Якыннары Фәйрүзә Мөслимова турында: «Аның иманында һәркемгә сыеныр өчен урын бар иде» | intertat.tatar

Якыннары Фәйрүзә Мөслимова турында: «Аның иманында һәркемгә сыеныр өчен урын бар иде»

Шагыйрә, озак еллар «Ялкын» журналында эшләгән журналист Фәйрүзә Мөслимова бүген вафат булды. Якын дусты аның белән кайчан хаҗ кылырга хыялланган? Ни өчен татар журналистикасы белән татар әдәбияты аңа рәхмәтле булырга тиеш? «Татар-информ» хәбәрчесе Фәйрүзә Мөслимованың якын кешеләре турында хатирәләр барлады.

«Иртә китте, иҗат итәргә тиеш иде әле...»

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов Фәйрүзә Мөслимованың якыннарының авыр кайгысын уртаклашты:

— Фәйрүзә ханым безнең райондашыбыз, якташыбыз. Ул даими рәвештә безнең белән элемтәдә булды, туган ягыннан бервакытта да аерылмады. Сәләтле шагыйрә иде.

Тормышның бөтен проблемасына туры китереп иҗат итте. Шуңа күрә ул татар дөньясы, Татарстан, районыбыз өчен зур югалту. Иртә китте. Иҗат итәргә тиеш иде ул.

Район хакимияте, барлык райондашлар һәм шәхсән үз исемемнән якыннарының авыр кайгысын уртаклашам. Мәрхүмәнең авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын.

«Көтелмәгән хәбәр, башка суккан кебек булды»

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла шагыйрә белән студент елларыннан ук таныш булган.

— Фәйрүзә апаны студент чакларымнан ук беләм. Ул «Ялкын» журналы редакциясендә, мин «Яшь ленинчы» газетасында эшләгәндә бергә командировкага бару мизгеле әле дә хәтеремдә калган. Алексеевск районына барган идек. Көз иде ул, яңгыр койды, бөтен дөнья пычрак… Юллар юк, тездән пычракка баттык.

Мин район башлыкларына кереп, трактор сорадым. Аннан соң Тигәнәле дигән авылга бардык, мәктәпкә кереп, балалар алдында чыгыш ясадык. Шулкадәр авыр сәфәр булды ул.

Фәйрүзә апа аннан соң озак еллар бу сәфәрне искә алып сөйли иде. Аны Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәт, Нияз Акмал һ.б. бик күп иҗат әһелләре хөрмәт итә иде. Ул шундый мәрхәмәтле кеше, авыр чагында ярдәм итәргә әзер булган ханым иде.

Бик шәп шагыйрә ул. Баштагы чорда журналист булып эшләргә кушалар, ләкин соңыннан ул әдәби иҗатка хилафлык китерә башлый. Әмма Фәйрүзә апаның шигырьләрен укып карыйсың да, иҗатында тумыштан бирелгән самимилеге, садәлеген саклап калганын аңлыйсың.

Ул бик тыйнак иде. «Иде» дип тә сөйләргә күнекмәгән мин, сәер яңгырый. Аның авырып ятканын да белмәдем. Ике атналап авырган икән. Баштан өендә, аннары аны хастаханәгә салганнар. Теге зәхмәт инде, нишлисең… Башка суккан кебек булды. Бер дә көтелмәгән хәбәр, - диде Ркаил Зәйдулла.

«Шушы зәхмәт беткәч, тагын хаҗга барырга хыялландык»

«Ялкын» журналында Фәйрүзә Мөслимова белән бергә эшләгән хезмәттәше һәм якын дусты Гүзәл Камалова аның белән соңгы тапкыр сентябрьдә сөйләшкән.

— Якын дустымның якты дөньядан китеп баруын бүген иртән белдем, кызы Диләрә белән хәбәрдә тордык. Кичә аңа бик катлаулы операция булган. Фәйрүзәнең хәлен улы Илдардан да сорашып тордым: «Кискен начар», — дип әйтте ул. Намаз саен Аллаһы Тәгаләдән исән-имин калуын сорадым… Әмма Фәйрүзә китеп барган.

Хәбәрне ишетүгә эсселе-суыклы булып китте, өнемме бу, төшемме дигәндәй, озак айный алмадым, башыма суккандай булды. Бер бүлмәдә ничә еллар буе бергә утырып эшләдек. Ул — мәктәп, мин хатлар бүлегендә булдым.

