Рейхстагка байрак кадаган татар Гази Заһитов турында: «Үзенә нидер биреләчәген әйтте» | intertat.tatar

Рейхстагка байрак кадаган татар Гази Заһитов турында: «Үзенә нидер биреләчәген әйтте»

Яңагош — Башкортстанның Мишкә районында урнашкан зур булмаган татар авылы. Ул бар дөньяга үзенең рәсми булмаган Советлар Союзы Герое — Гази Заһитов белән дан тота. 20 августта Мишкә районы үзәгендә «халык герое» Гази Заһитовка һәйкәл ачтылар.

Егоров һәм Кантария… Бу фамилияләрне кайчандыр һәр мәктәп баласы белгән. Нәкъ менә шушы ике кеше 1945 елның 1 маенда Берлинның Рейхстаг түбәсенә Җиңү байрагын кадаган, дип рәсми документларда теркәлә. Әмма тарихчылар сүзләренчә, түбә өстендә барлыгы кырыклап байрак җилфердәгән… Шуларның берсен һәм беренчесен — Маков җитәкчелегендәге татар солдаты Гази Заһитов белән Михаил Минин кадый.

1964 елда «Комсомольская Правда» газетасы Гази Заһитовның беренче булып байрак кадаганы турында язып чыга. Шуннан соң гына Яңагош халкы авылдашының батырлыгы турында белеп алалар. Ә бу вакытта инде Гази Заһитовның вафатыннан унбер ел узган була…

«Рейхстаг түбәсенә Заһитов һәм Мининның байрак кадаганнары турында дәлилләүче документлар бар»

Гази Заһитовның исеме җисеменә туры килгән. Гази (мулла кушкан исеме Гыйзетдин) — гарәпчәдән сугышчы дип тәрҗемә ителә. Язмышмы бу, әллә сынаумы — әйтүе кыен.

Гази Заһитовның тормыш юлы белән безне Яңагош авылында Гази Заһитов музее методисты Айрат Заһитов таныштырды:

— Гази Заһитов Бөре шәһәрендә медицина техникумында ике ел укыганнан соң, 19 яшендә 1940 елда Кызыл Армия сафларына алына. Бөек Ватан сугышы башланганда ул Таллинда артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итә.

Соңыннан Беларусьне, Польшаны азат итүдә катнаша, артиллерия дивизионының оптика разведкасында разведчик (күзәтче) була һәм Берлинга кадәр барып җитә. Баш командование тугыз данә белән махсус байрак чыгара. Аларны тугыз дивизиягә тараталар. 30 апрельдә 14 сәгать 25 минутта Рейхстагка беренче һөҗүм була. Икенче штурм 21.00 сәгатьтә башлана.

Маков төркеменнән Гази Заһитов Рейхстагка беренче булып килеп керә. Баскычтан күтәрелеп, түбәгә чыгалар. Гази Заһитов белән Михаил Минин Җиңү Алиһәсе сынына кадаган байрак — махсус тегелгәне булмый, үзләренчә тегелгән байрак булып чыга. Рациядән алар капитан Маковка, ә Маков штатка хәбәр итә. Заһитов таң атканчыга кадәр Рейхстагта була.

Архивларда 30 апрельдә 22 сәгать 40 минутта Рейхстаг түбәсенә Гази Заһитов һәм Михаил Мининның байрак кадаганнары турында дәлилләүче документлар бар. Беренче майда өлкән сержант Гази Заһитовка Советлар Союзы Герое исемен бирергә дигән Бүләкләү турындагы карар языла. Майор, командирлар кул куялар.

Өченче удар армия җитәкчелегендәге барлык төркем Советлар Союзы исемен бирелүгә тәкъдим ителгән булган. Бүләкләр үз хуҗаларын таба, әмма беренче Беларусь фронты командиры Маршал Георгий Жуков документка кул куймый. Төркем кешеләренә 18 майда «Кызыл Байрак» орденын тапшыралар.

…1946 елга кадәр көтәләр. Шул вакытка кадәр беркемгә дә Советлар Союзы Герое исеме бирелми. Жуков 1946 елда гына Егоров белән Кантариягә исемне бирү турындагы документка кул куя. Һәм, әлбәттә, бу сер булып сакланырга тиеш була. Тугыз махсус тегелгән байракның җидесе генә күтәрелә. Шулардан беренче булып бишенче номерлы байракны Егоров белән Кантария күтәрә.

