Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Себер татарларының теле — хәзерге төрки телләр арасында иң борынгысы»

Себердә ярты миллион татар яши. Аларның 180 меңе — Себер татарлары. Шул ук вакытта Идел буе-Урал татарларының да бер өлеше үзләрен «Себер татарлары» дип атый, чөнки алар күптәннән инде җирле халык белән кушылып беткән, калганнары исә үзләрен Себер кешесе дип атый.

news_top_970_100
«Себер татарларының теле — хәзерге төрки телләр арасында иң борынгысы»
tayga.info

Тайга.инфо басмасы Себердә яшәүче халыклар турында сөйләвен дәвам итә. Фәннәр докторы, Россиядәге мөселман җәмгыятьләре һәм ислам турында китаплар авторы Владислав Кокоулин белән Владимир Кузменкинның татарлар тарихы турында әңгәмәсен тәкъдим итәбез.

Татарлар — Себернең төп халкы. Аларны диаспора дип атарга кирәкме, әллә «җәмгыять» терминын куллану дөресрәк буламы?

 Себердә яшәүче татарлар турында диаспора буларак та, шулай ук аерым этник төркем буларак та сөйли алабыз. Идел буеннан килеп, Себердә яши башлаган татарлар турында «диаспора» дип әйтү дөресрәк булыр.

Ә Себер татарлары, әлбәттә, мондагы төп халык. Этник үзтәңгәллек дигән төшенчә дә бар. Казан ханлыгы чорыннан башлап, ХХ гасырга кадәр Идел буеннан һәм Уралдан Себергә күченеп килгән татарлар да үзләрен Себер татарлары дип атый, ә аларның бер өлеше үзләрен Себердә яшәүчеләр дип саный.

Себер татарларының килеп чыгышы турында без нәрсәләр беләбез, алар турында кайсы мизгелдән башлап сөйләргә була?

Тулаем алганда Себер татарлары этногенезы түбәндәгечә: алар угор, самодий, төрки, монгол кабиләләре һәм халыклары катнашыннан барлыкка килгән. Әмма Себер татарларының төп өлешен төрки кабиләләр тәшкил итә.

Әгәр Приобье турында сөйләсәк, монда хун чорларында көньяктан самодий халкы (селькуп) күченгән, әмма алар төрки күчмәннәрнең көчле тәэсиренә бирешкән була инде. Алга таба төрки төркемнәр әкренләп күченгән һәм алар җирле төркиләшкән самодий халкы белән өлешчә катнашкан. Монгол мәдәнияте Приобьега XI–XII гасырларда үтеп керә башлый. Бу телес һәм кыргыз элементлары белән катнашкан кидани мәдәнияте була. Төрки элементлар монда ике юл белән үтеп кергән: Минусинск чоңгылыннан, Алтайдан һәм Урта Азиядән. Монгол походларыннан соң, Себер татарлары территориясе Батый хан нигез салган Урда дәүләтенә кергән. XV гасырның беренче яртысында Ак урда эчке чуалышлар аркасында яшәүдән туктый.

Себер татарларының төмән-турин татарлары белән бәйле тагын бер дәүләте — Төмән ханлыгы, ул XVI гасыр башында Тура, Тобольск һәм Исет районнарындагы территорияне алып торган. Алар Себер ханлыгы халкының үзәге була, Иртешнең түбән агымыннан башлап, Урал тауларына һәм Обьның урта агымына кадәр территорияне биләп торган. Башкаласы — Искер (Кашлык) шәһәре булган. 1563 елда Күчем җирле татар морзаларын үтереп, Себер ханлыгы хакимиятен яулап ала. Ул идарә иткәндә ханлык бәкләр һәм морзалар башлыгындагы кечкенә олыслардан торган. Хакимиятне үзәкләштерү зәгыйфь алып барыла һәм бу яңа этник бергәлекләр китереп чыгарган. Нәтиҗәдә, XIV–XVI гасырларда Себер татарларының төп төркемнәре формалаша.

 Ә тел мәсьәләсенә килгәндә?

Себер татарларының теле — хәзерге төрки телләр арасында иң борынгысы, чөнки анда хәтта борынгы һәйкәлләрдә дә очрамаган формалар һәм иске гомумалтай лексикасы теркәлгән. Ләкин әдәби тел булып Казан татарларының теле санала, димәк, Себер татарларының теле хәзерге татар теле белән тагын да күбрәк якыная. Бик күп сүзләр монгол теленнән, ә Бохара ханлыгы аша гарәб-иран мәдәниятеннән кергән.

