Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Равил Гайсин белән өметсез интервью: бөтен өмет космостан төшкән татарларда

Мәскәүдә яшәүче татар журналисты, җәмәгать эшлеклесе, блогер Равил Гайсин белән татар журналистикасы һәм татар дөньясы турында сөйләштек. Сөйләшүебез өметсезлек белән сугарылган булып чыкты.

news_top_970_100
Равил Гайсин белән өметсез интервью: бөтен өмет космостан төшкән татарларда
Равил Гайсинның шәхси архивыннан

Хәзерге вакытта Равил Гайсин үз акчасына татар һәм рус телләрендә «Туган тел — Туган ил» газетасын чыгара. Газетаның тиражы 5000, төсле 12 бит, беренче сан 2018 елда, февральдә чыккан. Газета Мәскәүдә татар концертларында, башка чараларда бушлай таратыла.

«Екатеринбургта, Уралмаш районында тудым, беренче класска 108нче мәктәпкә кердем. Армиядән соң Казанда яшәдем, Мәскәүдә Максим Горький исемендәге Әдәбият институтында укыдым. Минем туган төбәктә — Екатеринбурда — Башкортстаннан, Магнитогорскидан, Чиләбедән, башка өлкәләрдән килгән татарлар күп. Өйдә әти-әни татарча сөйләшә, барлык туганнар татарча сөйләштеләр. Алар бит шәһәргә авылдан килгән халык», — дип сөйли Равил Гайсин үзе турында.

«Мәскәүдә газета укырга теләгән катлам бар»

— Газетаны чыгару өчен акча күп кирәктер бит инде?

— «Коммерческая тайна». Әлбәттә, ул бит хезмәт, минем газетага үз хезмәтем керә, верстка, фотографлар, язучылар… Төркиядән язалар, Татарстаннан, рәхмәт аларга, әле гонорар сорамыйлар.

— Мәскәүдә татарлар өчен рус телле газета чыга. Сез татар газетасы рус телле булмаска тиеш дигән фикердә торасызмы?

— Татар газетасы русча чыкса, рус культурасын баетабыз, чуашча чыкса — чуашларга файда. Ә чынында, рус мәдәнияте, әдәбияты татар газетасының рус телендә чыгуына мохтаҗ түгел. Рус язмалары дөнья тулы, алар өчен татар язмалары дәрәҗәле, ихтирамлы түгел. Безнең рус телендә чыккан татар газетасы аларга бер тиенгә дә кирәкми.

— Мәскәүдә татар телле күпме укучы бар дип уйлыйсыз?

— Татар телен саклап калганнары 100-150 мең.

60 яшьне узган олы буын интернетта сирәк утыра. Аларга татарча газета кирәк. Мәскәүдә татар газетасы чыгаруны шатланып кабул иттеләр. Шалтыратканнары да бар, язылу оештырырга кирәк, диләр.

— Ә нишләп Татарстан газеталарын алмыйлар икән?

— Эшләү юк. Реклама — ноль.

«Космостан татарлар төшсә, Мәскәүдә татар телле яшьләр булачак»

— Ә Мәскәү татар яшьләре?

— Алар татар газетасы кырыеннан үтеп кенә китә, алар инде рус телле.

— Кайчан да булса аларның татар теленә кире кайту мөмкинлеген юкмы инде?

— Кайчан космостан татарлар килеп төшә, шул чакта Мәскәүдә татар телле яшьләр була. Шул вакытка чаклы безгә күпме булдыра алабыз, шулкадәр татар телен сакларга кирәк.

Телнең этәргече — икътисад. Халык нинди телдә ачтан үлми, акча эшли ала, шул телгә күчә. Менә кытайлар 30 ел элек ярлы иде, инде күтәрелделәр, хәзер дөнья кытай телен өйрәнә. Кем уйлаган кытай теле дөньяга таралыр дип.

Татар теле белән акча эшли аласың, гаиләңне торгыза, машина, фатир ала аласың икән, төрле милләт кешеләре татар дөньясына тартылачак, татарда акча эшләп була дип. Телнең асылы — экономика!

— Чечен телендә акча эшләп буламы алайса, чеченнарның телләре югалмый бит?

— Чеченнарның да югала. Аннан соң чечен бит ул сугышып алды, милли рух күтәрелде. Алар Грузия янында, яшәгән урыннары таулар, бөтенләй икенче шартлар.

— Тик татар бит күбрәк, 7 миллион.

