Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илһам Гомәров: «Гали Чокрыйның башкортча язган бер генә җөмләсе дә юк»

XIX гасыр әдибе, шагыйре Гали Чокрый тууына быел 195 ел. Бүген аның нәсел дәвамчылары бармы, әдипнең Казанга килгәне булганмы һәм нинди телдә иҗат иткән - боларны Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирасы үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров сөйләде.

news_top_970_100
Илһам Гомәров: «Гали Чокрыйның башкортча язган бер генә җөмләсе дә юк»

«Гали Чокрый нәселе башы Чыңгыз хан әмирләренә барып тоташа»

Гали Чокрыйның тулы исеме - Мөхәммәтгали Габдессалих улы Киеков. Әдәби тәхәллүсе Гали Чокрый, үзенең туган авылы Иске Чокыр авылына нисбәтле алынган. Ул татар-башкорт мәдәниятләре өчен шактый күп эш эшләгән һәм әдәбиятлары үсешенә үзеннән зур өлеш керткән шагыйрь, үз чорының дини рухание, XIX гасырның күренекле мәгърифәтчесе. Аның татар әдәбияты һәм мәдәнияте тарихында үзенең лаеклы урыны бар. Үз эзен калдырган шәхес.

Ул 1826 елның кыш айларында туган. Икенче фараз буенча, 1828 елда туган дип тә әйтәләр. Әдәбият тарихында Гали Чокрый 1826-1889 елларда яшәгән дип кабул ителгән.

Гали Чокрый тумышы белән шактый күренекле нәсел вәкиле. Аның ата-бабалары нәсел-нәсәбенең башы Чыңгыз ханның гаскәр җитәкчеләреннән саналган Майкы би (Байкы би) дигән шәхескә барып тоташа. Ул бер әсәрендә үзеннән алып шушы Майкы бигә хәтле нәсел шәҗәрәсен китерә. Анда 20гә якын буын искә алынган.

Тарихи мәгълүматларга караганда, XIII–XIV гасырларда яшәгән тарихчы, дәүләт эшлеклесе Рәшидеддин Фәзлуллаһның «Җамигъ эт-тәварих» китабында да Майкы би телгә алына. Бу хезмәтне историография фәнендә ышанычлы чыганаклар рәтенә кертеп карыйлар. Биредә Чыңгыз ханның берничә меңлек гаскәрен һәм дүрт гаскәр җитәкчесен улы Җучи карамагына тапшыруы искәртелә. Алар арасында Майкы би дә телгә алына. Тора-бара Җучи Иртыш, Алтай буйларыннан алып Урта Иделгә кадәр җирләрне үз кулы астына ала, шул рәвешле Җучи олусы — Алтын Урда барлыкка килә. Майкы би гаскәре Җучи белән берлектә Урал таулары аша Идел буйларына кадәр килеп җитәләр. Бүгенге Мөслим, Минзәлә якларына кадәр килеп урнашалар.

Гали Чокрыйның бабасы Шәриф Киековның төп чыгышы да әнә шул төбәктән, бүгенге Татарстан Республикасы Мөслим районыннан. Киековлар шуннан күченеп, бүгенге Башкортстанның Тәтешле районындагы дистәдән артык авылга нигез салган нәсел булып саналалар. Мәсәлән, Иске Чокыр, Аксәет авыллары һ.б. — болар барысы да тарихи документларда искә алына.

Шәриф Киеков старшина итеп билгеләнә, ягъни патша хөкүмәтендә хезмәттә санала. Тарихта патшабикә Екатеринаның Шәрифне Пугачев яуларына каршы сугышларда катнашуы өчен медаль белән бүләкләве һәм аңа дворянлык титулы бирелү хакында да мәгълүмат бар. Дөрес, дворянлык титулы алдагы буыннарга күчми. Күргәнебезчә, Гали Чокрый татар-башкорт тарихларында шактый күренекле, затлы нәсел дәвамчысы булып тора.

«Гали Чокрый - ике милләткә, ике мәдәнияткә хезмәт иткән шәхес»

Алда искә алынган чыганакларда Галинең ерак бабалары төрки телле татар кабиләләреннән булуы хакында әйтелгән. Икенче яктан караганда, гомер буе татар телендә сөйләшеп, татарча әсәрләр язып яшәгән кешенең татар дөньясына чит түгеллеген раслар өчен тагын нинди дәлилләр кирәк икән?! Бөтен яшәеше шушы татар дөньясы белән бәйле кешене татар дип аңларга кирәк. Минем өчен бу мәсьәләдә аңлашылып бетмәгән моментлар юк сыман.

