Чын йөрәктән йөргән «Көмеш кыңгырау» юбилее: «Без үзебезгә алмаш әзерлибез» | intertat.tatar

Чын йөрәктән йөргән «Көмеш кыңгырау» юбилее: «Без үзебезгә алмаш әзерлибез»

Чаллыдагы балалар һәм яшүсмерләр газетасы үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. Тантанада актив авторларга Шәүкәт Галиев премиясе тапшырылды.

«Көмеш кыңгырау»га күчкәнче — лирик чигенеш. Республиканың балалар һәм яшүсмерләр газетасының 25 еллык юбилеена, шул тантанада Шәүкәт Галиев премиясен тапшыруга килгәч, хатирәләр яңарды.

«Яшь ленинчы»ны укып үскән буын бит инде без. Миңа анда аерым кастадагы балаларның гына язмалары чыга кебек тоела иде. Язмаңны чыгару өчен әллә нәрсә эшләргә кирәк кебек тоела. Шуңа да җибәрергә шөлләтә. Ошатмасалар? Ошатмасалар, килеп маңгайга биреп китмәячәкләрен дә аңлыйсың, әмма нишлисең — куркыта. Шыпырт тор, асылташ кебек суга бат, ялтыравыңны күреп, тартып чыгарырлар дип өйрәтелгән буын бит. Чыгарырлар, көтеп утыр! Менә хәзерге балалар ул яктан шәп — нәрсә теләгәннәрен әйтеп бирә беләләр. Ә без куркабыз.

Бик озак вакытлар әзерләнеп йөргәч, мин шыпырт кына тәвәкәлләдем шулай. Тоттым да яздым. Әллә ни түгел инде — биремнәренә җаваплар яздым. Беркемгә дә әйтмәдем, чөнки орышырлар дип куркам бит инде. Бер абыема гына әйттем. Юк. Көтәм — юк. Гәзит килгән саен көтәм, юк та юк… Өметне өзеп кенә бетергән идем инде мәкалә чыгасына һәм… өметне өзүем дөрес булган, ул чыкмады. Хәзерге балалардан булсам, мин шалтыратып сорар идем инде «ник чыгармадыгыз?» дип. Ә мин сорамадым. Яраксыз икән, димәк, яраксыз.

Аннары тагын берне яздым. Анысы да чыкмады… Аннары инде «Яшь ленинчы»да «асаба» балаларның гына язмалары чыга дигән фикер белән килештем дә, бетте-китте. Аннары «Яшь ленинчы» үзе дә «Сабантуй”га әйләнде. Аннары — журналга.

Мин аны ул вакытта да аңлый идем инде — «Яшь ленинчы»га хатлар тонналап килгәндер, кемгә генә өлгерсеннәр язып. Бик шәп язма булса, билгеле, игътибар итәрләр иде. Чөнки әллә никадәр журналистларыбыз «Яшь ленинчы»ның нәкъ менә шул ягын исәпкә ала — алар авторлар белән эшләгән, яшь каләмчеләргә илһам биргән. Газетаның нәкъ менә шул ягын мактап телгә алалар да. Ә «Көмеш кыңгырау» нәкъ менә шушы эстафетаны кабул иткән басма икән. Алар яшь иҗатчылар белән бик тыгыз элемтәдә торалар һәм газетаның уңышы да шунда.

Яшьләргә берни кирәкми, балалар татарча укымый, язмый, дип зарланабыз да зарланабыз. Зарланып аргач, тагын зарлана башлыйбыз. Элек болай иде, элек тегеләй иде, дибез инде, балалар белән элек редакцияләр эшләгән дибез. Ә бит безнең балалар белән эшләгән, укучыларын тапкан, татар матбугат чаралары өчен алмашчылар әзерләгән, гомумән, балалар иҗаты белән шөгыльләнгән басмабыз — «Көмеш кыңгырау» бар. Һәм Марат Кәбировча әйтсәк, ул татарның балалар өчен бердәнбер һәм кабатланмас газетасы.

