Элекке мәгариф министры Гайфуллин: «Марат Мөлеков белән яхшы мөнәсәбәттә эшләдек»

Татарстанның элекке мәгариф министры, профессор Васил Гайфуллин «Яңа Гасыр» телеканалының «Ком сәгате» тапшыруында кунакта булды. Тапшыруда БДИ, татар теле һәм милли мәгариф турында сөйләштеләр.

Сез гомерегезне балаларга белем бирүгә багышлагансыз. Авыл укытучысыннан мәгариф министры дәрәҗәсенә күтәрелгән, гади студенттан фәннәр докторы булган кеше. Җырчы, шагыйрь, язучы булыр өчен табигатьтән бирелгән сәләт кирәк. Шуның кебек укытучы булыр өчен дә тумыштан сәләтле булу шартмы?

Сорау кызыклы. Әлбәттә, шарты бардыр. Теләсә кем педагог, укытучы була алмый. Безнең чорда киләчәктә педагог булачак баланы ничектер эшкә тарта башлыйлар, балалар белән эшләү бурычын куялар иде. Ә максат белән эшләнгән эш үзенең нәтиҗәләрен бирә. Әкренләп укучы мәктәптә укыганда ук балалар белән эшләү күнекмәләренә ияләнә башлый. Мин укыганда болар бар иде. Хәтерлим: педагогия институтының һәрбер факультеты мәктәпләр белән бәйләнештә тора иде. КДПИда шундый максат белән эшләдек. Мисал өчен, Казан шәһәре, Балтач районы мәктәпләре белән бәйләнештә тордык. Чараларда катнашып, укучылар белән студентларны аралаштырып, мөмкинлекләр булдырдык.

Бүгенге Бердәм дәүләт имтиханы шартларында яңа гына мәктәпне тәмамлаган укучының педагогик юнәлештә сәләте булуын яисә булмавын ничек ачыкларга? Югары уку йортларының сайлап алу мөмкинлекләре нинди дәрәҗәдә?

Кызганыч, БДИның бу юнәлештә уңай ягы юк. БДИны тапшырган бала нәрсәгә әзерләнә? Ул куелган сорауларга җавап ятлый. Логик фикерләү мәсьәләсе бөтенләй төшеп кала. Җавапны уйлап әйтәме, уйламыйча әйтәме? Әллә ятланган кагыйдәне генә кабатлыймы? Имтихан тапшыручы укытучы белән эшләми бит, җавабын машинага әйтә. Ә машина аның ятлап яисә уйлап җавап бирүен белми. Шулай итеп без баланың нинди сәләтләргә ия икәнен белмибез. Шулай ук бу юл белән абитуриентлар сайлау, студентлар җыю уңышлы үтми.

Шулай да югары уку йортларының кайбер белгечлекләре үзләренә укучы алганда специфик яктан тикшерү уздыра. 

Әйе, анысы шулай. Музыка юнәлешендә укырга керүченең музыка уен коралында уйный белүен яисә җырга сәләтен тикшерәләр. Әмма, мисал өчен, без укучының математика, физика фәннәрен белүен тикшерә идек. Бүген боларны тикшерә алырлык мөмкинлек юк.

Совет чорында: «Кадрлар барысын да хәл итә», - диләр иде. Әлеге уңайдан Ленинградның Герцен исемендәге педагогия институтында укыганда язылган бер истәлегегезне искә төшертик. «Башкортстан хөкүмәте ЛДПИга ел саен килешү буенча утызлап студент җибәрә. Алар, бу институтны тәмамлап, үзләренә кайта һәм югары квалификацияле белгеч буларак башкорт мәгарифен алга җибәрә. Башкортлар йоклап ятмый, милләтне алга җибәрүнең барлык юлларын да файдалана». Сез күрше республикада яшәүче милләттәшләребезнең милләт мәсьәләсендә уяу булуын исәпкә алдыгызмы? Без йоклап яттык, дип әйтәсегез киләме?