Фәйрүзә эчке дөньясы, йөрәге белән дингә тартылды. Институтта укыганда да гарәп теле дәресләренә йөргән ул. Мәдрәсәгә дә мине беренчеләрдән булып чакырды. Дингә ул әкренләп-әкренләп килде. Бик яратып Коръән укый иде.

Уку китапларын һәрвакыт миңа бирә барды. Бергә «Казан нуры» мәдрәсәсендә белем эстәдек. «Гүзәл, мәдрәсәдә дәресләр башланды. Әйдә, кушыл. Без монда ун кеше», — дип мине дә чакырды. Мин ул вакытта авылда идем әле. «Тизрәк кил, әйдә бергә укыйбыз», — диде. Бу безнең быел сентябрьдә соңгы сөйләшүебез булган.

Фәйрүзә белән беренче тапкыр хаҗга 2017 елда бардык.  Гел бергә булдык инде. Аның белән шушы зәхмәт беткәч тагын хаҗга барырга хыялландык.

Фәйрүзәне авылыма да алып кайткан идем, тагын бергә кайтырбыз әле, дип сөйләшкән идек. Ватсапка ул соңгы тапкыр 21 октябрьдә кергән. Миңа «Фотокүргәзмәдә» дигән видеосын җибәргән иде. Шуны кат-кат тыңлап чыктым.

Әле менә шуны уйлап утырам: эх, мин аның подъездына башка кереп йөри алмыйм инде, дим. Телефон номеры 34 санына бетә иде, бу номер да миңа башка шалтыратмаячак инде.

Фәйрүзә кебек ак күңелле кеше тагын дөньяда бар микән? Белмим. Миңа бик зур югалту булды ул. Бөтен күңелем елый.

Иң якын, иң саф күңелле, иң якын кешем иде ул. Бер-беребезне хөрмәт итеп яшәдек. Урыны җәннәттә булсын дип кенә сорыйм.

«Ул кабинетка килеп керү белән дөнья яктырып китә иде»

«Татарстан» журналының бүлек мөхәррире Руфия Рәхмәтуллина:

— «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә эшләгәндә үк Фәйрүзә апа белән таныш идем. Фәйрүзә апа «Ялкын» журналы редакциясендә күп еллар эшләде, пенсия яше тулу белән эшеннән лаеклы ялга китте. Әмма бик еш безгә кунакка килеп йөрде. Буш кул белән керми — һәрвакыт чәй эчәргә нәрсә дә булса алып килә.

Ул кабинетка килеп керү белән кояш чыккан сыман дөньялар яктырып китә иде. Ул бүлмәдән чыгып киткәч тә уңай энергетикасы калгандай була иде. Шулкадәр нурлы кеше иде ул. Беркайчан беркемне яманламады. Дәүләтне дә, халыкны да сүкмәде. Тормыштан рәхәтлек таба белде. Фәйрүзә апаның үзенә дә: «Фәйрүзә апа, без дә пенсиягә чыккач, сезнең кебек булсак ярар иде», — дигәнем булды.

Ире Камил Сәгъдәтшин турында да: «Балаларыма яхшы ир булды», — дип әйтә иде.

Ахирәт белән бу дөньяны бергә алып бара иде. Хаҗга баргач, күңеленә рәхәтлек таба иде. Оныкларын карашырга булышты. Язучылар берлегендә ул яшь язучыларны әгъзага кабул итү буенча комиссия әгъзасы булды, китапларга рецензияләр язды, тәрҗемә белән дә шөгыльләнде. Әйтә икән — эшли. Бик җаваплы иде.

Белеме дә, зыялылыгы да, акылы да бар. Бик иртә китте шул. Серле матур йомшак елмаюы әле дә күз алдымда тора… - дип хатирәләре белән уртаклашты.

«Фәйрүзә апа… җегет иде!»

Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры директоры Луиза Янсуар Фәйрүзә Мөслимова белән хат алышуын искә алды:

— Хәзер инде төгәл генә елын хәтерләмим, ул хатны архив папкалары арасыннан табып алырга кирәк… Тышында чаткы төшерелгән зур, матур конверт эчендә иде. Йөрәгем урыныннан сикереп чыга язды: миңа «Ялкын”нан хат?! Калганы барысы да төштәгечә: ничек ачтым, ничек укыдым… Ике әкиятемне һәм шигырьнең «ш» хәрефе дә булмаган язганнарымны җибәргән идем журналга. Матур почерк белән «Ялкын» бланкына язылган хатта шундый юллар: «…әле эшлисе урыннары бар, ләкин син талантлы кыз, күңелеңне төшермә, каләмеңне ташлама, яз, тагын җибәр безгә язмаларыңны. Уңышлар теләп, Фәйрүзә апаң Мөслимова».

