Татар журналистлары форумы: Милли тапшырулар кыскара, тираж кими, почтальоннар юк
9-11 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә Бөтенроссия татар журналистлары форумын уздыра. Форумның ачылышында «Интертат» хәбәрчесе дә булып кайтты.
Татар журналистлары форумының ачылышын Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлназ Шәйхи алып барды.
Данис Шакиров төбәктәге журналистларга: «Сезнең турында «таяныч һәм терәк» дип әйтәбез»
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров делегатларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде.
– Быел илебезнең 18 төбәгеннән 45 журналист катнаша. Татарстан татарча эшчәнлеген алып бара торган массакүләм мәгълүмат чараларын берләштерә. Әлеге җыенның төп максаты – конгресс канаты астында эшләп килүче массакүләм мәгълүмат чараларын туплау. Сез – шуларның вәкилләре, әгъзалары, һәрдаим андагы татар тормышын яктыртучылар. Сезнең белән беррәттән алга таба бурыч-максатларны билгеләрбез.
Биредә күтәрелгән мәсьәләләр башка рәсми даирәләрдә, аерым оешмаларда хәл ителә. Без сезнең турында «таяныч һәм терәк» дип әйтәбез. Төбәкләргә йөреп торабыз. Теге яки бу оешмага килеп керү белән, анда нәшер ителүче матбугат чараларына күз төшә. Газеталарда Бөтендөнья татар конгрессы сүзе кулланыламы – шуңа игътибар итәбез. Сезнең белән эшне алып бара торган, Татарстан белән бәйле булган аерым рәсми оешмалар да биредә, – диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.
Илшат Әминов: «Рөстәм Нургалиевич яңа таләп буенча эшли торган медиа үзәкнең концепциясен булдырырга йөкләде»
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов әлеге очрашуның кирәкле булуын билгеләп үтте:
– Кичә «ТНВ» телерадиокомпаниясендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу булды, виртуаль студия ачылышында катнашты. Аннан тыш та сөйләшү булды. «Дөньялар тиз үзгәрә, сез акрын үзгәрәсез, сез дә үзгәрергә тиеш», – диде ул. Татар журналистиканың киләчәге турында да сүз булды. Без күбрәк яңа технологияләр кулланып, бөтен чаралар аша караучыларны, укучылары, тыңлаучыларны табарга тиеш, дигән фикергә килдек.
Без Рөстәм Нургалиевичка үзебезнең проектны тәкъдим иттек, ул аны кабул итмәде. Яныбызда гына 4 катлы бина салып, «Шаян», «Мәйдан» каналларын – барысын бергә җыйыйк, бергәләп эшлик, дигәнгә ул: «Андый комплекс кирәк түгел. Бу инде – иске проект. Останкинодан да яхшырак, әмма барлык теләгән кешеләрне җыеп, мөмкинлекләр тудырып, яңа таләп буенча эшли торган медиа үзәкнең концепциясен булдырыгыз», – диде. Безгә шул эшне башкарып чыгу йөкләнелде. Аны ничек эшләрбез, дип, баш ватып утырабыз.
Рәисебез әйткәч, эшлибез. Яңа эш буенча ул таләпләрен җиткерде. Башка төбәкләрдәге тәҗрибәне өйрәнәбез. Мин үзгәрергә кирәклеген аңлыйм, тик кайсы якка – монысы зур мәсьәлә. Университетта да үзгәреш булды – яңа институттан яңа директор килде. «Киләчәктә татар журналистикасына игътибар итәчәкмен, практик яктан, күбрәк кешеләр кирәк. Төбәкләрдән булсынмы ул, конкрет кешеләрне кертик, укытыйк», – диде. Максат куя торган кешеләр күп, эшләүче генә аз. Яңа журналистиканың уку-укытуда куллана торган квалификацион таләпләрен эшләгез, уку планнарын үзгәртеп, яңа буын журналистларын бергәләп әзерлик, дип тәкъдим итте. Тәкъдимнәр күп, эшләргә генә кирәк. Киләчәкне бүген уйларга кирәк: кайсы юнәлешкә басым ясыйбыз, нинди массакүләм мәгълүмат чаралары кирәк булыр һ.б. Рөстәм Нургалиевич «дөньяны үзгәртергә кирәк» дигән проект белән генә керергә кушты. Бер казанда кайнап, проблемаларны белеп тә бетермибездер. Бүтән өлкәләрдә – башка проблемалар, мин аны беләм. Шуңа күрә, әйдәгез, бергәләп эшлик, – диде Илшат Әминов.