— 7 миллион ул Татарстанда түгел. Мин татар газетасын Красноярскига җибәргә теләгән идем, «Инде ике буын яшьләр русча укып үсте, татарча укучы юк», — дип газета алмадылар. Себер якларында татарча укучы бетеп бара. Татарча укучы Казан тирәсендә генә калды.

— Алайса бөтен өмет космостан төшәчәк теге татарларда инде, әйеме?

— Татарларда. Бөтен дөньяга бомба төшеп, Казан калса, күтәреләбез.

— Сездә шундый өметсезлек. Оптимизм катыш өметсезлек.

— Өметсезлек түгел, чынбарлыкны аңлау. Өметсезлек булса, үз акчама газета чыгарып йөрмәс идем.

— Сездә өмет бармы татар теле күтәрелеп китәр әле дигән?

— Булганнын саклап калырга кирәк. Дөресен әйткәндә, рус теле дә бетеп бара бит. БДБ илләрендә рус телен укыту юкка чыгып бара, Украина төшеп калды, Белоруссия дә төшеп калырга мөмкин. Мәскәүдә рус телен белмичә эшләүче инглиз телле төркемнәр бар, рус теле аларга бөтенләй кирәкми. Кытайлар, кыргызлар, үзбәкләр да шулай эшли, аларның диаспорасы бар, бер-берсенә булышалар.

Бездә кеше туганына гына булыша, ә болай диаспора юк. Татар оешмалары бер-берсенә булышмыйлар.

«Мәскәүдәге татар оешмалары үзара талашып ята»

— Сезгә газетагызны чыгару өчен татар оешмалары ярдәм итәме?

— Әле берсеннән дә әллә ни ярдәм юк. Берәрсе турында язасың икән, икенчесе йөз чөерә.

Ярар, ул теманы күтәрмим: аларның берсеннән дә акча сораганым, миңа акча бирегез дип килеп әйткәнем юк.

— Сезнең максатыгыз татар оешмаларын үзара дуслаштырумы?

— Әлбәттә, алар дуслашырга тиеш. Мәскәүдә бердәнбер татар үзәге бар, анда һәрбер татар оешмасы үзләренең чараларын уздырырга тиеш. Айлык план язып бир: «Без шушы көнне шундый чара уздырабыз», — дип, һәм алга!

Ләкин кемдер «дошман» булса, аларны Татар үзәгенә әллә кертәләр, әллә юк? Бу инде Мәскәүдәге татар оешмаларына оят. Татарстан башкага түгел, минем оешмага акча бирсен дип, шуның өчен көрәшеп, эшне онытып та җибәрәләр кайвакыт.

Хәзер татар үзәге әйбәт эшли башлады. Татар штабы да әйбәт эшли. Ләкин алар үзара дошман.

— Сез дуслаштыра алачаксызмы соң аларны?

— Юк, алар билгеле бер чикне узганнар инде, дуслаштыру мөмкин түгел.

— Берсен язсаң, икенчесе үпкәлимени?

— Берсенең газетасын икенчесенең оешмасында таратмыйлар. Мин йөрим татар оешмаларында дуслык булсын, барыбыз да бер эш эшлибез дип, ләкин монда: «Гали дә үз эшендә, Вәли дә үз эшендә».

— Нигә төрле төбәкләрдәге татар оешмалары шулай талаша икән?

— Акча. Аларга Татарстан акча бүлеп бирә, аны һәркайсы үзенә алырга тырыша. Бары үзләренә генә, башка беркемгә дә бер тиен бирмәскә, хәтта миңа да. «Мәскәү гүзәле» дигән конкурсны карагыз, анда җиңүчеләр икесе дә Татарстан кызлары. Мәскәүдә берничә йөз мең татар арасыннан татарча яхшы белүче кыз таба алмадылар.

«Татар әдәбияты елак әдәбиятка әйләнде: күп язмаларда — мескенлек, елаклык»

— Хәзерге татар әдәбиятына нәрсә җитми?

— Кызыксындыру җитми. Мисал өчен, кечкенә генә халыкның да әдәбияты кызык була ала, кызык булса, аны бөтен дөнья телләренә тәрҗемә итәләр. Бездә мавыктыргыч уку югалды. Татар әдәбияты елак әдәбиятка әйләнде — мескенлек, елаклык. Даһилек үрнәге юк.

Елак әдәбият, кемнедер кимсеткәннәр, әсәр шул кимсетүне сөйли-сөйли, үрчетә-үречетә дә, ахырында төп герой йә үлгән, йә бернәрсәсез калган. Яшьләргә үрнәк була алмый.

— Безнең мавыктыргыч әсәрләр булганмы?

