Тәлгать Сәлахов: «Еракка киткән саен телнең кадере арта» — «Чистай-информ» | intertat.tatar

Тәлгать Сәлахов: «Еракка киткән саен телнең кадере арта» — «Чистай-информ»

Шәһәребезнең танылган фотографы ул. Мәчетләрдә, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында төрле бәйрәмнәр булганда, кем әйтмешли, аның өчен кызу урак өсте. Әлеге хезмәткә иҗади якын килеп, бар җанын-тәнен биреп эшли ул. Фотолары сыйфатлы, җанлы булулары белән аерылып тора.

Кызыклы, үзенчәлекле шәхес икәнен сизенә идем анысы. Әмма кара-каршы утырып, рәхәтләнеп гәпләшергә җай чыкмады. Ничә еллар Чистайда яшәп тә, үткәндә кылган гамәлләрен чәчеп-мактанып йөри торган кеше түгел шул ул. Бирим дисә колына, чыгарып куяр юлына дигәндәй, «Татмедиа» биреме әлеге шәхес белән тәүге әңгәмә оештырырга форсат чыгарды бит әле, рәхмәт яугыры. Бик кызыклы, гаҗәеп әңгәмәдәш булып чыкты Тәлгать әфәнде. Бер күңелле вакыйга булды бу очрашу. Юмарт кеше булуын да бик тиз сизеп алдым. Килеп керүгә кулыма дисклар тоттырды. Бүлмәгә күңелләрне айкый торган моң агылды. Татар халкының бар хәсрәт-шатлыгын сыйдырган «Олы юлның тузаны»… Туң йөрәкләрне дә эретә әлеге моң. Телебезнең, моңыбызның аһәңен җиткерүче җырларыбызны туплау белән дә шөгыльләнә икән ул. Әңгәмәне башкачарак башларга ниятем булса да, күңел халәтебезгә каршы килмәдем. Сүзебез үзеннән-үзе халкыбыз моңнарыннан башланып китте, дип яза «Чистай-информ» сайты.

— Мин озак еллар әнә шушы җырларны туплап, дисклар чыгарып, кешеләргә таратам. Аларга бары күңелләргә үтеп керүче шундый җырлар туплыйм. Аларны тыңлаганда күз яшьләрен тыеп торып булмый, — дип бүләгенә ачыклык кертә кунагым. — Чит җирләрдә яшәгәндә халкыбызның моңнары тагын да якыная икән ул. Санкт-Петербургта җирсү галәмәте булгандырмы, җырларыбызга тартылуымны сиздем. Шунда халкыбызның моңнарын туплый башладым. Казанга шуларны алып кайтып таратып йөрдем. Татарстанга ташыйсың дип гаҗәпләнүчеләр дә булды.

 Тәлгать әфәнде, әле яңа гына сез Санкт-Петербург шәһәрен атадыгыз. Ул якларга ничек барып чыккан идегез?

 Мин анда укыдым, эшләдем. Кырык елга якын гомерем анда үтте. Үз эшемне ачтым, иганәчелек белән дә шөгыльләндем. Анда татарлар, күбрәге Нижгар татарлары яши. Аларның сөйләмнәре безнекеннән нык аерыла. Без тату-дус яшәдек. Төрле милли чаралар үткәрә идек.

 Ә менә ул елларда телебезне саклау, читтә үстерү турында уйланганыгыз булдымы? Әллә эшләрегез аралашу-күрешү белән генә тәмамлана идеме?

 Юк, әлбәттә. Мине Петербургта депутат итеп сайлаганнар иде. Билгеле, бу миңа милләтебез өчен шактый эшләр башкарырга ярдәм итте дисәм дә, хата булмас. 1991 елда без татар балалар бакчасы ачтык. Анда 18 бала тупладык. Татар телле тәрбияче дә таптык. Әмма ни кызганыч, төркем бер ел гына эшләп калды. Татар төркеме ябылды. Чөнки ата-аналарга шәһәрнең бер башыннан икенчесенә балаларны йөртү зур авырлыклар тудыра иде. Үзебез эшкә чакырып китергән тәрбиячене урамда эшсез калдырып булмый бит инде, аңа эш тә таптык, фин татарына димләп кияүгә бирдек.

 Ә ничек менә нәкъ Финляндиягә? Алар белән элемтәгез бар идемени?

