Татар җырчысына багышланган "Захарушка" салаты рецепты
Җырчы Гөлнара Габидуллина әлеге салат рецептын инстаграмга язды.
«Бу салатны беренче мәртәбә Вадим Захаровның авылында ашарга насыйп булды. Рецептын сорадым, исемен юк. Шуңа күрә аның исеме «Захарушка» , — дип язган Гөлнара.
Салат катламлап ясала: саламлап туралган кәбестә, шакмаклап туралган ысланган тавык түше, эре угычтан уылган 1–2 йомырка, угычтан уылган чи кишер.
Һәр кат арасына майонез сылап барырга.
Салатның өстен чипсы белән бизәргә.