— Шүрәле бар, мавыктыргыч дип үрнәк итеп күрсәтергә була. Шүрәледән соң югары күтәрелү булмады, шуннан соң түбәнлеккә төшә башланды. Тукай дәрәҗәсенә беркем күтәрелә алмады.

Мисал өчен әйткәндә, 26 яшьлек хатын-кыз Гарри Поттерны яза, ул гаҗәеп әсәр, 100 илгә таралды. Ул кызык, киносы чыкты. Укыдым, мавыктыргыч язма.

Чит илләрдә «яңа дөнья» уйлап табалар. Һәм аларда реклама көчлерәк.

Ә без бит Шүрәлене дә онытып барабыз.

— Нишләп алай икән?

— Экономика. Халык ярлы. Газета, китап алырга акчасы юк. Ачтан үләргәме, китап алып укыргамы?

— Һәр кешедә диярлек машина, ачка үлеп үк ятканы юк кебек…

— Алар ахыргы тиен белән ала. Машина кредитка, фатир ипотекага.

— Мәсәлән, кеше Гарри Поттерны кибеттән сатып алырга 800 сумын кызганмый.

—  Рус культурасында тәрбияләнгәннәр китап укыйлар. Без хәзер рус культурасы артыннан сөйрәлеп барабыз. Мавыктыргыч әйбер кирәк татар телендә.

— Нишләп яза алмыйбыз?

— Үзем яздым. Тиздән чыгарам, акча бирсәләр. Мавыктыргыч булачак, Гарри Поттердан ким түгел. «Карурман» дигән 200 биттән артык китап. («Карурман» китабының өзеге белән сылтамага кереп таныша аласыз).

Милли үзаңны ничек үстерергә?

— Татарлар нишләп бер-берсенә булышмый ул? Менталитетмы?

— Юк, менталитет түгел. Акча. Колхозлар заманында татар кешесе рус дөньясы дигәнне бөтенләй белми иде. Мисал — колхозлар заманы. Шунда акча эшлисең, печәнен урлыйсың, сыерны ашатасың, клубка чыгып биисең, җырлыйсың, сугышып кайтасың. Татар халкы гөрләп яши иде. Рус дөньясы турында уйлаучы да булмады. Колхозлар таралды, халык, кайда акча эшләп була, шунда китте. Ә акчаны хәзер рус телен белеп кенә эшләп була.

— Шуңа күрә татарга татар теленең кирәге калмадымы?

— Әле авылларда туган телдә сөйләшәләр. Авыллар да рус теленә күчә, рус телле яшьләр кайта. Авыл балалары да русча сөйләшеп йөри. Телевидение, интернет, бөтенесе бик нык басты.

— Татарча матбугат, телевидение ошыймы сезгә?

— Мин хәзер Мәскәүдә эшлим, монда татар телевидениесен карамыйм. Татар матбугаты саекты. «Местечковый» дигән сүз бар. Татар матбугаты бюджетта утыра, ул чиновниклар агымында бара. Уңга-сулга бер адым да атлый алмый ирекле итеп.

— Татар телле фейсбук сезгә ошыймы?

— Татар телле фейсбук әйбәт. Анда үз фикереңне язып бирәсең. Мәсәлән, Миләүшә Хәбетдинованың бик усал язмалары бар, Мәдәният министрлыгын тәнкыйтьли. Фейсбукта ирекле укыйбыз. Һәм бу сайтта шактый күп журналистлар тупланган. Фейсбукта үз битемдә Татарстан, Башкортстан, бөтен Россия, Төркия, Италия, АКШ, Англия журналистлары бар.

— Равил абый, татарның милли үзаңы үссен өчен нишләргә кирәк?

— Беренчедән, татарларга куркудан туктарга кирәк. Икенчедән, яһүдләр ничек эшли, шулай эшләргә. Аларның язылган: «булыш үзеңнекеләргә».

Бездә андый әйбер юк. Мәскәүдә татарлар эшли торган оешмаларда да татарларны гына алмыйлар. Җыештыручы булып студентлар да, татар хатыннары да эшләр иде, ләкин аларны алмыйлар, кыргызлар эшли.

Безгә татарлар яши торган төбәкләрдә эш урыннары булдырырга кирәк. Эш урынын Казанда гына түгел, район үзәкләрендә, бистәләрдә булдырга. Шунда без татарларны җыеп, туган телне саклап кала алабыз.

— Ә шәһәргә килгән татар эреп югаламы?

