Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Төркия тавышы»нда катнашкан Теоман Орал: «Әлхәмделиллаһ, татармын дип яшим!»

Төркия татарларының күбесе 8 декабрь көнне кич белән телевизор янына җыелды. Барысы да «TV8» каналын карады. Ул көнне Төркиядә зур популярлык казанган, Россиянең «Голос» программасына тиң «Ул – Төркия тавышы» (The Voice) җыр бәйгесендә миллләттәшебез Теоман Орал катнашты.

news_top_970_100
«Төркия тавышы»нда   катнашкан Теоман Орал: «Әлхәмделиллаһ, татармын дип яшим!»
www.osesturkiye.com

Теоман Орал сәхнәдән «Автомеханик ярдәмчесе» (Tamirci çırağı) дигән социаль эчтәлекле җыр башкарып, икенче турга үтте. Теоманның мондый бәйгедә беренче катнашуы гына түгел. 2004-2005 елларда» «ATV» телеканалында «Анадолу ялкыны — бу туфракның тавышы» дигән вокал ярышында да осталыгын сынап караган иде. Без аны тәүге мәртәбә шунда күрдек.

Әле аның татар тамашачылары алдында да чыгыш ясаганы булды. 2005 елда Татарстанның Төркиядәге вәкиллеге татар студентлары арасында үткәргән «Шаяннар һәм тапкырлар» кичәсендә Татарстанның атказанган җырчысы Резеда Шәрәфиева белән сәхнә алды ул. Шуның нәтиҗәсе буларак Теоман ике мәртәбә Казанга «Җиде йолдыз» Халыкара татар халык һәм эстрада җырларын башкаручыларның телевизион фестивале һәм «Татар моңы» Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсына чакырылды, әмма виза мәсьәләсе хәл ителә алмау аркасында әлеге чараларга катнаша алмады.

Төркия татарлары аның белән чын күңелдән горурлана. Ул бит зур сәхнәләрдә дә үзенең татар булуын яшерми. Шунлыктан социал челтәрләр Теоманның сәхнәдәге видеокүренешләре белән тулып ташкан. Теоман, телевизион бәйгеләргә катнашып, чын мәгънәсендә милләттәшләрен шатландырды, татар булулары өчен горурландырды. Бәйгедән соң аны Европадагы төрекләр үзләренә чакырганнар. Бу көннәрдә Теоман Орал Бельгиядәге төрекләр өчен чыгыш ясый. Вакыты тыгыз булганлыктан, әңгәмәбез берничә көн дәвам итте. Сүз күбрәк аның бәйгегә катнашуы, татарлыгы, гаиләсе, профессиясе турында барды.

Теоман, иң элек үзең белән таныштырып үт әле, ниндирәк кеше, ниндирәк җырчы син?

Мин Төркиядә Конья төбәгендәге себер татар авылы — Бөгрүдиликтә туып үстем. Әтием — Казан ягы татары, әнием — себер татары. Бабам үзенә, ата-баба туфрагы Урал тавы тирәсе дип, Урал дигән фамилия алган. Әмма теркәгән вакытта хезмәткәрләр ялгышып Орал дип язган. Миңа 42 яшь. Гаиләм, ике балам бар. Кызым беренче хатынымнан. Ул әнисе белән Даниядә яши.

Улым икенче хатынымныкы, әмма ул да минем балам. Тормыш иптәшем Өзләм — төрек теле һәм әдәбияты укытучысы. Минем төп һөнәрем дә — укытучы. «Йөзенче ел» университетының музыка укытучысы бүлеген тәмамладым. Лютня һәм саз кебек музыка коралларында уйныйм. Бүгенге көндә Измир губерниясендәге Маниса шәһәрендә яшим.

«Ул тавыш — Төркия» конкурсына ничек катнашырга булдың?

— Көтмәгәндә булды. Кисәк карар бирелде. Танышларым, катнаш дип кыстап торалар иде. Бер көнне кызыксынып бәйге тапшыруын карадым, интернет сәхифәсендә мөрәҗәгать итү мөмкинлеген белеп алдым. Үземнең бер видеомны җибәреп карарга булдым. Минем белән кызыксындылар. 3-5 көн эчендә катнашырга карар биреп тә куелды.

 Бәйгегә әзерләнгәндә игътибарны күбрәк нәрсәләргә бирергә тырыштың?

— Бөтен нәрсәгә дә. Чөнки илкүләм оештырылган мондый бәйгеләргә җитди карарга кирәк. Оештыру комитететы, жюри әгъзалары бик көчле. Музыкантларыннан алып, сәхнәне әзерләүче, экранга чыгаручы хезмәт төркеме чын мәгънәсендә профессионал. Көндәшләр дә чын талант ияләре. Мондый шартларда аннан-моннан гына әзерләнеп чыгып булмый сәхнәгә.

