«Татарча белсәң, кореяча да тиз өйрәнәсең» — «Нурлат» газетасы | intertat.tatar

«Татарча белсәң, кореяча да тиз өйрәнәсең» — «Нурлат» газетасы

​​​​​​​Нурлат районы Бикүле авылында яшәүче Татьяна Кәлимуллинаның кызы София кореяча өйрәнә башлагач, шундый фикергә килгән. Ул үткән ел мәктәпне тәмамлагач, Көньяк Кореяга киткән. Бүгенге көндә анда укый.

Кубаньда, казаклар станицасында туып үскән, милләте буенча рус булган Татьяна Александровна турында «Нурлат» газетасы язмасы.

Бикүле авылы халкы Татьяна Кәлимуллинаны яратып, аңа Татьяна апа дип эндәшә. Кайнатасы Минехан аганың «кызым» дип әйтүләрен әле дә сагына ул. Тормыш иптәше Минәхәт белән татар авылына кайтып төпләнеп яши башлауларына 20 елга якын. Бикүле авылы халкы ни өчен аны үз кызы кебек кабул итә һәм биредә яшәүчеләр арасында хөрмәтле ул? Язмам героеның үз сүзләре белән әйткәндә, «миңа монда бар да якын».

Татьяна Кәлимуллина — Краснодар крае, Кавказ районы, Дмитриевский станицасында туып үсә. Колхозчы гаиләсендә тәрбияләнгән кызның теләге юрист белгечлеге алу булса да, язмыш аны Яңа Черкасск политехник институтының химия факультетына китерә. Аны тәмамлап технолог булып эшләгән кыз көтмәгәндә Тольятти шәһәренә килеп урнаша. Башта тәрбияче булып, аннан заводта запас частьләрне төргәкләп торучы, соңрак сак бүлеге начальнигы булып эшли. Бер үк вакытта институтта юридик белем дә ала.

Төрле милләт халкы бердәм булып яшәдек һәм эшләдек, дип искә ала ул елларны Татьяна Александровна. Коллективта мордва, татар, чуваш, рус, әзербайджан халкы булган.

Бикүле авылына ничек килеп төпләнергә булдыгыз?

Минәхәт тумышы белән шушы авылдан. «АвтоВАЗ”да бергә эшләдек. Эшчән, тырыш булганга бер күрүдә яраттым. Тормышымның иң авыр вакытлары иде. Ныклы терәк булды. Шуңа күрә аның тәкъдименә каршы килмәдем. 2008 елда авылга кайтып төпләндек.

 Ике югары белемегез бар…

 Югары белем булгач авылга кайтмыйлар, дип әйтергә телисең инде.

Юк, монда бит әле башкасы бар. Динле, тирә-якта манараларны кискән вакытта да сәнәкче хатын-кызлар бунт күтәреп, шул рәвешле сакланып калган, бер гасырдан артык тарихлы мәчете булган татар авылына кайткансың. Халык белән уртак тел табарга кирәк.

Уйламадым да. Яраткан кешем янымда. Татарларның үз гореф-гадәтләре. Сиңа авыр булачак, дип әйтүчеләр, үгетләүчеләр булды.

Бернигә карамагансыз.

Татарларның эшчән, тырыш халык икәнен белә идем инде.

Тел мәсьәләсе. Аннан, төп йортта намаз укучы аксакал бар.

Әтине әйтәсеңме? Беләсеңме, без ишектән керүгә ул миңа «кызым» дип эндәште. «Килен» түгел, ә «кызым». Минем бит үз әтием 48 яшендә үлде. Ә монда үз кызыдай мине яратып, әти каршы алды. И рәхәтлеген белсәң икән кемнеңдер сиңа «кызым» дип дәшкәннең.

Аңлыйм. Минехан ага Бөек Ватан сугышы ветераны. Берлин, Кытай, Хинган юлларын үткән шәхес. Авылның мөхтәрәм карты. Гомере буена механизатор булып эшләгән.Тормыш иптәше Рәисә апа иртә вафат булган.

Әйе, әни мин бу йортка килгәндә вафат иде. Аннан, Кәлимуллиннар — бердәм, туган җанлы гаилә. Мине үзләренеке итеп бер күрешүдә кабул иттеләр.

Ничек аралаштыгыз кайнатаң белән?

Әти рус телен бик яхшы белә иде. Мин хөрмәт йөзеннән кайбер сүзләрне татарча әйтергә тырыша идем. Әтиле-кызлы булып яшәдек. Авырса, уколлар да ясый идем. Татарча сөйләшергә өйрәндем. Пост тотканда әтигә әйтмим бит инде. «Аша кызым, гел эшлисең, нигә ит ашамыйсың?» - дигәч, мөселманнарда ураза, христианнарда да кайбер ризыкларны ашаудан тыелып тору барлыгын аңлатам. Әти бик сөенеп, мактап куя иде. «Милләтләр төрле булса да, дин бер үк. Аллахы Тәгалә каршында без барыбыз да бертигез”, - дия иде әти. Бик зыялы, акыллы карт иде. (Татьянаның күзләре яшьләнә - авт.)

