Татар зираты кадерсезлектә ятмасын: Германиядәге әсирләр каберлеге төзекләндерелерме?
Татарстан һәм алман галимнәре Германиянең Вюнсдорф шәһәрендәге Беренче бөтендөнья сугышы әсирләренең мөселман татар зиратын тулысынча реконструкцияләргә җыена. Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары, педагогия фәннәре кандидаты Марат Гыйбатдинов «Интертат»ка шул хакта сөйләде.
Көнчыгыш Германиядә – Берлинның көньягындагы Вюнсдорф шәһәре янында – Беренче бөтендөнья сугышы әсирләре җирләнгән мөселман зираты бар. Анда 1000нән артык кабер исәләнә. Вюнсдорф лагере янында зират 1915 елның апрелендә барлыкка килә. Беренче җирләнгән кешеләр – Әхмәтлатыйф Әхмәтҗанов, Хәбибулла Фәйзуллин. Иң соңгы җирләнгәне (1920 елның 19 декабре) – Хәлиулла Сәйфуллин. 600ләп кабер – Антанта ягында сугышкан гарәпләр, индуслар, башка мөселман халыкларныкы, 400 кабер Россия империясендәге мөселманнар – башлыча татарлар.
Германия хөкүмәте әсирләргә гомумән алганда хәерхаһлы мөнәсәбәттә була, әмма әсирлеккә эләгүчеләр арасында яралылар, авырулар да була, билгеле, шулай ук әсирлек – курорт түгел. 1000нән артык әсир шушында җир куенына иңдерелә. Сугыш тәмамлангач, Британия империясе зиратны тәртипкә китерә, Икенче бөтендөнья сугышына кадәр зиратны Берлин мәхәлләсе мөселманнары тәртиптә тота. Сугыштан соң шәһәр совет идарәсендәге ГДРда кала, һәм зиратны инде беркем дә карамый.
Тарих фәннәре кандидаты Лилия Габдрафикова бер хезмәтендә, ике бөтендөнья сугышында ярты миллионнан артык татар һәлак булган, дигән саннарны китерә.
2000 елларда Татарстан галимнәре – Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре – чит илләрдәге татар каберлекләрен тикшерүгә керешә. Каберлек 2000 елларда өлешчә ремонтлана, әмма кайсы кабердә кем җирләнгәнен ачыклау ул чорда мөмкин булмый – чыганаклар җитми.
2022 елның сентябрь аенда боз кузгалган, дияргә була. Татарстан галимнәренең Германия галимнәре белән уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә, 409 кабердә кем җирләнгәне төгәл ачыклана. Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары, педагогия фәннәре кандидаты Марат Гыйбатдинов хәзер шушы каберлекне торгызу турында хыяллана.
«Зиратта булганда хурландым... Ни өчен безнең татар беркемгә дә кирәкми?»
Марат Гыйбатдинов Германиянең Вюнсдорф шәһәрендәге Беренче бөтендөнья сугышы әсирләре зиратында булганда кыенсыну хисләре кичергәнен әйтте. Инде искәртеп кителгәнчә, мөселман зираты 2 өлештән тора. Педант немецлар мөселманнарны җирләүне төгәллек белән башкарган. Англия гаскәрендә хезмәт иткән Һиндстан, Африка мөселманнарын һәм татарларны аерым өлешләргә җирләгәннәр.
– Берничә ел элек беренче мәртәбә ул зиратка килгәч үк, анда контрастның зур икәнен күрдем. Һиндстан ягы бик яхшы каралган, таштан һәрбер кешегә һәйкәлләр куйганнар, һәрберсенең кабере бар, чәчәктә утыра. Картинка инде анда. Бөекбритания үз гаскәрендә хезмәт иткән кешеләрне хөрмәтләгән. Гәрчә алар бит әле инглиз дә түгел, индус, африкалылар, ләкин алар Англия дәүләтендә хезмәт иткән, һәлак булган – аларны хөрмәт итеп, зиратны шулай төзекләндергәннәр. Анда мәгълүматлар язылган китап бар: Англия гаскәренә эләккәндә кем булган, кайдан, ничек... Империя бит инде – үз халыкларының зиратын бик пөхтә итеп, рәсемдәге кебек матур итеп тота.
Ә безнекеләр... Икенче ягында, безнең татар өлешендә – кыр! Бер кабер дә күренми, зур «татар ташы» гына тора. Ул бер кабернеке түгел, гомуми таш, татар әсирләре акчасына куелган. Каберләргә агач «ташлар» куелган булган, алар юк инде.