Аерым төркемнәр бер-берсеннән никадәр аерыла һәм алар ничәү?

Себер татарлары өч этник төркемнән тора: Томск, Барабин һәм Тобольск-Иртеш татарлары, алар шулай ук тагын да ваграк төркемнәргә бүленә. Мәсәлән, Томск татарлары калмаклардан, эуштиннардан һәм чатлардан тора.

Хәзерге Новосибирск территориясендә яшәүче чат татарлары турында әйтсәк, Томск татарларының XVI гасырда Себер ханлыгы составына кермәүләрен дә әйтергә кирәк. Алар Енисей кыргызларына бәйле булган һәм аларга ясак түләгән. Чатлар югары Омь бассейнында, Каргата, Чулымның үрге агымында һәм Чаус елгасы (Обь елгасы кушылдыгы) бассейнында барабиннар белән күрше булып торган. Себергә руслар килгәч, чатлар Приобьеның киң районнарына таралган.

1598 елда Ирмень елгасының Обь елгасына койган өлешендә Андрей Воейков һәм Күчем хан гаскәрләре арасындагы сугыштан соң, Күчем хан җиңелә. Морзалар җитәкчелек иткән чатлар русларга буйсына һәм башта Тарага, ә соңыннан Томскига ясак түли башлый. Әмма чатларның күбесе йомышлы кешеләр булып языла, чөнки алар ясак түләмәгән.

Җанисәп мәгълүматларына караганда, XVII гасырда чатларның саны якынча 400 кеше булган, ә XIX гасыр ахырына инде 1,2 мең кешегә җиткән.

Хәзерге Новосибирск территориясендәге Каменка елгасы районында чат татарлары яшәгән җир — Шайтан шәһәрчеге урнашкан була, әмма хәзер бу археология һәйкәле нигездә юкка чыккан инде. 1939 елда Искитим районында Бердь елгасы ярында чат татарларының XV–XVII гасырга караган шәһәре табыла. Хәзер ул Обь сусаклагычы төбендә калган. Бүген Калывань районында Юрт-Ора, Юрт-Акбалык һәм Кара борын кебек чат авыллары бар. Чат татарлары Болотинск районындагы Ояш авылына һәм хәзерге Тогучин территориясендәге җирлеккә нигез салган.

Татар җәмгыяте революциягә кадәр ничек яшәгән? Хакимият белән мөнәсәбәтләре ничек булган?

Урнашу географиясе — башлыча Көнбатыш Себер, хәзер татарлар Көнчыгыш Себер һәм Ерак Көнчыгыш шәһәрләре составында булган дияргә була. Себер татарларының төп шөгыле — игенчелек һәм терлекчелек булган. Урманнар һәм төньякта урман-дала зоналарында балыкчылык һәм сунарчылык әһәмиятле роль уйнаган.

XIX гасырда игенчелек үз позицияләрен шактый ныгыта, ә күчмә һәм ярымкүчмә терлекчелек үз әһәмиятен югалта. Көньяк Себердә көчле икътисади үсеш, Себер тимер юлы төзелеше һәм шәһәрләр үсеше аркасында Себер татарлары хуҗалыгында үзгәрешләр килеп чыга. Алар извощик-ямщик, урман, печән әзерләү промыселлары белән шөгыльләнә башлый.

Себер татарлары авылларында кечерәк кенә остаханәләр барлыкка килә. Себер татарларының бер өлеше сәүдә белән шөгыльләнә башлый: авыл хуҗалыгы, аучылык, балыкчылык продуктларын, агач эшләнмәләр, күн, киез саталар. Татар сәүдәгәрләре савыт-саба, чәй, җиләк-җимеш, тәмләткечләр, киҗе-мамык тукыма алып кайтып сата башлый. Терлекчелекнең роле арта. Шулай ук умартачылык белән дә шөгыльләнәләр. Чат татарлары өчен балык тоту да керемле кәсеп була: алар туңдырылган балыкны Томскида һәм Колываньдә саткан.

Күпчелек авыллар өчен дөрес планировка хас булган, хәер урыны-урыны белән таркау төзелешләр дә сакланган. Авылларда йортлар саны уннан иллегә кадәр җиткән. Һәр авылда мәчет булган, почта станцияләре, училищелар, шәхси кибетләр дә очраштырган. Йортлар читән, казык һәм киртә койма белән уратып алына торган булган. Авыл артында, калкурак җирдә зиратлар урнашкан.

