«Татарча укыган бала БДИ бирә аламы?» темасына бәхәс һәм Энгель Фәттахов җавабы | intertat.tatar

«Татарча укыган бала БДИ бирә аламы?» темасына бәхәс һәм Энгель Фәттахов җавабы

Социаль челтәрләрдә Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның ата-аналар белән җыелышыннан видео чыкты. Ул 2нче санлы мәктәптә татарча укыта башларга тәкъдим итә. Әмма бер ана бу тәкъдимгә каршы чыга. Энгель Фәттахов нәрсә әйтергә теләгән? Белем татар телендә бирелергә тиешме? Бу хакта «Интертат» сораштыру уздырды.

Татарча белем бирү кирәкме?

«Шәһәрдә кертсеннәр, нигә Актанышта кирәк? Сез өлкән сыйныфта [укыту] русчага күчә, дисез. Татарча укый-укый да, ничек русчага күчә соң ул? Бала БДИны ничек итеп рус телендә бирер?» — дип чаң суга җыелышта Актанышта яшәүче Алия Маликова. Ул шулай дигәч, аның фикерен хуплап, калган ата-аналар кул чаба.

Бу видеоязмага карата бик күпләр үз фикерләрен белдерде. Беренче итеп без Алия Маликованың үзенә шалтыраттык, әмма ул өстәп нидер әйтүдән баш тартты. «Кирәкми», — диде ул.

Бу мәсьәләгә карата халыкның фикере ике якка бүленде. Журналист Динара Әхмәтова татар телендә укытуны хуплап яза:

Бу нинди надан ата-аналар? Актанышта да шулай дигәч… Без дә авылда укыдык, рәхәтләнеп татарча белем алдык! Туган телебездә дә, русча да, башка чит телләрдә дә иркен аралашабыз. Туган телен саткан кеше анасын да, атасын да, ватанын да сата! Әти-әниләр, нишлисез сез? Бу видео мине елатты. Ата-аналар өчен оят булды.

Татар теле укытучысы, Ләбиб Леронның хәләл җефете Фидания Лерон да шул фикердә:

Русча белем алса, балам кеше булыр, дип уйлый торганнардыр инде. Ялгыш юлдан киткәннәрен соңрак аңларлар да соң булыр шул.

Аңа кушылып та җавап бирүчеләр бар: «Татар авылларында татар телендә белем алып, зур түрәләр булып эшләүчеләр дә бик күп», «Әкият сөйләмәсеннәр инде! Без татар гимназиясендә „абый, апа“ дип укып, барыбыз да БДИ бирдек, югары уку йортларында имтиханнар да тапшырдык. Бер проблемасыз укыдык», — дип язалар.

Шул ук вакытта Алия Маликованы яклаучылар да шактый.

«Видеодагы ана дөрес әйтә бит. Без элек авылда татарча укып үстек. Шәһәргә килгәч, бик кыен. Юньле-башлы чат итеп русча сөйләшә белмибез. Оят бит. Өйдә телне җуймас өчен татарча сөйләшкәч җитә. Татар телендә өйдә аралашсыннар. Кая барсаң да рус теле, чит телләр кирәк. Ярты-йорты тел белеп, югары уку йортларында аннары ничек укырга?»,

«Бу ханымның сүзләре дөрес, нинди районда булуына карамастан. Татарча укып, русча БДИ биреп булмый. Ә татар телен өйдә әти-әнисе дә өйрәтә ала», — дип язалар.

«Кешенең БДИ бирәсе бар, син татарча укыгансың икән, дип әйтмәсләр бит…»

Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен, Энгель Фәттахов үткәргән җыелышта булган кеше белән дә сөйләштек (аның үтенечен исәпкә алып, исемен язмыйбыз):

Җыелышта 300ләп кеше бар иде. Башлангыч сыйныфларны җыйдылар. Энгель Нәвапович Актанышның татар районы булуын искәртеп узды. Татарча укытуны кертергә тәкъдим итте. Бу әле бөтен фәннәр дә татарча укытыла дигән сүз түгел. Мәсәлән, минем балам башлангыч сыйныфта барлык фәнне дә татарча укый. Татарча белем бирүгә без каршы түгел. Әмма математика, химия, физика кебек фәннәр рус телендә укытылсын иде.

Балага 1 — 4 сыйныфларда математикадан тема татарча аңлатылса, бишенче сыйныфка барганда мин аңа репетитор ялларга тиеш булам, чөнки ул аны русча аңламаячак. Ике генә фәннән биремнәрне аңлату өчен айга бер айлык хезмәт хакым китеп бетәчәк дигән сүз!