Дөресен әйткәндә, хурландым мин, безнекеләр дә шундый ук солдатлар, шундый ук әсирләр, үз дәүләтенә хезмәт иткән кешеләр. Ни өчен алар беркемгә дә кирәкми? Иң соңгы тапкыр барганда күрдек: кешеләр, ул өлешкә кереп, пикник ясый башлаганнар. Дөрес, ул койма белән тотылган, әмма анда кабер ташлары юк бит, кешеләр аңламый да зират икәнен... – ди Марат Гыйбатдинов.
«Татар өлешендә» җирләнгән индуслар да булган. Британия 1934 елда үз өлешенә реставрация ясаганда, шушы индусларга тиешенчә таш куйганнар. Татарлар торып калган... Бу инде – СССР заманы, патша армиясе өчен һәлак булган солдатларга ул чорда нинди игътибар була алсын?
– Инлизләр үз өлешен тәртипкә китергәндә, бөтен зиратны караганнар, үлчәгәннәр, санаганнар. Әмма үзләренекен генә төзекләндергәннәр. Без аларга нәрсәгә кирәк инде? Ә бездә 30нчы елларда советларга кирәкме ул патша армиясе чорында булган әсирләр? Бигрәк тә – татарлар! – ди Марат Гыйбатдинов.
Зиратның электрон картасы ясалган: кемнең кайда җирләнгәне инде билгеле
Марат Гыйбатдинов әйтүенчә, 2000 елда, зиратта реставрация өчен, Татарстан Президенты фәрманы белән акча бирелгән булган. Гомуми таш та куелган, әмма инде ул таш та хәзер таушала башлаган.
Татарстан галимнәре, чит илдәге коллегалары белән бергә, Англиядә, Алман илендә булган материалларны җыеп, зиратны «тарихи рәвешенә» кайтарырга, зиратта җирләнгән әсирләрнең каберләрен ачыклауга ирешкән. 2000 елда алманнар «картаны ясап булмый, чөнки карталар, документлар юк» дигән иде. Ләкин хәзер, цифрлаштырудан соң материалларны чагыштырып карый алгач, без зиратның тулы картинасын булдырдык. Һәрбер кабернең төгәл урынын, анда кем күмелүен ул материаллар сакланган фотолар белән чагыштырдык. Менә ул зират, элек менә шундый булган, менә – кешенең агачтан ясалган кабер ташы. Реконструкция ясап, сакланган фотолар белән чагыштырып, безнең фаразларыбызның дөрес булуын расладык – бөтен исем-фамилияләр туры килә. Сакланып калган фотолар белән туры килә шундагы исемнәре дә. Хәзер без тәкъдим итәбез бу зиратны элекке кыяфәтенә кайтарырга: кыр гына булмасын – һәр кешенең каберенә үз исеме белән таш куелсын.
Хәзер зиратны реставрацияләргә мөмкинлек туган. Британия архивында Вюнсдорф зиратының татар өлеше картасы табылган. Марат Гыйбатдинов әйтүенчә, Германиядәге тарихчылар белән берлектә зиратның электрон картасы ясалган, кемнең кайда җирләнгәне төгәл ачыкланган.
– Монысы бит – архив эше, аңа артык күп акча кирәкми. Ә менә зиратны яңадан торгызу өчен акча күп кирәк булачак. Без хәзер Германиядә хәрби зиратларны карый торган комиссиягә хат яздык. Алар хәзер бу зиратны ничек элекке хәленә кайтарырга икәнен уйлый, – диде Марат Гыйбатдинов.
Марат Гыйбатдинов, зиратны өйрәнгәндә, немецларның бик тәртип ярата торган халык икәннәренә тагын бер тапкыр инанганын әйтте. Нәкъ менә шушы тәртип булуы каберләрнең төгәл урынын ачыклауда нык ярдәм иткән дә инде.
– Алар әсирләрне теләсә ничек җирләмәгән. Башлаганнар бер рәт белән, монда җир беткәч, икенче рәткә күчәләр. Тегендә-монда күмү юк анда, тәртип. Бигрәк тә бит инде хәрби зират, хәрби ведомствода булгач, анда тәртип аеруча яхшы булган. Без каберләрнең номерлары буенча барабыз, аннары фото белән чагыштырабыз. Исемнәр белән карта туры киләме-юкмы? Зиратка 1-2 христиан да эләккән булган. Соңыннан аларны аннан икенче җиргә күчергәннәр. Менә шундый эш эшләдек...
Марат Гыйбатдинов, зиратның тарихи рәвешен саклап калып реставрацияләргә кирәк, дигән фикердә. Зиратта элек кешеләрнең исемнәре билгеле бер үлчәмдәге агачларга язылган булса, хәзер шул ук рәвештәге таш куярга кирәк, дигән фикердә ул.
Зиратны төзекләндерү мөмкин! Татарстанда кызыксыну булса
Хәзерге сәяси вәзгыять катлаулы булуга карамастан, Марат Гыйбатдинов, зиратны төзекләндереп булыр, дип ышана.
