Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Радио көне: Президентның яраткан радиосы нинди һәм радиоларга ни җитми?

Бүген татар дөньясында зур яңалык — беренче тапкыр татар телле радиостанция җитәкчеләре Татарстан Президенты белән түгәрәк өстәлгә җыелды. Алар, күзгә-күз карашып, радиодагы проблемалар һәм киләчәккә үсеш юллары хакында сөйләште.

news_top_970_100
Радио көне: Президентның яраткан радиосы нинди һәм радиоларга ни җитми?
Владимир Васильев, tatarstan.ru

Әле кайчан гына «татар радиолары аз», «фәлән-фәлән радионы кайтарыгыз!» кебек шигарьләр бертуктаусыз яңгырап торды. Халыкка милли, халыкчан радио җитмәде. Узган ел «Тәртип», быел «Китап» радиолары яңа ешлыкларда яңгырый башлагач, радио тыңлаучылар үз контентын тапты: кирәк икән, заманча һәм ретро җырлар, кирәк икән татар прозасы әсәрләре тыңлап була.

Җаның ни тели, шуны сайла. Радиоларның саны арту белән, үзара конкурентлык та артты. Заманадан да калышып булмый: формат үзгәрә тора, тыңлаучыны җәлеп итү дә бермә-бер кыенлашты.

«Татмедиа»да «Татар телле радиостанцияләр үсеше» түгәрәк өстәлендә татар телле радиоларны борчыган мәсьәләләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән уртага салып сөйләштеләр.

«Тәртип»нең яңа студиясеннән туры эфирдан Президенттан сәлам!

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең унынчы катында «Тәртип» радиосының үз студиясе ачылды. Студияне Рөстәм Миңнехановка «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков тәкъдим итте. Бүгенге көннән бу студиядән иртәнге тапшырулар өч сәгать дәвамында туры эфирда чыгачак.

Студиядән Президент котлау сүзләрен җиткерде: «Бүген зур бәйрәм — радио көне. Радио өлкәсендә эшләүчеләрне котлыйбыз! Барыгызга да исәнлек-саулык телим. Олыларга, ветераннарыбызга ихтирам күрсәтеп, балаларга үрнәк булып, Җиңү көне бәйрәмен матур итеп бергәләшеп үткәрергә язсын. Ул безнең өчен бик зур бәйрәм», — диде ул.

Президенттан җырларга бәя: «Радиода төрлелек булган очракта яхшырак»

— Иртән эшкә барганда радионы кабызам. Әмма анда гел бер үк җырчылар көненә берничә тапкыр яңгырый. Телевизордан бер клипны да унбиш тапкыр карыйсы килми. Радио-телевидениедә гел бер үк кеше генә булырга тиеш түгел. Артист исеме — зур җаваплылык, — диде ул.

Татарстан Президенты сыйфатны яхшырту максатыннан эшләргә кирәклеген әйтте. Шул максаттан «Татмедиа»да тавыш яздыру студиясен эшләргә кирәк дигән нияте белән уртаклашты.

«Эшләсәк, яхшы булсын. Анда җырчылардан тыш, оркестрлар да языла алсын иде», — дип теләген белдерде ул.

Президент сүзе: «Үрнәк кеше тормышы турында тапшырулар җитми»

— Машинамда «Тәртип» һәм «Болгар» радиолары ешлыклары бар. Күбрәк «Тәртип» радиосын тыңлыйм, чөнки ул хәзер мөстәкыйль канал. «Тәртип» якынрак миңа.

Бүгенге көндә халык, тарих турында сөйләүләр аз. Бу дәгъва «Тәртип» радиосына кагылмый. Федераль каналларны ачсак, анда кеше үтерүләр турында хәбәрләр ишетергә туры килә. Безнең радиоларга күбрәк үрнәк кеше тормышын яктырту кирәк, гаиләне кадерләү, телебез, җиребез турында тапшырулар җитми.

«Тәртип» радиосында барысы да гади, үз телебездә бирелә. Телисең икән, котлый аласың, хатлар юллый аласың. Бүгенге көндә бер-береңә кешечә мөнәсәбәт җитми.

Хәзер китапны укучылар сирәгәйде, китапны кесәгә салып йөрерлек итеп тә ясыйлар. Аудиокитаплар тыңлау мөмкинлеге бар. Шушы юнәлештә эшебезне алып бару — милләтебез өчен, телебез, динебезне саклап калу өчен бик кадерле.

Безне дин һәм гаилә тәрбиясе тәртипле булырга өйрәтә. Тәртипкә өйрәнгәч, тәртипле буласың.

Рөстәм Миңнехановның радио тыңлаучыларга теләге: «Татар булуыгыз белән горурланып яшәгез!»

— Барыгызга да исәнлек-саулык телим, үзегезне саклагыз. Пандемиядән саклану өчен барлык шартлар бар: санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәсәгез, яхшы булыр. Вакцина да кадатырга мөмкин.

Татар булуыгыз белән горурланып, олыларга ихтирам күрсәтеп, балаларны яратып яшәгез. Республикабызны, Россия хөкүмәтен хөрмәтлик.

Менә шундый юнәлештә яшәсәк, Татарстаныбыз гөрләп торыр. «Татарстанда яшәр идем!» — дип хыялланган кешеләр күбрәк булсын иде

Үзебезнең телебездә рәхәтләнеп сөйләшергә мөмкинлегебез бар. Киләчәктә дә шулай булыр дип ышанам», — дип төгәлләде сүзен Татарстан Президенты.

