Милли киемнәребезне кайтару юлында... - татар милли киемендә хач сурәте | intertat.tatar

Милли киемнәребезне кайтару юлында... - татар милли киемендә хач сурәте

Милли киемнәрне реконструкция белән шөгыльләнүче оешманың Инстаграм аккаунтында хач төшерелгән «милли кием» пәйда булды. Кайчаннан бирле татарлар тәре тагылган күлмәк кия башлаган соң? Милли киемнәребезне шулай «заманчалаштырабызмы»? «Интертат» шушы сорауга җавап эзләде.

Татар халкы элек-электән матур, милли киемнәре белән дан тоткан. Бүген дә сәхнәләрдә үзебезнең милли костюмнардан чыгыш ясаучыларны күргәч күңел шатлана. Гадәттә, татар костюмында лалә чәчәге, яшел, сары, зәңгәр төсләрдәге бизәкләр күрергә була. Ул бизәкләрнең ниндие генә юк: яфрак кебек үрелеп-үрелеп киткәннәре, чуарлары, күзгә әллә кайдан ялтырап ташланып торганнары, кечкенә чуклылары… Ләкин хач (безнең татар аны «тәре» ди, әмма бу дөрес түгел, тәре ул — икона) төшерелгән татар халык киемен күргән юк иде әле… Әйе-әйе, үзебезнең милли костюмда да хач була ала икән.

Бу хәбәрне ишеткәч, мин: «Кайда? Кем ясаган андый киемне?» — дип авыз ачып шаккатып калдым. Мондый «үзенчәлекле» киемне «Милли хәситә» берлеге ясаганы билгеле булды.

«Борынгы киемнәргә заманча сулыш»

«Милли хәситә» элеккеге татар һәм башкорт милли костюмнары реконструкциясе белән инде байтак вакыттан — 2008 елдан бирле шөгыльләнә. Аларның эшләре, социаль челтәрдәге фоторәсемнәре белән таныштым. Һәм, чыннан да хас төшерелгән күлмәк таптым. Фотодагы күлмәктә православ хач икәнен аңлау кыен түгел, ул чәчәк белән чиратлашып тегелгән. Башта чәчәк, аннан тәре, аннан тагын чәчәк…

«Милли хәситә»нең Вконтакте социаль челтәре төркемендәге башка фотоларга да зарланучылар җитәрлек булып чыкты. «Әллә киенеп, әллә чишенеп бетмәгән кызлар төшкән фотолар бар», — дип язалар. Оешманың җитәкчесе Илдар Гатауллинның аккаунтында яртылаш милли киемле, үзләре ярымшәрә кызларга да тап булдым. Күземне уып: «Тукта, әллә күземә күренә инде?» — дип тагын бер карадым. Күренмәгән, анда милли киемле ярымшәрә кызлар… Кием дип, ярым шәрә кешедә кием буламы соң ул? Һәм, гомумән, нигә алар мондый кыяфәттә милли кием тәкъдим итә. Пиар алымымы бу? Борынгы күлмәкләрне заманчалаштырырга тырышумы?

Фотоларның берсенә Илдар Гатауллин «Этник стильдәге яңа проект. Борынгы бизәнү әйберләренә кызыксынуны ничек уятырга? Менә шулай! Сугышта бөтен ысуллар да яхшы», — дип язып куйган.

Тагы бер фотода әллә күлмәге, әллә яулык белән күкрәген яшергән бер туташ кендектән суда басып тора. Тәк, бу фотода нинди милли әйбер бар икән? Алкасы гына милли булса инде. Дөрес, анысы да аңлашылып бетми. Ак булып ялтырап кына тора. Шушы фотога: «Мин яхшы булып ардым. Ир-атларны да җәлеп итәр вакыт. Эпатаж, җәнҗал, пиар…» — диелгән.

Менә тагын бер фоторәсем. Монда, минем аңлавымча, йөкле хатын-кыз утыра. Муенына күкрәк бизәге кигән. Ә астарак… Астарак, гафу итегез, ак сөлгеме, яулыкмы… Матур күренә, әйе. Эпатаж килеп чыгарлык. Әмма милли киемнәрне шул җәнҗаллар дәрәҗәсенә кадәр төшереп бетергәч, нәрсә була соң ул? Тәнкыйтьләмим, чыннан да, матур күренә ул үзе.

Әйтергә кирәк, мәкалә язылып беткәнче, социаль челтәрләрдәге фотолар юкка чыкты. Бәлки бетереп тә куйганнардыр.

«Милли хәситә»не начар дип әйтүем түгел. Аларның искиткеч, күз явын алырлык эшләре гаҗәеп күп. Бөтенесе шундый диярлек. Әмма без әйтеп киткән берничә фото һәм шул тәре төшерелгән милли кием генә гомуми матурлыкны боза. Ә хәзер хачлы татар костюмына кире кайтыйк.

Милли кием өчен тукыма — чиркәү поплары өчен кием тегә торган ательеныкы?

«Милли хәситә» оешмасының эшчәнлеген күзәтеп барган бер ханым, бу оешма җитәкчесе белән сөйләшүгә таянып, шулай аңлатты. Имеш, «Милли хәситә», арзанрак булу сәбәпле, чиркәү киемнәре өчен тукыма сата торган кибет белән эшли икән. Шул сәбәпле, милли кием дигәнебез асылда чиркәү попларының киемнәре булып чыга. Шуңа да аның төсләре, бизәкләре поп киемнәре белән охшаш, ә кайберләрендә хәтта хачлар да «эленеп калган».