— Укыту, эшләү русча. Бернишләп тә булмый. Татар халкының күңеле киң аның, галәмне урап алыр, Америкага да борынын тыга татар, язып ята нинди эшләр бара Америкада дип. Татар халкының күңелен әзрәк тарайтырга кирәк.

— Ничек?

— Без бит бөтендөнья культурасы артыннан сөйрәлеп барабыз, ә үзебезнең культураны күтәрмибез. Башта татар эшләрен кара, аннары соң Американы. Урман астын карамыйча, борын астың кара, диләр.

— Ә моны кем эшләргә тиеш?

— Бу бөтен халык өчен күмәк эш. Президенттан башлап, кем үзен татар дип саный, шуларга. Аерым гына халыкны саклауны Президент та ахырына чаклы башкарып чыга алмый, Стратегия дә әллә ни булдыра алмас.

«Татар татарны Казан ханлыгы алынганнан соң якламаган»

— Бездә татарны яклаучылар юк. Уфадан бер егет язды бит, «Тукай булмаган», - ди. Без аны тыймыйбыз, судка бирүче юк, Ходай Тәгалә җәзасын бирер әле, дибез. Аңа Ходай Тәгалә җәзасын көттереп торырга түгел, Ходай белән тизрәк очраштырырга ул Тукай юк дип йөргән кешене.

— Ничек очраштырырга Ходай Тәгалә белән?

— Ходай Тәгалә каршына тизрәк барып җитсен, җәзасын алыр өчен.

— Сез җинаятькә өндисез түгелме соң?

— Җинаять түгел. Ул бит татар халкын Тукай булмаган дип ышандырга теләп яза. Ә мин ул оятсыз алдакчы тизрәк Ходай Тәгалә янына барып җитсен дә, җәзасын алсын дип телим. Бәлки, Ходай Тәгалә теләгемне ишетер… Татар татарны яклаудан туктады.

— Иван Грозный Казанны алырга килгәндә гаскәренең зур бер өлеше татарлар булган, Казан ханлыгыннан Сөембикәне биреп җибәргәннәр. Татар татарны яклаганмы соң элек?

— Себер ханлыгы, Әстерхан ханлыгы, Кырым ханлыгы, Төркия бик көчле була. Шул вакыттан бирле берсе дә Казанга ярдәм итми. Рафаил Хәкимов дөрес әйтә: татарны беркем җиңмәде, татар үзен-үзе җиңде.

— Шулай булгач, бернәрсә эшләп булмый, башны аска ияргә дә ризалашыргамы?

— Ризалашмыйсың инде. «Татар татарның башын ашар» дигән мәкаль белән ярык тагарак янына килеп җиттек дигәнне аңлап, яңадан татар дөньясын күтәрергә теләү бар. Республика эшли, Мәскәүдә Татарстан вәкиллеге шул юнәлештә эшләрне тизләтте. Әле шул көннәрдә төрле татар оешмалары җитәкчеләрен чакырып, берләштерү чарасын уздырдылар.

Иван Грозный заманасын искә төшерсәк, Московия гаскәре белән килгән татарлар зур дәүләт җыябыз дип уйлыйлар. Рус ягыннан кермәгән булсалар, Кытай ягыннан керерләр иде. Алай булса, Кытай татарлар, мөселманнар белән бөтенләй сөйләшми. Аларны кытай халкына әйләндерә. Пекин борынгы вакытта — Ханбалык дип аталган шәһәр. Ханбалыкны «хань» (Кытайда 100дән артык милләт, төп халык — хань) халкы басып алгач, татарларның бөтенесен үтереп бетерәләр.

— Шулай булгач, безгә сөенеп яшәргә кирәкме әле?

— Сөенеп түгел, чынбарлыкны кабул итеп яшәргә кирәк.

«Татар бер өлкәдә дә үрнәк була алмый»

— 20, 30 ел узганнан соң ни булыр? Зур шәһәрләрдәге, Себердәге кебек татарлар эреп югалачакмы? Инкыйраз көтеләме?

— Хәзерге вакытта бернинди фараз юк. Чөнки хәзер бөтен дөнья сугыш халәте алдында тора. Без — татарлар белән хәзерге халәттә беркем сөйләшмәячәк, санлашмаячак, безнең үзебезне якларга көчебез юк. Туган тел бар әле, көч юк!

— Ә нишләргә?

— Гади генә итеп әйткәндә, үрчергә кирәк. Аннары ничаклы булдыра алабыз, шулчаклы телне саклыйбыз. Үзеңнең башыңнан югары сикерә алмыйсың диләр, әмма сикерүчеләр бар.

— Ә Россиядәге бүтән халыклардан кемне үрнәк итеп күрсәтер идегез?

