Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төрек студентлары татар әдәбиятын ничек өйрәнә?

Күбра Шәйма Айдын: «Һәр тел өчен аның туган җирендә яшәве, гамәлдә булуы, шул телдә сөйләшү — телнең тагын да актив кулланылышын булдыра».

news_top_970_100
Төрек студентлары татар әдәбиятын ничек өйрәнә?
Автор

Төркиягә киткәч, еш кына төрек яшьләренең социаль челтәрләр аша татарчадан төрекчәгә тәрҗемә ясауда ярдәм сорап язганнары күзгә чалына башлады. Шәхсән үземә дә, иремә дә андый үтенечләр килеп тора. Болар — Төркия уку йортларында белем алучы яшьләр.

Шулардан берсе Күбра Шәйма Айдын Фатих Әмирханның «Тигезсезләр» (1914), «Яшьләр» пьесасын (1909) тәрҗемә итүләре, әмма егермегә якын сүзнең тәрҗемәсен бернинди сүзлектә дә таба алмаулары турында язды. Кыз бакалавр белемен Ататөрек университеты Заманча төрек диалектлары һәм әдәбиятлары бүлегендә алган, магистратурада Кастамону университетының шундый ук бүлегендә укый икән. Әлбәттә, татар әдәби әсәрен фәнни эше буларак сайлап алган, шуларны өйрәнеп утырган чит ил студентына теләктәшлек белдерми калу ярамастыр дидем. Аннары нинди сүзләр икән ул, үземә дә кызык булып китте… Тәрҗемә итә алмаган сүзләре, җөмләләре шундыйрак иде: «стряпкасы», «нәчәлство баласы», «ыстыдно булам дисеңмени», «пишкадәм», «исеме-чабы», «кемсәя мишәт итмик», «скучный ролләр»… Ягъни, инкыйлабка кадәр кулланышта булган сөйләм теле, русчалы-татарчалы сүзләр, гарәпчәдән кергән алынмаларның татарча вариантлары. Студент кыз яз, җәй тырышты, Фатих Әмирхан әсәрләрен ерып чыкты күрәсең, фәнни эшен яклады, укуын тәмамлады. Ә минем күңелдә сораулар калды… Күптән түгел Күбра белән кабат сөйләшеп алдык, бу юлы сорауларны аңа мин юлладым. Төрек кызының татарлар, татар теле, әдәбияты турындагы фикерләрен укып карагыз әле… 

Татар әдәбияты белән кызыксынуың ничек башланды? 

 Заманча төрек диалектлары һәм әдәбиятлары бүлегендә, нигездә, бөтен төрки җөмһүриятләрнең әдәбиятлары, телләре һәм тарихлары турында белем бирелә. Магистратураны башлаганда фәнни җитәкчем доцент доктор Самет Азап Казан татар әдәбиятын өйрәнүгә сәбәпче булды. Академик тикшерүләрдә Казан татар әдәбиятына кагылышлы бушлыкның башкаларныкына караганда тагын да күбрәк булуын сөйләгән иде. Остазым, бүтәннәрдән аерылып торган бер фәнни эш башкарырга теләгәнемне белгәнгә күрә, театрга да кагылышлы юнәлеш бирде. Кызыксындым, үземне үстерергә һәм бөтенләй белмәгән яңа әйберләрне ачарга мөмкинлек булуын уйладым. Эшем белән төрек дөньясына өлеш кертергә теләп, Казан татар әдәбияты һәм театры турында язарга карар иттем. Бу вакыт эчендә кечкенә күләмдәге тикшеренүләр үткәрдем. Казанның эстетик торышы һәм татарларның, татар хатыннарының аерылып торуларын, нык булуларын күңелемә якын хис иттем. 

 Ни өчен фәнни эшеңә нәкъ менә Фатих Әмирхан әсәрләре сайланылды?

 Иң башта Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» пьесасына кагылышлы бер фәнни эш башкардым. Моңа әзерләнгәндә язучының «Төрек йорты» («Türk Yurdu») журналындагы язуларын укыдым. Ул Казан татарларының театрын танытканда кайбер язучыларны һәм әсәрләрне күрсәткән. Галиәскар Камалның һәм Фатих Әмирханның исемнәрен атый. Гаяз Исхакый күрсәткән татар язучылары һәм аларның әсәрләре әһәмиятле дип, фәнни эшем өчен «Тигезсезләр», «Яшьләр» пьесаларын сайладым. Ф.Әмирханның Төркиядә биографиясеннән, тормышына кагылышлы язмалардан тыш, әсәрләре тәрҗемә ителмәгән. Фатих Әмирхан - үзе яшәгән заманның алдынгы зыялысы, аның әсәрләре төрек дөньясына танылса, мин дә куанырмын. Өлкәбездә театрга башка төрки җөмһүриятләрдәге кебек җитәрлек әһәмият бирелми. Театраль әсәрләрне татар халкының сәнгатьне аңлавына таянып өйрәнү, театрга әдәби әсәрләр кебек үк үсеш алырга мөмкинлек бирәчәк, дип саныйм. Татар театрын өйрәнүем — киләчәктә төрек дөньясы өчен башкарачак эшләремә таяныч. Мөмкинлектән файдаланып, татарларга миллилекне, зыялылыкны саклаулары, сәнгатьне һәм мәгарифне аңлаулары өчен рәхмәт әйтәсем килә.