Безнең башкорт коллегалар, җае килгән һәр очракта, Гали Чокрыйның «Манзумәте Галия» әсәрендәге сүзләрен мисалга китерергә тырышалар: ул үзенең авыр тормышта яшәвен искәртә дә, «Ирәкте башкортының михнәтле бер фәрегы (ягъни бер өлеше, кисәге) булып торамын», — ди. Әлеге сүзләрне контекстуаль мәгънәдә караганда, шул ачык күренә: биредә автор үзенең этник чыгышы турында сүз алып бармый. «Башкорт» термины монда сословие мәгънәсендә кулланылган. «Булып торам» дигән сүзтезмә дә шул хакта сөйли. Ягъни ата-бабаларым кичә морзалар иде, ә бүген минем хәлем менә шундый, дигән сыман. Үзе үк бу өлешнең тотрыклы булмавы турында сөйли.

Аннары кеше, шәхес үзен кем буларак хис итә, җәмгыятьтә таныта бит. Бу инде этник чыгышка бәйле булмаска да мөмкин. Мисал өчен, Чокрыйның улы Гарифулла Киеков үзенең язмаларында күбрәк башкорт буларак чыгыш ясый. Чыгышы белән татар, ә үзенең дөньяны танып-белүендә, гомуми мәдәни пространствода ул башкорт булырга омтыла. Бу яктан аны чордашлары Әхмәдзәки Вәлиди, Шәехзадә Бабич белән дә чагыштырып булыр иде. Мин монда шулай ук артык гаҗәпләнерлек урын күрмим. Аңлашыла ки, бу мөхтәрәм затлар татар дөньясына караганда, яңарак оешып килгән яңа башкорт тарихи-мәдәни пространствосында иркенрәк эш итү мөмкинлеген алдан тоемлаганнар. Кызганыч, Гарифулла Киековның тормыш юлы фаҗигале тәмамлана.

Кызганыч, бүген Уфа галимнәреннән кайберәүләр юрганны күбрәк үз якларына тарту белән шөгыльләнеп, Гали Чокрыйның иҗади югарылыгын да берникадәр киметәләр сыман. Чөнки шәхес ике милләткә, ике мәдәнияткә хезмәт итә икән, һичшиксез, аның әсәрләренең сәнгати кыйммәте күпкә югарырак билгеләнә.

Әдәбиятта андый мисаллар бар. Мәсәлән, Мифтахетдин Акмулла — татар, башкорт, казакъ мәдәниятләренә хезмәт иткән шәхес, Шәехзадә Бабич — татар, башкорт шагыйре.

«Гали Чокрыйның башкортча язган бер генә җөмләсе дә юк»

Гали Чокрыйның иҗаты тулысынча татар телендә. Бүген без башкорт теле дип белгән телдә бер генә җөмләсе дә юк. Аерым бер башкорт белгечләре «татар телендә язган» дигән сүзне кулланмас өчен әллә нинди «хикмәтле» аңлатмаларга баралар: татар телендә түгел, Идел буе төрки телендә язган диләр. Шул ук вакытта «Идел буе төрки теле урта гасырлар яки XIX йөз әдәби татар теленнән кайсы ягы белән аерылып тора соң?» дигән сорауга беркемнең дә аңлаешлы җавап биргәнен әле очратканыбыз юк.

Бер әсәре — «Фасс әл-әхйар» ягъни «Изгеләрнең йөзек кашы» исемлесе генә гарәп телендә язылган. Анысы суфичылыкта зикер әйтүгә мөнәсәбәтле дини-фәлсәфи эчтәлекле трактат.

Күпчелек әсәрләре китап буларак Казанда басылып чыккан. «Дөрре Гали» («Галинең энҗе бөртекләре») исемле бер китабы 1873 елда Санкт-Петербургта дөнья күргән. XIX гасырның әдәби татар телендә иҗат иткән ул. Шигъри теле шактый катлаулы, гарәп-фарсы алынмалары күп. Ә инде проза белән язылган «Хаҗнамә»сендә алынмалар булса да, теле гади сөйләм теленә бик якын һәм аңлаешлы.

