Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар җырчылары: “Концертыбызга чакыру бирергә дип, хөкүмәт органына барсак, ишек төбенә дә кертмиләр".

Артистлар ничә меңлек “пригласительный”ны бушка тарата һәм аларга дәүләт вәкилләре тарафыннан игътибар бармы? Җырчылар “Татар-информ”ның махсус проекты – “Эстрада артистларына берләшергә кирәкме?” дигән түгәрәк өстәл форматындагы сөйләшүдә фикер алышты.

news_top_970_100
Татар җырчылары: “Концертыбызга чакыру бирергә дип, хөкүмәт органына барсак, ишек төбенә дә кертмиләр".

Фирдүс Тямаев: “Бишәр-алтышар көн бер урында концерт куйсаң, “пригласительный” дигән әйбер биш көнгә дә бирелә. Менә, Казанда “Уникс”та 700 мең сумлык чакыру кәгазен просто күккә очырдык. Без аны салымга тотсак яки балалар йортларына бирсәләр дә, файдасы зуррак булыр иде.

Ришат Төхвәтуллин: “Быел юбилей концертларым узды. Чакыру билетларын дәүләтнең барлык структурасына керттем. Керттем дим, мине хәтта ишек алдына да кертмәделәр. Хәтта канцеляриягә дә барып җитә алмыйсың. Ишек төбендә бер тартма тора, хатыңны шунда саласың. Ул канцеляриягә керә, тиешле кешесенә биреләме-юкмы? Әмма шунысы кызганыч: концертыма бер генә дәүләт кешесе дә килмәде. Алар тарафыннан җавап та килмәде хәтта. Аңлыйм, бәлки, аларның эшләре күптер. Бер генә артист зур проблемаларны чишә алмый.

Ильвина: “Бүген татар эстрадасының сыйфаты бик югары дәрәҗәдә түгел. Әмма ләкин артист тырыша, үзенчә эшли, яңалыклар кертергә тырыша, башка милләт эстрадаларыннан карап эшләргә тырыша. Әмма безне, кызганычка, безгә “өстәгеләр”нең берсе дә ярдәм итми. Чыннан да, без татар эстрадасының сыйфатын, дәрәҗәсен күтәрергә телибез, концертлар куябыз, дәүләт органнарына чакыру кәгазьләре кертәбез, әмма аны килеп карамыйлар да. Ярар, карамасыннар да ди. Телевиденигә бирәбез – каралмый, ютубка эләбез – шулай ук игътибар юк.

Фирдүс Тямаев: “Узган ел “ТямайФЕСТ” үткәрдем. 7 мең кеше җыелды. Бер телевидение килмәде ярдәм итү өчен. “Уяв” көне булгач, дурес, министрыбыз килеп китте инде. Быел 15 меңләп тамашачы көтәбез әрәмәдә. Бу бит – минем чыгымнар да. Аңа 1,5-2 млн акча китә. Бу бит – милләтебез өчен дә татарча аралашу, берләшү, татарча сөйләшү, татарча җырлау. Дәүләт шуны исәпкә алсын иде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 1 март 2024
    Исемсез
    Жырлый белгэннэр,тавышы будганнар Бер,Ике генэ,тынларлык кеше юк
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100