Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татар җыры»н оештыручы Лина Арифуллина: «Характер ул — мотор. Талант — корабль»

Россиянең күренекле режиссеры, продюсер Лина Арифуллина белән «Татар җыры» фестивален оештыру турында сөйләшергә барганда, күз алдыма бик җитди, кырыс хатын-кыз образы килеп баскан иде. Ялгышканмын. Ул каршыма килеп басуга ук, аңа карата мөнәсәбәтем үзгәрде.

news_top_970_100
«Татар җыры»н оештыручы Лина Арифуллина: «Характер ул — мотор. Талант — корабль»
Салават Камалетдинов

Лина Арифуллина җыйнак гәүдәле, тыныч, мөләем йөзле, шул ук вакытта бик җитди дә, бер үк вакытта күңелгә үтеп керә алырлык үз-үзенә ышанган карашлы, ниндидер бер сөйкемле сөяге булган хатын-кыз ул.

Кечкенәдән үк шоу-бизнеста үзен танытасы килеп яшәгән. Музыка мәктәбенә укырга керергә дип килгәндә, аны «талантың юк» дип, борып җибәргәннәр. Ләкин үзенең үҗәтлеге, тырыш булуы белән ул зур үрләр яулый алган. Көн саен авыр күнекмәләр эшләгән. Октябрь революциясе исемендәге музыка мәктәбенә укырга кергәнен дә исенә алды ул.

«Әтинең карандашын алып, фортепиано басмаларына язып чыктым. Көн саен күнекмәләр эшләдем. Экзамен бирергә килгәндә, музыкаль диктант яздырттылар. Мин тиз генә яздым да, як-ягыма карап утырдым. Аптыраганнар иде», — дип искә ала Лина Арифуллина.

«Татарча сөйләшә, намаз укый»

Татар булуыгыз белән горурланасызмы?

Әлбәттә. Миңа «Татар җыры» фестивален әзерләүдә булышыгыз дип шалтыратканда, мин бик сөенгән идем. Шунда ук ризалаштым. Әгәр булыша алсам, мин ярдәм итәргә тырышам. Минем өчен бу изге әйберләр, аларны эшләргә һәм тоемларга кирәк.

Үзегез гореф-гадәтләрне, йолаларны беләсезме?

Кызганыч, минем әби-бабайларым бу дөньяда юк инде. Әтием дә вафат. Хәзер ул гореф-гадәтләр әзрәк ассимиляцияләнә. Ләкин мин ул аларны онытмаска тырышам. Кызыма белгәннәремне тапшырам. Ул татарча сөйләшә, намаз укый. Гаиләбез кечкенә генә булса да, нигезебезне онытмаска тырышабыз. Ирем рус кешесе булса да, ул минем милләтемне, милләтемнең тарихын, йолаларын бик хөрмәт итә. Ул аларны аңлый.

Татар җырларының нинди үзенчәлеге бар? Үзегез татарча җырлар тыңлыйсызмы?

Дөресен әйтәм, мин беркемне дә тыңламыйм. Минем өчен җыр ул — эш. Машинага утырып, җыр кушып тыңлап утырганым юк. Мәсәлән, табиб өенә кайткач авырулар турында сөйләмидер. Мин дә өйгә кайткач, тынычлыкта утырырга яратам. Каминда утын шыртлап янганын, алты кошымның сайравын, табигать тавышын, этем өргәнне тыңлыйм. Мин тынычлыкны бик яратам. Музыка минем өчен, беренче чиратта, эш булып тора. Артистның кем булуы да, миңа ул җыр ошау-ошамау да юк.

Консерватория тәмамлаганнан соң миңа бөтен артист та ошамый башлады. Мәсәлән, Николай Басков. Аның «Шарманка» җыры. Яхшы җыр. Ләкин мин ул җырның фанаты түгел. Минем өчен барысы да материал, концерт, спектакль өчен кирәкле әйбер булып тора. Минем бердәнбер тыңлый алган әйбер — ул классика. Классика яратам. Башкалар эш вакытында гына.

«Дөньякүләм дәрәҗәгә тартылганчы, артык сикермәскә кирәк»

Татар эстрадасыннан дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрелә алыр кеше бармы?

Төгәл генә әйтә алмыйм. Мәскәүдә яшәп, мин татар эстрадасының үсешен карап бармыйм. Дөньякүләм дәрәҗәгә тартылганчы, артык сикермәскә кирәк. Барысын да эзлекле рәвештә алып бару мөһим. Башта үзеңнең илеңдә, Россиядә, Россиягә якын илләрдә сине яратуны булдырырга, аннары гына дөньякүләм урын турында уйларга кирәк. Конкуренция бик көчле булачагын да онытмаска кирәк. 1000 кеше 1 урынга. Тик утырып, ялкауланып утырмаска гына кирәк. Тирләр акканчы эшләргә кирәк булачак. Бер минутка соңга калсаң да, сине эштән алачаклар. Чит илләрдә барысы да башкача, кырысрак. Барысы да кешенең характерыннан тора. Кеше әзер булмаса, ул югары нәтиҗәләргә ирешә алмый.