Ләйсән Сафина: «Трендта булу, дөрес итеп эшләү – заман таләбе»
– Сезнең тиражларыгызны күреп, проблемаларыгызны ишетеп торабыз. «Татмедиа»да күптән түгел медиамәктәп ачылган иде. Теләк-тәкъдимнәрегезне ишетеп, колак салып, аерым газеталарны коллегалар белән тикшереп чыккан идек, социаль форматта да эшләүләрен карадык. Эшләү рәвеше көн саен үзгәрә, форматлар үзгәрә, трендта булу, дөрес итеп эшләү өчен уку-укытулар уздырырга да мәҗбүрбез, бу – заман таләбе. Теләгегез, тәкъдимнәрегез булса, аларны җитәкчеләргә җиткерергә әзербез. Ел дәвамында да күрешеп торыйк, – диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең PR-директоры Ләйсән Сафина.
Миңназыйм Сәфәров: «Еламыйча гына алга барырга кирәк»
«Татарстан» телерадиокомпаниясенең милли тапшырулар хезмәте җитәкчесе Миңназыйм Сәфәров, бер-беребезгә терәк булырга кирәк, диде.
– Пандемия вакытында «Нихәлләрдә яшәп ятасыз» дигән рубрика ачтык. Милләтнең ничек яшәгәнен белергә кирәк, шуңа күрә без, күпләрнең ярдәме белән, төбәкләрдәге татарларның ничек яшәп ятканын күрсәттек. Үзебезнең базарда гына кайнамыйбыз, татар халкы бөтен җирдә яши.
Илшат Юнысович та медиаүзәк дип әйтеп сөендерде. Бу – барыбызга да кагыла торган әйбер. Тормыш еламаска өйрәтте, диләр бит. Еламыйча гына алга барырга кирәк. Язмышыбызга язылган икән, аны эшләргә кирәк. Булганыгыз өчен рәхмәт. Бергәләп бер максатта эшлик, – диде ул.
Марс Тукаев: «Соңгы 2 елда бәйрәмнәрдә генә түгел, авырлыклар, фаҗига килгәндә дә берләшә ала торган милләт икәнебезне бөтен дөньяга күрсәттек»
Бөтендөнья татар конгрессында чит төбәкләрдә чыгып килүче газета-журналлар һәм телевизион тапшырулар белән эшләү өчен бүлек оешты, аның җитәкчесе Булат Ибраһимов еллык эшләгән эшкә нәтиҗә ясады. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев төрле төбәкләргә барып, милләттәшләребезгә ярдәм итәргә тырышуларын искәртте:
– Узган ел без Васил Шәйхразыев белән 144 көн сәфәрдә булганбыз. «ТНВ» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларына рәхмәт, «Хәбәрләр», «Халкым минем» тапшырулары журналистлары белән еш йөрибез, алар шунда ук монтаж ясый, хәбәр яза, сөйли, төшерә, бик гаҗәп! «Сабантуй», «Татар кызы» кебек халыкара дәрәҗәдәге бәйрәмнәр безне берләштерә, ләкин без үзебезне соңгы 2 елда бәйрәмнәрдә генә түгел, авырлыклар, фаҗига килгәндә дә берләшә ала торган милләт икәнебезне бөтен дөньяга күрсәттек.