Татар бистәсе Новониколаевскида да барлыкка килә.

Транссебер тимер юл магистралендә яңа шәһәр төзелү аркасында, анда әкренләп татар бистәсе барлыкка килә. Алар Казан, Тобольск губернияләреннән, шулай ук Томскидан күченеп килгән була. Аларның төп шөгыле — һөнәрчелек һәм сәүдә. Бистәдәге татарларның төп борчуы мәчет һәм мөселман мәктәбе ачу була.

Шәһәрдә мөселман җәмгыяте 1907 елда барлыкка килә, ул вакытта Гариф Вәлиев инициативасы белән Новониколаевскида һәм Томскида мәчет төзелеше өчен акча җыю оештырыла, ә Новониколаевск Шәһәр думасы бина төзү өчен җир бүлеп бирә. Әмма татарлар мәчет янында йортлар төзү өчен шәһәрдә җир алырга тели. Чөнки мөселманнар көненә биш вакыт намаз укырга, ә моның өчен мәчет якында булырга тиеш. Тик шәһәр үзәгендә җир бик кыйммәт була һәм шәһәр аны теләгән һәркемгә сатарга мөмкин дип саный.

Мөселманнар бу проблеманы хәл итү өчен премьер-министр Петр Столыпинга мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә рөхсәт алына һәм мәчет төзелеше башлана (хәзер бу урында баштагы күренешен саклап торгызылган Тарихи мәчет урнашкан). Мәчеттән тыш, мәктәп тә ачыла, анда мулла татар балаларына грамота һәм хисап укыта. Ә менә китапханә ачуга ирешә алмыйлар, чөнки Томск губернаторы «милли аерылу”га китерергә мөмкин дип моннан баш тарта.

Себернең башка шәһәрләрендә дә татар җәмгыятьләре шулайрак яшәгән.

Аларның 1917 елгы революциягә һәм Гражданнар сугышына мөнәсәбәте нинди була? Кайсысы кем өчен сугышкан?

 Себердәге руслар белән чагыштырганда, 1917 елгы революция һәм Гражданнар сугышы ниндидер специфик үзенчәлекләр кертмәгән. Мөселман депутатлары шурасы барлыкка килүне (шул исәптән безнең шәһәрдә дә) генә атап китәргә буладыр. Шулай ук Гражданнар сугышы елларында мәдәни-милли автономия алу омтылышын атарга була. Ул тулысынча уңышсызлыкка дучар була — Колчак хакимияте татарларга нинди дә булса автономия бирүдән кискен рәвештә баш тарта.

Себер татарларының хәрби бәрелешләрдә катнашу үзенчәлекләрен аерып күрсәтүгә дә нигез юк. Алар ике яктан да сугышчылар буларак катнашкан, әмма ниндидер махсус «Себер татарлары дивизияләре» булмаган.

Узган гасырның 20-30 еллары — мәдәниятнең чәчәк атуы булганмы?

Ул елларда Себер татарлары мәдәниятендә ике тенденцияне аерып күрсәтергә була: бер яктан караганда, хакимият аларны революцион мәдәнияткә кушарга омтылган, бу проблеманы шул исәптән җирле партия оешмалары каршындагы татар-кыргыз (20 нче елларда казахларны шулай дип атаганнар) бүлекләре аркылы да хәл иткән. Икенче яктан, традицион мәдәният һәм ислам да сакланган. Хакимият мөселманнарга үз диннәрен тотуга киртә куймаган — бу православие чиркәве белән чагыштырганда көчле аерма булган. Моның сәбәбе гади: хакимият Россия мөселманнары аша Көнчыгышта, элекке Госманлы империясе территориясендә, гарәб илләрендә, Иранда һәм Әфганстанда революцион процессларга тәэсир итәргә тырышкан.

1929 елдан соң бу сәясәт кисәк кенә үзгәрә: мөселман руханиларына каршы ачыктан-ачык көрәш башлана, мәчетләрне ябалар, муллаларга гына түгел, ә татар интеллигенциясенә карата да репрессияләр башлана. Себердә Сталин сәяси процессының иң танылганы — янәсе, билгеле татар хезмәткәре Зариф Гайсин җитәкчелек иткән «хәрби оешма» («Гаскери уешма») эше.

