Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар зыялылары: "Моңарчы 25 ел Конституция нигезендә яшәгәнбез икән, киләчәктә дә шулай яшәргә язсын!"

Бүген Казанның Кремль яр буенда Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан акция-концерт узды.

news_top_970_100
Татар зыялылары: "Моңарчы 25 ел Конституция нигезендә яшәгәнбез икән, киләчәктә дә шулай яшәргә язсын!"

Акция-концерт программасы бигрәк тә яшьләргә хуш килгәндер, чөнки чарада чыгыш ясаучылар яшьләргә тәгаенләнгән иде. Зөлфәт Зиннуров, Илгиз Шәйхразиев, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Зәринә Вилданова белән беррәттән татар альтернатив музыкасы вәкилләре дә чыгыш ясады. 

Чарага ашыгучы һәр тамашачыга оештыручылар Татарстан байрагы төсле тасма өләшеп тордылар. Бер сәгать эчендә 1 мең тасма өләшенгәне билгеле. Барлыгы тамашага 2 меңләп кеше килгән дигән фараз бар. Тамашачылар арасында язучылар һәм шагыйрьләр, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, шул исәптән Роберт Миңнуллин, Рәмис Аймәт, Ленар Шәех, Фәйрүзә Мөслимова, Ләбиб Лерон, Рифат Сәлах, Гөлзадә Бәйрәмова, Йолдыз Шәрәпова, Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар, Әлфәт Закирҗанов, Рифә Рахман, Илшат Сәетов, Җәлил Мотыйгуллин һ.б. бар иде.

Алып баручылар - "Болгар" радиосы баш мөхәррире Илфар Кәримов һәм Татар радиосы Dj Айсылу Лерон концертны Татарстан Республикасы гимны белән башлап җибәрде. Активист егет-кызлар чарага килүчеләрнең һәркайсына Татарстан гимны сүзләре язылган кәгазь битләре таратты. Теләгән барлык кеше үз Республикасының гимнына кушылып җырлый алды.

Концертта шулай ук удмурт, мордва, керәшен артистлары да чыгыш ясады. Алар безнең Республиканың бердәм һәм күпмилләтле икәнлеген күрсәтә. 

Акция-концертның оештыручылары тамашачыларга Конституциягә бәйле сораулар да әзерләгән иде. Әйтергә кирәк, сорауларга җавапны бары тик Конституцияне яхшы белгән кешеләр генә әйтә алды. Мәсәлән, мондый сорауларга җавапны сез белер идегезме: "Конституция ничәнче елда кабул ителде?", "Анда ничә бүлек бар, ничә маддә?" Тамашачылар арасында бу сорауларга җавапларны белүчеләр табылды, алар "Түбәтәй" хәләл ризык кафелары челтәреннән тәм-томнарга сертификат белән бүләкләнде. 

“Татар-информ” хәбәрчеләре Татарстан Республикасы Конституциясе көне һәм әлеге чара турында килгән кунаклардан фикер сорашты.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе, төп оештыручы Тәбрис Яруллин

“Бик кыска вакыт эчендә без шундый зур чара оештыра алдык. Кеше килмәс дип курыккан идем, ләкин хәйран гына, меңләгән кеше җыелды. Без татарлар кирәк чакта бик тиз җыелабыз икән. Татарлар гына түгел, гомумән, Татарстан халкының абсолют күпчелеге үз республикасын яратып яши. Өметләр акландымы? Өметләрнең аклануы турында әйтергә иртәрәк әле. Әгәр дә әйбәт узса, мондый чараларның дәвамы да булыр. Чара позитив рухта узды. Безнең халыкка әйтергә теләгән сүзебез дә шул иде: ниндидер пессимистлык белән озак яшәп, бөлгенлеккә бирелеп булмый. Без үзебез өчен киләчәккә үсеш юлларын карарга тиешбез. Минемчә, безнең буын бик уңышлы гына алмашты.  Хәзер Татарстанның мәнфәгатьләрен кайгыртучы яшьләр үсеп җитте һәм аларның безнең янда туплануына шатланам”.

Шагыйрь Рифат Сәлах

“Безнең халыкны берләштерү өчен мондый чаралар бик кирәк. Конституция көне гел читтә кала иде. Ниһаять, 25 ел үтсә дә, без аны бәйрәм итә башладык. Моңа җитди сәбәпләр дә бар. Үзебезнең Татарстаныбызда дәүләт теленә каршы көрәш башлангач, безгә дә дәшмичә утырырга ярамаганлыгын аңладык. Халкыбыз хәзерге вазгыятькә борчыла. Бәйрәм дә әлеге проблемадан качуга түгел, ә аны күрсәтүгә багышланган, минемчә”.

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин

“Бүген нинди генә чара булмасын, зур бәйрәм буларак оештырылырга тиеш. Безнең, беренчедән, бүген Татарстан Республикасы Конституциясенең туган көне, икенчедән - зур юбилей. Нәкъ менә 25 ел элек без, халык депутатлары, югары советта Татарстан тарихында беренче тапкыр татар һәм Республикабыз мәнфәгатьләрен кайгырта торган Конституция кабул иттек. Хәзер инде безнең Татарстанның нигез ташы булган һәм үзебезнең мәнфәгатьләрне яклый торган төп, бердәнбер документ буларак калды. Шуңа күрә без аны кадерләп сакларга тиешбез. Иң мөһиме – Конституция Татарстан халкы файдасына эшләргә тиеш”.