Узган ел 7 май кичендә Курган өлкәсендә Эчкен (Йолдыз) авылы 1 кич эчендә янып бетә язды, авылның бер өлеше генә калды, 7 кешебез һәлак булды. Шул төнне үк халкыбызга мөрәҗәгать иттек. Беренче тапкыр Васил Габтелгаязович белән барган вакытта халык дошманга караган кебек карады. Күзләрендә өмет юк иде. Йорт урыннарында һаман да күмерләр пыскып ята иде. «Әйдәгез, ярдәм кулын сузыйк!» – дип, татар халкына мөрәҗәгать иттек. Владивостоктан, Камчаткадан Калининградка кадәр барлык оешмалар, эшмәкәрләребез ярдәм кулын сузарга ашыкты. Беренчеләрдән булып Башкортстанда яшәүче Фәнир ага Галимов җирле халыкка йорт салып чыкты, башка төбәкләр дә бер-берсе белән ярыша-ярыша йортлар төзеде. Татарстан Рәисенә рәхмәт, «Татнефть» ширкәте аша йортлар төзетте. 1 ел эчендә дигәндә, шөкер, Йолдыз авылы яңадан күтәрелде. Быел июньдә Курган өлкәсенең Сабан туен да үткәрдек. Авыл, мәктәп сакланып калганлыгы өчен халык шатланды. Янгыннан соң башка төбәкләргә, шәһәрләргә киткән кешеләр дә яңадан авылга кайта башладылар.
Быел язын берничә төбәктә су басты, ул Оренбург өлкәсеннән башланды, өлешчә Ульяновск, Төмән, Омск өлкәләрендә булды. Су баса башлагач та бардык, зур йөк машиналары белән ярдәм юлладык. Беренче тапкыр барган вакытта: «Нишләп йөрисез инде монда», – дигән кебек, безгә дошманнарга караган кебек карадылар. Күзләрендә бөтенләй өмет уты юк иде. Омск шәһәреннән төньякка 550 чакрым барырга кирәк, аның 120 чакрымында асфальт юл юк, җимерек юллар, сазлык... Шунда да милләттәшләребез яшәп ята, бик күп татар авыллары бар, һәм аларның күбесе су астында калган. Газ кермәгән, морҗалары җимерелеп төшкән, утыннары агып киткән. 5 тапкыр барып, аларга ярдәм кулын сузганнан соң, соңгы тапкыр барганда, шундагы бер апа күз яшьләре белән рәхмәт әйтте, бөтен авыл халкы кул чабып, аны хуплады.
Мондый күренешләр безгә рухи ләззәт бирә, йөргәннәребез бушка түгел икән, дигән нәтиҗәгә киләсең. Алай гына да түгел, авыл халкы бергә җыелып: «Әйдәгез, үзебезнең мәктәпкә Габдулла Тукай исемен бирик», – дигән инициатива белән чыкты. Киләсе елда Әшеван мәктәбе алдына Габдулла Тукай һәйкәлен куярга теләк белдерделәр. Бу тормышка ашса, ул Себер җирлегендә Тукайга куелган беренче һәйкәл булыр иде. Авылның 800 еллыгын да бәйрәм итәргә ныклап әзерләнәбез. 2026 елда Омскида федераль Сабантуй узачак, бу бәйрәм нур өстенә нур булыр, Алла бирсә. Бердәмлегебезне саклап, бер-беребезгә терәк булып, кирәк булып яшәргә насыйп булсын, – диде ул.
Башкортстанның «Диләфрүз» газетасы баш мөхәррире: «Үзебезнең кыйблага тугры калабыз»
Башкортстанда чыга торган «Диләфрүз» газетасы баш мөхәррире, нәшире Галия Сәфәрҗанова Бөтенроссия татар журналистлары форумы ачылышында газетаның эшчәнлеге белән таныштырды. Форумны Бөтендөнья татар конгрессы «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә оештыра.