Бу әйберне мин кызыксыну, кызыгу, соклану белән искә алам, чөнки Башкортстан хөкүмәте һәр елны утыз баласын ЛДПИның төрле факультетларына тарата иде. Алар тарих, рус, физика-математика, чит тел бүлекләрендә дә укый. Һәр елны утыз бала тәрбия алып Башкортстанга кайта. Моны эшләргә безнең дә мөмкинлегебез булгандыр. Ленинград педагогия институты да бу мөмкинлекне бирә иде. Аларда төньяк һәм ерак көнчыгыш халыкларын да укыту бар. Боларны безнекеләрнең эшләмәвенә янып яшәдем. Бу мөмкинлекне файдалану кирәк иде. 

Биографиягезгә күз салсак, сезгә, Ленинградка аспирантурага барам, дигәч тә, каршылыклар белән очрашырга туры килә. Ягъни мәгарифкә омтылган кешенең дә шундый каршылык белән очрашуы фәнгә карата игътибарның берникадәр кимрәк булуын аңлатамы?

Урындагы җитәкчеләрнең акылы җитеп бетмәү генә дип уйлыйм. Авылдан килгән татар малае, Ленинградтагы зур конкурсны узып, аспирантурага кергән, укырга сәләте булуын исбатлаган. Ә соңгы урында каршы киләләр. «Җибәрмибез, безгә монда укытучы кирәк», — диләр. Әмма мин тырыштым. Казанга барып, Мәхмүтовка кереп, мәсьәләнең нидә булуың аңлаттым. Без 18 кеше имтихан бирдек. Ике кешене алдылар, аларның берсе мин идем. Укып бетергәч, кире кайтып, эшкә кердем. Анда алган белемнәрне монда урынлы һәм вакытлы кулландым.

Сез Бердәм дәүләт имтиханына сак караган кешеләрнең берсе идегез. Сез бу күренешкә каршы идегез. Ул чорларда элекке системаны кайтару фикере белән дә чыгыш ясаган булгансыз. Шушы кире кайту юллары инде өзелгәнме, әллә әле мөмкинме?

Әлегә юллар өзелеп бетмәгән. Аерым эксперименталь районнар, мәктәпләр билгеләнгән иде. Тикшерделәр, сынадылар. Беренче чиратта бу бик күңелле әйбер кебек иде. Чит илләрдә шушындый практика барлыгын белеп, моңа кызыктык. Карале, балалар үзләренең белемнәре белән генә укыячак дигән өмет белән яшәдек. Ләкин БДИ үзенең тискәре якларын да күрсәтте. Сораулар матур куелмый, балалар, белсәләр дә, белмәсәләр дә, җавап таба. Алар белмәгән килеш дөрес итеп җавап бирә. Бүген БДИның уңышлы үтүенә шикләнәм. Төрле юллар табып, мөмкинлекләрне кулланырга кирәк.

Ни өчен татар мәктәбен тәмамлаган укучылар БДИны татарча бирә алмый? Юкса, мөмкинлекләр булмады түгел. Без әле ата-аналарны балаларын рус мәктәпләренә бирүдә гаеплибез. Ә БДИны русча тапшырасы. 

Әйе, имтиханны татарча бирдертергә мөмкинлек бар иде. Әмма без моны эшләмәдек, чөнки Россия Конституциясе һәм Татарстан Конституциясебар. Балалар үз ана телендә укый ала, белемнәрен үз телләрендә тапшыра ала дигән закончалык бар иде. Бу мәсьәлә буенча олы абзыйларга кереп караганым булды. «Мәскәү белми эшләми», — дигән җаваплар ишеттем. Без көрәшү мөмкинлеген файдаланмадык.

Рус педагогы, галим Константин Ушинскийның: «Һәр бала үз ана телендә белем, тәрбия алырга тиеш», — дигән сүзләре бар. Зур галим бу сүзләрне юкка гына әйтмәгәндер. Бу сүзләрнең асылында сез нәрсә күрәсез?

