Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татар җырчыларында фикер азатлыгы юк»

Финляндиядә яшәүче музыкант Дәниз Бәдретдин «Евровидение»гә татарлардан кемне җибәрергә мөмкин булуы хакында фикерен әйтә.

news_top_970_100
«Татар җырчыларында фикер азатлыгы юк»
Михаил Захаров

«Евровидение» конкурсын югары бәяләмим, андагы музыканың дәрәҗәсе югары түгел. Ул күбрәк шоу, әллә нинди киемнәр күрсәтү, провокация урыны.

«Евровидение» чыннан да җырның мәгънәсен, көен, җырчыларның яки музыкантларның талантын күрсәтә торган халыкара ярыш булсын иде.

Анда татарлардан кемне җибәрергә буламы? Австралиядән Зуля Камалова, Татарстаннан Илсөя Бәдретдинова, яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова бар. Рок-музыкантлар арасында Оскарны тәкъдим итәргә мөмкин.

Татар җыры халыкара дәрәҗәдә танылсын өчен нишләргә?

Моны җиңел генә чишеп булмый, минемчә. Татарстан артистлары арасында тар карашлылык көчле. Фикер азатлыгың булмаса, иң яхшы консерваториянең кызыл дипломын алсаң да, алга бара алмыйсың. Шуның өчен татар җырчылары халыкара танылу ала алмый. Аларның фикер азатлыгы булмау импровизациягә дә комачаулый. Барысы да нотага бәйләнгәннәр: бер хата җибәрсәң, дөнья җимерелә дип уйлыйлар.

Америкадагы афроамериканецлар — бөтен көнбатыш музыкасының нигезен булдыручылар. Аны һәркем тыңлый. Блюз — аларның моңы. Безнең моңны да шулай тыңлатып булыр иде, ләкин бездә үзгә мәдәниятләрдән яңалык алырга теләмиләр.

Нигә безнең Зуля Камалова гына дөнья күләмендәге 20-30 иң яхшы музыкант хит-парадында? Россиядә яшәсә, ул анда булмас иде. Ул Австралиядә яши, анда төрле мәдәниятле кешеләр белән бергә музыка тудырып, үз талантын файдалана белә.

Хәзер яңа буын үсә, аларда фикер азатлыгы күбрәк. Алар арасындагы татарча җырлаучы, музыка язучы яшьләрдә өмет бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100