 Бүгенге заман татар әдәбиятын укыйсыңмы?

 Интернеттан танышырга тырышам. Укыган шигырьләремә нигезләнеп, әдәби телнең гади, ләкин шул ук вакытта тирән мәгънәле икәне турында әйтә алам. Һәр төр әдәбият, кайсы милләтнеке булуына карап, шул милләтнең рухын һәм культурасын йөртә. Шуңа күрә татар әдәбияты туган җирне якыннан күрү мөмкинлеге туса, яхшы булыр иде.

 Үзең укыган, өйрәнгән татарча әсәрләр күңелеңдә нинди фикерләр уятты?

 Фатих Әмирхан әсәрләрендә cәнгатьне халыкка якынайту, балаларны укыту мөһимлеге, милли тормыш һәм культураның шәхес булып үсүгә мөмкинлек бирүе — төп мәсьәләләр. Язучының тырышлыгына, һәрвакыт үзе дөрес дип санаган хакыйкать артында торуына сокландым. Традицион тормыш ни кадәр мөһим булса да, халыкның алга барышына комачаулый торган чүп үләннәреннән арынуы — тагын да мәгърифәтле тормыш, тагын да колачлырак культура өчен кирәклекне янә бер кат аңладым. Ул замандагы татар зыялыларының сәнгатькә һәм әдәбиятка керткән өлешләрен игътибарсыз калдырырга ярамый. Безгә профессорларыбыз татарларның белем дәрәҗәсе һәм уку культурасы югары булганны сөйләде. Әсәрләрне укый башлагач, мин моның аслында электән килгән гыйлемгә таяну һәм Ф.Әмирхан, Г. Исхакый кебек татар зыялыларының уку-укыту өчен күпме көч куйганнарын күрдем. Алар иҗат иткән әдәби әсәрләр нәкыш кебек чигелгән. Моның җимешләрен дә киләчәк буыннарга калдырганнар. Моннан тыш, Ф.Әмирхан киләчәктә бу орлыкларның үсәчәген белеп, язудан ваз кичмәгән. Үзенең бер мәкаләсендә җәдитчелеккә нигез салучы Исмәгыйль Гаспралы белән очрашуын тасвирлый һәм аны «милләт мәдәниятенең атасы» дип атый. Ул социализмны бер караш буларак кабул иткән. Ләкин аның социализмны аңлавы — миллилек нигезендә. «Яшьләр» исемле әсәрендәге кебек, төрле фикерле кешеләрнең бергә була алуын кабул иткән. Аның фикер төрлелеген милләт байлыгы буларак күрүенә сокландым. Чынлыкта, милләт мәдәниятен тагын да киңәйтергә телибез икән, яңа дөнья шартларында цивилизация дәрәҗәсен күтәрү өчен төрле фикерләр белән «берлек» эчендә булырга ихтыяҗыбыз бар. 

 Төрек һәм татар әдәбияте бер-берсенә охшаганмы?

 Бу чагыштыруларны ясар өчен миңа татар әдәбияты өлкәсен тагын да күбрәк өйрәнергә кирәктер. Әйтик, Г.Исхакый, И. Гаспралы һәм Г. Камал кебек күп зыялылар бер-берсенә ияргәннәр. Төркия әдәбиятында Зыя Паша һәм Намык Кәмал кебек алдынгылар да татар зыялылары тарафыннан өйрәнелгән. Мәсәлән, Ф. Әмирханның «Гарәфә көн төшемдә» (1907) исемле романтик рухта язылган хикәясенең Н. Кәмалның «Төш» исемле әсәре тәэсирендә язылуы хакында әйтелә. Г. Камалның «Бәхетсез егет» исемле әсәре Н. Кәмалның «Ярлы бала» әсәрен хәтерләтә. Авторлар бер-берсенең әсәрләрен, иҗатларын үзләре өчен илһам чыганагы итеп күргәннәр. Бу яктан охшашлык бар, дип әйтергә мөмкин.

 Төрек студентларына татар телен өйрәнү авырмы?

 Кирилл әлифбасын һич белмәгәннәргә татарчаны өйрәнү күбрәк тырышлык сорар. Мин укыган бүлектә бу әлифбаны беренче елдан ук өйрәнгән өчен безнең кебекләргә татарча өйрәнү кыенга килмәс. Кыпчак тел төркеменә кергәнгә күрә, тел охшашлыгы җиңеллек бирәчәк. Бераз тырышканда һәм, әлбәттә, сүзлек ярдәмендә татарчага өйрәнеп була. Алай да һәр тел өчен аның туган җирендә яшәве, гамәлдә булуы, шул телдә сөйләшү — телнең тагын да актив кулланылышын булдыра.

 Күбра, Татарстанга килергә, бөек татар язучылары хатирәләрен саклаган урыннарда булырга насыйп итсен сиңа!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100