Бу сүзләрнең асылында дөнья тәҗрибәсе ята. Һәр халык үзенең баласын туган телендә укыта. Чуашлар — чуаш, кытайлар — кытай, французлар француз телендә укый. Руслар да шушы система буенча укырга тырыша. Без дә, тырышып, барысын да булдыра алабыз. Бары тик көрәшү генә җитмәде. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмасак, уңышка ирешә идек.

2004 елда булган әңгәмәдә милли мәгарифнең бер урында таптанып торуы, артка чигенеше турында сүз чыккач: «Бу хәлләргә Мәскәү гаепле түгел, эшләнмәгән эшне Мәскәүгә сылтап калдыру — булдыксызлар шөгыле», — дигәнсез. Татар теле тирәсендәге вәзгыятьтә үзебез гаеплеме?

Бу — катлаулы әйбер. Әмма һәр җирдә, һәр өлкәдә юнәлеш, закончалык, электән килгән тәҗрибә бар. Чит илләрнең ничек эшләүләрен күреп торабыз. Шул чит ил практикасын үзебездә куллануны мәҗбүри итәргә, олы итеп тавыш чыгарырга кирәк булган. Менә шулай эшләгәндә, максатка ирешеп була иде. 

1997 елда «Казан утлары» журналында басылган интервьюдан: «Бүген барлык укучыларның 90 проценты татар телен атнасына 3-5 сәгать укый». Хәзер бу саннарның күпмегә калганын әйтә алмыйм. Һәрхәлдә инде 90 процент түгел. Без кайда, нәрсәдә ялгыштык икән? 

Немец та, рус та, чуаш та — бөтен бала да татар телен укыды. Минемчә, артыграк сәгатьне кертеп җибәрдек кебек. Икенчедән, эчтәлекле, тирән аңлаешлы, балаларның мөмкинлекләреннән чыгып төзелгән методик ярдәмлекләр, дәреслекләр булмау сәбәпле, тавышлар килеп чыкты. Шушы тавышлар зурга китте. Тиешле сәгатен генә калдырып, дәреслекләр белән югары дәрәҗәдәге белемле укытучылар тәрбияләп, бу мәсьәләне җиңеп чыга ала идек. Нишләптер тырышу җитмәде.

Бүген татар телен саклау, үстерү өчен нинди генә юллар тәкъдим ителми. Россия масштабында татар телендә сөйләшүчеләрне арттырыр өчен, сез нәрсә киңәш итәр идегез?

«Татар халкы үсешенең стратегиясе» дигән зур программасы кысаларында татар телен үстерү юллары күренгән иде. Шактый җирләрдә: «Болай итик, тегеләй итик», — диделәр. Әмма нишләптер ул стратегия бөтенләй онытылды. Хәзер ул юк. Милли шура очрашулар, чаралар оештыра. Без чын татарның үз теле булырга тиешлеген исбатларга тиеш.

Васил абый, бу тема көн саен диярлек күтәрелә. Балаларның ана телендә сөйләшүе мәктәпкә барып терәлә. Әгәр татар мәктәпләре сакланган булса, бәлки бүген без бу кадәрле аяныч хәлгә төшмәгән булыр идек. Бу — шәхси фикерем. Элек ун сыйныф татарча укысалар, хәзер бер елны да татарча укып булмый.

Бу сорауның җавабын үзегез дә беләсез. Без ирекле, мөстәкыйль хөкүмәт түгел. Үзебез закон чыгарып, шушы законны үтисең дип команда бирергә хокукыбыз җитеп бетми. Шуңа күрә бүген, мөмкинлекләрнең барысын да кулланып, телебезне саклыйк. Өйдә, үзара, язышканда татарча сөйләшергә, татар әдәбиятын укырга, татарча газета-журналлар чыгарырга кирәк. Әдәби телебезнең булуын исбатлап, аны сакласак иде.

Татар халкының бүгенге милли үзаңын ничек бәялисез? Аны шул ук суверенлык өчен көрәшкән 90нчы еллардагы үзаң белән чагыштырып буламы, юкмы? Үлчәү тәлинкәсендә аларның кайсы өстенрәк?