Әлеге костюмнар 11 май көнне үткән Республика ифтарында да тәкъдим ителгән иде. Хачлылары кулланылганмы — анысын белмибез. Дөрес, ТР Диния нәзарәтенә шалтыраткач, андагы күргәзмәдә хачлы элементлар кулланылмаганын ышандырдылар. Без ышандык инде.

«Хач тегелгән бизәкләрне төрки халыклар кулланган»

Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен «Милли хәситә» җитәкчесе Илдар Гатауллинның үзенә шалтыраттым.

Илдар Гатауллин, «Милли хәситә» берлеге җитәкчесе:

Шаккатам. Без шундый кыйбатлы, затлы костюмнар эшлибез. Ә безнең турында начар сүз чыккан. Татарстанда эшли башлавыбызга әле бер ел да юк. Ә инде аяк чаларга торалар икән.

Хач тегелгән бизәкләрне төрки халыклар кулланган. Төрекләрнең киемендә тәре формасында орнаментлар булган. Шулай ук дүрт таҗлы чәчәкләр чигелгән. Моны хач дип тә әйтеп булмый, бер символ инде ул.

Хач тегелгән бизәкләрне төрки халыклар кулланган.

Тукыманы чиркәүләрдән дә алмыйбыз. Ник аннан алыйк инде без? Безнең юлдан тайпылуыбызны телиләрдер. Коллекционерлардан сатып алабыз. Безгә бөтен Россия буенча ярдәм итәләр. Әйтәм бит, сез мине шаккаттырдыгыз.

Без беренчеләрдән булып хәситә белән шөгыльләнә башладык, күп нәрсәләр эшләнде. Без бу эштән керем дә алмыйбыз. Ничек акча эшлисең аннан? Һәр брошка бәясе 25 меңнән башлана. Без шундый бәяләрдән сатып алабыз. Безгә һәр костюм бик кыйммәткә чыга. Без аларны сатмыйбыз. Чулпы, бизәнү әйберләрен генә саткалыйбыз.

Реконструкция ясар алдыннан тарихны өйрәнәбез. Безнең татар милли киемнәре турында үзебезнең китапханәбез бар. Андагы һәр әйберне беләбез.

Казандагы ифтарга килгәндә, Республика ифтарында әлеге костюмдагы хачлар юк иде инде. Аларны ифтарга кадәр үк алып үзгәрттек.

Хәзер татарлар гарәпләр һәм төрекләр киемен киеп йөри, татарларны ул кызыксындырмый. Шуңа игътибар итәргә кирәк, әллә нәрсәгә түгел.

«Мөселман традицияләрендә тәре юк ич»

Төрки халыклар киемендә, чыннан да, хач төшерелгән бизәкләр булганмы? Бу хакта белгечләрдән сорадык.

Светлана Суслова, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Этнологик тикшеренүләр бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре:

Төрки халыклар бик күп. Алар арасында православие динендәгеләр дә бар. Безнең татарларның да православиедәгеләре бар бит. Алар хачлы орнаментлар куллана. Шуңа күрә төрки халыкларда хачлы бизәкләр бар, дип әйтергә була.

Мөселманнар хач кулланмый инде. Гореф-гадәтләр буенча караганда, традицияләрдә хач юк. Керәшеннәр турында сүз барса — башка нәрсә. Ә мөселманнарда бу әйбер кирәкмәстер.

«Саксызлык аркасында шулай килеп чыккан дип уйлыйм»

Фәнзилә Җәүһәрова, татар фольклоры буенча белгеч:

Бу күлмәктәге хач чиркәү тәресе кебек килеп чыккан. Бу форма күбрәк керәшеннәрдә сакланган.

Ә чын мәгънәсендә чиркәү тәресен киемнәрдә минем күргәнем юк. Бу — чиркәү тәресе.

«Халыкка элек хас булган билгеләрне кире кайтарырга кирәк», — дигән сүзләрне бик саклык белән кулланырга кирәк. Чөнки дөнья үзгәрә. Элек бертөрле аңлашылган символларның хәзер бөтенләй икенче мәгънәсе булырга мөмкин. Бөтен билгеләрне кайтарып бетереп булмый.

Бүгенге көндә руслар да бу символны бик сакланып куллана. Универсаль тамгалар бар. Ләкин аларга тора-бара ниндидер бүтән эчтәлек килеп керә икән, һәм шул эчтәлек беренче чиратта укыла икән, кырык тапкыр аңлатсаң да, халык үзенчә аңлый аны. Әгәр дә фашистлар свастикасын карасак, ул да юлның дүрт чатын аңлаткан, электән килә торган символ. Ләкин тора-бара ул икенче визуаль эчтәлек алган.

Илдар эшләгән костюм — шәһәр хатын-кызы киеме. Әлеге символларны ул позументка керткән. Бу очракта Илдар бу костюмын бары тик мәгърифәтчелек максатында гына куллана ала. Ягъни: «Менә бездә шундый символ булган», — дип аңлатыр өчен генә. Ләкин әлеге символ булган килеш, костюмны кайдадыр трансляцияләргә, массага чыгарырга, бүгенге көн костюмнарына кертергә ярамый.

Бу карап бетермәгәнлек, саксызлык аркасында шулай килеп чыккандыр дип уйлыйм.