Менә шул басманың 25 еллык юбилеена барырга насыйп булды бит. Шунда баргач, бу газетаның 25 ел буе чыгып килү сәбәбен белдем ахрысы. Үз эшенә бирелгән бик бердәм һәм дустанә коллектив икән анда. Дөрес, алар бик тыйнак кешеләр барысы да, шуңа күрә без аларны бик белеп тә бетермибез.

  • «Көмеш кыңгырау» газетасы 1994 елда «Шәһри Чаллы» газетасының кушымтасы булып чыга башлый. 1996 елның 3 гыйнварында беренче саны чыга. Беренче баш редакторы - Нәсимә апа Садыйкова. 2010 елдан 2019 елга кадәр баш редакторы - Факил Сафин. 2019 елдан — Ризидә Гасыймова. «Бәллүр каләм» журналистика бәйгесендә 3 тапкыр (2000, 2002, 2013 елларда) җиңүче. Алты айга язылу бәясе — 516 сум, индексы — Татарстанда — П2370. 

«Алар чын күңелдән йөриләр»

«Көмеш кыңгырау» былтыр Шәүкәт Галиев исемендәге премия булдырган иде. Быел Муса Җәлил исемендәге шәһәр китапханәсендә ул премия икенче тапкыр тапшырылды. Газетаның баш редакторы Ризидә Гасыймова премияне булдыру тарихын искә төшерде.

Ризидә Гасыймова:

«Балалар матбугатында эшләгән кешеләр яхшы белә — балалардан хат алгач, шулкадәр сөенәсең, аны аңлатып та булмый, бу искиткеч хис. Дөресен генә әйткәндә, соңгы елларда татарча яхшы белгән балалар да кимеп бара. Яңа иҗатчы бала табылган саен бик сөенәбез. Үзең сөенгәч, балаларны да сөендерәсе килә. Бу премия шул уй белән оештырган эшебез.

«Мәйдан» журналы Илдар Юзеев премиясенә нигез салды. Шуннан без дә нигә эшләмәскә дип уйладык? Балаларга гонорар түләп булмый, моның фонды юк. Ә ничектер аларны сөендерәсе, стимул бирәсе килә. Факил абый Шәүкәт абый Галиевне тәкъдим итте, ул безнең газетаны үз итте, ди. Фонды зур түгел, шуны оештырган спонсорларыбызга рәхмәт. Быел пандемиядән соң бәйгене оештыру авыррак булды. Шулай да, Аллага шөкер, балалар дигәч, ярдәм итүчеләр табыла. Илдар Юзеев премиясе зур залда узды. Без инде, тыйнак булгангамы, шәһәрдән дә ярдәм сорамыйбыз, шушы акчаны табабыз да, шулай кечкенә генә залда матур гына итеп үткәреп җибәрәбез. Бәлки киләсе елга зуррак итеп тә үткәреп булыр. Иң мөһиме: балаларга премия тапшырылсын, аларның күңелләре булсын.

Безнең яшь хәбәрчеләребез бик күп. Шәһәр мәгариф идарәсе, язучылар берлеге ярдәмен тоеп яшибез».

Премия тапшыру тантанасына газетаның актив авторлары — балалар, аларның укытучылары, Чаллы төбәге язучылары чакырылган иде. Язучы, шагыйрь Рәкит Аллабирде хәзерге балаларның бәхетле икәннәре хакында сөйләде - аларның әсәрләрен чыгарырга шат булып торган өлкәннәр бар. Ә ул үзе мәктәптә укыганда пьесалар язган, шуны сәхнәдә куйганнар да, әмма беренче шигырьләрен 21 яшендә «Кама таңнары» газетасында чыгара алган.

Факил Сафин газетаның редакциясен мактап телгә алды.