Кызганыч, үлчәү тәлинкәсендә татар халкының 90нчы еллардагы үзаңы хәзер икенче дәрәҗәдә. Халык пассивлашты. Ирек мәйданында йөзәрләгән халык җыела иде. Хәзер берәр чара үткәреп кара, халык җыя аласыңмы? Рөхсәтен дә бирмәскә мөмкиннәр. Төрле юллар белән өстән кысулар көчәйде. Шул юл халык үзаңының түбәнәюенә китерә.

Каршы тору дигәндә, нәрсәне күз алдында тотасыз? 90нчы елларда милли хәрәкәт лидерлары, татар иҗтимагый үзәк булган. Бүген кем берләштерүче буларак алдынгы сызыкта булырга тиеш?

Кем нинди урында эшләвенә карамастан, аның үз урыны бар. Һәр кеше үз урыны белән куллана ала. Мисал өчен, мәгариф министры булып эшләгән чорда 91нче елны Татарстандагы балаларга татар телен өйрәнүне керттек. Бу безнең тарихта юк иде. Каршы килүче булмады: яһүд баласы да, рус баласы да татарча укыды. Без бу әйберне башларга курыкмадык, хәзер дә курыкмасыннар. Район җитәкчесенең дә, мәгариф бүлеге мөдиренең дә, мәктәп директорының да, сыйныф җитәкчесенең дә, укытучының да, ата-ананың да — барысының да үз урыны. Бары ныклы хәрәкәт кирәк.

1990нчы еллар башында сез ил өчен гаять катлаулы чорда министр вазифасына керештегез. Минемчә, сезгә эшләве бер яктан уңайлы да, ә икенче яктан уңайсыз иде. Ни өчен уңайсыз? Чөнки күп нәрсәне яңадан башларга туры килде. Ә уңайлы якка килгәндә, ул чорда без мөстәкыйль идек. Мондагы оештыру мәсьәләләрен Мәскәүдән рөхсәт алмыйча гына үзебез башкардык. 1991 елда милли мәгариф концепциясе расланды. Менә шушы документтан бүген нәрсә калды?

Милли мәгарифне үстерү программасы гомергә аңыбызда яшәде. Мәктәптә җиде ел татарча укыдым, педагогия училищесында да татарча белем алдым, педагогия институтының татар бүлеген тәмамладым. Һәм рәхәтләнеп татарча да, русча да эшләдем. Барысы да кешенең үзеннән генә тора. Педагогия институтында «физмат»ның деканы булганда, шушы мәсьәләне гыйльми советта алга куеп, һәр елны математика укытучысы булам дип килгән балалардан ике төркемне, физика укытучысы булырга килгәннәрдән бер төркемне татар телендә укыту карарын чыгардык. Башларга авыр булды. Авыл балаларының күбесе татарча укырга теләмәде. Ни өчен? Чөнки аларның авылга кайтасы килми, шәһәрдә каласы килә. Ә шәһәрдә татарча укыта торган мәктәп юк. Чыннан да, андый мәктәп әле юк иде. Димәк, русча укырга керәләр дә, Казанда калалар. Тырышып, төркемнәрне тупладык. Ел саен математиканы татар телендә укыта алырлык — алтмыш бала һәм физиканы татар телендә укыта алырлык утыз бала чыга иде. Ул балалар әле бүген дә укыта. Әмма бүгеннән нәрсә килеп чыгар, белмим. Чөнки безнең ректорат та моны куәтләп торды, деканатларның да һәрберсе шушы мәсьәләдә үзенә бурыч алды. Матур итеп эшләсәң, була.

Бүген республика масштабында полилингваль мәктәпләрне булдыру идеясе бар. Берничә телне белгән педагогларга ихтыяҗны арттырыр дип уйлыйбызмы?

