Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар җырчысының туган көненә фанаты бер капчык балык бүләк иткән

news_top_970_100
Татар җырчысының туган көненә фанаты бер капчык балык бүләк иткән
Фото: Илзидә Госманның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Илзидә Госман социаль челтәрләрдә зур балык тотып төшкән фотосын куйган. Кызыксынып, аның белән «Шәһри Чаллы» редакциясе журналисты Айзирә Имамова элемтәгә чыккан.

«Балыкны Лаеш районыннан җибәрделәр. Минем күптәнге фанаткам ул Мәдинә апа. Ташкирмәнгә концерт белән барганнан бирле элемтәдә торабыз. Ачык йөзле, киң күңелле матур апа! Күптән түгел Казанда узган концертыма да килде. Инде менә туган көнемә бер капчык балык җибәргән», – дип сөенә җырчы.

Искәртергә кирәк, бу – беренче шундый бүләк түгел икән. Илзидә Госманны тамашачылары гел шундый файдалы һәм тәмле бүләкләр белән сөендереп тора.

«Бервакыт тере куян бүләк иттеләр, тавык та булганы бар. Гөлләр, чәчәкләр, мамык шәл, бияләй, перчаткалар… Аларны киеп, фотосессия дә ясаганым булды. Ерак Камчаткадан посылка җибәргәннәре бар, «Туган-үскән якларым» дигән җырым өчен иде ул. Хәтерлим, җырлый гына башлаган чаклар. Радиодан беренче җырларым яңгырый. Камчатка тиклем Камчаткадан посылка килеп төшмәсенме?! Шаккаттым. Башкортстаннан вахта белән китеп эшләүче бер абзыйдан булды ул. Посылкада кызыл, кара уылдык консервалары, какланган балык, океан буендагы ташлар… Уфадагы концертыма кайтты ул соңыннан, шунда очраштык та әле», – дип уртаклашкан җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100