– Бүгенге көндә 10 мең тиражыбыз бар. Газетаны бөтен Россия буенча 55 төбәктән яздыртып алалар. 17 мең тираж булган заманнар да бар иде. 14 ел буена үзебезнең кыйблага тугры калабыз. Бүгенге көндә редакциядә 4 хатын-кыз эшли.
Газета махсус хатын-кызлар өчен басылып чыга. Укучыларга «сәясәттән читтә торабыз» дип вәгъдә биргән идек, сүзебездә торабыз. 14 ел тулды, паспорт алырга вакыт җитте. Шушы арада нәрсәләр генә булып бетмәде: пандемия, махсус хәрби операция... Ә без һаман үзебезнең юлдан барабыз, тугры калган укучыларыбыз бар. Без мәңгелек кыйммәтләрне таратабыз. Чын күңелдән язабыз, шуңа да безне чын күңелдән кабул итәләр. Сезнең проблемаларны аңлап утырам, үземчә борчылам.
«Татмедиа» белән бергәләшеп бер юлда эшлибез, яшибез. Укучыларыбыз «Без бергә» газетасын бик ярата. Бер бабайны беләм, почтага килеп, «Без бергә» газетасына яздыруларын сорый. «Диләфрүз» журналына язылсагыз гына «Без бергә» газетасына да яздырабыз дип, шаяртып әйтәм аңа. Казан безне һәрвакыт чакырып тора, рәхмәт», – диде Галия Сәфәрҗанова.
Исхак Хәлимов: «Киләсе елда газетага субсидия ярты миллионга күбрәк бирелде, бу – губернаторның эшне бәяләве турында сөйли»
«Җирле татар оешмасы белән матбугат чаралары бергә эшләсен иде. Газета оешма турында яза икән, оешма да, газета да эшли, дигән сүз. Ульяновск өлкәсеннән «Өмет» газетасы – бу яктан үрнәк», – диде Гөлназ Шәйхи. Ул сүзне Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы баш мөхәррире Исхак Хәлимовка бирде.
– «Өмет» газетасы – Россия төбәкләре арасында чыга торган газеталарның иң өлкәне. Быел газетага 35 ел була. Газетабыз беренче саныннан ук дәүләт, өлкә хөкүмәте ярдәме белән чыга. Шушы 35 ел эчендә бездә 4 губернатор алмашынган икән. Губернаторлар алмашына, милли газетага мөнәсәбәтнең үзгәргәне юк. Шул килеш. Киләсе елның бюджеты да каралды, хәбәр килде. Безнең газетабыз өчен каралган субсидия быел белән чагыштырганда ярты миллионга күбрәк. Хөкүмәтнең, губернаторның безне эшне ничек бәяләве турында сөйли бу саннар.
Татар милли-мәдәни автономиясе белән элемтәдә торабыз. Аларның барлык проектлары, эшчәнлекләре турында язабыз, нинди генә җыелыш булса да, алар безне чакыра. Автономия ай саен татар теле һәм мәдәнияте көннәре үткәрә. Без шушы мөмкинлектән файдаланып, районнарга чыгып, халык белән очрашабыз, чыгыш ясыйбыз, почтальоннарыбызны, безгә язып торучы укучыларны, мәдәният хезмәткәрләрен бүләклибез. Автономия рәисе Рәмис Сафин да җыелышларда халыкны газетага яздыртуга үз өлешен кертә.
Үткән елдагы форумыбызның нәтиҗәсе буларак, без атна саен конгресстан хәбәрләр алып торабыз. «Татар дөньясы» дигән рубрикабызны яңартып җибәрдек. Анда Бөтендөнья татар конгрессы җибәргән төбәкләрдәге яңалыклар урын ала, укучыларыбыз аны уңай кабул итте, һәм бу – газетага яңа сулыш, яңалык кертте.