Алар шулкадәр чын күңелдән йөриләр, мин шаккатам инде, — ди Факил Сафин. — Мин кайвакыт шомартып та җибәрәм, ә болар андый түгел!

Язучы фикеренчә, газетаның баш мөхәррирләре - үзләренә алмаш әзерли белгән кешеләр. Алмаш әзерли белүчеләр арасында Факил әфәнде үзе дә бар.

Нәсимә Исхаковна миңа газетаны биргәнгә ничек сөенсә, мин дә үз кулларым белән Ризидә Альбертовнага тапшырган өчен сөенәм. Нәсимә Садыйкова киткәндә, нигә китәсең, сине җибәрмибез бит, диделәр. Вакыт җитте, диде ул. Мин киткәндә дә генераль директор нигә китәсең, без сездән канәгать, дигән иде. Җитте, миннән соң да эшләп карасыннар, дидем. Менә шулай, үз аягыңда чагыңда тапшырып калырга кирәк. Үзең дә егылсаң, газетаң да егылса, кыен бит инде. Бер-беребезгә бирә-бирә эшлибез. «Көмеш кыңгырау» башлаганда без Шәүкәт Галиевнең яклавын тоеп башлап җибәрдек. Эшли башлаганда редакциядә бер компьютер иде, әмма ничек булса да, газета аягына басты. Милләтебезнең, матбугатыбызның, «Көмеш кыңгырау”ның, балаларыбызның умыртка баганасы нык булсын. Яшәсен татар телебез! — дигән шигарь белән тәмамлады чыгышын Факил Сафин.

Шәһәр мәгариф идарәсе хезмәткәре Наилә Миначева «Көмеш кыңгырау»га ярдәм булачагына ышандырды.

«Элек тираж 18 меңнән артык булган. Кызганыч, хәзер бик күп тырышлыклар белән дә тираж 6 меңгә якын. Аның 3 мең булган вакытлары да булды. Аны гаепләүче дә, дөрес аңлаучы да бар. Әмма без «Көмеш кыңгырау”га квота куябыз һәм аның өчен гаепләргә кирәкми дә. Балалар өчен бердәнбер газета — ул яшәргә тиеш һәм яшәячәкбез. Без алга таба да ярдәмне дәвам итәрбез. 

Тантана алдыннан укучыларга миннән, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш редакторы буларак журналистика турында сөйләүне сораганнар иде. Мин сөйләдем инде, ни дәрәҗәдә кызык булгандыр балаларга. Мәйтәм, журналист ул батыр булырга тиеш. Соңрак үз күзләрем белән ышандым — «Көмеш кыңгырау» авторлары батыр икән! Үзләре шалтыратып, «Кайчан чыга минем мәкалә?» дип сорый торган авторлар икән анда.

Газетаның авторлары үзләренең шигырьләрен, җырларын, биюләрен дә тамашачыларга җиткерде. Әзербәйҗан кызы Ягут Исмәгыйлева да килгән иде котларга газетаны.

Шәүкәт Галиев премиясе лауреатлары

Кунаклар һәм спонсорлар Шәүкәт Галиев премиясен ияләренә тапшырды. Шулай ук аларга «Көмеш кыңгырау»ның яшь хәбәрчесе дигән таныклык та бирелде. Бер еллык традиция буенча, бер премия өлкән авторга тапшырыла. Быел ул Мөҗәһит Әхмәтҗанов иде.

Укучылар арасында премияләрне алучылар:

  • Әнвәр Мөхетдинов, Арча районы, Наласа мәктәбе, 8 сыйныф;
  • Лиана Габбасова, Әгерҗе районы, Кадыбаш мәктәбе, 10 класс;
  • Гөлназ Әхмәдиева, Балтач районы, Түнтәр мәктәбе, 10 класс;
  • Диләрә Кашапова, Чаллы шәһәре, 41 мәктәп, 9 класс.

«Әлеге премиядә җиңү уңай хисләр, илһам бирә. Үз-үзеңә ышаныч хисе арттыра», — ди Лиана Габбасова.