«Сугыш — пычрак әйбер»

Гази Заһитов, яралы булу сәбәпле, госпитальдә ятып чыга һәм туган ягына 1946 елда гына кайта. Авыл советы рәисе, соңыннан механик булып эшли. Туган көне — 20 август. 1953 елда аңа 32 яшь тула. 23 августта ул запчасть алырга дип барганда һәлакәткә очрый. Кабинага авырлы хатынны утырта, үзе арбага утыра. Яңгыр ява башлый. Плащын кияргә дип торып баса да, арбадан егылып төшеп, башы белән бәрелеп җан бирә.

Гази Заһитов Яңагошка кайтканнан соң Рейхстагка менүе турында беркемгә дә сөйләми. Сугышта катнашкан ветераннар, гомумән, берсе дә артык сүз сөйләмәгән, чөнки сугыш — пычрак әйбер.

Гази Заһитов 1948 елда өйләнә, 1950 елда кызы Наҗия туа. 1953 елда әтисе үлгәндә улы Газалигә ике ай гына була. Кызы Наҗия апаның җиде улы туа: Роберт, Илшат, Илһам, Фидан, Рафис, Илдар, Эльвир. Газалинең Альбина һәм Айрат исемле балалары туа. Гази абыйның оныгы Альбина узган атнада яман шештән өч баласын калдырып, арабыздан китте.

Хрущев идарә иткән вакытта Егоров белән Кантария Җиңү байрагын кадарга менгәндә түбәдә бер байракның кадалган булуы турында сөйли. Шулчак «Байракны кем кадаган соң?» — дигән сорау туа.

1961 елда КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Тарих институты Рейхстагка һөҗүм итүдә катнашкан ветераннарны җыя. Пленумда Маков, Минин, Лисименко катнаша, ул вакытта Заһитов инде сигез ел гүр иясе була. Шунда Маков төркеменең беренче булып бәреп керүен дәлиллиләр. 1964 елда 30 апрельдә генә матбугатта Гази Заһитовның кем булуы турында дөньяга хәбәр ителә.

«Тарихчылар таныса да, сәясәтчеләрнең аның герой булуын таныйсы килми»

— Россия Оборона министрлыгы карамагындагы Хәрби тарих институты архив документлар буенча тикшеренү эшләрен үткәргәннән соң, Рейхстагка беренче булып капитан Маков төркеме Җиңү байрагын кадаган, шул рәвешле, Заһитов, Бобров, Лисименко, Мининга Советлар Союзы Герое исемен бирергә, дигән карарга килә һәм институт Ленинград оешмасы ветераннары Комитетының үтенечен кабул итә.

Әмма аларга «Кызыл байрак» ордены бирелгән, ул да югары дәрәҗәдәге бүләк, дигән сәбәп белән 1995 елда бу карар чынга ашмый. 1995 елда Хәрби Энциклопедия яңадан күчереп языла, аның өченче томында (392нче бит) Җиңү байрагы дигән бүлектә акка кара белән 30 апрельдә Заһитовның беренче булып байрак кадаганы турында языла. Ике-өч сәгатьтән соң Егоров белән Кантария байрак кадый, диелә.

Гази Заһитовка «Хәрби хезмәтләре өчен», «Батырлык өчен» медальләре, III һәм II дәрәҗә Дан орденнары, «Кызыл Йолдыз» ордены, «Варшаваны азат иткән өчен», «Берлинны алган өчен» һәм «1941 — 1945 елларлагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен медальләре бирелгән.

Маков төркемен (Лисименко, Бобров, Минини, Заһитов, Маков) Советлар Союзы Герое итеп 1997 елда гына таныйлар. Искәртеп үтик, документта Рейхстагны алу өчен түгел, ә «каһарманлык күрсәткәне өчен» диелә, — дип сөйләде Айрат Заһитов.