Яңа татар алфавитына күчү дә кагыла Себергә. Бу процесс шактый каршылыклы була, совет пропагандистлары һәм тарихчылары язганча, бүген моның прогрессив булуы турында әйтеп булмый. Өстәвенә, бу күчеш ике мәртәбә була — башта гарәп графикасыннан латин графикасына, ә соңыннан — кириллицага. Бу татарларны революциягә кадәрге бай мәдәниятеннән һәм әдәбиятыннан бер мизгелдә аера. Төрки халыклар арасында бары тик дүрт кенә классик әдәбият (төрек, үзбәк, кырым-татар һәм татар әдәбияты) бар дип әйтергә була.

СССР вакытында иң төп чорлар нинди?

 Совет чорында Себер татарларының традицион көнкүреше нигездә авыл җирләрендә сакланган. Шәһәрләрдә ул әкренләп үткәндә кала, хәер аш-суда булган традицияләр бүгенгә кадәр сакланган. Ниндидер яңарыш кичергән чорлар да була. Әйтик, Хрущев идарә иткән елларда «халык мәдәниятенә» ихтыяҗ барлыкка килә: нәкъ шул вакытта, мәсәлән Масленица бәйрәме чәчәк ата, ул дини бәйрәмнәргә каршы, халык бәйрәме буларак каралган. Ә татарларның халык мәдәниятен күрсәткән бәйрәм — Сабантуй.

Хәзер демографик тенденцияләр ничегрәк, милли-мәдәни мирас ничек саклана?

Хәзер Себердә якынча 500 мең татар яши. Аларның 180 меңе — Себер татарлары, ә калганнары Идел буеннан һәм Уралдан килгән: нигездә, Казан татарлары, мишәрләр, керәшеннәр, Әстерхан һәм Кырым татарлары. Себердәге татарлар (татарлар — казахлар, татарлар — руслар) һәм башка халыклар арасында да катнаш никахлар сирәк күренеш түгел.

Татар иҗтимагый берләшмәләре милли мәдәнияткә актив ярдәм итә. Ислам күптәннән инде Себер өчен экзотика түгел. Мәчетләрдә намаз укырга татарлар гына түгел, казахлар, үзбәкләр, таҗиклар, Дагыстан халыклары, әзарбәйҗаннар да җыела.

Узган елда Новосибирскида федераль Сабантуй узды, быел ТАССР юбилеена багышланган Татар мәдәнияте көннәре булды. Казан татарларының теле Себер татарларының әдәби теле булып саналгач, Татарстанда һәм Башкортстанда басылып чыккан бөтен журналлар һәм китаплар Себердә дә укыла. Себер-татар телендәге әдәбият та бар, ул нигездә Тобольскида басыла.

Төбәк тормышының төрле өлкәләрендә танылган Себер татарларын әйтеп китик.

 Себер татарларының иң билгелеләре, әлбәттә, язучылар һәм шагыйрьләр. Әле XVIII гасырда ук Тобольскидагы галим Амдами данлыклы «Нәсыйхәтнамә» язган. XIX гасырда Мәүлекәй Юмачиков «Ирбит бәете» дигән зур поэма бастыра. Себер татарларыннан иң танылган шагыйрь — «Ак метеор» шигырьләр җыентыгын язган Булат Сөләйманов. Аның хөрмәтенә Тобольскида Себер татарлары тарихы, теле, әдәбияты һәм мәдәнияте буенча фәнни конференцияләр дә үткәрделәр.

Сәяхәтчеләрдән Габдерәшит Ибраһимов билгеле, ул Япониягә кадәр барып җитә һәм шунда илдәге беренче мәчетне төзетә. Берничә ел элек аның Россиядән Япониягә сәяхәте буенча көндәлек язмаларыннан торган ике томлы китап чыкты.

Себер татарларының күбесе дөньяга галимнәр буларак билгеле: Роальд Сәгдиев — плазма физикасы буенча белгеч, хәзер ул АКШта эшли, Зинфер Исмәгыйлев — катализ буенча белгеч, Академшәһәрчектән Эдуард Гыймади — математик, Тобольскидан Гөлсифә Бакиева — тарихчы.

Мәдәният эшлеклеләреннән Рауза Тихомированы, Лилия Разиеваны һәм башка бик күпләрне атарга була. Көрәшче Маршит Фиткуллин, чаңгычы Әмир Гәрәев билгеле. Хәрбиләр арасында да Себер татарлары бар: генерал-майор Кәрим Камалов РВСН берләшмәләре командиры була.

Себер үсешенә үз өлешләрне керткән талантлы шәхесләре тагын бик күп санарга була.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100