Аннары, мин Казанга килеп, язучылар мохитенә эләккәч, Фәйрүзә апа белән ара-тирә аралаша башладык, әмма бер-беребезне чын-чынлап тану, тою, якын итү мин «Ялкын”га эшкә килгәч булгандыр. Менә шул чакта бөтен йөрәгем белән яраттым һәм сокландым мин Фәйрүзә апага!

Һәм «Ялкын”ның кухнясын эченнән белгәч кенә ваемладым: ничә буынны һәм никадәр баланы тәрбияләгән, канатлар куйган, кирәк урында, кисәтеп, башка якка борып җибәрә белгән, эчтән генә һәрберсе өчен көеп яшәгән… Татар журналистикасы белән татар әдәбияты Фәйрүзә апага баш иеп рәхмәтле булырга тиеш!

Искиткеч җор телле, юморист иде Фәйрүзә апа. Шулай берсендә «Ялкын”га яңа суыткыч бүләк иттеләр. Ә безнең иске суыткыч инде яшисен-яшәгән, күрәсен-күргән иде. Менә искесен күчереп, яңасына урын хәстәрлибез. Шунда Линар Закиров бугай, кинәт кенә сорап куйды: «Нәрсә, Фәйрүзә апа, сыяр микән яңа суыткыч искесе урынына?»

Фәйрүзә апа, якынрак килеп, күзе белән генә үлчәде дә, кистереп салды: «Гарантия юк!» Егылып көлгән идек шул чакта. Аннан соң «Гарантия юк!» — дигән гыйбарә «Ялкын”ның канатлы гыйбарәсе булып китте: материаллар килеп өлгермәгәндә дә, язылу кампаниясенең соңгы көннәре калганда да, бер-беребезне төрттергәндә дә…

Хәзер «Тәгәрмәч» проекты белән авылларга йөргәндә, гел кабатлыйбыз аны, сине искә алабыз… Эх! Дачадагы йортыңа куна барып, сөйләшеп утырырбыз дигән килешү үтәлмичә калды — шунысы үкенеч…

Фәйрүзә апа… җегет иде! Һәр нәрсәгә үз карашы, позициясе бар, әйтсә, сүзен өздереп әйтә, ярымтоннарга урын калдырмый. Тәвәккәл, кыю, яраклашуларга, провокацияләргә бирелмәс һәм бирешмәс. Шул ук вакытта бөтенләй капма-каршы фикерле кешеләр белән аралаша, араларында бизмән ролен үти иде ул.

Сабыр. Андый сабырлык булсын өчен кеше эчтән гаять төгәл, анык, кыйбласы һәм иманы тәгаенләнгән булырга тиештер. Шулай иде дә… Әмма бер вакытта да Фәйрүзә апа үзенең иманын әләм итеп күтәреп, киң җәмәгатьчелек алдында, кешеләр алдында селкеп йөрмәде. Башкаларның иманына хокукны да тыймады.

Аның иманында һәркемгә дә сыеныр өчен урын бар иде!

…Синеңчә итеп чөгендер тәбәсен пешергәләп карадым мин, Фәйрүзә апам, булмый, барыбер андый телне йотардай килеп чыкмый… Өзелеп сагынам! Әмма шундый якты бу сагыну… үзең кебек…

«Барыбызны ятим иттең, милләтемнең таң йолдызы!»

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист Мирһади Разов шагыйрә истәлегенә шигырь иҗат иткән. Сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

Якташым Фәйрүзә Мөслимова истәлегенә.

 

Киттең син дә Актанышның

Моңлы кызы, җырлы кызы,

Барыбызны ятим иттең

Милләтемнең таң йолдызы.

Калебеңнән каләмеңнән

Гел нур тамды шигырь булып

Киттең… каплап алды күкне

Бу кайгыдан кара болыт.

Китсәң дә син елмаерсың

Аллаһының каршысында

Безгә генә авыр менә

Бу югалту ачысыннан…