 Безнең өчен Таня апа ул, - ди күршесе Фәридә Садыйкова. - Яшьләр белән яшьләрчә, олылар белән олыларча ул. Безнең балалар, күршеләрнеке ерак шәһәрләрдән кайталар да, Таня апаны кунакка чакыралар, я булмаса үзләре кереп хәлен беләләр. Ярдәмчел, гади, үз туганыбыз кебек. Без татарча сөйләшәбез, аңлашабыз. Нинди ярдәм кирәк, беркемнең мөрәҗәгатен кире какмый. Мал табибы да әле ул. Юридик ярдәм кирәк икән, аннан бөтен сорауларга җавап алырга мөмкин. Татар халкының гореф-гадәтләрен хөрмәт итә. Гает көнне иртән иртүк сәдакалар кертә. Христиан дине бәйрәмнәре булса, ризыклар пешереп, бөтен күршеләрне кунакка чакыра. Ике милләт халкының да дини бәйрәмнәрен хөрмәт итә. 20ләп баш мөгезле эре терлек асрадылар. Нәселле куяннар тоттылар. Аш-суга бик оста.

Бөтен камыр ризыгын пешерәм, - дип сүзен дәвам итә Татьяна. - Әллә ни аермалык юк. Икмәкле якта үскән кыз бит мин. Кубань яклары иркен, иген кырларына бай. Әти исән чагында өйдә пешкән ипине ашарга ярата иде. Хәзер дә кибеттән ипи, батон алмыйм. Үзем пешерәм. Юка, бәлеш, чәк-чәк, бавырсак, тутырган тавык - барысын да пешерәм. Ашны токмач кисеп пешерәбез. Татарстанда яшим бит.

Ә традицион борщ?

Аны да пешерәм. Гаиләм, туганнарым яратып ашыйлар. Безнең якларда борщта чөгендер катырак булырга тиеш. Ә әтигә йомшарак булсын өчен озаграк пешерә идем.

Тутырма ясыйсың. Аны монда килгәч өйрәндеңме?

Колбаса ясый идем. Ә Бикүленә килгәч, Фәүзия, Зөлфиянең (иренең сеңелләре) тутырма ясаганны карап тордым да өйрәндем. Корт ясарга өйрәндем. Бу ризык безнең якларда юк. Бик тәмле дип ашыйлар.    

Татьяна Александровна, татарча белсәң, Көньяк Кореяда яшәүчеләр телен дә өйрәнергә җиңел, дидегез…

Әйе, кызым София шулай ди. Үзе дүрт телне белә. Гаиләдә татарча, русча сөйләшәбез. Ә кызым бабасы белән гел туган телдә аралашты. Мәктәптә инглиз телен өйрәнде. Үзлегеннән Корея телен өйрәнде, мәктәптә укыганда Япония белән кызыксынды. Өйдә аның бүлмәсендәге дивар сүзтезмәләр белән тулы. 11 сыйныфтан соң шул илгә китәргә булды. Хәзер Кореяда телне тирәнтен өйрәнү төркемендә укый. Казаннан дүрт кыз бар икән. Аны тәмамлагач, Сеул милли университетына укырга керәчәкләр. Татарча белгәч, ул илнең телен өйрәнү җиңел, ди кызым. Кайбер авазлар охшаш, шуңа дөрес әйтелеш килеп чыга икән.

Безнең нәселдә бар ул чит телләрне белү. Әнинең туганын «кытай бабай” дия идек, - дип сүзгә кушыла Татьянаның каенсеңлесе Фәүзия Кәлимуллина. - Ул 40 еллап Кытайда торды. Аннан Берлек авылына кайтып төпләнде. Хатыны кытай иде.Татарча аралаша идек. Хәзер инде бабай, аның хатыны вафат.Татьяна ачык йөзле, гаиләбездә барыбызны каршы ала, кунак итә. Абыебыз белән бик матур яшиләр, Аллага шөкер.

Алсу Шакирова, Бикүле авыл җирлеге башлыгы:

Гореф-гадәтләр, йолаларны олылап яши Кәлимуллиннар гаиләсе. Бикүледә төрле милләттән булган киленнәребез бар. Татьяна Александровна авыл халкы арасында бик хөрмәтле. Тормыш иптәше Минәхәт Минехан улы белән төп йорт урынында ике катлы матур өй төзеделәр. Каралты-куралары нык. Тырыш, эшчән гаилә. Терлекне дә күп асрадылар. Сигезәр баш сыер савып, җирлектә иң күп сөт тапшырдылар. Хәзер генә малларның баш санын киметтеләр. Сәламәтлек кирәк бит әле күп мал асрау өчен. Кайнатасын карап-тәрбияләп соңгы юлга озатты. Кулыннан бөтен эш килә. Тәмле пешерә, күршеләре белән яхшы мөнәсәбәттә.

Бикүле авылы минем өчен туган җирем кебек. Туган ягым еракта. Кубань якларында үскән кызга дала киңлекләре якын. Шуңа да минем өчен авылның исеме дә күңелгә ятышлы. Бикүле авылының русча атамасы - Степное Озеро. Гомерем буена бөтен милләт халкын хөрмәт итеп яшим. Шуңа күрә үземә карата да шундый карашны сизәм. Дус- тату яшәүгә ни җитә, — ди Бикүле авылында яшәүче Татьяна Кәлимуллина.