news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татар җырчыларын Азат Абитов исеменнән хурлаганнар

news_top
Татар җырчыларын Азат Абитов исеменнән хурлаганнар
Фото: © социаль челтәрдән

Азат Абитовны билгесез кешеләр бик тә уңайсыз хәлдә калдырган. «ВКонтакте»да җырчы исеме белән сәхифә ачып, кайбер сәхнәдәшләренең соңгы постлары янында: «Моны ничек тыңларга һәм сокланырга буладыр, аңламыйм. Бу бит – татар эстрадасына пародия, карикатура, өстәвенә фонограммага», – дигән эчтәлектәге комментарийлар язып чыкканнар.

Үзенең фотосы куелган сәхифәне, мондый комментарийларны күреп, җырчы гаҗәпкә калган. «Менә шулай язып чыкканнар… Имеш, минем исемнән. Нәрсәгә алай язганнарын белмим, провокацияме икән?» – дип фаразлаган ул.

«Мин, гомумән, андый комментарийлар калдыра торган кеше түгел. «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәм дә башка», – дип ачыклык керткән Азат бу ситуациягә һәм үзенең рәсми сәхифәсенә сылтама калдырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар