Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфия Гыйльманова: «Америка татарларының үз Тямаевлары бар» — «Нурлат» газетасы

Америкада яшәүче Нурлат кызы Зөлфия Гыйльманова белән әңгәмә.

news_top_970_100
Зөлфия Гыйльманова: «Америка татарларының үз Тямаевлары бар» — «Нурлат» газетасы
http://nurlat-tat.ru/

Зөлфия Гыйльманова тумышы белән Нурлаттан. Казан педагогия институтында чит телләр факультетының немец теле бүлеген тәмамлаган ул. Берара белгечлеге буенча шәһәрнең бер мәктәбендә укытучы булып эшләгән. Соңгы 14 елы Американың иң көньяк Флорида штатындагы Орландо шәһәре белән бәйле. Ире компаниясендә офис хезмәткәре икән. Нурлатта әти-әнисе, якыннары яши. Зөлфия туган нигезенә еш кайтып йөри, барысы белән дә татар телендә аралаша. Без дә аның белән телефоннан туган телебездә сөйләштек, дип яза «Нурлат-информ».

Зөлфия, әйдәгез әле, кыскача сезнең Америкада ничек яшәп китүегезне искә төшерик…

 Мине гел чит илләрдәге тормыш белән якыннанрак танышу кызыксындырды. Нурлатта иң беренче булып туристлык компаниясе ачып җибәрүем дә шуның нәтиҗәсе дип саныйм. Тик туристлык бер нәрсә, чит илдә яшәү бөтенләй икенче дөнья икән. Америкага ияләшү җиңел булмады. Инглиз телен дә камил белми идем. Менталитет башка. Туган як сагындыра. Татар җырларын ишеткәч, аеруча нык сиздерә иде. Еллар үтү белән барысы да җайланды. Уңайлы яшәү шартлары, экзотик табигать… Америкага килеп урнашуга, русча, аеруча татарча сөйләшүче кешеләр белән аралашу теләге туды. Шөкер, социаль челтәрләр үсештә. Баштан берсен таптым, аннары икенчесен… Татарларда шул ук сагыну, җирсү, телгә сусауны тойдым. Очрашырга сөйләштек. Шулай дуслашып та киттек. Бүген минем Роза (Актаныш), Гөлнара (Түбән Кама), Римма (Мамадыш), Наилә (Әлмәт) кебек ышанычлы дусларым бар.

 Әлеге дуслык буш вакытны татар рухында аралашып үткәрүгә дә этәргеч биргәндер инде?

 Әйе, нәкъ шулай. 2013 елда бездә беренче татар пикнигы үтте, анда нибары 15 кеше килде. Реклама җитмәвен аңлап, Фейсбукта үз төркемебезне булдырдык. Кыска гына вакыт эчендә анда 1500ләп кеше теркәлде. Шулай безнең бердәмлеккә акрынлап юл салынды.

 Хәзер инде гаилә пикнигы татарларың ел саен билгеләп үтелә торган традицион бәйрәме булып санала.  Махсус павильоннарны арендага алабыз. Пикникта күпләр милли киемнән була. Милли ризыкларыбыз әзерләнә. Күптән түгел генә булып узган шундый чарада ни генә юк иде өстәлдә — ит бәлеше, гөбәдия, өчпочмак, пәрәмәч, төрле эчлекле сумсалар…  

 Боларның барысын да үзебез пешереп килдек. Мәйданда татар көе яңгырады. Анда кунаклар да була. Андый чакта үзеңне Татарстанда, туганнарың янындагыдай хис итәсең.

 Һәм ул юл сезне Сабантуйларга китергәндер дип аңладым.

Шулай. Дөрес, Америкадагы Сабантуй Татарстандагыдан бөтенләй үзгә төстә уза. Ул монда зур туй форматын ала һәм барбекю зоналары булган паркта үтә. Инициатив төркем кызлары — Римма, Эльвира, Гөлнара бәйрәм күтәренке рухта узсын өчен барысын да эшлиләр. 

 Безнең Сабантуйдагы кебек үк алып баручылар да бардыр инде?

Әйе, һөнәрмән тамада Ильмир Әхмәтҗанов Калифорния штатыннан ук килә. Искиткеч позитив, «тере». Соңгы Сабантуйда сөйләшеп киттек үзе белән. Татарстаннан булуымны әйткәч, «Син мишәр Фирдүс Тямаевны беләсеңме?» — ди бу миңа. Ничек белмим инде, беләм, дим. Шәхсән таныш булмасам да, аның әниемнең туган авылы Түбән Нурлаттан икәненнән хәбәрдар. Мин сәхнәдә аның кебек булырга тырышам, ди Ильмир. Чыннан да, карап тордым, Ильмирның һәр хәрәкәте, энергетикасы, харизмасы нәкъ Фирдүснеке инде. Хәтта «Татарлар, алга!» дип чакыруына кадәр.

Менә сиңа мә!

Минем дә моңа исем китте. Шул ук вакытта күңелне горурлык хисе биләде. Америка Сабан туенда шундый кешене очрат әле син! Хәер, монда килгән бар кеше, син аларны беләсеңме-юкмы, сиңа якын, көтеп алынган туган кебек. Сабантуйга башка штатларда яшәүче татарлар да килә. Татарлар гынамы соң? Чикагода яшәүче Андрей исемле украин егетен барыбыз да күптән үз итеп өлгердек. Татар, башкорт телләрен яхшы белүче егет Сабантуйга ел саен килә. Башында һәрвакыттагыча татар түбәтәе. Бию көе уйнап җибәрүгә, ул беренче булып түгәрәккә чыга. Хәрәкәтләре бик үк тактка туры килмәсә дә, Андрей музыка тынмыйча биюдән туктамый. «Парлы», «Күпер чыгу» кебек күмәк биюләрдә еш кына аякларыбызны «таптап» бетерсә дә, без аңа ачуланмыйбыз. Һәм шундый актив кешеләр тагын бар. Сабантуй барышында бар кеше таныша, аралаша. Балалар бергәләшеп уйный. Чын гаилә атмосферасы инде.

 Милли уеннар да оештырыладыр инде?

—    Әлбәттә. Капчык киеп йөгерү, йомырка куелган кашыкны авызга кабып  ярышу - барысы да бар. Узган ел минем ирем Эдвард шундый уеннарда катнашты. Аның фотосы реклама модульләрендә дә кулланылды хәтта. Уеннарда бар кеше теләп катнаша. Шулай да күпләрне бирегә татарлар белән танышу нияте китерә, минемчә. Татар гаиләсе коруны күздә тотып, махсус килүчеләр дә бар. Мин дә үземнең байтак дусларымны нәкъ менә Сабантуйда таптым. Бер елны шундый чарада Татарстаннан Филүс Каһиров катнашты. Якын дустыбыз, Татарстанда танылган аш-су остасы Резидә Хөсәенова — бездәге Сабантуйларда еш кунак. Гадәттә, ул милли ризык пешерү буенча мастер-класслар да уздыра. Минем даирәмдә үз телләрен начар белүче татарлар да бар, әмма очрашулар барышында алар бик тырышып татарча бииләр, аралашалар. Яшермим, арада үз телләренә битарафлар да очрый, алар тиз югалалар чаралардан. Ә мин татар дусларым артуга бик сөенәм. Ватсапта төркем булдырдык, без һәрчак элемтәдә. Бер-беребезгә кунакка йөрибез, рецептлар алмашабыз.

Шул ук вакытта сез әле Американың җирле чараларында да актив катнашырга өлгерәсез…

Әйе, 2019 елда мин Флорида штаты күләмендә уздырылган «Миссис Флорида» конкурсында Орландо шәһәре данын якладым. 

 Бу сезнең үзегез яшәгән ил традицияләренә хөрмәтегезне дә күрсәтә бит.

 Әйе, һәм бу миңа Америкада татар җанлы Нурлат кызы булып яшәргә һич комачауламый.

 Гаиләгездә аралашу теле нинди?

Безнең гаилә — интернациональ. Тормыш иптәшем Эдвард — рус милләтеннән, Ростов-Доннан, элеккеге цирк артисты. Ул минем татар телендә сөйләшүемне ярата. Суыткычыбыз ишегендә татар сүзләре язып эленгән. Эдвард миңа ниндидер комплимент ясарга яки күңелемне күтәрергә теләсә, андагы сүзләрне укып, татарча эндәшә. «Җимешем», «кояшым», «матурым» дип эндәшүгә ничек күңелең үсмәсен, ди? Билгеле инде, эреп китәм. 