Бу бик күңелле әйбер. Республикабызда татар-төрек лицейлары эшли иде. Алар башта берәү булды, соңыннан икәү, өчәү булды. Аннан соң Казанда — өчне, Чаллыда — икене ачтык. Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Азнакай шәһәрләрендә дә ачылды. Кызлар лицеен да булдырдык. Болар балаларны дүрт телгә өйрәтеп булуны күрсәтте. Бу лицейларны тәмамлаган балалар татарча, русча, төрекчә, инглизчә камил сөйләште. Алар үзләре теләгән уку йортына барып керде. Безнең республикада югары квалификацияле белгечләр шушы лицейларны тәмамлаучылардан килеп чыкты. Минтимер Шәймиев бу тәҗрибәне белә. Аның: «Карале, төрек лицейлары китеп әрәм булды. Икенче төрлерәк әйбер корыйк әле», — дип уйлавын мөмкин дип саныйм. Полилингваль укыту системасы — кимендә өч телне белүче бала әзерләү. Бу безгә киләчәктә кирәкле кадрлар әзерләячәк. 

Сезне министр булуга шактый күндерергә туры килгән. Ул чактагы Президентыбыз Минтимер Шәймиев, премьер-министр Мөхәммәт Сабиров, ялгышмасам, Югары Советның берничә комитетының берләштерелгән утырышында сезне бу вазифага күндерде. Сезнең ахыргача бу хезмәттән карышуыгыз нәрсәгә бәйле иде? 

Мәгариф министрлыгына берничә тапкыр чакыру алдым. «Министрлыкка синең кебек хезмәткәр кирәк», — диделәр. Бераздан соң Владимир Иванов, министр булгач, чакырды. Ул: «Миңа синең кебек урынбасар кирәк», — диде. Бармадым. Мин ул вакыт деканның урынбасары идем. «Син декан ярдәмчесе вазифасын мәгариф министры урынбасарыннан күбрәк күрәсеңме әллә?» — диделәр. Мин эшемне яратып эшли идем. Үзем күчеп йөрүне бер дә яратмыйм. Бераздан соң мине Мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү институтына ректор итеп чакырдылар. Анда да бармадым. «Бер дигән эшләүче табып бирәм», — дидем аларга. Исламшинны тәкъдим иттем. Аны чакырдылар — ул чакыруны кабул итеп, биредә егерме ел эшләде.

Нигә мин бармадым? Чөнки мин укытучы булырга әзерләнгән идем. Укытучы булып эшли идем дә. Студентлар белән эшләүне яратам. Алар да мине якын итә. Эшемнән бер дә китәсем килми иде. «Министр булмам, мөмкин булса, кафедра мөдире булырмын да, үземнең фәнемне алга алып барырмын, балаларны укытып, фәнни кадрлар әзерләрмен», — дидем. Әмма Мөхәммәт Галләмовичка каршы килеп булмады. Ул: «Үзебезнең теләк белән генә эшли алмыйбыз. Без партия кешесе дә бит. Партия нинди эш куша, шул эшне халык файдасына башкарырга тиешбез. Сине ошаттым, әйдә бергә эшлик әле. Мин сиңа булышырмын», — диде. «Ярар», — дип ризалаштым да, бергә атлап киттек.

Шушы чорның сәяси-иҗтимагый халәтенә күз салсак, сезгә милли хәрәкәт лидерлары — Марат Мөлеков, Фәүзия Бәйрәмова, Рәшит Ягъфаровлар белән тыгыз мөнәсәбәттә булырга туры килә. Алар тарафыннан чиктән тыш таләпләр дә булмаган түгел. Компромисска ничек килә идегез?

Марат Мөлеков белән яхшы мөнәсәбәттә эшләдек. КДПИның читтән торып укыту бүлегенең филиалын Мөслимдә оештырган идек. Укытучылар, Мөслимгә кайтып, зачетлар, имтиханнар ала. «Безнең халыкны әллә кайчан күтәрергә кирәк иде. Синең кебек кеше килеп чыгуга куанам. Бергә эшлик», — дидем. Алар әйткәнне көтмичә, татар балалар бакчаларын, сыйныфларын ачуны оештырып җибәрдем. Активистларга таяна идек. Ә активистлар һәр районда бар иде. Җиңү — бергәләп эшләү нәтиҗәсе ул.