 Әйе. Без фин татарлары белән элемтәдә идек. Мин үзем дә анда яшәдем. Фин татарлары үз телләрен, милләтен саклап калу өчен тырышып яши. Анда татар балалар бакчасы эшләп килә. Бер мисал китерәм. Катнаш никахларны гына алыйк. Безнең Татарстанда катнаш гаилә барыбер руслаша, рус ягы өстенлек итә башлый. Финнарда киресенчә. Анда гаилә татар ягына авыша, ягъни татарлаша, мөселманлыкны ала. Биредә телне дин белән бергә бәйләп тәрбияләү көчле. Татар теле дин сукмагыннан бара.

 Петербургта татар балалар бакчасы ачу милләт өчен эшләнгән бердәнбер эш түгелдер дип уйлыйм. Тагын шул 90нчы елларга кайтып әйләник әле…

 Билгеле, шулай. Хәзер сезгә бик тә якын нәрсә турында искә төшереп үтәсем килә. Барыбыз да белә, татар газетасы «Нур» иң беренче тапкыр Петербургта 1905 елда басыла. Без аларның дәвамчылары булдык. 1990 елларда без «Нур» газетасын аена бер тапкыр 3000 данә, ә бәйрәм көннәрендә 5000 тираж белән чыгардык. Мөхәрриребез Әлфинур ханым кул астында татар тормышын, гореф-гадәтләребезне яктырттык. Газетабыз 19 майда 5000 тираж белән чыкты. Татарстанда Матбугат туган көне 19 май булып калуы нәкъ менә «Нур» газетасының тәүге чыгу көне белән бәйле. Петербург татарлары өчен рухи азык булды ул, җирле эшләр, татар диаспорасы турында язмалар басыла иде. Язылу эшләрен оештырдык, тиражны арттыру өстендә эшләдек. Билгеле, өзеклекләр дә булып алды. Шулай ук милли бәйрәмебез Сабантуй үткәрү дә Петербург татарлары өчен зур шатлыкка әйләнде. Биредә Петербург татарлары очрашалар, аралашалар, күңел ачалар. 1992 елда зур күләмдә Ислам форумы үткәрдек. Шулай ук татар оешмасы аена бер тапкыр милли бәйрәмнәр үткәрә иде.

 Бик күркәм эшләр башкаргансыз. Алар өчен финанс кирәклеге сер түгел…

 Әйтеп үттем бугай, минем эшмәкәрлек эшем ул вакытларда гөрләп барды. Шәхси эшем - Россиядә җиһазлар җитештерү базарында атаклы фирмаларның берсе иде, Россиядән беренче булып Дюссельдорфта (Германия) күргәзмәдә катнашты. Акчаны санамыйча, күңелне биреп эшли идем. Әлеге эшләрне башлап җибәрүдә милләт өчен тырышуым да, өлешем дә бар. Бездә бит мин эшләмәсәм, кем эшли дигән әйтем бар. Чит җирдә яшәүче милләттәшләрем тормышына азрак ярдәмем тигән икән, бик хуп. Күбрәк русча аралашырга туры килсә дә, миндә татар каны ага, милли үзаң көчле, татарча уйлыйм. Минем бер итальян дустым бар иде, Финляндиядә яши, исеме-фамилиясе итальянча, үзе итальянча бер авыз сүз белми. Әмма авыз тутырып мин итальян ди. Шуның кебек кеше телне белмәсә дә, милли үзаңлы булуы күпне аңлата.

 Тәлгать әфәнде, сез күп җирләрдә, чит җирләрдә дә булгансыз. Шундый саллы үткәне булган кеше буларак, безнең Татарстаныбызда бүген туган телебезгә игътибар җитәрлек дәрәҗәдә дип уйлыйсызмы?

 Юк, билгеле. Икетеллек дип күпме генә сөйләсәк тә, бу үтәлми. Кайда ике телдә дә язылган бланклар, таныклыклар, документлар?! Түләү кәгазьләре ник ике телдә дә килми? Болар бит барысы да дәүләт күләмендә хәл ителергә тиешле нәрсәләр. Хәзер бит паспортта да бер телдә генә языла, ә элек киресенчә иде. Минем ике телдә язылган комсомол билетым да саклана әле. Кайбер әйберләр безнең өчен бер дә сөенерлек түгел. Шулай ук учреждениеләр исемнәрен язганда русча зур итеп язалар, ә татар теленә һаман урын кызганалар… Бу яктан «Пятерочка» кибетен мактыйсым килә. Аларда бөтен җирдә, башка республикаларда да дөрес итеп бер күләмдә язылган, шрифт та бер төсле.

