешмалары кысыла алмый, дисез. Әмма Башкортстанда икенче күренеш: мәсәлән, Чакмагыш районында ыру җыены үткәрелде, анда Бөтендөнья башкорт Корылтае башкарма комитеты рәисе җитәкчеләре, район башлыгы җитәкчесе килде. Ул үзен Ялдәк ыруы башкорты икәнлеге турында чыгыш ясады.

Чакмагыш районы, Кушнаренко, Балтач, Яңавыл районында бүген бер генә дә башкорт авылы юк. Санап китсәң, күпчелек төньяк-көнбатыш районнарда башкорт авыллары юк. Бүздәк районында бердәнбер башкорт авылы — Каңлы-Төркәй бар, калган 78 авыл — татарныкы. Хакимият җитәкчеләре үзләре үк андагы татарларга башкорт булып язылырга үрнәк күрсәтә. Бу эш тукталмый.

Башкортстанның сигез районында булдык. Районның чигенә кергәндә үк зур баганада башкорт ыруы язулары үзәкне өзә бит! Моның өчен фәлән миллион сум акча түгелгән, баганалар бер үк размерда, бер үк стильдә эшләнелгән — моны иҗтимагый оешмалар башкара алмас иде. Мәскәү күзен йомып тора, аларга башкорт белән татарның дошманлашуы кирәк.

Шул ук вакытта, татар оешмаларына да тик утырырга ярамый. Без анда үзебезне кунак итеп вакытлыча яшәргә килгән кеше кебек хис итәргә тиеш түгел, без — хуҗалар. Уфаның 80-90 процент байлыгы XX гасырдагы революциягә кадәр татар байлары кулында булган. Ун мөфти арасыннан берсе генә дә башкорт кешесе булмаган.

2010 елда татар шәхесләре авыллары башкорт дип язылган — «Талаш, ызгыш юлы белән барырга ниятебез юк һәм булмаячак та»

Альфред Дәүләтшин Вахит Имамов күтәреп чыккан мәсьәләләргә битараф түгеллеген, районнарда җирле татарлар белән очрашулар үткәреп торулары турында сөйләде:

— Сез күтәргән мәсьәләләр безне дә борчый. Үзебезнең хезмәтебезне дәвам итәбез, районнарда очрашулар уза. Әлбәттә, без үз җиребездә яшибез. Район башлыклары татарлар үткәргән чараларда да катнаша. Без еш кына күп нәрсәне күрмибез, бәлки, күрмәскә тырышабыздыр…

Мин милли хәрәкәттән чыккан кеше түгел. Талаш, ызгыш юлы белән барырга ниятебез юк һәм булмаячак та.

2010 елгы җанисәп буенча Башкортстандагы татар оешмалары җитәкчеләре белән дә сөйләшкән идем. Татар шәхесләре дип сөйлибез, ә күпләренең авыллары җанисәп буенча башкорт авылы дип язылган. Бу хакта татар оешмалары җитәкчеләре хәтта үзләре дә белми.

«Без — җирле халык. Нәсел җепләребез гомер буе Башкортстанда яшәгән»

Альфред Дәүләтшин:

— Халыкның төп фикере — бердәм булу. Мәдәният министрлыгында Социаль-гуманитар эзләнүләр үзәге бар. Сайтларында Башкортстандагы милли сәясәт концепциясенең проекты бар. Анда бердәмлек, үсеш, төрле милләтләрне саклау кебек проблемалар язылган. Ул концепция расланмаган, проект кына булып тора. Хәзер минем яшьтәшләр арасында да Татарстанга күчеп китүчеләр байтак. Казанга тартылу бар — баштан үзләре китә, аннан соң балалары да күченә.

Китүнең бер сәбәбе милли фактор булса, уйланырга сәбәп булачак. Минем әтинең авылы Ялгызкаенга 350 ел. Әни ягыннан да, әти ягыннан да Татарстанда туганнарыбыз юк. Нәсел җепләребез гомер буе Башкортстанда яшәгән. Без җирле халык, үз җиребездә яшибез.

Ызгышлардан, кан коюдан Аллаһ сакласын.

Үзебезнең сүзебезне әйтергә кирәк, сүзебез белән булса да, хезмәтебез белән булса да халык бөтен нәрсәне аңлый, күрә. Дәүләт җитәкчеләренә барлык эшне йөрәк һәм акыл белән алып барырга Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен.

Башкортстан авылларында татар матбугатын укыйлармы?

Вахит Имамов Башкортстан районнарын урап чыккан вакытта китапханәләргә кереп йөргәннәре, мәдәният йорты җитәкчеләренең куркуга калуларын, җирле китапханәләрдә татар әдәбиятының аз урын алуын әйтте:

— Соңгы 15-20 елда беренче тапкыр татар язучыларын күрәбез дип сөенделәр. Без, әлбәттә, китаплар алып бардык, бүләк иттек.