Кызым Канада французында кияүдә. Аның белән еш кына татарча сөйләшәбез. Аңа «кызымочка» дип эндәшәм. Гомумән, кызым минем белән булганда татарча сөйләшергә тырыша. Нурлатта мәктәптә татар телен теләп өйрәнүе нәтиҗәсе дип саныйм мин моны. Аңа кадәр балалар бакчасына йөргәндә тәрбиячесе Лена Хатыйповнаны бик ярата, аның кебек җирле диалект лексикасы кулланып сөйләшергә тырыша иде. Бүген дә анда үз телебезгә булган мәхәббәтне күреп ихлас шатланам. Оныкларым — Эвелина һәм Вивьенның минем калфак, түбәтәйләрне кызыксынып киеп карауларына да сөенәм.   

 Калфаклар дигәннән, сез еш кына социаль челтәрләрдә милли кием кигән фотоларыгызгы куясыз…

 Мин модалы киенергә яратам. Татар милли киемнәренә өстенлек бирәм. Башыма калфак киеп социаль челтәрләргә пост куюдан оялмыйм. Милли орнамент төшерелгән күлмәкләрем, камзулым, замшадан тегелгән сумкам, чиккән түбәтәем бар. Брошьлар, оригиналь стильдәге алкалар яратам. Бәйрәмнәргә һәрчак милли киемнәр киям.

 Социаль челтәрләрдә кулдан бизәлгән пыяла савытларыгызны да күрергә була. Бусы хоббидыр инде?

Әйе, бу — хобби. Мин иҗади күңелле кеше. Буш вакытымда пыяла өрдерү остаханәмдә шөгыльләнәм. Фьюзинг техникасы буенча пыялага татар бизәкләре төшерәм һәм савыт-саба бизим. «Гомер агачы» дип аталган китап миңа ярдәмгә килә. Бүләккә дә ясыйм, сатуга да. Күп очракта үзем өчен. Офисым диварын татар дусларым бүләк иткән әби һәм бабай сурәтләнгән картина бизәп тора.    

 Татар Америкада да татар булып кала ала икән…

Шулай. Америкада чиста татар гаиләләре — ирләре дә, хатыннары да татар булганнар күп. Алар балаларын татар халкының традицияләре нигезендә тәрбиялиләр, татарча сөйләшәләр. Якын дусларым Лилия белән Айрат — шундыйлардан. Лилия Апастан, педиатр булып эшли. Тормыш иптәше Айрат — Казаннан. Америкада танышып, биредә гаилә корганнар. Ике уллары үсә. Өйләрендә бары татарча гына сөйләшәләр. Андыйлар тагын бар. Читтә яшәп тә үз милли традицияләренә тугры калучылар күңелдә соклану уята. 

 Зөлфия, якташларыңа җиткерәсе теләгең дә бардыр, бәлки…

 Еллар узу белән мин үземнең дә татарлар белән күбрәк һәм теләп, күңелем кушуы буенча аралашуга тартылуымны аңладым. Туган йортыңда балачактан, бишек җыры белән салынган миллилек гомер буе озата бара икән. Татар гаиләләрендә балаларга үз телебезне өйрәтеп, йолаларыбызны сеңдереп үстерсеннәр иде. Гаҗәеп чиста, матур, әдәпле безнең традицияләребез. Читтә яшәгәндә аеруча нык сиздерә ул. Һәм милли горурлык та арта. Соңгы елларда Татарстанда милли мәдәниятне күтәрү, дөнья буйлап таралган татарларны берләштерү өчен күп нәрсә эшләнә, Бөтендөнья татар конгрессының актив эшен дә тоябыз. Милләтне дөнья күләмендә танытуда да зур адым бу, без дә бу юнәлештә беркадәр үз өлешебезне кертәбез, дип уйлыйм. Мин моны милләтем каршындагы бурычым дип саныйм.

 Рәхмәт, Зөлфия! Татар дусларыңа кайнар сәламнар һәм Нурлатта очрашуга кадәр!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100