 14-15 еллап элек тагын бер бик әһәмиятле җыр бәйгесенә катнашкан идең, бу төр чараларда сәхнә алу синең иҗатыңа, тормышыңа ничек тәэсир итте?

— Зур сәхнә тәҗрибәсе казандым. Осталыгымны арттырдым, теге яки бу җырны репертуарга керткәндә аңа профессионал күзлектән карарга өйрәндем. Кешеләрдән уңай фикерләр күбрәк ишетә башладым. Эш белән бәйле тәкъдимнәр ешайганнан ешая бара. Үземә игътибар артуын нык сизәм.

Музыка, җыр — сәнгатьнең бер төре, таланты булмаган кеше аның белән шөгыльләнә алмый. Сиңа сәләт каян килә, дип уйлыйсың?

— Геннарда бардыр ул, мөгаен. Балачагым җыр, музыка эчендә үтте. Әтием лютняда уйный, әнием белән апам бик матур җырлый торганнар иде. Үсеп җиткәндә мин инде бик күп төрек җырларын җырлый белә идем. Лютня белән сазда уйнарга да өйрәндем. Музыка белән бәйле мәсләк сайлавым да юкка түгел.

Татарча җырлар да беләсеңме?

— Кызганыч, татарча җырлар күп беләм, дип мактана алмыйм. Татар мәдәниятен оныта төшкәнбез, дип уйлыйм. Төркия шартларында ихтияҗ булмагач, игътибардан читтәрәк калган, күрәсең. Аннары татарча җырлар мин башкара торган төрекчә җырлар төренә туры килми. Шулай да татарча берничә җыр беләм. Бабаемның тормышы турында язылган «Заман» дигән татарча җыр мине бик тетрәндерә, аны яратып башкарам. Туган авылым турындагы «Бөгрүдилик» җыры да репертуарымда:

«Бөгрүдилик, Бөгрүдилик,

Минем туган илем син.

Ашын ашап, суын эчеп

Минем үскән җирем син».

Казанга чакырылгач, «Яшь гомер» җырын өйрәнгән идем. Татарча җырлар тыңларга яратам үзе.

Син шактый танылган җырчы. Европадагы төрекләр дә, Төркиядәгеләр дә сине җылы сүзләр белән телгә ала. Аларга татар булуыңны әйтәсеңме?

— Әлбәттә. Алар да, сиздек, диләр.

Милләтемне беркайчан яшермим. Хәтта горурланам. Моңарчы татар булганым өчен беркайчан оялмадым, кешеләрдән дә тискәре мөнәсәбәт күрмәдем, Аллага шөкер. Әгәр берәрсе татарлыгым өчен мине кимсетсә, миннән ул үзенә лаек җавапны алыр.


Төркиядә туып-үскән бик күпләр татарлыкларын онытканнар инде. Ә синдә ничек сакланып калды ул милли тойгы?

— Әйткәнемчә, әни ягы да, әти ягы да татарлар. Карт бабам, 1900 башындагы сугышта немецларга әсир төшкән, аннары Төркиягә килгән. Башта Искешәһәргә урнашкан, соңрак Конья төбәгендәге Җиһанбәйле районы Бөгрүдилик авылына төпләнгән. Әнием — себер татары, бер ягы Әхмәт Ясәви буынына барып тоташа, үзен, җиденче нәсел оныгы, ди. Гаиләдә татарча сөйләшәләр. Өйдә татар милли ашлары әзерләнә. Бигрәк тә бәйрәм табыннары милли ризыклар белән бизәлә. Әниемнең әбисеннән себер якларындагы тормыш турында тыңлап үстем. Әллә нинди истәлекләр аңлата торган иде.

Себер дигәч, күз алдыма бик каты салкыннар, ап-ак кыш, буран, чаналы атлар килә. Бөгрүдиликтә яшәүчеләрнең барысы да диярлек себер татары, күршеләр белән дә үзара ана телебездә аралашу, үз гореф-гадәтләребезне тоту — гадәти хәл. Мондый мохиттә татарлыгыбыз саклана алган кадәр сакланган. Хәзер инде үзем гаиләдә ата кеше буларак, ата-анамнан миңа күчкән мирасны кызыма күчерә алсам, бик шат булыр идем.

Әлхәмделиллаһ, татармын дип яшим.


 Хатының — төрек кызы. Ул синең татарлыгыңа ничек карый?