«Милләт язмышы — мәктәптә», — диләр. Бүгенге мәктәпләргә карап, үзебезнең милләт өчен тыныч була алабызмы?

Куркырлык бернәрсә дә юк дип саныйм. Мәктәпләр әле максатларына ирешә, белем бирергә тырыша. Тәрбия дә бирергә тырышалар, әмма мөмкинлекләр генә кимеде. Элек мөмкинлекләр күбрәк иде. 

Ни өчен тәрбия бирү мөмкинлекләре кимеде? Ачыклап үтикче.

Элек укучылар өчен кагыйдәләр бар иде. Ул кагыйдә егерме пункттан тора. Беренче пунктта: «Белемле булыр өчен һәм Совет дәүләтенә мөмкин кадәр күбрәк файда китерү өчен тырышып белем алырга», — дип язылган. Бу кагыйдәгә тәрбияле, кешелекле булу керә. Пионер, комсомол оешмалары, «октябрятләр», укучылар комитеты бар иде. Дүртенче сыйныфта мине укучылар советына сайлаганнар иде. Соңыннан комсомол сәркәтибе дә, староста да булдым. Партоешма җитәкчесе булып та эшләдем. Шунда тәрбия һәм тәҗрибә тупладым. Мөмкинлекләр күп иде. 

Һәркем үзенең үткәне белән горурлана, аны сагынып искә ала. Шулай да тормыш, дөньяга караш, балалар үзгәрә. Сез инде үзегез дә бабай. Бүгенге һәм үз чорыгыздагы балаларны еш чагыштырасызмы?

Чагыштырулар еш була. 60нчы еллардагы студентлар белән хәзергеләрне чагыштыргалыйм. Тормыш алга бара. Ул начарланмый, киресенчә, яхшыра. Зарланган чаклар була, әмма бүгенгене элеккеге тормыш белән чагыштырсак, шактый уңай шартларда яшәвебезне аңлыйбыз. Әмма мәктәпләр үзләренең тәрбияви вазифаларын яхшырак башкарсын иде. Мөмкинлекләр бар бит. Сыйныф җитәкчеләре белән эшләү җитми кебек. Хәзер менә аларга өстәмә түләү турында сүз чыкты. Бу да файдага булыр кебек. Сыйныф җитәкчесе, ай саен өстәмә биш мең алып, бернәрсә дә эшләмичә йөри алмас, эшләргә тиеш. Һәм нәтиҗәсе, файдасы булыр.

Истәлек язмаларыгызда 1970нче елларда республика бәйсезлеге турында талпынышлар, идеяләр яшәп килә иде, дисез. Мондый башлангычларда кемнәр тора иде?

Ул чорда җәмәгать оешмасы дәрәҗәсенә җиткән оешмаларны белмим. Әмма кичләрен очрашып, туган көннәрне уздыра идек. Шул чорда ук милләт, халык өчен файдалы кеше булсаң, яхшы булыр иде, дип әйтә идек. Минтимер Шәймиев белән югары уку йортында бер чорда укыдык. Ул, институтны бетергәч, Мөслимгә кайтты, мин дә Мөслимгә кайттым. Кичләрен очрашып, аның белән дә киләчәктә үзебезне кем булып күрүебез турында сөйләшкән булды.

Сезнең тәгълиматлар буенча мәгариф системасының нигезен дүрт шарт билгели: матди-техник база, югары әзерлекле педагоглар, югары дәрәҗәле белем стандартлары һәм югары сыйфатлы дәреслекләр, алдынгы педагогик технологияләр. Лаеклы ялда булсагыз да, мәгариф системасындагы яңалыклар белән кызыксынасыз. Сез китергән дүрт шартның кайсылары уңышлы эшләп бетми?