Ярар. Әйтик, балам тугызынчы сыйныфка кадәр татар телендә укыды ди, ә аннары кинәт кенә русчага күчәргә тиеш буламы? Бу очракта ул иптәшләреннән төшеп кенә калачак. Югары уку йортына укырга кертә калсам, бездә татарча укытылганны беркем дә сорап тормаячак бит. Анда бит «мәсьәлә» дигән сүз юк, ул «задача»га әйләнә.

Кешенең БДИ бирәсе бар, син татарча укыгансың икән, дип әйтмәсәләр бит. Аннары, үзем аңламаган әйберне ничек итеп балага аңлатырга тиеш мин?

«Бала башлангыч белемне туган телендә алмаса, аның сәләте ачылып бетмәячәк»

Язмадан күренгәнчә, Актаныш башлыгы Энгель Фәттаховның чыгышы һәм җавап сүзе тулаем бирелмәгән, башка ата-аналарның фикерләренең булу-булмавын шулай ук белмибез. Бу сорауның асылын белер өчен, Энгель Фәттаховның үзенә мөрәҗәгать иттек:

Җыелышта үз фикерен белдергән Алия ханымның баласы беренче класста укый, ул татарча белем ала, шулай икәнен белмәгәндер дә инде ул.

Мин бу темада — «карт бүре», үзем өч бала үстергән, биш оныгым бар, өчесе Британиядә яшиләр, барысы да татарча сөйләшә. Мин ышанып әйтә алам — бала башлангыч белемне туган телендә алырга тиеш. Шулай булмаса, аның сәләте ачылып бетә алмаячак.

Ата-аналарга чыгыш ясарга Чаллы дәүләт педагогика университетының элеккеге ректоры Фәйрүзә Мостафинаны чакырдым. Ул теоретик яктан баланың ни өчен башлангыч белемне татар телендә алырга тиешлеге турында сөйләде.

Актаныш — 98 процент татарлар яши торган җирлек. Бу безнең тарихи бурыч та. Татар телендә белемне Актаныш та бирмәсә, кем бирергә тиеш?

Бездә өч мәктәп бар. Берсе — тулаем татар телендә укыта, калган икесендә фәннәр русча да, татарча да бирелә. Бу җыелышта үземнең тәҗрибәне ата-аналарга җиткерәсем килде, башлангыч белемнең ни өчен татар телендә булырга тиешлеге турында чыгыш ясадык. Без балалар татар, рус һәм инглиз телендә аралаша алсын дигән бурыч куябыз. Үземнең, Фәйрүзә ханымның тәҗрибәсен, һичьюгы башлангыч белемне татарча бирергә кирәк дигәнне ата-аналарга җиткерәсе килде.

Калган ата-аналарның бу ананың сүзләрен хуплап кул чабуын ничек аңлатыр идегез?

Анда 500 кешелек зал. Аудитория башта шулай кабул итә инде ул, аннары икенче… Сорау бирәләр, җавап бирәбез, шул темага брифинг узачак. Мин моны район башлыгының ата-аналар белән гадәти эше итеп кабул итәм.

Сез бу фикерне халыкка аңлата алачагыгызга ышанасызмы?

Ышанам! Күбесе моны аңлый һәм аңлап кабул итә. Белем бирү системасы ел саен үзгәреп тора. Бүген БДИны русча бирәсе бар дип, без аларны булачак тормышка әзерләргә тиеш түгел. Хәзерге башлангычлар унбергә килеп җиткәндә нинди имтихан системасы булачагын беркем төгәл фаразлый алмый. Без нинди һөнәр калачагын яки юкка чыгачагын да әйтә алмыйбыз.

Балаларның БДИ бирәсе бар, нигә кирәк ул татар теле диючеләргә нәрсә әйтер идегез?

Безнең хәзерге ата-аналар — 80, 90нчы елгылар гаиләсе. Без алар белән ешрак очрашырга тиеш. Балага туган телендә һичьюгы башлангыч белем бирмибез икән, без аның булган сәләтен ачарга комачаулыйбыз. Хәзерге заманның иң зур трагедиясе — ата-анасы татар, ә балалары татарча белми. Ул маңкорт бала булып үсә. Аның русчасы да, татарчасы да камил түгел. Татар булып туган икән, башлангыч белемне татарча алса, ул белемнең башлангычын булса да нигезле итеп ала. Ул туган телен беркайчан да онытмый. Туган телеңне яхшы беләсең икән, рус телен һәм башка телләрне дә яхшы үзләштерә аласың.

«Без ата-ананың гаризасы нигезендә укытабыз»

Актаныш районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова:

Актанышта беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев ярдәме белән 460 урынга исәпләнгән мәктәп төзелә башлады. Анда икенче мәктәп укучылары да белем алачак. Гимназия бинасы башлангыч мәктәп булып калачак.

Әхлак, гаилә темаларына фикер алыштык. Аңлату эшләре алып бардык. Ата-аналар да фикерләрен җиткерде. Башлангыч сыйныфта фәннәрнең күп өлеше татар телендә укытыла. Татар һәм рус телендә белем бирелгән фәннәр бар. Ата-аналар, гариза язып, телне үзләре сайлап ала. Мин моны эшлекле сөйләшү дип әйтер идем, зур проблема булмады.

«Энгель Нәвапович белән тулысынча килешәм»

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин:

Татар мәктәбен тәмамлаган укучыбыз быел БДИны иң югары балларга бирде. Туган телдә белем алган укучының баш мие яхшырак эшли башлый. Туган телне камил белү, фәннәрне туган телдә укыту имтиханнарны бирүгә беркемгә дә комачау итмәде.

Сүз дә юк, ата-аналар курка. Минемчә, куркырга урын юк. Мин Энгель Нәвапович белән тулысынча килешәм.

«Ана телендә алынган белем ныклырак була, бу бөтендөнья педагогикасында исбатланган»

Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге 2нче татар гимназиянең элекке директоры, Татарстанның халык укытучысы Камәрия Хәмидуллина:

Ата-аналарның куркулары нигезсез. БДИ мәктәпләргә 2007-2008 елларда кертелде. Шул еллардан бирле татарча укыган бер генә баланың да БДИ бирмичә калганы булмады. Ул елларда, 2нче гимназиядән тыш, Татарстанда бөтен фәннәрне татарча укыткан башка мәктәпләр дә бар иде.

«Татарча укытканга күрә дәүләт имтиханнарын бирә алмадык яки начар бирдек», — дигән бер генә кешене дә ишеткәнем булмады. 2нче гимназиядә беркайчан да БДИ күрсәткечләре рус телендә белем бирүче мәктәпләрнекеннән түбән булмады. Балалар укырга керә алмыйча калмады. Аттестатсыз калган укучылар да булмады.

2019 елда безнең укучыбыз Рамил Баһавиев рус теле, информатика, математика һәм физика фәннәреннән 399 балл җыйды. Узган ел Кукмараның Ядегәр авылы мәктәбе укучысы Инсаф Фәйзрахманов та 393 балл җыя алды. Алар икесе дә татар телендә белем алган балалар. Бала ана телендә белем алганда фикерләү, анализлау сәләте күбрәк үсә. Ана телендә алынган белем ныклырак, тирәнрәк була. Бу бөтендөнья педагогикасында исбатланган. Чит илләрдә дә ана телендә укытырга омтылалар.

Тукаебыз: «Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы», — дип юкка гына әйтмәгән инде. Әти-әниләр математика, физика, химия, биология фәннәрен татарча укытудан курка. Моннан да куркырга кирәкми. Бу фәннәрнең асылы инглиз, алман телләреннән кергән терминнар базасына таяна. Ә алар рус телендәге дәреслекләрдә дә, татар телендәгеләрендә дә бер үк.

«Бер-ике ата-ананың дөнья болгатуы дип кенә карыйм»

Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты директоры Венера Хаева-Хәмәтҗанова:

5-9 сыйныфларда шактый фәннәр татар телендә укытыла. Математика, химия, физика фәннәрен татарча укыта алмыйбыз. География, биология, тарих, җәмгыять белеме, музыка, хезмәт, физкультура татар телендә укытыла. Бездә йөз процент татар балалары укый, моңа кадәр проблема туганы юк иде әле.

Хәзерге көндә бездә 167 бала белем ала, шуларның 62 укучысы республика һәм төбәкара олимпиаданың йомгаклау этабын үтте. Авыр булса, урын ала алмаслар иде. Укучыларыбыз рус, инглиз, татар телләрен камил белә. Аларга татар телендә уку авыр түгел. Белеме булган бала татар телендә дә, рус телендә дә яхшы укый.

Без татар районыннан, бездә татар теле белән андый проблема булырга тиеш түгел. 10-11 сыйныфларда балалар русча укый, татар теле һәм әдәбияты берешәр сәгать кала. Алай да, дәүләт имтиханнарын начар бирмиләр. Бу бер-ике ата-ананың дөнья болгатуы дип кенә карыйм.

«Татарча аралашып, татарча уйларга өйрәнгән балага рус телендә белемнәрне үзләштерү кыенрак булачак»

Татар ата-аналары берләшмәсе активисты Айсылу Галиева:

Әгәр баланың теле рус телендә ачылып, дөньяны русча кабул итәргә өйрәнгән булса, аңа рус телендә укуы җиңелрәк, чөнки ул белемне рус телендә яхшырак кабул итәчәк. Баланың теле татар телендә ачылып, татарча аңлый, фикерли ала икән, ул вакытта фәннәрне татар телендә укыганда әйбәтрәк үзләштерә алачак.

Татарча аралашып, татарча уйлаган балага рус телендә белем үзләштерү кыенрак булачак. Мәсәлән, мин татарча уйлыйм икән, миңа математиканы татарча уку җиңелрәк.

Улым татарча сөйләшә, фикерли иде. Мәктәпкә баргач, ул математиканы рус телендә укыды, әмма дәрес әзерләгән вакытта аңламаган урыннарын татарча аңлаттым, ягъни өйдә без математиканы бергәләп татарча да өйрәндек. Үз баласы рус мәктәбендә укыган килеш акыл сата диярләр бәлки, шәһәрнең икенче башына 2нче гимназиягә йөртү мөмкинлегебез булмады, хәзер «Адымнар»да укый, кайбер фәннәрне татарча дәреслекләрдән татар телендә укыйлар. Бу — бер генә татар гимназиясе булган шәһәр өчен казаныш.  

Бу видеоны карагач, миңа бик оят булды. Мин ул ананы аңлыйм, әмма бу аңсыз кеше фикере. Актанышта татарча гына сөйләшкән баланы күрсәтегез әле? Безнең балалар рус мохитеннән өзелмәгән. Актанышта татар телендә генә белем бирә торган дип әйтелгән Сәләтле балалар гимназиясендә дә беренче сыйныфтан математиканы, әйләнә-тирә дөньяны рус телендә укыйлар. Анда беренче мәктәп белән икенче мәктәптә гомер буе рус телендә белем бирделәр.

Шунысы кызык та, кызганыч та: БДИга без беренче сыйныфтан ук әзерләнә башлыйбыз. Әгәр бала башлангыч сыйныфта барлык фәннәрне тиешенчә үзләштерә икән, алга таба ул шул базаны тулыландырып кына бара. Башлангычтан ук баланы рус телендә укытырга тырышсак, аның белеме йөз процент булмаячак.

Бала БДИны җиңел бирә алсын өчен, укытучылар терминологияне 9 — 11 сыйныфларда рус һәм татар телләрендә бирә башлый. Миңа калса, шул бик җиткән. Белем сыйфатлы булсын өчен русча укырга кирәк дигән ата-ана тамырдан ялгыша.

«Милләтне тел, дин һәм кием яшәтә»

«Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова:

Мин туган телдә белем бирү яклы. Хәзерге вакытта рус телен өйрәнә алмый калды, дигән очраклар юк. Бөтен мәгълүмат күбрәк рус телендә бирелә. Хәзер элекке кебек рус телен татарча укыта торган вакытлар үтте. Татарча уку кирәк. Кеше, иң әүвәл, үзенең ана телен белергә тиеш. Аннан башка телләрне дә өйрәнә алачак. Шиһабетдин Мәрҗанинең матур сүзләре бар: «Милләтне тел, дин һәм кием яшәтә».

«Хәзерге вакытта Энгель Нәваповичның тәкъдиме тормышка ашарлык түгел»

Татар ата-аналары берләшмәсен төзүчеләрнең берсе, активист Чулпан Хәмитова:

Энгель Нәваповичның тәкъдиме соңарып әйтелгән. Хәзерге вазгыятьтә татар телендә генә белем бирүгә кайтып булмас кебек, чөнки татар теленең дәрәҗәсе, статусы да үзгәрде. Мәскәүдә аны дәүләт теле түгел, ә рәсми тел дип кенә атарга дигән сүзләр ишетелә. 2017 елдан хәзерге көнгә кадәр татар телен сыйфатлы укытуга җитди, кискен үзгәрешләр күренмәде.

Киресенчә, кайбер укытучылар әйтүенчә, Мәгариф министрлыгына балаларга татар теленнән өй эшләрен бирмәскә, дигән күрсәтмә килгән. Дөрес сүзләрме-юкмы, киләчәктә күренер. Заманча мультфильмнар карап, татар телен өйрәнер урынына шул ук иске дәреслекләр, сәер биремнәр бирелә. Алар баланы кызыксындырмый, көнкүрештә кулланылмый торган лексика бирелгән.

