«Телне саклау — безнең бурыч. Шуны да эшли алмасак — оят» — «Безнең Чирмешән» | intertat.tatar

«Телне саклау — безнең бурыч. Шуны да эшли алмасак — оят» — «Безнең Чирмешән»

Район үзәк хастаханәсенең терапия бүлеге шәфкать туташы Валентина Аркадьевна Петрякова - минем күршем. Шуңа күрә Валя белән отчествосыз-нисез генә сөйләштек. Туган тел, милләт хакында. Чуваш кызы ул. Русча аралашабыз, ара-тирә татар сүзләре кыстырам: беләм, татарча да яхшы аңлый.

Чирмешәннән Петряковлар өйдә балалары белән ата-бабалары телендә генә сөйләшә, дип яза «Безнең Чирмешән» газетасы.

Валя, синеңчә, чуваш теле башкалардан нәрсәсе белән аерыла?

Минем ана телем — ягымлы, назлы, аңлаешлы тел. Хәер, һәр милләт үз телен шундый дип саныйдыр инде.

Аны ничек өйрәндең?

Өйрәндем, дип — өйрәнмәдем, аны балачактан белеп үстем, телем шул телдә ачылган. Мин тумышым белән Яңа Элмәле авылыннан. Өйдә әти-әни белән чувашча гына сөйләштек. Аннан, мәктәптә 1нчедән 10 класска кадәр ана теле, әдәбият дәресләре керде. Мәрхүм укытучыбыз Николай Харитонович Паймуратов бик таләпчән кеше иде. Менә ул бездә ана теленә чын-чынлап мәхәббәт тәрбияләде. Башка фәннәрдән, яшермим, билгеләрем йомшаграк булса да, чуваш телен 10 ел буе гел «бишле”гә генә укыдым. Укытучыбыз дәресләрне чуваш халкының тарихы, тормыш-көнкүреше белән бәйләп, бик кызык алып бара иде.

 Хәзер мәктәпләрдә ана телен укытуның хәле мөшкел…

Бик кызганыч, ата-ана, әби-баба телен өзәргә ярамый, ә балаларда яшьтән үк ана теленә хөрмәт тәрбияләп үстерергә кирәк. Бала чактан сеңдерелгәнне алар беркайчан онытмаячак. Телне саклау — безнең бурыч. Шуны да эшли алмасак — оят.

Күрше, сез ике кыз үстердегез. Балаларыгыз да чуваш телен яхшы белә бугай?

Кызларым белән алар тууга чувашча сөйләшә башладым. Башта ана телен белсеннәр, русчаны балалар бакчасында да өйрәнәләр, дидем, шулай булды да. Әүвәл чувашча иң мөһим сүзләр чыкты: анне — әни, атте — әти, хур — куй, пар — бир, юрамасть — ярамый… Без балаларыбызны шулай өйрәтергә тиеш тә. Бу яктан бурычыбызны үтәдек, баларыбыз ана телен белә, шул телдә сөйләшә. Өйдә алар белән дә, ирем белән дә (Николай — Лагерка авылыннан) русча сөйләшкән юк. Кече кызым Чабаксарда эшкә урнашкач: «Әни, чуваш телен белгәч, ничек яхшы икән, чувашлар белән рәхәтләнеп сөйләшәм», — диде. Моны кызымнан рәхмәт кебек кабул иттем.

Аларны чуваш теле белән ничек кызыксындырдыгыз?

Берничек кызыксындырмадык, өйдә чувашча сөйләштек тә, шул җитте.

Районның чуваш авылларындагы телдә аермалылыклар бармы? Ягъни лагеркалылар яки, әккәрәйлеләр димме, бер-берсен яхшы аңлыймы?

Кызык сорау. Лагерка, Элмәле чувашларыныкында зур аерма сизгән юк. Әккәрәй, ивашкинолылардан бик аз гына үзгәлек бар. Әйтик, әккәрәйлеләр чөгендергә «кӑшман», диләр, бездә «чегендер», башка шундый сүзләр дә очраштыргалый. Ә менә әдәби телдән аерма бик зур. Чабаксарга  баргач, мин кайбер чувашча сүзләрне аңламыйча торам. Башкачарак сөйләшәләр, безнең сөйләмебез матуррак, йомшаграк кебек, дип кайтам.

Хәзер бит спутник телевидениесе заманы. Чувашча тапшыруларны карыйсызмы?