— Татар булмаган хатын белән яшәгәч, әлбәттә, гаиләдә татарча аралашу, татар ризыклары пешерү кебек мәсьәләләргә игътибар аз. Чөнки ул татарча белми, безнең милли ризыкларны да күрмәгән, ишетмәгән. Әмма хатыным минем милләтемне хөрмәт итә, кулыннан килгәнне эшләргә омтыла. Безнең кайбер ашларыбызны бик ярата, әйтик пәрәмәчне, чибөрәкне бик теләп ашый. Бәлешне, сумсаны ошатып бетермәде, әмма, ашамыйм, дип кире какмый.

Балаларың сәнгать белән кызыксынамы?

— Кызым, кызганыч, Даниядә яшәгәч, инглизчә һәм датча җырлар гына тыңлый. Тыңлау белән генә чикләнә. Ә малаемда кызыксыну бар. Ул төрек халык биюе түгәрәгенә йөри, бик матур итеп «Зәйбәк» биюен бии.

 Балаларыңның кем булуын телисең?

— Яхшы кеше булсыннар. Профессияләре әһәмиятле түгел. Шулай да кызым белән бер сәхнәдә чыгыш ясарга теләр идем.

Җыр, музыка — синең тормышың, эшең, икмәгең. Сине канәгатьләндерерлек акча эшли аласыңмы?

— Төрлечә була. 11 ел чит илдә яшәп алырга, анда башка эш белән шөгыльләнергә туры килде. Ул чорны сәнгатьтә торгынлык еллары дип әйтәсем килә. Сәхнәдән ерак булу тискәре нәтиҗәләргә китерде. Төркиягә әйләнеп кайткач, янә сәхнә тормышын башладым. Соңгы елларда үз-үзеңне таныту, реклама ясау мөмкинлекләре артты, бу исә, әлбәттә, акча эшләү мөмкинлекләрен дә арттырды.

Эшеңдә нинди кыенлыклар борчый сине?

— Күбрәк ресторан-барларда эшлим. Таңга кадәр сәхнәдә калырга туры килә. Иртән өйгә кайткач та тиз генә йокыга китеп булмый. Югары тавыштан баш авырта. Йокы туймаган килеш тагын таңга кадәр сәхнә тоту бик йончыта. Колакның ишетү мөмкинлеге азаюын хис итәм.

Сезнең җәмгыятьтә көнләшү, хөсетлек бармы?

— Булмасмы?! Ничек кенә әле! Әйтмәгән әйберләрне әйтте дип сөйлиләр, төрлечә аяк чалулар һ.б. Күп очракта күрмәмешкә, ишетмәмешкә салышам. Кадерем беленмәгән җирдән ераклашырга тырышам.

Нәрсә сине шатландыра, бәхетле кыла?

Музыка, гаиләм — минем бәхет, шатлык чыганагым.

Нәрсә өчен ачуың кабаруы мөмкин?

— Бик каты кыстау, басым, боерык биргән кебек сөйләшү ачуымны кабарта. Икейөзлелекне яратмыйм.

Теоман, Европа илләрендә дә, Төркиядә дә сәхнә тоткан кеше буларак әйт әле, тамашачылар арасында нинди аерма бар?

— Европада да, Төркиядә дә минем тамашачыларым — төрекләр. Әлләни аерма күрмим. Элеккеге елларда Евопадагы төрекләрдә сагыну, туган илне юксыну сизелә иде. Соңгы елларда исә, интернет мөмкинлекләре киңәйгәч, ностальгия белән интегеүче юк кебек. Әмма җанлы музыканы бөтен җирдә дә яратып тыңлыйлар. Мин үзем сазда уйнап, үзем җырлыйм, шунлыктан чит илдә минем кебекләргә таләп күбрәк, дип уйлыйм.

«Ул — Төркия тавышы» бәйгесендә икенче турга үттең, ярышның ахырына кадәр юл озын әле. Кайсы турга кадәр бара алырсың?

— Икенче турга үтүне дә уңыш дип кабул итәм. Мин тавышыма һәм вокал мөмкинлекләремә ышанам. Бәйгедә ни кадәр күбрәк кала алсам, минем өчен шулай яхшырак, рекламам күбрәк була. Бөек җиңүгә ирешә алсам, зур бәхет. Ирешә алмасам, ул минем өчен дөньяның ахыры түгел. Нәтиҗәдә бу-бер ярыш, әлбәттә, анда кемдер казана, кемдер югалта.

Татарстан халкына, татар милләтенә нинди теләктә каласың?

— Хөр милләт, хөр мәмләкәт булуларын телим!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100