Татар телен дә укытуны тәртипкә сала алмагач, башка фәннәрне татар телендә укытуга күчү мөмкинме? 1990 еллардагы кебек сыйфатлы дәреслекләр юк. Хәзергеләре белән чагыштырганда, алар күпкә аңлаешлырак.

Татар мәктәбендә укып, БДИны рус телендә биреп чыктым. Туган телдә белем алу бер дә комачау итмәде. Карышкан ата-аналарны аңламыйм. Хәзерге вакытта Энгель Нәваповичның тәкъдиме тормышка ашарлык түгел. Актанышның 95 процент халкы татарча сөйләшә, диләр. Сөйләшү — бер, ә татарча уку икенче мәсьәлә. Өйдәге лексика фән теленнән ерак тора. Өй лексикасы белән генә физиканы татарча өйрәнеп булмый.

«Нигә чебеннән фил ясарга?»

Казанның 2нче татар гимназиясен тәмамлаган Лилия:

Гимназиягә сигезенче сыйныфка укырга күчтем. Башлангыч белемне шәхси мәктәптә татар телендә алдым. Гимназиягә килгәч, тиз ияләштем. Аңлашылмаучанлык тумады. Минемчә, математикадан мәсьәләне чишү өчен телне белү кирәкми. Нигезен өйрәнсәң, калганын мантыйк ягыннан уйлап бетереп була. Математика уку — әдәбият уку түгел ул. Нигә чебеннән фил ясыйлардыр, аңламыйм.

Дәресләр татар телендә узды. Әмма кемгә татар телендә җавап бирүе кыен, ул рус телендә үз сүзләре белән җаваплый иде. 9 — 11 сыйныфларда гына димим, гомумән, татар теле белән рус теле параллель барды. Төшенчәләр татар телендә һәм шул ук вакытта рус телендә тәрҗемә ителеп бирелде. Мәсәлән, математикадан теореманы ике телдә дә ятладык.

Унберенче сыйныфта укыганда безнең сыйныфка рус малае килде. Аңа татар мәктәбенә ияләнү авыр булмады. Дәресләр татарча барса да, ул рус телендәге дәреслеген укып утырды, рус телендә җавап бирде, бу коллективка кереп китә алды.

«Иң зур коткы чыгаручы — заманның үзгәргәнен аңламаган элекке буын»

Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендәге татар гимназиясенең элекке директоры, җәмәгать эшлеклесе Нурмөхәммәд Хөсәенов:

Бу нәрсәнең нигезендә «борынгы замандагы» — мәгълүмат гасырына кадәр булган вәзгыять ята. Чыннан да, авылда рус телен һәрдаим ишетеп тору мөмкин түгел иде. Һәм укырга сәләте булмаганнар яки ялкаулар авылдан чыгып киткәндә русча тиешенчә сукалый алмыйлар иде. Гәрчә бүген бар тишектән рус авазы өреп торып, бала билингвизм мохитендә үссә, балага русча сөйләшү бернинди читенлек тудырмаса да, иң өлкән буын: «Оныклар русча белми кала!» — дип курка һәм балаларына да шуны такылдый. Мин моны гимназиядә эшләгәндә бик ачык күрдем. Кызганыч, бүген вәзгыятьнең инде бөтенләй икенче төрле булуын алар тоймый, шуңа күрә оныкларын да татар теленнән «саклый».

Үзем татар авылында 8 классны фәкать татарча укып чыктым. Шәһәргә килеп, тирә-якта дан тоткан техникумга русча имтихан биреп кереп, армиядән соң институтка, аны ташлап КГУга кереп, һич авырлыксыз укып чыктым. Әле укытучылар миңа кайбер фәннәрдән курсташларыма консультация үткәрүне йөклиләр иде, гәрчә күбесе шәһәр балалары булса да. Бүген иң зур коткы чыгаручы — элекке буын «нәнәйкәләр» (дәү әниләр түгел), балаларын папка-мамкага өйрәтеп, үзләрен «нәнәйкәгә» әверелдерүче буын-кавем…

Министр сүзе…

Бу мәсьәләгә карата фикерен ишетү өчен Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга да шалтыраттык. Ул безгә кыскача болай җаваплады:

Бу хәл турында беренче тапкыр сездән ишетәм. Әйдәгез, видеоны ватсаптан җибәрегез. Урынбасарларга әйтермен. Аңлашылды, — диде ул.

Әмма ватсаптан әлегә кадәр җавап хаты килмәде.