Советлар Союзының даими Президиумы Заһитов белән Мининга исемне бирү карарын кабул итә. Әмма 1997 елда Советлар Союзы дигән ил булмый, димәк, бүләк тә рәсми рәвештә әһәмиятен югалта. Ә бу Гази Заһитовка рәсми рәвештә «герой» исеме бирелүнең мөмкин түгеллеген күрсәтә.

Нәтиҗә: җәмәгатьчелек, тарихчылар Гази Заһитовның Советлар Союзы Герое булуын таныса да, сәясәтчеләрнең таныйсы килми шул…

Гази Заһитовка Советлар Союзы Герое исемен бирү мөмкин эшме?

Икенче яктан карасак, Россия Герое дигән исем бар. Шәйморатовка соңлап булса да, шул исемне бирә алган кебек, Гази Заһитовка да биреп булмас иде микән? Бу сорауга Россия Тарих Җәмгыятенең Башкортстандагы бүлеге рәисе Марат Мәрданов җавап бирде:

— Гази Заһитовның батырлыгы турында барлык хәрби белгечләр, республика халкы белә. Кызганыч, моны эшләү мөмкин түгел. Чөнки Гази Заһитов батырлыгы өчен ике тапкыр орден белән бүләкләнгән, икенчедән, байракны ул хәрби төркем составында булганда түбәгә кадый. Шуның өчен, төркемдә булган барлык солдатларны да бүләкләү кирәк була. Әмма төркемдә язмышларында «кара таплары» булган кешеләр бар. Өченчедән, Кантария белән Егоровка рәсми төстә Советлар Союзы Герое исеме шул вакыттагы җитәкчелек белән расланган булган.

Дөрес, Советлар Союзы вакытындагы батырлыгы өчен Россия Герое дигән исем Миңлегали Шәйморатовка бирелде, бу бердәнбер очрак.

Капитан Маковның төркемендә саналган сержант Гази Заһитов байракны 30 апрельнең төнендә кадый. Бу батырлыгы өчен аңа «Кызыл Байрак» ордены бирелә. Советлар Союзының Баш командование ставкасы беренче майның иртәсендә байрак кадаучыларны исәпкә ала, — дип аңлатты ул.

— Бу исемне бирү мәсьәләсе әлегәчә алып барыла. Гази абый үзе исән булмагач, эшләп чыгуы кыен. Үзенә күрә сәясәт тә булгандыр инде… Тормыш үзгәрә, килешмәгән кешеләр дә бардыр инде. Болай зурлагач та рәхмәт, — дип аңлатты Гази Заһитовның «племяннигы» Рамил Заһитов.

— Гази абый һәрчак халык телендә. Мәхмүт Актуганов, Ишмай Ишкинин, Степан Казаков һәм Егор Орсаев — Мишкә районының Советлар Союзы Герое исемен йөртәләр. Ә бишенче Герой булып без Гази Заһитовны атыйбыз, — диде Айрат Заһитов.

…Аңлашыла, документаль яктан дәлилләр булса да, бу исемгә барлык төркем кешеләрен бүләкләргә кирәк. Әмма өметсез шайтан гына, диләр. Кем белә, бәлки якын киләчәктә Гази Заһитовка ул исем бирелер?.. Һәрхәлдә, Шәйморатов очрагы бердәнбер генә булып калмасын иде дип ышанасы килә.

Һәйкәл ачылышы

Мишкә районы үзәгендә «Биш каһарман» мемориаль комплексында Гази Заһитовка һәйкәл ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Мишкә районы башлыгы Павел Трапезников, Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров һ.б. бар иде. Алар Гази Заһитов һәйкәленә килеп чәчәкләр салды һәм Мәңгелек ут янына килде. Биредә Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Гази Заһитов кебек каһарманнарның исемен истә тотарга кирәклеген әйтте. «Без алга таба да даими рәвештә яңа һәйкәлләрне ачачакбыз. Без мондый кешеләр турында яшь буынга сөйләргә тиеш. Геройларыбыз турындагы истәлек йөрәкләребездә саклансын иде. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга мәңгелек дан», — диде ул чыгышында.