– Без башта алманнардан рөхсәт сорыйбыз, чөнки акча булган очракта да, зиратка болай гына кереп булмый. Беренчедән, хәрби зиратлар белән эшли торган комиссиядән рөхсәт алырга кирәк, аннары – һәйкәлләр белән шөгыльләнә торган инстанциядән. Аннары гына акча мәсьәләсе, башка бөтен практик әйберләр. Иң башта рөхсәт кирәк. Без хат яздык, алардан реакция көтәбез. Ләкин хәзерге сәясәт белән, белмим, ниләр булып бетәр?! Шулай да, ниндидер нәтиҗә булырга тиеш, дип уйлыйм. Чөнки 2 ил арасында килешү бар, Россиядәге әсирләр җирләнгән каберләр һәм Алман илендәге совет һәм Россия әсирләре бертигез каралырга тиеш. Шуңа күрә, контакт булырга тиеш, дип уйлыйм. Алманнар зиратны төзекләндерергә күпмедер акча бирәләр икән, безгә дә безнең яктан сорарга кирәк була инде.
– Димәк, Германия үзе дә бу әйберне финансларга мөмкин?
– Мөмкин, әйе, алар үзләре эшли дә. Без бит бик күп зиратларны карап йөрдек, аларның төзекләндерү буенча планнары бар. Аларның меңләгән каберлекләре, аеруча Икенче бөтендөнья сугышыныкы бик күп.
– Бу кайчан эшләнергә мөмкин?
– План буенча карыйлар – безнекен планга керткәнче, әле кайчан була ул. Тизләтү өчен, безнең яктан, Татарстаннан кызыксыну кирәк, билгеле. Без институт исеменнән бер хат яздык Германиягә, бәлки, югарырак даирәләрдән яздырырга кирәктер, бәлки, конгресстан, бәлки – рәистән... Хәзерге вакытта сәяси мәсьәләләр дә бар бит инде.
Татарстанда шундый кызыксыну булса, ул зиратны үз хәленә кайтарыр идек. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Без хәзер тарихи яктан дәилләдек, бу инде теләсә ничек кенә түгел, конкрет: фәлән атлы кеше монда җирләнгән, ул кем – кайда туган, кайда хезмәт иткән, кайчан әсирлеккә эләккән, кайчан үлгән, хәтта ни сәбәп белән үлгәненә кадәр язылган.
Икенче этапта исә интерактив карта ясарга уйлыйбыз – һәркем бу зиратны карый алсын.
– «Бу әйбер татар өчен нигә кирәк» дигән сорауга да җавап бирегез инде.
– Беренчедән, без бабаларыбыз яткан урынны белергә тиеш. Икенчедән, алар бит Алман иленә үз теләкләре белән китмәгән, аларны дәүләт, үз мәнфәгатьләрен кайгыртып, хәрби хезмәткә алган, һәм алар дәүләтнең вәкилләре буларак киткән.
Аннары без татарларның Россия гаскәрендә Россия мәнфәгатьләрен кайгыртуда үз өлешләрен керткәнлеген күрсәтә алабыз. Без аны онытырга тиеш түгел. Менә мин һаман саен шуны әйтәм: Финляндиянең Россия белән «Кышкы сугыш»ында 7 татар кешесе һәлак булган. Ел саен Финляндия дәүләте татар зиратына почетлы каравыл җибәрә, татар каберләренә чәчәкләр куялар. Бу дәүләт үз иле мәнфәгатьләрен яклап һәлак булган 7 татарны шулай хөрмәт итә. Яһүдләргә дә, башка халыкларга да шулай ук игътибар күрсәтелә. Бу – дәүләтнең үз халкына карата хөрмәт күрсәтүе. Без дә бит бабаларыбызны онытмаска тиеш. Ә бу очракта контраст ап-ачык ярылып ята. Цивилизацияле дәүләт үз үлгәннәрен ничек хөрмәт итә – башка милләттән, башка диннән булуына карамастан... Һәм без – үзебезнең татар мөселманнарын, сугышта һәлак булгач, шәһитләр бит инде алар – ничек хөрмәт күрсәтәбез. Бик зур контраст...
Шуңа күрә без бу эшкә тотындык. Әгәр булдырып чыга алсак, бик әйбәт булыр иде…
- Вюнсдорф лагерендәге каберлек турында Германия тарихчысы Маркус Шлаффке «Церенсдорфтагы хәрби әсирләр мөселман каберлеген идентификацияләү» дип аталган фәнни мәкалә язган. Бу хакта документаль фильм да төшерелгән, ул озакламый дөнья күрәчәк, диде Марат Гыйбатдинов.