 Карыйбыз, әмма, әйтәм бит, тел аерыла.

Кайбер чувашлар үз милләтләрен яшерәләр сыман. Үз телен белсә дә, чувашча сөйләшмәүчеләр бар. Ник алай икән ул?

Әйе, бар шул андыйлар, алар өчен җавап бирә алмыйм. Әмма мин үземнең чуваш икәнлегемне беркайчан яшермим. Киресенчә, бик горурланам. Мине шундый чуваш әти-әнием тудырганга сөенәм. Теге милләт яхшы, монысы начар, дип әйтүем түгел. Һәр милләттә төрле кеше бар. Кеше күңеле белән матур булырга тиеш. Безнең Чирмешән халкы аеруча дус яши, бүләр әйберебез юк. Беркем беркемгә комачауламый.

Яшьләр, бигрәк тә район үзәгендә яшәүчеләр чуваш телен белми.

 Кызганыч, телебез авылларда гына саклана шул.

Чуваш телен борынгы тел, диләр…

Шулайдыр, матур тел бит.

Чуваш халкының җырлары турында да әйт әле.

Һәр милләткә үз моңы кадерле. Бездә, чувашларда, ”Ҫумӑр ҫӑвать» («Яңгыр ява») җыры бик популяр. Аны белмәгән чын чуваш юктыр, табыннарда җырлыйбыз. Туйларның икенче көнендә өйдәге табында «үзебезнекеләр» генә калгач җырлана торган тәмле, «домашний» җыр. «Шӑнкрав курӑке» («Кыңгыраулар») — анысы да бик матур, киң таралган җыр.

 Безнең район чувашлары алар — полиглотлар, ягъни күп телләр беләләр. Рус янына барса, иркенләп рус телендә, чувашы белән үз ана телендә, татар белән татарча аралаша ала. Мин синең үзеңнең дә хастаханәдә татар әбиләре белән татарча сөйләшкәнеңне ишеткәнем бар.

Русча белмәгән әбиләр белән эштә татарча сөйләшергә тырышам, белгән кадәр. Татар телен аңлыйм, сөйләшәм дә бераз. Минем әти татарча бик чиста, акцентсыз сөйләшә иде. Үз кызларым да мәктәптә татар телен укыдылар. Кайвакыт телефоннан, кызык өчен, «Хәлләр ничек?», «Нишлисез?» дип татарча сөйләшеп тә алабыз. Күп тел белү бик яхшы бит ул. Сиңа үз телеңдә эндәшсәләр кемгә кызык түгел, бер сүз генә әйтсен кеше, исәнләшсен, саубуллашсын. Минем үземнең дә шуннан күңел була. Бездә Чирмешәннән Рәис абый Вафин еш дәвалана. Ул минем белән шактый сүзләрне чувашча әйтеп сөйләшә. Беркөнне саф чувашча «Минем кан басымын үлчәгез әле», — дип килгән, кайдан өйрәнгәндер шулай, кызык булды.

Чуваш телен белү белән бәйле кызыклы хәл истә калмаганмы?

Бер елны Самарага барганда, ярты юлда машинабыз ватылды. Кышкы салкын көн, машина кабынмый. Шунда атлы чана белән бер кеше килеп чыкты. Ул мине, балалар белән, үзләренә алып кайтты. Аннан ирем белән запчасть эзләп киттеләр, машинаны да төзәтеште. Иремне дә үзләренә алып кайтты. Аларда русча сөйләшәбез бит инде, шунда хатыны бер чуваш сүзе ычкындырды. Баксаң, игелекле бәндәләребез үзебезнең чувашларыбыз булып чыкты, аннан чувашча гына сөйләштек.

Быел көзгә җанисәп алу була, милләтегезне чуваш дип яздырасыздыр бит?

Әлбәттә, кызык бит, без күпме икән?

Хастаханәнең терапия бүлегенә барсагыз, Валентина Аркадьевнаны чуваш телендә сәламләп карагыз әле. Чувашча «Исәнмесез» дигән сүз «Аван-и» я «Сывлӑх сунатӑп» була икән. Телегезне кызганмагыз, шәфкать туташы уколларны авырттырмыйча да кадаса, «тавтапуҫ» (рәхмәт) дип тә җибәрегез. Үзе әйтте бит, әнә, шуңа күңел була, ди.