«Дәү әнием улы Гази абыйны искә алып елый-елый сукырайды»

Бөек Ватан сугышында катнашкан татар солдаты Гази Заһитов авылдашлары өчен һәрчак үрнәк шәхес булган:

— Безгә Гази абыйны һәрчак үрнәк шәхес итеп куялар иде. Гази абый ишле гаиләдә үскән — ике кыз, өч малай булган, Гази абый дүртенче бала булып туган. Хәзер инде берсе дә исән түгел, — диде Гази Заһитовның туганнан-туган сеңлесе Заһидә ханым. Гази Заһитов — Заһидә ханымның әнисе Сафураның бертуган абыйсы.

— Дәү әнине хәтерлим. Гази абый вафатыннан соң 16 ел яшәде ул. Гази абыйның үлемен авыр кичерде. «Балакаем, балакаем», — дип искә алып елый иде. Елый-елый, күзләре сукырайды.

Әнинең сөйләве буенча, Гази абый кешеләргә һәрчак булышкан. Үзе, Бөек Ватан сугышы турында сөйләмәгән. Мине кайчан да булса күтәрерләр, шунда ишетерсез, дигән. Әни аны күңелле кеше иде, җырларга яратты дип сөйләде», — ди ул.

Гази Заһитовның туганнан-туган сеңлесе Роза ханымның әтисе Сәгыйдулла — Гази абыйның бертуган абыйсы:

— Дәү әнигә «якын нәнәй» дип әйтә идек. Соңгы елларда дәү әнинең күзләре күрмәде, ул 1969 елда арабыздан китте. Хөсниямал дәү әниемнең кабере Гази абый янында урнашкан. Әти дә, Гази абый кебек, бик тыйнак иде. Әллә ни күп сөйләшмәде.

Рамил Заһитовның әтисе Сәгыйдулла абый — Гази Заһитовның бертуган абыйсы булган.

— Гади эшчеләрдән алып, җитәкчеләргә кадәр — барысына да рәхмәт, абыйны хөрмәтләделәр. Гази абыйны күреп белмим, күрше-күлән, әти сөйләве буенча гына хәбәрдар. Аны искә алмаган кеше юк. Фронттан кайткан кешеләр аның янына барганнар, ул бик ярдәмчел, тыйнак булган. Гази Заһитовны бүгенге көндә дә искә алу, зурлап һәйкәл кую аның кешелекле булуын исбатлый, — диде Рамил Заһитов.

«Безнең абый кайткан!»

Вәлихан Җәмилев — Гази Заһитовны яшүсмер чагында күреп калган кеше. Үзе Яңагош авылыннан, алтмыш ел Мишкәдә яши. Ул балачак хатирәләрен искә алып сөйләде:

— «Безнең абый кайткан!» — Гази абыйның фронттан кайтканын ишетүгә әнә шулай шатланып-сөенеп йөгереп барган идек аның янына. Камилә апа белән Гази абыйның туйлары бүгенгедәй исемдә калган. Кыш иде, биш-алты ат җиккәннәр иде, без каршы алып, карап, шатланып тордык. Миңа 11-12 яшь тирәсе.

Гази абыйның авыл советы рәисе булып эшләгәнен хәтерлим. Зур аккордеонын тотып, бәйрәмнәрдә җырлый, дүрт-биш ордены бар иде. Горурлыгыбыз ул безнең.

Гомеренең соңгы елларында МТСта механик булып эшләде. Болытлы көн иде, Благовещенск шәһәре буйлап юлга чыккан чакта авариягә эләгеп, вафат булды. Тормыш иптәше Камилә апа узган ел арабыздан китте.

…Мишкә районына килгәндә, монда төп милләт — мари халкы. Калганнары татарлар, руслар, башкортлар һ.б. Барыбыз да бергә дуслашып, кочаклашып яшибез, эшлибез. Яңагошта, нигездә, татарлар яши. Марилар да татарча белә, бездән дә матуррак сөйләшәләр.

«1418 көн һәм төн миллионлаган солдат Рейхстаг түбәсенә Җиңү байрагын кадарга хыялланган»

Мишкә районының беренче башлыгы Алексей Аптулманов Казан татарларын яратуы, журналистларның Гази Заһитов турында сөйләүләре өчен рәхмәтен белдерде:

— Район башлыгы булып эшләгәндә Татарстаннан һәм Башкортстаннан делегация килә дигәч, Яңагошка юл тоттым. Каберен, Гази Заһитов торган йортны карап чыктым, биографиясе белән кызыксындым. Ике атна да үтмәде, ремонт ясап, музей ачтык.