«Өмет» газетасының 35 еллыгына һәм Россиядә «Гаилә елы» уңаеннан «35 татар гаиләсе» дигән сәхифә башладык. Сәхифәдә 25кә якын татар гаиләсе белән таныштырдык. Күп балалы һәм катнаш булмаган гаиләләрне сайлап алдык. Барысы да милләт җанлы гаиләләр, балалары белән татарча сөйләшәләр. Димәк, милләтебезнең киләчәге бар, дигән өмет бар. Күбесе газетабызны алдыра икән.
Шәхесләр елы уңаеннан, үзебез өчен бик күп шәхесләрне ачтык. Әлеге сәхифәдә Ульяновск өлкәсендә туып үскән, төбәгебезнең данын еракларга тараткан 30га якын шәхесләрне ачтык. Шушы темаларны яктырту газетаның дәрәҗәсен күтәрә, аны халыкка якынайта. Шуңа күрә Бөтендөнья татар конгрессына шундый чаралар, конкурслар үткәргәне өчен рәхмәт, – диде Исхак Хәлимов.
Сергачтан Фәрит Аймалетдинов: «Шөкер Аллаһка, иҗтимагый оешмалар белән талашып беттек!»
Бөтенроссия татар журналистлары форумы ачылышында Түбән Новгород өлкәсенең Сергачтагы «Татар радиосы» баш мөхәррире Фәрит Аймалетдинов җирле иҗтимагый оешмалар белән актив эшләүләре турында сөйләде.
– Халык санын алу нәтиҗәләре буенча, безнең төбәктә 26 мең татар бар. Түбән Новгород өлкәсендә – 34 татар авылы, барысында да радио, телевидение эшли. Түбән Новгород татарлары Мәскәүдә дә, Санкт-Петербургта да яши, аларга интернет аша эфирны таратабыз. Иҗтимагый оешмаларга килгәндә, шөкер Аллаһка, бөтенебез талашып беттек! 8 иҗтимагый оешма, 2 көрәш федерациясе бар. Татар халкы һәм көрәшчеләре кими, ләкин иҗтимагый оешмалар арта. Без алар белән яхшы эшлибез, соңгы арада алар активлашты.
Бүгенге көндә Сергачтагы «Татар радиосы»нда иҗтимагый оешмаларга 8 640 секунд эфир бирелгән, 25 920 секунд әлеге тапшырулар кабатлап чыга. Иҗтимагый оешмаларга бу гына аз, аларның көн саен эфирга чыгасылары килә. Шулай булгач, мин аларга «Вершки и корешки» мультфильмын карарга кушам. Аннары алар эфир таләп итүдән туктый, атнасына 4 тапкыр да җитә.
Иҗтимагый оешмаларга ярдәм итәбез, мәсәлән, Сабантуй оештырганда реклама әзерлибез, акча сорамыйбыз. Радиоканалыбыз эшли, бүгенге көндә аны Чувашия Республикасының бер өлешендә һәм Мордовиядә дә тыңлыйлар. Безнең төп бурычыбыз – Түбән Новгород өлкәсендә яшәүчеләргә татар мохитен тудыру. Бөтендөнья татар конгрессы белән без тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Килегез, үзебездә көтеп калабыз, – диде ул.
Хәмидә Гайфуллина: «Россия-1» каналында милли тапшыруларга эфир вакытын кыскарттылар»
«Удмуртия» телерадиокомпаниясендә телевизион тапшырулар алып баручысы Хәмидә Гайфуллина әйтүенчә, «Россия-1» каналында милли тапшыруларга эфир вакытын кыскартканнар.
– 16 сентябрьдән «Россия-1» каналында милли тапшыруларның вакыты кыскартылды. Элек 9:00-10:00 сәгатькә кадәр тапшырулар чыга иде. Шуның ярты сәгате – удмурт телендә, реклама һәм калган 22 минутында татар тапшырулары. Хәзер бөтенебезгә нибары ярты сәгать кенә бирәләр. Тапшырулар 9:30 сәгатьтә башлана, аның 11 минуты удмурт телендәге «Яңалыклар» өчен булса, калган 11 минуты татар тапшыруларына бүлеп бирелә. Мордовия, Чувашиядәге коллегаларыбыз белән сөйләштек, аларда да шул ук хәл.