Күңелгә үткәне шул — китапханә почмагында башкорт әдәбияты идәннән түшәмгә кадәр «Г» формасында сузылып китеп, китап һәм матбугат белән тулган, ә татар әдәбияты китаплары нибары ике киштәдә урын алган. Татар китаплары кермәгәнгә шаккаттык, йөрәк әрнеде.

Июньдә Уфада редакторлар белән дә очрашу үткәрдек, алар — татар әдәбияты, без башкорт әдәбияты белән танышмыйча яшибез. Ике як та бары наданлыкка гына илтәчәк. Без үз-үзебезгә генә бикләнгән. Шуңа бу өлкәне дә ныграк җәелдерәсе иде.

Бәлки, безнең Мәдәният министрлыгы белән Башкортстан мәдәният министрлыгы үзара килешү төзер? Әгәр дә татарның «Казан утлары», «Безнең мирас», «Мәдәни җомга» һ.б. матбугаты Башкортстанга барып җитми икән, алар да бит нәрсәдер югалта.

Без тарихны күтәрү өлкәсендә шулай ук бик күп эшлибез, Башкортстан галимнәренең дә ачышлары безгә дә кызыклы. Мин аларның һәр уйлап чыгарылган әйберләрен ыру баганасы белән бәйле дип әйтмим.

Элек без «Ватандаш» журналын алдыра идек, хәзер алдыра алмыйбыз, алар безнекен алмый. Бу киртәне дә ерып чыгар өчен берәр нәрсә уйларга иде. Безнең үзәкне Башкортстандагы татарларның хәле өзә.

Альфред Дәүләтшин:

— Китапханәләргә килгәндә, бер яктан, аны шулай күрергә була. Бәлкем, аны сезгә «бездә татар китаплары бар», дип әйтмиләрдер. Әгәр татар китаплары киштәдә күренми икән, димәк, халык китапларны алып укый. Киштәдә китап тора икән, димәк, аны халык укымый.

Вахит Имамов:

— Шулай дип күңелне юатсак кына инде…

Альфред Дәүләтшин:

— Мин сезгә чынлап әйтәм. Без алып килгән китаплар еш кына арткарак күчә. Зифа Кадыйрова кебек татар язучыларын, матур әдәбиятны, «Казан утлары» журналын һәрчак сорап алалар. «Мәдәни җомга» газетасын йөзләгән тираж белән таратып йөрдек. Татарлар — китаплы халык. Татар матбугатын авылларда укыйлар, шунлыктан, алар киштәләрдә юк.

«Татар артистларының концертлары Башкортстанда узмавы — вакытлыча гына»

Журналист Альфред Мөхәммәтрәхимов:

— Хәзерге вакытта кайбер татар артистларын төрле сәбәпләр аркасында Башкортстанга кертмиләр. Бу мәсьәләгә ничек карыйсыз?

Альфред Дәүләтшин:

— Башкортстанда Татарстан республикасы көннәре башланыр алдыннан Данир Сабиров белән дә шундый низаг булган иде. Аның концертлары гөрләп уза, дәвам итә. Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинованың концертлары да дәвам итәчәк, чөнки халык аларны ярата, сорый. Бу хәлләр бары тик вакытлыча гына.

Ике меңнән артык газета-журналларны район буйлап китапханәләргә, татар үзәкләренә, укытучыларга таратабыз. Бик теләп һәм сорап алалар. Һәр төбәктә үзебезнең кешебез бар, без алар белән элемтәдә торабыз.

Соңгы ике елда татар халкының олы шәхесләрен искә алып, аларга Татарстан һәм Башкортстан хөкүмәте бүләкләрен алыр өчен хезмәттәшлек итәргә тырышабыз.

«Яхшылыкны күреп, хезмәтебезне дәвам итәргә телибез»

Альфред Мөхәммәтрәхимов:

— Соңгы вакытта Башкортстан хөкүмәте тарафыннан төньяк-көнбатыш диалекты турында конференцияләр үткәрү активлашты. Татарга каршы чараларны Иҗтимагый палата рәисе Ростислав Мурзагулов белән бәйлиләр. Хәзерге вакытта ул үз урыныннан китте. Аның китүе Башкортстан хөкүмәте Татарстанга карата мөнәсәбәтне уңай якка үзгәртте дип әйтергә буламы? Башкортстан җанисәпкә бәйле сәясәтен үзгәрттеме?