Политолог Руслан Айсин

“Әлбәттә, мондый чаралар кирәк, чөнки Конституция – дәүләтчелегебезнең нигезе булып тора. Аның әһәмиятен яшь буынга аңлатырга кирәк, чөнки яшьләр Конституцияне бернәрсәгә дә ярамаган кәгазь дип саный. Чынлыкта исә ул зур әһәмияткә ия. Ул безнең дәүләтчелегебезнең символы. Андый символлар берничә: Президент статусы, Конституция, туган тел. Болар тышкы символлар. Безнең әле борынгыдан килгән эчке символлар да бар: динебез, рухи кыйммәтләр системасы һәм яшәешебез. Хәзерге вакытта бу символларга зур хөҗүм бара. Аларны саклап калу безнең төп бурычыбыз. Бу эшне яшьләр алып барырга тиеш, чөнки Конституциябезнең быел 25 еллыгы, ә ул фәндә бер буын вакыты дип санала. Шул ук вакытта дәүләт тарафыннан да эш алып барылырга тиеш. Барлык Конституцияләр дә кан аша, көрәш белән килә. Россиядә ул югары совет белән каршылык вакытында килеп чыкты. Мисырда, Төркиядә дә шулай булды. Ә менә Татарстан Республикасы Конституциясе иминлек вакытында барлыкка килде. Шуңа күрә ул универсаль модель. Кызганыч, безнең халыкта, җәмгыятьтә хокукый үзаң түбән. Бу мәсьәләдә һәр татар үзенә юрист булырга тиеш. Без үзебезнең хокукларыбызны белмибез”.

Дилбәр Фәиз, "Болгар радиосы" алып баручысы:

"Бүген мин генә түгел, бөтен татар халкы дулкынлану хисләре кичерә. Без "тел" дибез. Телебез турында сөйлибез икән, телне якларга, аның өчен көрәшергә кирәк. Ватсапка язып кына "мин тел өчен көрәшәм", дигән әйбер булырга тиеш түгел. Син урамга чык, урамда йөр, халык белән бергә бул! Шул вакытта телебез исән калыр. Үзебез көрәшмәсәк, безнең өчен беркем дә көрәшмәячәк. Бердәм булыйк, бергә булыйк, аерым-аерым йөрергә кирәк түгел. Бергә булырга кирәк!"  

Айдар Тимербаев, композитор: 

"Мин бүген махсус шушы чара өчен ашкынып авылдан килдем. Ләкин кешенең аз булуын күреп, йөрәгем әрнеде. Мин халык күбрәк булыр дип өметләнгән идем. Шәһәрдә яшәүче татарларның яртысы гына килсә дә, мәйдан тулы булыр иде. Татар теле өчен бик нык борчылам. Алай гына да түгел, бу хәлләр нервыма тия".

Рәмис Аймәт, шагыйрь: 

"Бирегә "Мин татарча сөйләшәм" акциясенә дип килдем. Ләкин мин көткәннән бераз башкачарак килеп чыкты. Бу Татарстан Конституциясенә багышланган бәйрәм булып чыкты. Соңгы вакытларда җәмгыятебездә барлыкка килгән туган тел проблемасы, шушы мәсьәлә мине бирегә алып килде. Бүген - Конституция көне. 25 ел без шушы Конституция байрагы астында яшәдек. Татарстан - Россиядәге иң толерант республикаларның үрнәге булып торды. Татар теле дә Конституция кушканча яшәде, шул нигездә белем бирелде. Ләкин соңгы вакытта килеп чыккан проблемалар, Конституция маддәсенең бозылуы бик нык борчый. Киләчәктә бу проблема уңай хәл ителсен иде. Конституция кабул ителгән икән, әлеге канун бозылырга тиеш түгел. Киләчәктә Конституциянең үтәлүен теләр идем".

Ләбиб Лерон, язучы, шагыйрь, журналист: 

"Бүген шундый вазгыять: тел өчен борчылган вакыт. Шуңа күрә үзебезнең барлыгыбызны күрсәтер, исәнлегебезне белдерер өчен, шушы милли җырларыбыз аша киләчәктә дә телебезне сакларга кирәклеген әйтү өчен бирегә чыктым мин. Бәйрәмнән дә бигрәк шуңа килдем монда. Моңарчы 25 ел Конституция нигезендә яшәгәнбез икән, киләчәктә дә шулай яшәргә язсын! Конституция бозылырга тиеш түгел. Ул - республиканың кануны икән, ул канун сакланырга тиеш. Башка милләтләр дә, нинди милләт булуына карамастан, аны танырга, кабул итәргә тиешләр".

Илсөяр Ихсанова, язучы, шагыйрә: 

"Моннан 25 ел элек Татарстан Конституциясе кабул ителде. Татарстан үзенең Конституциясе белән яшәү дәверендә ничек алга китәргә, ничек үсәргә мөмкин - без шуны расладык дип уйлыйм. Бездә, чын мәгънәсендә, толерантлык булдырылды. Кызганычка каршы, бүген бу толерантлыкның бер генә яклы булуын күреп барабыз. Шуңа күрә мин монда үземнең конституцион хокукларымны якларга килдем. Ә Конституциядә язылган: бездә ике дәүләт теле, татар теле - ул дәүләт теле. Мин туган телемне якларга дип килдем. Татар телен ирекле укуга калдырабыз икән, бу дәүләт телен танымыйбыз дигән сүз. Ә без Конституциябезгә хилафлык килмәсен өчен дәүләт телен тануны сорап килдек".










Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100