«Яшьләрне радиога бездәге хезмәт хакына җәлеп итүе авыр»

«Татарстан» ДТРК генераль директоры Фирдүс Гыймалтдинов тирән мәгънәле тапшырулар алып баручы яшьләрне хәзерге хезмәт хакларына җәлеп итү кыенлык тудыруын әйтте:

— Моннан ун ел элек чыбыклы радионы өзү процессы башланды, без аны зур авырлык белән кичердек. Бетәрбез кебек тоелды. Аллага шөкер, «Татарстан» радиосы FM-дулкынга чыгып кала алды.

Без эшебезне элекке традицияләргә нигезләнеп алып барабыз. Иң зур проблема — кадрлар мәсьәләсе. Хезмәткәрләребез олыгаеп бара. Кызганыч, төпле итеп, күләмле, тирән мәгънәле тапшырулар эшләүче кешеләрне табу авыр. Яшьләр арасында бар алар. Әмма аларны безнең хезмәт хакларына җәлеп итү авыр.

Безнең татарда сөйләм радиосы юк. Ул Европада бик популяр. Күңелле вакыйгалардан тыш, тормышта проблемалар да бар. Кызганыч, бу юнәлеш әле яуланмаган.

«Күңел» радиосының баш мөхәррире Лилия Мәхмүтова да бу фикерне хуплады:

— Саф татар телендә матур тавышлы алып баручыларны табуы авыр. Бездә ике алып баручы ярты ставкада эшли, алар эшләренә җаваплы карый. Ә килешү буенча эшләгән алып баручыларда җаваплылык юк», — дип өстәде ул.

«Чаллы-ТВ» компаниясенең баш мөхәррире Ренат Гыйззәтуллин:

— Ике-өч ай саен кастинглар үткәрәбез. Кешеләрне сайлап алабыз һәм алар белән эшләп карыйбыз. Кешеләр табылса да, бик эшлиселәре килми.

Рәмис Латыйпов: «Иртән радиодан кешеләрнең көлеп утырганнарын тыңлыйсы килми»

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов фикеренчә, еш кына радиолар бер-берсен кабатлый:

— Әле дә хәтердә: «Курай» радиосы барлыкка килгәч, «шундый радио да була икән!», — дип сөенеп йөргән идек. Татар радиолары күп булганга шатмын. Сайлау мөмкинлеге зур. Әмма тыңлаучы өчен көрәш башлангандыр дип уйлыйм. Мәсәлән, минем өчен кызыклы радио юк. Мин Фаил Гыймадовның тапшыруларын гына тыңлыйм, калганы миңа кызык түгел.

Минем өчен журналистика кирәк. Радиолар бер-берсен кабатлый кебек.

Җыр кирәк икән, плей-лист төзим дә тыңлыйм. Гафу итегез, иртән радиодан кешеләрнең хихылдашып көлеп утырганнарын тыңлыйсым килми. Бу минем өчен вакытны бушка сарыф итү генә.

Илшат Әминов урынбасары Разил Вәлиевнең телне гадиләштерүгә каршы булуын әйтте

— Мин күптән түгел урынбасар алдым. Ул да булса — Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев. Татар телен гадиләштерүгә каршы ул. Аның фикеренчә, әдәби татар теле калырга тиеш. «Кеше шуны тыңлап, әдәби татар теленә өйрәнергә тиеш», — дип әйтә ул. Бөтен телне гадиләштерсәк, фикер дә саерак булачак, ди.

Мин аның белән килешмим. Дөнья үзгәрә, тел үзгәрә, заманадан калышып булмый. Алтын урталыкны табу юлын әлегә белмим, — диде Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов.

«Радионың кайда яңгыравы мөһим түгел, радионың контенты мөһимрәк»

Илшат Әминов милли радиолар тупланган радиоплеерны булдыру тәкъдиме белән дә чыкты:

— Радиоплеер — татар телле радиолар тупланган медиа-мәйданчык. Җаның кайсын тели, бер басу белән яраткан радиоңны тыңлау мөмкинлеге була.

Радионың кайда яңгыравы мөһим түгел, радионың контенты мөһимрәк. Интернет һәм цифр мәйданчыкларында урнашу өчен бердәм милли радиоплеерын эшләргә кирәк булыр. Аның киләчәге зур.

Төп мәсьәлә — керемне ничек җыябыз һәм аны ничек бүләбез? Бу сорау ачык кала.

Шөкер, радиолар күп, шуңа күрә һәр радионың үз йөзе булырга тиеш. Алдагы көннәрдә цифрлаштыру булган очракта үз урыныбызны табарга кирәк.

«Китап» радиосы радиоспектакльләргә күчәрме?

«Китап» — Татарстанда иң яшь радио. «Бу радиога зур өметләр баглыйбыз, шигырь һәм күләмле әсәрләр уку гына түгел, радиоспектакльләр һәм башка төрле жанрдагы тапшырулар булыр дип уйлыйм», — диде Илшат Әминов.

«Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов алга таба радиода әдәби-мәдәни, фәнни-популяр һәм тарихи тапшырулар күләме арттырылачагын әйтте. «Чын мәгънәсендә китаплы радио булырга тырышачакбыз. Иң мөһиме — милләткә хезмәт итәрлек продукт булдыру», — диде баш мөхәррире, җыр өлешен киметүне күздә тотып.

«Татар тыңлаучысы сайлау мөмкинлегенә ия булырга тиеш»

Соңгы сүзне Фирдүс Гыймалтдинов фикере белән тәмамлыйсы килә: «Татар тыңлаучысы сайлау мөмкинлегенә ия булырга тиеш. Төрлелек булсын — китабы, әдәби тапшырулар, классик, күңелле музыка, балалар музыкасы булсын. Барысы да кирәк. Һәрберебезнең үз тыңлаучысы бар. Без тыңлаучының күңелен тәрбиялибез».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100