Милли тапшыруның элекке вакытында хәзер рус телендә «Яңалыклар» («Вести») тапшыруы чыга. Иртә белән чыга торган милли тапшыруларны хәзер студиядән туры эфирда алып барырга таләп итәләр. Төбәктә яшәүче татарлар өчен бу – бик җайсыз, 11 минутлык тапшыруга кемне чакырып була? Районнар читтә кала, шәһәрдәге кешеләрне генә чакырырга мөмкин. Туган телебездә камил сөйләшкән кешеләрне дә табып, чакыруы кыен. Безнең алда шундый проблемалар туды хәзер.
Сәбәбен болай аңлаталар: имеш, милли тапшырулар бара, реклама юк, һәм милли тапшырулардан акча керми. Дәүләт телерадиокомпаниясе системасында радио тапшыруларның чыгуына 35 ел була. Беренче тапшыру 1989 елның 3 ноябрендә эфирга чыккан иде. Бертуктаусыз эшләп килде: атна саен 25 минутлык тапшыру чыга», – диде Хәмдия Гайфуллина.
«Марий Эл» телерадиокомпаниясендә «Туган тел» тапшыруын 31 ел алып баручы Мәүлидә Әкбәрова да әлеге проблеманың кискен торуын әйтте:
– «Туган тел» тапшыруы баштан 45 минут булды, аннан соң 30 минут, хәзер инде 12 минутка калды. Аны акрынлап-акрынлап кыскарта баралар. «Нигә кыскартылды?» – дип, тамашачылар күрә, әйтә. Районга барганда 2-3 тапшыру төшереп кайтам. 12 минутын телевидениедә күрсәтсәк, калган материалны интернетка чыгарырга туры килә. Ләкин интернеттан әби-бабайлар, өлкән буын карый алмый бит, – диде ул.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Бөтенроссия татар журналистлары форумы карары нигезендә Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе генераль директоры Олег Добродеевка мөрәҗәгать әзерләнәчәген әйтте.
«Бу мәсьәлә Россиянең һәр төбәгенә бәйле. Бездә дә, димәк, шул ук хәл. Моны бөтенләй игътибарсыз калдырырга ярамый», – диде Данис Шакиров.
Төмән өлкәсеннән Гөлнур Вәлишина: «Почтальон булмагач, газета килмәгәч, «почта артыннан ялынып йөрикме» дип, газетага язылмыйлар»
Төмән өлкәсе «Яңарыш» татар газетасының җаваплы сәркатибе Гөлнур Вәлишина җирле газетаның проблемалары турында сөйләде:
– Ижевскидагы «Яңарыш» газетасындагы проблема бездә дә бар. Газетаны почта аша тарату елдан-ел авырлаша. «Почта России»нең эше елдан-ел кыенлаша бара. Авылы-авылы белән почтальоннар юк. Почтальон булмагач, газета килмәгәч, «почта артыннан ялынып йөрикме» дип, газетага язылмыйлар. Бер язылмагач, гел язылмыйлар, шулай онытылып кала. Күпме генә тырышсаң да, бернишләтеп булмый. Газетага язылган кешеләр аны бик яратып укый. «Яратып укыйбыз, газетасыз яши алмыйбыз», – диләр.
Һәр өлкәдәге татар газеталары кебек үк, татар телен күтәрү, мәдәниятне үстерү юнәлешендә, халык тарихны белсен, дип эшлибез. «Яңарыш» газетасы чыга башлауга быел 34 ел булды. Редакция каршында «Әдәби Төмән» иҗат берләшмәсе эшли, берләшмәнең активларын җыябыз. Алар, өлкән яшьтә булсалар да, өлкәнең иң затлы, зыялы татар җанлы кешеләре. 85 яшьлек Сөнгат абый Биккинин Тубылдан кадәр килеп җитә.
