Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар журналларыннан 4 яңалык: бүләкләр, эксклюзив фотолар, яңа әсәрләр һәм аудиокитаплар

Татар матбугатын яратып укучылар өчен яхшы хәбәр: октябрьнең 13нә кадәр журналларга һәм газеталарга түбәнрәк бәядән язылырга була. Язылуга ташлама 13%ка кадәр җитә. Яңа яртыеллыкта татар журналлары укучыларына нинди яңа проектлар әзерли, нинди геройлар белән очраштырачак – шул хакта күзәтү укыгыз.

news_top_970_100
Татар журналларыннан 4 яңалык: бүләкләр, эксклюзив фотолар, яңа әсәрләр һәм аудиокитаплар

Журналларга язылуның бер шәп үзенчәлеге бар: аларны көтеп алу – һәрвакыт шатлыклы вакыйга. Әйтик, әниегезне журналга яздырсагыз, күз алдына китерегез: ай саен аңа, сездән сәлам булып, журнал килеп торачак! 

Почтаның Язылу декадасында катнашып, сез 13%ка кадәр ташламага ия була аласыз.

«Сөембикә» журналы

2023 елда күпләрнең яраткан «Сөембикә» журналына 110 яшь тула. Бу – редакция өчен дә, журналның тугры укучылары өчен дә зур бәйрәм. Ә бәйрәм бүләкләрсез булмый!

Шул уңайдан «Сөембикә» журналына язылучылар өчен бик яхшы бүләкләр уйнатылачак. Яраткан журналыгыздан мультиварка, электрогриль, электр иттарткычы, планетар миксер отасыгыз килсә, 2023 елга (6 ай, 12 ай) язылу квитанцияләренең күчермәсен редакциягә юлларга кирәк.

Алай гына да түгел, 1 тапкыр язылып, берьюлы 2 бүләк оту мөмкинлеге дә бар әле! «Сөембикә» журналына бер елга язылсагыз, махсус бүләккә – «Матурлык сандыгына» ия була аласыз. Ләкин бу эксклюзив бүләк бер елга язылу квитанциясен беренче булып почта аша җибәргән 110 укучыга гына эләгәчәк!

Журналның юбилее уңаеннан, әлбәттә, бүләкләр моның белән генә чикләнмәячәк. Ел дәвамында «Сөембикә» укучыларын яңа сюрпризлар көтә. Алары әлегә сер булып калсын.

«Сөембикә» журналына почта бүлекләрендә дә, Интернет аша да язылырга мөмкин. Язылу өчен сылтама.

«Мәйдан» журналы 

2023 елда «Мәйдан» журналы үз укучыларын күп кенә яңа һәм традицион проектлары белән сөендерәчәк. Журнал битләрендә ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге белән бергәләп игълан ителгән «Бу заман шундый заман ул...» дигән әдәби конкурска килгән иң яхшы әсәрләр дөнья күрәчәк. Нинди ул бүгенге заман татар дөньясы? Кем аның геройлары?

Нинди уй-гамьнәр белән яши бүгенге заман мөгаллиме? Үз һөнәренең остасы булган шәхесләр ни турында уйлый, нинди игелекле гамәлләр кыла? 2023 ел – Россиядә «Укытучы һәм остаз елы». Шул уңайдан «Мөгаллим мөнбәре» сәхифәсе белән беррәттән, төрле өлкәдә унышка ирешүчеләр, шуларның остазлары яки остазларның дәвамчылары турында «Остазлык һәм осталык» дип аталган сәхифә ачылачак.

Чаллы шәһәренең «Ләйсән» әдәби берләшмәсе киләсе елда үзенең 60 еллыгын билгеләп үтә. Хәниф Хөснуллин, Мөдәррис Әгъләмов, Ирек Диндаров, Ямаш Игәнәй, Альберт Сафин, Разил Вәлиев, Рәшит Бәшәр һ.б. – кемнәр генә каләмен чарламаган биредә! 2023 елда укучыларыбыз иҗат юллары әлеге әдәби берләшмә белән бәйле бик күп танылган шәхесләр турында истәлекләр һәм аларның язмалары белән таныша ала.

Бүгенге әдәби берләшмәләрдә иҗат уты ни хәлдә? Түбән Кама, Лениногорск, Әлмәт һәм башка җирлектәге каләм әһелләре әсәрләрен укыгач, укучыларыбыз үзләре нәтиҗә ясар.

«Мәйдан» – каләмгә тартылган барлык укучылары өчен иҗади мәйдан да ул. «Укучылар иҗаты», «Дустанә шәрех», «Яңа исемнәр» – күпләр яратып өлгергән һәм алдагы елда да дәвам итүче сәхифәләр.

«Мәйдан» журналына язылу өчен сылтама

«Идел» журналы

Чәйнең төрлесе була: мәтрүшкәле, алмалы, сөтле, җимешле... Яшьләр дә төрле – кем заманча көйләр яратып тыңлый, кем – классика, кем ак шигырь яза, кем Дәрдемәндне үзенең кумиры итеп күрә. Рәссамнарның да үз «мөгезләре» бар: кемдер тарихи сәхифәләрне сурәтли, кемгәдер хипстерлар тормышы якын. Ә татар яшьләре чәй ярата. Каһвәне дә үз итәләр. Әдәби әсәрләрдән дә каһвә тәме, чәй исе килә... Менә шундый ул «Идел» журналы. Иҗади яшьләрнең, каһвә йота-йота, әдәбият, милләт, яшәеш турында сөйләшер урыны. 