Күз алдына китерегез, 1418 көн һәм төн миллионлаган солдат Рейхстаг түбәсенә Җиңү байрагын кадарга хыялланган. 30 апрельдә төнге ун тирәсендә байракны Гази Заһитов, ә икенче көнне Егоров һәм Кантария кадый. Маков төркемендә дүрт сержант була, Заһитов байракны кадаганда яралана.

…Ерак булуга карамастан, Татарстаннан ел саен килеп торалар. Татарларны хөрмәт итәбез, ул безнең каныбызга сеңгән. Барысы да тарихка бәйле. Явыз Иван Казанны яулап алырга барганда беренчеләрдән булып мариларны, соңыннан татарларны юк итә, чөнки марилар Казан — Мәскәү арасындагы җирләрдә яшәгән.

Чукындыру башлангач, мари халкы татар якларына качкан. 400 ел элек әби-бабаларыбыз татар җирләренә — хәзерге Мишкә районына килгән. Хәзерге вакытта Башкортстанда меңнән артык мари яши. Мишкә районында — 78, Балтач районында — 45 процент мари бар. Бөре, Нефтекамск шәһәрләрендә дә бар. Шуның өчен без татарларга рәхмәтле.

Кызганыч, яшьләр туган телләрен оныта. Руслаша баралар. Оныкларым белән дә «көрәшәм» мин — марича сөйләшергә тырышам. Татар телен дә яхшы беләм, сөйләшергә оялам, әмма рәхәтләнеп аңлыйм. Миңа татарча сөйләсәләр, русча җавап кайтарам.

Халык районнан төрле якларга күченә. Элек колхозлар гөрләп тора иде. Элекке рух калмады.

Уръяды авыл Советы башлыгы Раик Заһитов Гази Заһитовка музей ачкан көннәрне искә алды:

— Музейның элекке директоры Галимҗан Бикбулатов белән Гази абыйның исемен күтәреп чыгу өчен күп көч салдык. Баштан бер музей ясадык. 1997 елда беренче тапкыр язучылар килде. Аның исеме яңадан шул чакта таралды.

Музейга читкә киткән авылдашлар да кайткан булган. Мәсәлән, берәүләр Донецкидан кайтып карап чыкканнар. Шунысы сөендерә — Заһитовлар фамилиясенең географик яктан таралышы әллә кайларга барып җитә. Бу безнең өчен зур горурлык.

«Татар булганга күрә Гази Заһитовны күтәреп алдылар»

Мишкәдә яшәүче Муллахан Ханов халык Героен күтәреп алулары өчен татар халкына рәхмәтле:

— Гази Заһитов — безнең райондашыбыз. Аның шушы батырлыгын елап искә алабыз. Каһарманлыгын танымадылар. Татар булганга күрә Гази Заһитовны күтәреп алдылар һәм соңыннан безнекеләр дә кушылды. Без бөтен татар халкына рәхмәт белдерәбез.

Без татар язучыларына, Татарстан Президентына рәхмәт белдерәбез. Күрше республика Гази Заһитовка шулкадәр игътибарлы.

Гази Заһитов — гади татар егете. Ул безнең өчен зур горурлык. Рейхстагка беренче булып менеп, Җиңү байрагын күтәреп: «Фашизм башка юк!» — дип әйтүе без — татарлар өчен зур бәхет. Гази Заһитовның каберенә барып йөрибез.

Яңагош авылына килен булып төшкән Зилә Заһитова, Яңагошта Гази Заһитовның халык герой булганын белеп алгач, авылга газ кертелүен сөйләде:

— Гази Заһитов турында бала-чагаларыбыз белә. Музейда композицияләр арта бара, сугыш кырларыннан яңа табылдыклар алып киләләр. Каенатам миңа Гази Заһитов турында: «Иптәшем белән бергә йөрешә идек», — дип сөйли иде. Аның Герой булганын Гази абый үзе вафат булгач кына белдек. Гази абый булганга күрә «газ”лы булып калдык, авылга газ керде.