Икенче яктан, татар теле мәсьәләсе. Хәзер яшьләрдә тел бетә, югала, дибез. Безнең өлкәдә өч татар милли-мәдәни автономиясе бар, – диде ул.
«Почта России» мәсьәләсе монда гына түгел, һәр форумда күтәрелде, җитәкчелеккә дә җиткерелде. Чишү юлын күрмибез, чөнки «Почта России» аерым бер оешма буларак эш итә», – дип шәрехләде Данис Шакиров.
Башкортстаннан Фаил Фәтхетдинов басма газета редакцияләренә акча эшләү серләрен ачты
Башкортстанның «Кызыл таң» республика газетасы, «Тулпар» һәм «Әллүки» журналлары баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов Бөтенроссия журналистлар форумында тираж төшү, хезмәт хакының артмавы кебек мәсьәләләрдән ничек чыгып булганын әйтте:
– Уфада «Ак калфак», «Сәхибҗамал», татар милли-мәдәни автономиясе һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы филиалы кебек татар иҗтимагый оешмалары эшли. Аларның барлык эшчәнлекләре турында без язабыз. Басма газеталарга килгәндә, бездә дә шул ук проблема бар. Тираж төшә, керем азая. Үзең алмаган керем азайгач, бюджеттан кергән акча алмаган керемеңне капларга китә, эш хакы үсми.
Бу юлдан чыгу юлларын тәкъдим итәм. Беренчедән, социаль яктан әһәмиятле проектлар тәкъдим итү юнәлешендә алып барабыз. Проектларны ел башында җыя башлыйлар, декабрьдә хисап тотабыз, гыйнварда яңа проектка гариза бирәсең, февральдә җиңү-җиңмәвең билгеле була. Шушы проект аша без ел саен 2 млн сум акча алабыз.
2016 елда безнең редакциядә НКО (коммерцияле булмаган оешма) төзегән идек. Шуның белән без инде икенче ел Республика Башлыгы грантын алабыз. Узган ел – 1 млн 400 мең, быел 1 млн 600 мең алдык. Ул акчаны берничек тә теләсә кая тотып булмый, аны катгый рәвештә контрольдә тоталар. Шунысы да бар – бер проектны гамәлгә ашырмыйча, икенчесенә акча бирмиләр. Мәсәлән, 1 млн 600 сумны без махсус хәрби операциядәге егетләрне һәм аларның гаиләләре турында газетада язар өчен алдык. Моны һәркем эшли ала. Бу проектны Башкортстандагы республика редакцияләреннән без генә оттык.
Газетага ярдәм кирәк, дип сорау – урынлы түгел. Проектлардагы эшчәнлекне газеталарда яктырту, реклама ясау дисәң, әлеге проект үтәргә мөмкин.
Сайт һәм социаль челтәрләр – аерым юнәлеш. Журналистларыбыз алып бара, тәүлек дәвамында диярлек эшлиләр. Чарага баралар икән, мәгълүматны җибәрәләр, чыгарабыз. Чарадан кайткач, сайт һәм газета өчен яңадан материал язалар. Элек анонс хәбәр яза иделәр дә, тулырак сайттан укыгыз дип, сылтама белән яза иделәр. Хәзер бу алым да бик үк отышлы түгел. Социаль челтәр өчен аерым, сайтка сылтама куймыйча, тезислар белән эшләргә кирәк.
Без республика басмалары арасында сентябрьдә икенче урында булдык. Сайтта карау (аена 400 мең карау бар), социаль челтәрләр (сайт белән бергә гомуми сан – 2 млн карау). Электрон басмабыз аерым финанслана. Материалның укылышы, уникаль караучылар, социаль челтәрдәге дусларның саны – барысы да исәпкә алына, – диде Фаил Фәтхетдинов.
Очрашу барышында төбәкләрдән килгән башка баш мөхәррирләр дә үз эшчәнлекләре турында чыгыш ясады, журналистларны Бөтендөнья конгрессының медале белән бүләкләделәр.