Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар җырчысы: «Асылын киимме, йонынмы?»

Татар шоу-бизнесы турында уйланып утырам. Күпмедер дәрәҗәдә аңа катнашым бар, берара ул өлкәдә нәкъ шигырьдәгечә «чәчкән идем, урган идем».

news_top_970_100
 Татар җырчысы: «Асылын киимме, йонынмы?»
Салават Камалетдинов

Артистлар белән тамашачы арасында бер күперчек бар, мәгълүматны җиткерүче — журналист ул. Ләкин социаль челтәрләр барлыкка килү белән, аның әһәмияте кими төште, мәгълүмат хәзер турыдан-туры килеп ирешә. Татар шоу-бизнесы формалашкач, барысы да агрессивлашты. Гаугалар чыгып тора, еш кына бу хәл концерт костюмы белән бәйле.

Татар шоу-бизнесында узган ел Айлин исемле җырчы истә калды дигән фикер әйтсәм, ялгышмам. «ТМТV» музыкаль каналы премиясен алу тантанасына ул үзенчәлекле күлмәк киеп килде.

Күпчелек итәк астыннан эчке киеме күренеп тора дип эт итеп сүкте, шулай да күлмәге килешле, диючеләр дә табылды. Ләкин эстрадабыз тормышын шактый вакыт күзәтеп баручы буларак әйтә алам — Айлин мине гаҗәпләндермәде. Чөнки моңарчы аннан да хәтәррәкләрен күргән бар. Интернет киңлекләреннән шундый үзенчәлекле фотоларны эзләп утырдым әле.

Ландыш Нигъмәтҗанова 2009 елда «Яңа сулыш» концертында сәхнәгә яланаяк, кара төстәге трусик өстеннән шәмәхә үтәкүренмәле ятьмә бәйләп куйган килеш чыккан иде (фото).

Ландышның үзе күлмәк, үзе чалбар костюмын хәтерлисездер (аңа карата «Әстәгъфирулла, тәүбә, ерактан бер аяклы кыз булып күренә, дигән комментарийлар очрады), сыланып торган алтынсыман комбинезонын да тыйнак дип булмый — гомумән, тәнен күрсәтергә бик ярата Ландыш Нигъмәтҗанова.

Иркәнең дә викингларныкына охшаган көмешсыман төстәге башлыгы истә калган, үзе хәтерлиме икән? Бар иде аның «кендекле», «еланлы» чаклары…

Элвин Грей шаккатыргыч костюмнар мәсьәләсендә иң алдынгы җырчыларның берсе, аны татар эстрадасының Джастин Биберы дип атаганнарын ишеткән бар. Охшашлык тапмадым. Элвинга да, Джастинга да битараф мин үзем. Иҗатын сөючеләр бар икән, мин алар өчен бик шат.

Азалия Зиннәтнең «Татар җыры» фестиваленә кигән әлеге күлмәге бик кыйммәтле икән дигән сүзләр йөрде. Килешәм, үзенчәлекле. Кайберәүләр аны горничная күлмәгенә охшаган дип фикер белдерде, «Кит аннан, күлмәкме инде бу, бушка да алмыйм», - диючеләр дә табылды.

Аиша да гаугалы җырчы буларак истә калды, соңгы вакытта бик күренми әле. Әлеге фотодагы киемне концерт костюмы дияргә һич тел әйләнми. Дискотека костюмы дияргә дә әллә ничек. Утырган да үзе әмәлләп куйган бер аңлаешсыз корылма. Мин шулай кабул иттем.

Айваз белән Назгөл бик креатив киенгән — килт һәм ярымитәк, ярымчалбар. Ошый, бик ошый.

«Татар җыры» фестивалендә Айгөл Бариеваның да тамашачыларга күкрәген һәм корсак өлешен күрсәтәсе килгән, ахры. Максатына ирешкән. Ярар, «Җаны теләгән — елан ите ашаган» диләрме әле?

Гүзәл Уразованың да бик кызыклы концерт костюмнары бар, экспериментлар яратканы күренеп тора. Йомшак уенчыклар тегеп куелган күлмәге, Татарстан символикасына багышланганы, «чудо в перьях» башлыклары... Интернеттан борынгы замандагы фотосын да таптым әле, бу күлмәкне мин аңламадым, аңымда: «Кем текте икән аны, шул кешене күрәсе иде», - дигән уй гына эленеп калды.

Гүзәлемнең итәге. Ире Салават концерт вакытында «миксер-итәк» дип атады аны. Кызганыч ки, видеосын тапмадым. Гүзәлем кинәт селкенеп куя, итәк гаҗәеп итеп хәрәкәтләнә. Минем кебек хыялый кешегә бик ошады, шуңа күрә исемлеккә керттем.

«ТМТV» премиясен тапшыру тантанасы Диана Таҗетдинова кебек кыю кызлар өчен оештырыладыр инде ул. Күкрәк, бот һәм прәннек сыман уенчыклар. Ярар, иң мөһиме үзенә ошый бит.

Илназ Баһның чегән чаршавы кебек күлмәге һәм ультраяшьләрчә буй-буй киселгән джинс чалбары. Ир-ат өчен сәеррәк кием. Гаилә белән шулай киенгәннәр, «фемили лук» стиле варианты буларак уйланылган инде алайса. Гүзәл белән икесе парлап кигән эре алмалы костюмнар килешеп тә тора тагын.

Бу исемлеккә Регина Тимербулатованы да керттем, аерылып торырга тырышкан бит. Ә тырышкан кешеләрне без күрәбез. Артыгын гына тырышып ташламасыннар. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100