Бу шартлар мәгариф системасының нормаль эшләве өчен китерелгән. Тагын бер шарт өстәр идем: норматив финанслау. Финанслау әллә ничә төрле принциптан эшләнә. Сугышка әзерләнүгә, авыл хуҗалыгын, авыр сәнәгатьне, мәдәниятне үстерүгә кирәкме? Кирәк. Ә менә калган финансны мәгарифкә җибәрик. Менә бу калдык принцип дип атала. Норматив финанслау — ул компьютер кирәк булса, аны алу, спорт залына да кирәк булган әйберләрне алу, туклану таләп иткән чыгымнарны каплау. Нормасы күпме? Менә шул нормага җитешле итеп, финанслау ясасаң, бу норматив финанслау була. Бездә бу әйбер җитеп бетмәде һәм хәзер дә җитми. Күбрәк калдык принцип белән эшлибез. 

Шартлар арасында шулай ук тиешле әзерлекле педагогик кадрлар дигән сүз бар. Бездә бу мәсьәләнең хәл ителүенә рәнҗим. Бер дигән эшләгән, белемле укытучылар хәзерләгән Педагогия институты бар иде. Мин «физмат» бүлегендә кырык елдан артык эшләдем. Һәр елны 150дән артык математика укытучысы, 75тән артык физика укытучысы әзерли идек. Читтән торып укучылар да бар иде. Хәзер нәрсәгә калдык? Педагогия институты юк. Бурычлар КФУга бирелде. Әмма ул аны ничек үти? Күңелен биреп, тырышып үтиме? Әллә мәҗбүри генә кыланамы? Тиешле кадәр укытучы әзерлиме? Хәзер математикларга — 35, физикларга 25 урын бирәләр. Шуның белән ничек эшләп булсын? Юк, булмый. Бер 15-20 елдан укытучылар китә башлагач, яңалары килмәгәч, моны күрерләр, белерләр әле. Әмма соң булыр. 

Бу проблемадан чыгу юлы бармы? 

Бар, Педагогия институтын янәдән үз урынына кайтартып, элеккечә эшләргә кирәк. Тиешле факультетлар үз эшләрен башкарырга өйрәнеп беткәннәр иде инде. Шуны дәвам итеп, кирәкле санда тиешле квалификациядә укытучылар әзерләп чыгарсак, әле мәгариф системасын алга җибәрә алабыз. 

Һаман да дәреслекләрнең стандартларын, уку йортларының ачылышын раслау — барысы да Мәскәүгә калды. Без боларны мөстәкыйль рәвештә эшли алабызмы?

Эшли алабыз, чөнки һәрбер республикада укытучылар хәзерләү институты бар. Уфада да, чуашта да, марида да бар. Алар аны саклап калды, бетермәде. Башкортлар берсендә бетереп куйганнар иде. Хата ясаганнарын аңлап, хаталарын төзәттеләр. Хәзер бер дигән эшләп яталар. Барысы да бездән генә тора. Ачабыз да эшлибез, тиешле санда укытучылар хәзерлибез. Моңа бернинди дә Мәскәү күрсәтмәсе кирәкми. Үзебезнең ихтыяҗ көче һәм хатаны тану гына кирәк.

Бездә егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Биографиягез белән кабаттан танышып чыккач, һөнәрләрегез җитмештән ким түгел дигән фикергә килдем. Русларда: «Человек-оркестр», — дигән әйтем бар. Сез тулы бер оркестрны тотарлык кешеләрнең берсе. Мәсәлән, сез мәктәп елларыннан ук җырлагансыз, музыка уен коралларында уйнагансыз. Шулай ук биегәнсез дә, спорт белән дә шөгыльләнгәнсез. Сезгә күп шәхесләр белән очрашырга туры килгән. Мәсәлән, Сара Садыйкова, Илһам Шакиров һәм башкалар. Мондый аралашулар тормышыгызда нинди роль уйнады?