Аерым бер чыганакларда Чокрыйның дүрт тапкыр хаҗ кылуы турында әйтелә. Шәхсән үзем танышкан чыганакларда өчесе төгәл мәгълүм. Хаҗ кылу барышында үзенең күргәннәрен, кичерешләрен, яңа, чит җирләр белән танышудан туган фикерләрен язып калдырган. Ара-тирә шигъри юллар белән катнашып бара. Буш вакытында суфи шәехләрнең, изгеләр каберләрен зыярәт итү турында яза. Юлда барганда күргән җирләрне тасвирлый. Бу «Хаҗнамә» әдәби әсәр булу белән бергә, XIX гасырда Идел буе мөселманнарының көндәлек тормышын, хаҗ кылу рәвешләрен өйрәнү өчен дә кыйммәтле чыганак булып тора.

«Әсәрләрендә татар муллаларын мактаган»

Гали Чокрый иҗат эше белән 17 яшьләрендә шөгыльләнә башлый. Беренче әсәрләре Танып мәдрәсәсендә укыткан хәлфәсенә багышланган. Бу вакытта аның тормышында күңеленә, иҗат дөньясына йогынты ясаган бер фаҗига була — яраткан әнисе үлеп китә. Аның үлеменә багышлап мәрсия жанрында шигырь яза.

Гали Чокрый үз чоры өчен иң күп язган шагыйрьләрнең, әдипләрнең берседер. Үзе исән вакытта гына да 7 китабы басылып чыга. XIX гасыр өчен бу шактый зур сан. Шулай ук аерым бер шигъри әсәрләре шул чорда чыккан төрле җыентыкларда да нәшер ителгәннәр. Ә инде кулъязма хәлендә кала килгән мирасы басылганнарына караганда да күбрәк. Алар бүген Уфа, Казан, Санкт-Петербург архивларында саклана.

Гали Чокрый иҗатын берничә өлешкә бүлеп карарга мөмкин. Берсе руханилык эшчәнлеге нәтиҗәсен күрсәтеп торучы дини һәм суфичыл характердагы әсәрләре. Нигездә аларга дини-әхлакый, суфичыл мотивлар хас. Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакырганый, Җәлаледдин Руми, Суфи Аллаһиярлардан килгән традицияләрне дәвам итә һәм аны яңа эчтәлек белән баета. Әсәрләренең лирик герое өчен төп идеал - Мөхәммәт пәйгамбәр образы. Ул һәрдаим пәйгамбәрнең әхлакый сыйфат дәрәҗәләренә тәңгәл булырга омтыла.

Шактый күп әсәрләре мәгърифәтчелек рухында һәм тарихи мотивларны үзәккә алып язылган. «Тәварихы Болгария йәки тәкърибе Гари» («Болгар тарихы яки Гариның якынча аңлатмалары») китабында Болгар чорыннан алып үзе яшәгән көннәргә кадәр тарихны ничек күзаллавын сурәтләгән. Бу — татар тарихындагы «тәварих» жанрында язылган чыганакларның берсе.

«Шәмгъ эз-зыя» китабы үз чорының күренекле зыялыларына, руханиларына багышланган, аларның кылган эш-гамәлләрен, изгелекләрн чагылдыра. Мактап искә алынган шәхесләр нигездә барысы да татар руханилары, имам-муллалары. Шулар арасында Шиһабетдин Мәрҗани, Шәмсетдин Зәки дә бар. Аларның саны 200дән артык. Шагыйрь мөхтәрәм бу затларны үзенең чордашларына үрнәк итеп куя. Аларны данлый, эшләрен мактый, шул рәвешле татар дөньясының руханилары, зыялылары катламы образын тудыра.

«Гали Чокрыйны Казанга килгән дип уйларга нигез бар»

«Мәдхе Казан» әсәренең нигезендә мәгърифәтчел-тарихи мотивлар ята. Казанны мөселман дөньясының бер мәркәзе, үзәге буларак күрсәтә ул. Башта шәһәрне, халкын мактау белән башлап җибәрә дә, аннары тарихка мөрәҗәгать итә: Болгарга күчә. Текстта аерым бер этнографик детальләргә дә туктала. Кабат Казанга әйләнеп кайтып, аның белән Болгар арасындагы тарих бәйләнешне күрсәтә. Казанны Болгарның кануни дәвамчысы итеп саный.