Альфред Дәүләтшин:

— Аның уңай ягын да, каршылыгын да сизмәдек. Бу сорауга җавап бирә алмыйм. Мин күбрәк имам-хатыйб вазифасында. Әйтик, ничек кенә булса да, башкорт белән татар кешесе никах укытса, монда ул милләтара никах дип саналмый. Мин зур сәяси мәсьәләләргә җавап тота алмыйм.

Бүгенге көндә Башкортстанда утыздан артык массакүләм мәгълүмат чаралары эшли. Мин Татарстан матбугатларында да журналистларның мәкаләләре чыгып торуын, элемтәдә булуларын теләр идем. Башкортстанда татар телендә яза белгән журналистлар бар, татар мәгърифәте, әдәбияты өчен дә җан атучылар күп. Яхшылыкны күреп, хезмәтебезне дәвам итәргә телибез.

«Тарихны тиз онытканга күрә хәлләр аяныч»

Вахит Имамов патшабикә Анна Иоановнаның 1736 елның 16 февралендә чыгарган указын искә төшерде. Ул Башкортстанда татар белән башкорт кешесе арасындагы никахларны тыярга, татар муллаларын кире татар өязенә сөрергә, дигән указ чыгара. Тарихчы бу елларда татарлар белән башкортларның бердәм булуларын искәртте:

— XVII гасыр ахырында Башкортстан җиренә күчкән татарлар тукымалар тукып сата башлый, тегермәннәр, икмәк пешерү, күн эшкәртү фабрикалары һ.б. оештыра. Алар миллионерларга әйләнә. Анна Иоановна аларны да кире куарга, дигән указ чыгара.

Әмма волостьларга патша гаскәрләре килеп җитеп, аларны куарга тотынгач, башкортлар үзләре татар осталарын һәм сәүдәгәрләрен гаскәрләрдән азат итә һәм: «Тимәгез, алар бит безне туендыра», — дип, безнең сәүдәгәрләрне яклап калалар.

Бу фактларны бик санаулы кешеләр белә. Матбугат конференцияләре оештырып, язучылар, журналистлар һәм галимнәрне җыеп, бу хакта кат-кат тукып торырга кирәк, бу мәгълүмат башкортларның колагына да ишетелсен иде.

Башкорт белән татар әнә шул вакытта бердәм булган. Ә бүген без бердәм түгел. Тарихны тиз онытканга күрә хәлләр аяныч.

«Ничек кенә булса да, төбәкләрдә алтын урталыкны табарга кирәк» — Татарстан матбугаты белән күпер төзү хыялы чынга ашармы?

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов:

— Бу китапларны берәр заман башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында язылган дип игълан итмәсләрме соң? Еллар буе үзен татар дип хис иткән кешеләр кисәк кенә без башкорт телендә сөйләшә башлаганбыз икән, дип уйламыйлармы?

Альфред Дәүләтшин:

— Татар халкы надан халык түгел. Мин инглизләрнең «дак тест» дигән әйберен мисал итеп китерер идем. Алар шулай әйтә — әгәр нәрсәдер үрдәккә охшаган, үрдәк булып кычкыра икән, димәк ул үрдәк, ди.

Әгәр ниндидер бер халык татарча сөйләшә, гореф-гадәтләре, биюе, сәнгате татарча икән, димәк, ул — татар. Диалект дип баш ватудан мәгънә юк. Соңгы вакытта мин Татарстанда Башкортстандагы татарларга багышланган мәкаләләр, материаллар карап барам. Җанисәп тәмамлангач, шушы активлык сүнмәсен, дәвамлы булсын иде.

Башкортстандагы утыздан артык редакциядән, мәсәлән, Чакмагыш районында «Игенче» газетасы өч мең тираж белән чыга. Ул бүгенге көн өчен бик күп. Шуңа күрә шушы газеталарда чыккан шәхесләр, төрле кызыклы язмаларга Татарстан матбугатларыннан игътибар булса, яхшы булыр иде.

Рәмис Латыйпов:

— Соңгы арада социаль челтәрләрдә агрессив кешеләр артканнан арта бара кебек тоела безгә. Мондый күренешләр булмасын өчен киңәш-фикерләрегез бармы?

Альфред Дәүләтшин:

— Җанисәп мәсьәләсе ике елга кадәр сузылды, аны тизрәк үткәрәсе иде. Пандемия була калса, халык арасында дистанцион (электрон) ысулны куллануны популярлаштырып та була.

Кеше иртәдән кичкә кадәр эшли икән, социаль челтәрләрдә ызгышырга вакыты да калмыйдыр. Һәр нәрсә вакытында эшләнелсен, сузылмасын иде. Тормыш дәвам итсен. Ничек кенә булса да, төбәкләрдә алтын урталыкны табарга кирәктер.