— Яһүдләр. Алар да Россия халкы, алар монда мең ел яшиләр.

— Аларның үз телләре юк. Россиядәге яһүдләрнең, күпчелеге, 90 проценты, үз телен белми.

— Алар хәзер балаларын үз телләрендә үстерәләр, мәктәпләр ачып йөриләр. Хәзәр каганлыгы җирләрендә бәйге лагерьлары бар. Балалар өчен эшлиләр, олылар өчен түгел.

Газетадан башлаган идек сүзне, тагын шуңа килеп төштек. Олы буын, 60 яшьне узганнар, оныкларын татарча өйрәтергә тырыша. Аларга бернинди ярдәм юк. Ни газета, ни әсбаплар. Яһүдләр газета, уку әспабларын бушка тарата. Аларның бай кешеләре, мәсәлән, шул ук Абрамовичны яздылар: яһүд оешмаларына 500 миллион доллар акча биргән. Бездә андыйлар юк. Мәчет салдыручылар бар, анысы әйбәт, ләкин татар мәктәбе ачучы юк. Мәскәүдә бер татар мәктәбе дә юк.

— Мәскәүдә татар мәктәбе бар.

— Мәскәүдә 1186 санлы, Муса Җәлил исемендәге татар мәктәбе бар, анда хәзер 300 тирәсе укучы бар. Күпчелек укучылар кыргызлар, үзбәкләр, таҗиклар, татарлар да бар. Ләкин анда татарча әйбәт белүче бер Роза гына, директор.

— Мәктәпнең исеме генә бармы?

— Аның әле «татар этнокомпонентлы» дигән исемен дә алырга җыеналар. Татарча дәресләре юк.

— Нишләп? Мәскәүдә татар укытучысы юкмы?

—  Коллективы көчсез. Беркемнең дә «бүген без татарча сөйләшәбез» дигәнен ишеткәнем юк. Вәкиллектә андагы начар хәлне беләләр, ләкин тыгылмыйлар.

Мәскәүдәге Татарстан вәкиллеге Мәскәү вузларындагы укучы татар яшьләрен җыйды, әмма алар рус теллеләр. Балаларны татарча укытырга кирәк. Шәһәрдә туып үскән зурларда татар телен өйрәнер дигән өмет юк. Чир китә, гадәт китми дигәндәй, аларны үзгәртеп булмый.

— Ягъни, Мәскәүдә татар телен өйрәним дисәң, балаларга урын юк инде?

— Аз. Татар үзәгендә бар, «Умарта» игълан бирде. 1927 елларда, революциядән соң, Асадуллаев йорты дибез инде, хәзер Татар үзәге, дүрт класс татар мәктәбе булган. Сугыш вакытында госпиталь ясагач, ул мәктәпләр бетте, кабат җыеп булмады. Шәһәрдә рус телендә генә акча эшләп булгач, татарчаны кирәк санамадылар. Балам русча белсен, яхшы эшкә керә алсын дип.

— Гаяз Исхакый нишләп инкыйраз дип язды икән, ул безнең турында язганмы соң?

— Аларныкын хәзер әйтеп булмый инде. Алар вакытында татар теле гөрләп торган. Исхакый экономика басып килгәнен аңлаган дип уйлыйм.

Бүгенге көннәрдә татар халкы беркемгә дә соклангыч үрнәк була алмый. Культурада үрнәк була алмый. Башка халыклар сокланырлык искиткеч үрнәк эшебез бар дип тә булмый.

— Без шулай дип әйтәбез дә, башка халыклар тагын да начаррак бит әле, мариларда, удмуртларда, чуашларда…

—  Аларда милли аң түбәнрәк. Алар «безнекеләр бетә» дип артык кайгырмый. Бер-ике кешеләре бәлки йөридер? Ләкин христиан динендә һәм рус исемле булгач, ассимиляцияне җиңел кабул итәләр. Чуаш булмасам да, берни түгел дип йөриләр.

— Сез ничек уйлыйсыз, телне үстерүнең нинди дә булса чаралары бармы?

— Яһүдләр беркемнән бернинди рөхсәт сорамый. Алар әйтә: Конституция буенча үзебезнең мәктәпләрне, туган телне саклау өлкәсендә эшләргә рөхсәт бар, һәм эшлиләр. Тик аларда акча бар. Бездә юк. Якшәмбе татар мәктәпләре кирәк, балаларга кызык булган, алар килергә теләгән ял көне түгәрәкләре оештырырга, татарларга эш урыннары булдырырга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100