Яшь фотографлар иҗаты белән танышып барырга теләк булса – 3нче тышлыкны ач та кара: ел дәвамында профессиональ фотографларның иң яхшы эшләреннән «Идел» күргәзмәсе эшли. Алай гына да түгел, «Идел»нең яшь фотографлар клубы да гамәлдә: алар танылган язучылар белән фотосессия үткәрәләр, «Әдәби портрет» сәхифәсендә Марсель Галиев, Равил Фәйзуллин, Мәдинә Маликова, Батулла кебек олпат язучыларның уникаль сурәтләре дөнья күрде инде, чиратта – Рәдиф Гаташ, Рифә Рахман, Галимҗан Гыйльмановлар... Фотосессияне Идел-ONLINE Ютуб каналындагы «Әдәби портрет» тапшырулар циклыннан да карарга мөмкин. 

Яшь галимнәрнең супер ачышлары да кызыклы безгә. Чүп калдыкларын эшкәртүчеләр, уникаль эко-система булдыручылар, тропик күбәләкләр үстерүчеләр, карачкы ясаучылар... Уңышлы бизнес башы – идеядә! «Фәнни LAB» сәхифәсе татарның уңышлы яшь галимнәрен барлый. 

«Идел» журналы яшь рәссамнар белән дә эшли. Гадәттә, кылкаләм осталары никадәр иҗади шәхесләр булса да, эшләре, фикерләре шул күргәзмә кысаларында гына кала. Күргәзмәләргә исә халыкның бер өлеше генә йөри. Ә «Идел»дә сан саен яшь рәссам һәм аның өр-яңа картинасы тәкъдим ителә. Һәркемгә аңлаешлы: рәссам үз картинасында ни әйтергә теләве турында сөйли. «Рәссам сүзе» сәхифәсе – 2нче тышлыкта урын алган. 

Республикада гамәлдә булган иҗат берләшмәләрен барлыйбыз: ни белән шөгыльләнә яшь иҗатчылар, араларында шедеврлар бармы? Күрми калмыйбызмы әдәбият энҗеләрен? Иҗат берләшмәләрен булдыру, даими эшләтү – фәкать энтузиастлар эше. «Идел» – төбәкләрдәге яшьләр өчен дә иҗат мәйданы. Яңа исемнәрне беренче булып укучыларыбыз күрә. 

Ә җырчылар? Барысы да эстрадага китми бит, гаҗәеп тавышлы, профессиональ белемле яшь җырчыларыбыз бар. Аларның күрсәтү дә – «Идел» бурычы. Илгиз Мөхетдинов, Булат Закиров, Рөстәм Насыйбуллин, Анзор Нәбиуллин, Алсу Фәйзуллина... – журналның «Яңа дулкын» Ютуб каналында яшь җырчылар белән клиплар урын алган, ә басмада яшь җырчылар иҗаты турында кызыклы язмалар көтә. Шәп җырлар тыңлый-тыңлый укыйлар «Идел»не. 
Яшь шагыйрьләрнең үзләрен тыңлау мөмкинлеге дә бар: 2FAN каналында – яшь шагыйрьләр иҗаты. Ә журналда – яңа шәлкем һәм фотосессия. Иҗади яшьләрне танысыннар! Чәйнең алмалысы күңелеңә хуш киләме, алмасызымы – сайлау мөмкинлеге булганда, сыйлану җае бар. Иҗатта да төрлелек һәм фикер булырга тиеш. «Идел» – әнә шул дулкында. Индекс: П2363.   

«Идел» журналына Интернет аша язылу өчен сылтама.

«Сәхнә» журналы

«Сәхнә» − эстрада һәм театр тормышын яктыртучы мультимедиа журнал. Хәзер журнал битләреннән эстрада артистларының популяр клипларын, танылган артистлар белән аудио- һәм видеоәңгәмәләр, хәтта спектакльләрдән өзекләр дә карарга мөмкин!

Сәнгать журналы тарих битләрен барлауны дәвам итә. «Хәтер сандыгы» сәхифәсенең иң зур кыйммәте булып Татарстан радиосы фондында сакланган тапшыруларның архив язмалары тора! Qr-код аша кереп, татар мәдәнияте тарихында тирән эз калдырган олуг шәхесләрнең тере тавышын укучыбыз да тыңлый ала.

Шулай ук Интернет киңлекләрендә «Сәхнә сере» тапшыруының барлык чыгарылышларын карарга мөмкин. Һәр санда татар дөньясының театр яисә җыр сәнгате вәкилләре белән әңгәмәләр дөнья күрә. Тапшыруның иң кызыклы өлешләрен укучыбыз игътибарына тәкъдим итәбез. Журнал битләренә кермәгән бик күп вакыйгаларны укучыбыз «Сәхнә сере» дигән тапшыруыбызны видеода карап ишетә алачак.

Моннан тыш, «Сәхнә» журналында татар язучылары әсәрләренең аудиокитапларын да тыңлау мөмкинлеге бар.

Музыкаль сәхифәдә һәр айда популяр эстрада артистларының хит җырларын тәкъдим итәбез. Җырларның караоке вариантын журналда урнаштырылган QR-код аша кереп кулланырга мөмкин. «Сәхнә» журналы белән вакытыгыз күңелле һәм файдалы үтсен!

«Сәхнә» журналына язылу өчен сылтама

Реклама. «ТАТМЕДИА» АҖ

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100