Гали Чокрыйның Казанга килү-килмәве турында төп-төгәл мәгълүмат юк. Миңа калса, китап чыгару эшләре белән, аннары аның Мәрҗани белән дә күрешәсе килгән була, аны Казанга килгәндер дип уйларга кирәк. Шигырь юлларыннан ук күренеп тора: Казанны шактый детальле тасвирлый. Ул анда Хан мәчетен — Сөембикә манарасын да исәпкә ала. «Пороховой бистәсенең мәчете күркәм бина булып күренеп тора», — ди. Бу юлларны үз күзләре белән күргән кеше сүзләре дип кабул итәргә кирәк. Казанны чит мохит буларак түгел, ә үзе дә шушыннан чыккан әдип буларак сурәтли. Ягъни «Мәдхе Казан» китабында Казан аерым бер шәһәр рәвешендә генә түгел, татарның үткәнен, киләчәген символлаштыручы, милли йөзен билгеләүче әдәби бер образ буларак ачыла.

Гали Чокрыйның тәхәллүсләре

Борынгы һәм урта гасырлар әдәбиятында авторлык мәсьәләсе шактый кызык һәм катлаулы. Авторлар без бүген күзаллаганча, әсәр ахырына җиңел генә үз исемнәрен язып куймаганнар. Авторлыкны белдерүнең төрле әдәби ысуллары яшәгән. Шуларның берсе - акрошигырь. Гали Чокрый аны бик еш куллана. Акрошигырь — шигырь юлларының беренче хәрефләрен кушып укысаң, авторның исеме килеп чыккан. Ул төрле тәхәллүсләр белән язган. Чокрый тәхәллүсе үзенең туган авылына мөнәсәбәттә алынган, аннары әл-Ваади (үзән дигәнне аңлата), әл-Гари дигәне дә бар.

Бу нәсел дәвамчылары — күренекле кешеләр

Башлангычы шактый көчле булган нәсел, әлбәттә, эзсез генә югала алмый, ул бик тармакланып киткән. Гали Чокрый шушы нәселнең бер өлеше генә. Гасырлар дәвамында бу нәсел шактый күп күренекле шәхесләрне биргән. Мәсәлән, шагыйрь Әнгам Атнабаев шушы ук нәселдән, күренекле җырчыларыбыз Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи дә шуннан ук. Шулай ук Чокрыйның үз уллары да аның эшен дәвам иткәннәр. Гарифулла Киеков әтисе тарафыннан язылып бетмәгән «Тәварихы Болгария…» китабын дәвам итә, төрле кулъязмаларын күчереп калдыра.

Гали Чокрый дигән феномен

XIX гасыр әдәбиятына Гали Чокрыйның йогынтысы шактый зур. Электән килгән формаларга үз чорының актуаль фикерләрен утыртып, шуларны үзенчәлекле рәвештә укучыларга җиткерә алган шагыйрь ул. «Сату, сәүдә эшләрендә кешеләр бер-берсе белән гадел түгел, күрше-күлән бер ызан өчен талаша, ир белән хатын юктан гына да тавыш чыгара», — ди ул үз заманының әхлаксыз яклары турында. Шунда ук җәмгыятьтә мондый күренешләрнең булмаска тиешлеген һәм бу дөнья мәшәкатьләренең бик тиз узуын да ассызыклый. Кеше гомерен бик тиз үтеп китүче ел фасыллары белән дә чагыштыра.

Шагыйрь тудырган әдәби образларның, сәнгати юнәлештәге фикерләренең актуальлеге, әсәрләрендә традицияләр дәвамчанлыгы, икенче яктан үз чорының яңа фикерләре белән баетылуы үзенә күрә Гали Чокрый дигән феномен турында сүз йөртергә дә мөмкинлек бирә, миңа калса.

XX гасыр башында безнең әдәбият галимнәреннән Газиз Гобәйдуллин, Гали Рәхимнәр аны беренчеләрдән булып үзләренең әдәбият дәреслекләренә кертәләр, аны өйрәнү шуннан башлана дисәк тә дөрес булыр.

Быел бу күренекле затның тууына 195 ел була. Бу көннәрдә аның туган йортында мемориаль такта куелуын матбугаттан укыдым. Бездә исә, ни кызганыч, шагыйрь белән бәйле чаралар булуы әлегә ишетелми. Бәлки, бу безнең бер кимчелегебездер, игътибар да җитеп бетмидер. Гали Чокрый иҗатын өйрәнгән кеше буларак, мин моны үз күңелемә дә алам. Ел әле башлана гына. Матбугатта мәкаләләр, аның кулъязмаларын өйрәнү эшләре алга таба булыр дип уйлыйм.



Галерея: Язма һәм музыкаль мирас үзәге җитәкчесе Илһам Гомәров белән әңгәмә
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100