«Дошманнарыма рәхмәт әйтәм»

Сез үзегездә мотивация каян аласыз?

Критикага тыныч карарга өйрәнергә кирәк. Мин бөтен дошманнарыма да рәхмәт әйтәм. Алар аркасында мин хәзер шундый дәрәҗәгә ирешә алдым. Миңа нәрсәдер эшләргә, проблема бар, аны чишәргә кирәк дип кабул итәргә. Ышаныч, ышанычсызлык дигән әйбер минем практикада юк. Эшләргә, үзеңнең максатыңа ирешергә тырышып, бар көчеңне куярга гына кирәк.

«Татар җыры фестиваленә быел 20 ел. Үзенчәлеге нидә?

Без бик кызыклы шоу уйлап таптык. Миңа калса, тамашачыны таң калдыра алырбыз. «Бекстейдж» бик яхшы. Туры эфир булачак. Номерлар, идеялар әйбәт. Бездә бу бәйрәмдә бар кеше дә катнашачак. Артистлар да, тамашачылар да.

Леонтьев белән очрашуда «бөтен чикләвеген ашап бетердем»

Беренче проектыгызны хәтерлисезме?

Мин Валерий Леонтьевка шалтыраттым. Мин сезгә спектакль уйлап таптым дидем. Үземне танылган режиссер дип атадым. Әз генә алдадым инде. Ул мине үзенең офисына чакырды. Мин аның җырларын, номерларын ничек күзаллаганымны сөйләдем. Аның өстәлендәге бөтен чикләвекне ашап бетердем. Бик каты нервландым. Ул ризалашты. Шуннан барысы да башланып китте. Мин бу сферада эшләргә теләгәнемне аңладым. Валерий Леонтьевка рәхмәт инде. Ул миңа соңыннан әйтте, «Мин синең танылган режиссер түгел икәнеңне белә идем, ләкин синең шундый кыю булуың ошады», диде.

Балалары талантлы булган әти-әниләр кайвакытта балаларын балачаксыз калдыра. Сез нинди киңәшләр бирер идегез?

Моцартның балачагын искә төшерик. Әнисе аны гел чыгыш ясарга мәҗбүр иткән. Әгәр дә баланың чыннан да таланты бар икән, нишләп ул өйрәнмәскә тиеш ди? Күренекле кешеләрнең күбесе бу юлны үткән. Әгәр талант булса, әти-әнисе бу талантны үстерергә тиеш. Әгәр бала җырлый икән, мин моңа җитди карыйм. Әгәр ул ике-өч кеше янында чыгыш ясаса да, ул артист кебек җырларга тиеш. Башкача бу бары тик бәйрәм кебек кенә. Әгәр дә ул чынлап та киләчәктә җырчы, яисә биюче буласы килә икән, баланы балачактан ук әзерләргә кирәк.

ТЭФИ, Овация премиясе лауреаты буларак әйтегезче, сезнең өчен иң зур бүләк нәрсә ул?

Яхшы сорау. Җавабын да белмим хәтта. Нәрсә мөһим дигәндә — минем эшчәнлегем. Мин эшчәнлегем белән яшим, сулыйм.

«Талант — характерга бәйле»

Талант балачактан биреләме, әллә үз өстеңдә эшләүдә барлыкка киләме?

Талант характерга бәйле. Җырлый белү талант барлыгын аңлатмый. Син нәрсәдер эшли аласың дигәнне күрсәтми. Характер ул — мотор. Талант — корабль. Мотор корабльне йөртә бит.

Милләттән тыш мәхәббәт

Катнаш никахларга ничек карыйсыз?

Бик тыныч карыйм. Димәк, тормышымда минем милләт кешесе очрарга насыйп булмаган. Ирем мине бик каты ярата, мин дә аны үлеп яратам. Ирем рус булса да, минем мәдәниятемә, милләтемә бик хөрмәт белән карый. Бу һәр кешенең үз эше. Әгәр мәхәббәт булса, ул милләттән тыш дигән сүз. Иң мөһиме — бер-береңне хөрмәт итү, аңлау.

Әти-әнием риза булды. Алар минем бәхет турында уйлады. Мин намаз укыйм, ирем аны да аңлый. Машинада намаз тыңлыйм, ирем минем белән бергә тыңлый. Без бер-беребезнең динен, милләтен хөрмәт итәбез. Башка милләтне аңлау, хөрмәт итү — ул мәхәббәтнең бер билгесе.

Үземне тормышта борчыган сорауларга да җавап табып кайттым. Җылы узды әңгәмә. Лина Арифуллина талантның да, югары үрләрнең дә тырышлык белән килгәнен белә. Беркем дә аның каршында алтын тәлинкә тотып утырмаган. Барысын да үзенең үҗәтлеге, тырышлыгы белән тапкан. Талантның да кадере була. Шул кадерне белгән кешеләр генә уңышка ирешә ала.

  • Лина Арифуллина 1963 елның 25 октябрендә Мәскәүдә туган. 1979 елда «Ах, водевиль, водевиль» совет кинохитында уйнаган. ТЭФИ, Овация премиясе лауреаты. «Фабрика звезд», «СТС зажигает суперзвезду» проекты продюсеры.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100