Минемчә, Минзәлә педагогия училищесының беренче курсында ук җыр, рәсем дәресләре керде. Мандолинада, скрипкада, фортепианода уйнарга өйрәттеләр. Шул чорда, авылга кайткач, гармуны булган кешегә кызыгып, аның гармунында уйнарга дип кунакка бара идем. Болар миңа Казанда да кирәк булды. «Укытучы йорты» дигән бина бар иде. Анда җырчылар да, биючеләр дә йөрде. Драма түгәрәге дә, хор да эшләде. Бераздан соң Сара апа Садыйкова хорына йөри башладым. Бервакыт Хәким Сәлимҗанов халык театрын оештырды. Бик озак сайлаганнан соң, егерме бишләп кешене кабул иттеләр. Алар арасына мин дә эләктем. Бервакыт опера театры хор өчен өстәмә төркемнәр ача, диделәр. Тикшерүләр китте — мин бардым. Анда әзерлек төркемгә алдылар. Бер елдан артык анда җырладым. Әле 25 сум акча да бирәләр иде. Менә шулай итеп барысы да үземнең тырышлык белән. Укытучы өчен барысы да кирәк. Мөслим мәктәбенә эшкә кайткач, сыйныфым булды. Укучылар белән концерт та, төрле чаралар да уздыра идек. Мәктәп хорын да оештырдык. Биредә драма түгәрәге дә булдырдык. Ай саен яңа спектакль куя идек. Мин эштән арып чыкмыйм, стимул алам. 

Ялгышмасам, заманында сезнең җырларыгызны «Татарстан» радиосына да яздырганнар. Бу язмалар әле дә саклана микән?

Егермеләп җыр яздырылды. Шуның җидесе хәзер дә бар кебек. Минемчә, актарып карасагыз, табарсыз.

Үзешчән сәнгатьтә актив шөгыльләнгәч, сездә шушы юлдан китәргә кирәк дигән уй булмадымы? 

Минзәлә театрының: «Безгә синең кебек артист кирәк», — дип чакырганы булды. Казанның күчмә театры да чакырып караган иде. Филармониянең хоры да дәшкән иде. Бармадым. «Миңа үзешчән булу да җитә», — дидем. Нишләптер күңел тартмады.

Үзегез кебек төрле яктан киң үсеш алган милли кадрларны бүген ничек тәрбияләргә?

Заманында «Татар дәүләт университетын ачарга кирәк», - дигән сүз шактый актив иде. Шуны үстерү, булдыру өчен мин дә концепция эшләдем. Аның бер вариантын «Татарстан» журналында бастырганнар иде. Чит ил хөкүмәтләре хөкүмәт җитәкчесе итеп теләсә кемне куймый, бары тик әзерлекле кешене генә куя. Җитәкчеләрнең 80-90 проценты Франция, Англия университетларын тәмамлаган. Алар - «элиталы кадр». Элиталы, ягъни сыйфатлы, сайлап алынган. Бездә дә җитәкчеләрне куялар, әмма аларның күбесендә генерал психологиясе булыр урынга сержант психологиясе була. Алар, югары урынга куелса да, шул үзенең психологиясеннән ары китеп, юньле эш башкара алмый. Шуңа күрә без алга китә ала алмыйбыз.

Үзеннән-үзе милли университет булдыруга…

Милли университет кирәк, әлбәттә. Әмма бер милли университет кына безнең татар милләтен коткарып кала алмас. Мисал өчен, мин мәгариф министры булган чорда ел саен 30 мең бала татар мәктәбен тәмамлый иде. Без аларның күпмесен алалабыз? Бер меңе — монда, ике меңе — тегендә. Шул 5-6 меңнән дә артык ала алмыйбыз. Димәк, безнең югары уку йортлары да татарча төркемнәрне хәзерләвен дәвам итәргә тиеш. Шулар булганда, татар мәктәпләрен тәмамлаучылар югары белемнәрен үз телендә алачак. Һәм милләтебезнең белемле квалификацияле кадрлары артачак. Менә шулай итеп без милләтне, халкыбызның киләчәген саклый алырбыз.