 Икетеллелек нигә үтәлми дип саныйсыз, югыйсә, трибуналар артында шундый матур сүзләр сөйләнә… Нигә телебез кайчак кирәксезгә әйләнеп кала?

 Телебез кирәкле булсын өчен эшләнгән дәүләт программасы юк. Дәүләтнең телебез өчен башы авыртмый. Мәсәлән, мин бик теләсәм дә, татар телендә онлайн тапшырулар карый алмыйм. Моңа чыгымнар гына түгел, теләк кирәк. Телебезгә социаль заказ булырга тиеш. Әлеге проблеманы дәүләт дәрәҗәсенә чыгару кирәк. Дәүләт дәрәҗәсенә чыкса гына, телебез кирәклегә әйләнәчәк.

 Сез үзегезне фамилия куймыйча язганны яратасыз. Ни сәбәпле шулай бу?

 Русча кушылып язылган -ович, -евич, -ов, -уллин кушымчаларын өнәмим. Алар бит безнең фамилияләрне руслаштыра. Югыйсә, без татарларда да үз фамилияләребезне татарча калдыру мөмкинлеге бар бит…

 Әйтеп үткәнемчә, сез хәзер фотограф. Әлеге һөнәр сезгә рухи яктан нәрсә бирә?

 Минем архивым зур. Анда шәһәребез тарихына багышланган җиде меңләп фотография бар. 1926 елдан алып татар театрының, мәчетләр тарихын һәм башка тарихи урыннарны чагылдырган фотографияләр. Алар милләтебезнең бер рухи кыйпылчыгы. Фотолар балалар белән ата-ананы тоташтыручы бер җеп тә әле. Минем өч балам да Санкт Петербургта яши. Иртән торуга фотолар куям, аларга үзем, фотолар турында сөйлим. Үзенә бер төсле аралашу.

 Озак еллар Петербургта яшәгәннән соң туган шәһәрегезгә, ялгыз калган әниегезне карарга дип кайткансыз һәм төпләнеп калгансыз. Бу яктан да изге гамәл башкаргансыз. Җәннәт әниләрнең аяк астында, диләр бит. Ә менә ничә еллар зур шәһәрдә яшәгәч, безнең кечкенә Чистаебызга ияләшү авыр булмадымы?

 Бу бит минем туган җирем, туган Чистаем, туган нигезем. Бер яктан алганда, мин туган җиремдә, әти-әни нигезендә яшәвем белән бәхетле. Олыгайган саен күңел туган якка тартыла бит. Күңелсезләнеп, сагышка бирелеп утырырга вакытым юк, мин гел хезмәттә, хәрәкәттә. Икенче яктан, данлы Петербург каласында яшь, күңелле вакытлар үтте… Әлеге шәһәрне ничә еллар дәвамында яхшы өйрәндем, анда хәтта экскурсовод та булып эшли алыр идем…

 Тәлгать әфәнде, сезнең өчен бүген татар теле нәрсә ул?

 Мин рус мәктәбендә укыдым, әмма гаиләдә әти-әнием белән татарча аралаштым, әби белән үстем. Татар теле минем өчен телем ачылган тел, иң беренче әткәм-әнкәм теле. Еракта яшәгәндә аның бигрәк тә кадере арта, юкка гына чит җирләргә чыгып гыйбрәт ал димәгәннәр бит. Петербургта яшәгәндә татарча сөйләшүне ишеткәч, артларыннан ияреп барып тыңлый идем. Ни кызганыч, ә менә үз республикабызда милли үзаң үсеше әллә ни сизелми. Петербургта булган 90нчы еллардагы проблемаларны бүген Татарстан татарлары арасында сизәм. Татарстанда татарлар диаспорага гына әйләнеп калган кебек. Мин моны дөнья күргән, чит җирләрдә татарларның үз телләре, милләтләре өчен ничек җан атып яшәгәннәрен күргән кеше буларак әйтәм.