Әнвәрнең беренче иҗади премиясе. «Мин язмаларымда дусларым турында язам. Римаз исемле дустым турында яздым. Киләчәктә дә „Көмеш кыңгырау“ белән хезмәттәшлек итәрмен дип уйлыйм», — ди ул. Әтисе Рамил Мөхетдинов улының иҗатка килүендә газета журналистлары, аерым алганда Лилия Фәттахованың ничек тырышканы турында сөйләде.

Рамил Мөхетдинов: ««Көмеш кыңгырау» авторларын журналист апалары әйдәп бара. Мондый әйбер эшләп карамыйбызмы, дип гел элемтәгә чыгалар. Аннары улым, әти, шундый сорау бирделәр, шуны эшлик әле, ди. Андый әйдәүче булмаса, балалар алар телефонга китә, хәтерләре кыска. Болай аларның фикерләүләре үсә. Мәсәлән, яшьтәшеңә биш сорау дигән бирем бирәләр, ул аны уйлап йөри, сорауларын таба. Аннары Лилия апасына җибәрә.

Улым «Лилия апа, Лилия апа» дип гел әйткәч, мин аны берәр студент кыздыр дип уйлый идем. Үзем әдәби марафонда катнашкач, «Казан утлары»нда Лилия Фәттахова килеп чыкты. Әнвәр белән эшләүче Лилия Фәттахова түгелме дигән идем, шул икән. Шуннан соң гына аның үзе белән таныштым. Гомумән, без Казан тирәсендәге язучыларны гына беләбез».

Ризидә Гасыймова һәр бала артында укытучы торганын әйтеп, фидакяр укытучыларны да билгеләп үтте. Алар — Балтач районы Түнтәр мәктәбе укытучысы Райлә Гарифуллина, Чаллының 2нче татар гимназия укытучысы Энҗе Нурисламова, Әлмәт шәһәренең 1нче гимназиясеннән Айсылу Галиева, Чаллының 41нче мәктәбеннән Гөлия Вәгыйзова, Мөслим районы Вәрәшбаш мәктәбеннән Миләүшә Хәсәнова, Әгерҗе районы Кадыбаш мәктәбеннән Эльмира Рәсүлева.

«Без балалар турында начаррак уйлыйбыз, ә чынбарлыкта алай түгел…»

Тантаналы чарадан соң редакция хезмәткәрләре белән сөйләшеп алдым.

Газетаның хәзерге баш редакторы Ризидә Гасыймова газетаның 25 ел чыгып килү сәбәбен аның «оеткысы шәп» булуда күрә.

— Нәсимә апа Садыйкова яхшы журналист, балаларга нәрсә кирәген ул чынлап та тоя белгән. Шуңа күрә бу газета башында ук ныклап эшләп киткән дип уйлыйм, башыннан ук төз позициягә баскан. Аннан соң без озак еллар Факил абый белән эшләдек. Ул безнең коллективны туплады, әдәби түгәрәкләр, мәктәп, шәһәр идарәсе белән элемтә урнаштырды.

Без балалар турында начаррак уйлыйбыз, мин гомуми фикерне әйтәм. И, балалар язамыни, балалар укыймыни, дибез. Алар бит телефонда, алар тегеләй, ә чынбарлыкта алай түгел. Чын-чынлап эшли башлагач аңлыйсың — алар кызыксына да, алар яза да, алар берсенекен берсе укый да.

Заман үзе ниндидер адымнарга этәрә. Бүген без үзебез үк балалар белән эшләү алымы уйлап таптык. Балалардан, укытучылардан көтеп утыру мәгънәсез, чөнки аларның БДИлар белән башы каткан, вакытлары юк. Балаларда язу теләге булса да, ул арткарак кала. Ә без үзебез гел бәйләнеп торабыз. Нинди мәктәпкә барсак та, балалар белән танышабыз, телефон номерларын сорап алабыз. Балалар белән башлыча Лилия Фәттахова эшли, шигырьләр яздырып карый, балалар шуннан уянып калалар. Безнең арттан ук ике-өч әкият, яза башлаган шигырьнең дәвамы килеп төшә. Туры безнең ватсапка җибәрәләр. Бу алымны без үзебез бик яхшы дип таптык.

