«Татар җыры» лауреаты Илвинаны йомырка кыйммәтләнүе куркытканмы?
Җырчы Илвинаның аш-суга оста булуын белеп, «Татар җыры» сәхнәсе артында йомырка бәясе артуына карата фикерен сораштык. «Бүгенге көндә актуаль проблема», – диде ул «Интертат» хәбәчесенә.
– Дөресен генә әйткәндә, бу хакта күптән түгел генә ишетеп белдем, чөнки, гомумән, кибеттән сатып алмыйм. Дәү әнием авылдан җибәрә, дәү әти биреп тора, шуңа күрә йомырка сатып алганым юк. Мин – аш-суга мөкиббән кеше, шуңа бары тик авыл йомыркасын гына кулланам, – диде ул.
«Татар җыры»нда премия алу хөрмәтенә бәлеш пешереп бәйрәм итү түгел, ә үзен ресторанга алып барырлар дип өметләнә.