Мәктәп тә Гази Заһитов исемен йөртә. Унбер еллык иде, 2019 елдан тугыз еллыкка калды. Укытучылар көчле, бу мәктәпне бетереп чыккан балалар зур урыннарда эшли. Туганнан-туган энем табиб булып хезмәт куя, кем нефтьче, кем укытучы юлын сайлый.

Гази Заһитовның каһарманлыгы, татар булуы турында беләләр, горурланалар. Музеена килеп, йөреп торалар. Безгә кунаклар килсә, музейга алып барам.

«Чит якларда фамилиямне ишетсәләр, Гази Заһитовның туганымы дип сораша башлыйлар»

Яңагош авылыннан Эльмира һәм Радик Заһитовлар «Заһитов» фамилиясен чит якларда да белүләрен әйтте:

— Гази Заһитов - Яңагош авылында туып үскән чын татар егете, исеме дөньяга таралган татар Герое.

Баштан Гази абыйның батырлыгы турында белмәдек. Гази абыйны халыкка танытуда Яңагош авылы тарихчысы Галимҗан абый Бикбулатовның роле зур булды. Әтиләрдән Гази абыйның Берлинда Рейхстаг түбәсенә менеп, байрак кадаганы турында ишетә идек.

Гази абый — авылдаш, фамилияләребез дә бер безнең. Шәҗәрәдән карасак, ерак туганым була ул миңа. Чит якларга барсаң, фамилияне ишетсәләр, Гази Заһитовның туганымы дип, сораша башлыйлар. Шулчак горурланып китәсең.

Күршедә Гази абыйның классташы Мөфтихан абый тора иде, ул аны искә алып: «Гази үзенә нәрсәдер бирелергә тиешлеге турында әйтә иде», — дип сөйли торган иде. Гази Заһитовны күргән-белгәннәр авылда калмады дисәң дә була. Булганнары да туксан яшьтә, кайсы чирли, кайсы ялгыша…

«Яңагош — татар авылы һәм без татар булып язылачакбыз»

Яңагош авылыннан Ранис Бикбулатов Гази Заһитовның туган авылында татарлар яши дип сөйләде:

— Гази Заһитов — безнең авылдаш. Мәктәптә укыганда каберенә барып, чистартып кайта идек. Бу традиция мәктәптә әле дә дәвам итә. Гази абый татар авылында туып үскән, Рейхстагка менгән татар солдаты, дип сөйлиләр иде. Авылыбызда шундый каһарман тууы белән горурланабыз. Авылдашлары белән гармунда уйнарга яратканын ишетеп беләм.

Безнең авылда өч фамилия таралыш алган: Бикбулатовлар, Заһитовлар һәм Җәмилевлар. Күченеп килүчеләрне исәпкә алмаганда, бездә татарлар гына яши. Шуны да әйтергә кирәк, озакламый җанисәп алу узачак, Аллаһ боерса, без татар булып язылачакбыз. Авылыбыз зур, чит авылларга караганда бездә йортлар күп төзелә. Җәйлеккә кайтып торучылар да бар.

…Гази Заһитовка һәйкәл ачылу тантанасы аның туган ягы — Яңагош авылында дәвам итте. Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев исеменнән һәйкәл ачылышы белән котлап, Уръяды авыл Советы башлыгы Раик Заһитов, Бөтендөнья татар конгрессының Мишкә районындагы бүлеге җитәкчесе Илгиз Шәкүров һәм Гази Заһитов музее методисты Айрат Заһитовка «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» «Бөтендөнья татар конгрессы» халыкара Берлеге медален тапшырды.

Музей ачылышында Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов та бар иде. Ә инде шимбә көнне Яңагошта Гази Заһитовны искә алу кичәсе узды. Кичәгә Гази Заһитовның оныклары, туганнары, аны хөрмәт иткән кешеләр кайтты.

Халык үз каһарманын мәңгегә онытмас, Гази Заһитов дигән исем озак еллар яңгырап торыр. Ә инде Гази Заһитов кебек кешеләр күпләргә үрнәк булуын дәвам итәр. Чөнки Гази Заһитовның язмышы — үзе бер китап язарлык, үзе бер кино кебек. Татар солдатының рухы шат, урыны оҗмахта булсын.