Безнең утызлап бала бар һәм алар һәрвакыт артып тора. Үзара бүлешәбез, мин монысы белән элемтә тотам, син бусы белән, дибез. Ниндидер темага алынабыз икән, балаларның фикерләрен сорап, тагын берничәсенә язабыз. Берсе язмаска мөмкин, икенчесе яза. Аннары зуррак биремнәр бирә башлыйбыз.

Мәсәлән, яшьтәшеңә биш сорау бир дигәнне телгә алдылар. Балага башлап хәбәр язуга караганда, иптәшенә сорау бирү җиңелрәк. Һәм без беләбез — безнең укучылар үзләре яза, бу укытучы әмәлләп җибәргән әйбер түгел. Чөнки без Ватсап аша эшләгәч, беләбез инде аны, дәрес вакытында да язып җибәрә кайчак ул сорауга җавапны.

Шулар белән куанып эшлибез, без үзебезгә алмаш әзерлибез. Безнең коллектив искиткеч! — диде Ризидә Гасыймова һәм коллектив белән таныштырды. «Лилия Фәттахова, Ләйлә Абдуллина, Ләйлә Мирзаһитова, Ләйсән Галиуллина, Таңсылу Сунаева эшли - шул кеп-кечкенә коллектив».

 Бу балалар өчен бердәнбер республика газетасы. Шуңа күрә кирәк дип тә эшлибез. Җавапларын алган вакытта без инде бик куанабыз, чөнки баланың язарга теләге бар икән, бу безнең кеше бит инде. Максатыбыз баланы иҗатка этәрү юлы, — дип сүзгә кушылды Лилия Фәттахова.

Ул балаларның кумирлары турында да сөйләде.

Кумирлар татар да, рус та түгел, ә чит илнеке, алар блогер, күп акча эшләүчеләр. Без киңәшеп торабыз, балаларыгыз кем белән кызыксына дип сорыйбыз. Кечкенәрәк балалары булган кешеләр әйтә инде, без шул Влад А4ны яздык. Шуннан Инстаграмда «гап-гади газета, ә анда Влад А4!» дип язды бер укучы. Шуңа без чит ил кешеләрен дә язабыз, чөнки аларның кумирлары.

Ләйлә Мирзаһитова әйтүенчә, балалар Инстаграм белән ТикТокны үз итә.

— Балалар күбрәк видеоларны ярата. ТикТокта безнең Таңсылу «Тылмач» һәм «Тел бистәсе» дигән сәхифәләрне алып бара. Ул мәктәпләргә бара, маскада рус телендә бер сүз чыга, шуны татарчага тәрҗемә итәргә кирәк. Шуны балалар бик яраталар. Балаларның күбесе блогер булырга тырыша. Шунда күреп аласың да, элемтәгә керәсең. Менә Әнвәрне без шулай таптык. Блогер булырга телим, минем 500 язылучым бар һәм минем максат — 800 дип куйган иде. Аны күреп алдым да, аның белән элемтәгә чыктык.

«Көмеш кыңгырау» үзләре иҗатка чыгарган журналистлары белән горурлана. «Алинә Айдарова безнеке!» — диделәр алар, горурланып. Ленар Закиров, Эльвира Һадиева, Гөлназ Нуриева, Фәнзилә Мостафина, Айдар Шәйхиннар белән горурланалар. Әле чәчтараш Илназ Кадыйров та «Көмеш кыңгырау»ныкы икән.

Менә шулай яши татарның бердәнбер балалар һәм яшүсмерләр газетасы.