Татар яшьләренә куелган бурыч: «Балаларыбыз татар телен бездән яхшырак белергә тиеш»
«Милләт җыены»ның икенче көнендә Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркында IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы җыелды. Форумда яңа срокка рәис һәм аның урынбасарлары сайланды, төрле юнәлешләр буенча лекторийлар оештырылды, фикер алышулар булды. «Интертат» форумның пленар утырышыннан репортаж тәкъдим итә.

26-29 августта «Милләт җыены» кысаларында узган IX Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашучылар өчен төрле юнәлешләр буенча лекторийлар оештырылды. Делегатлар төрле өлкәләрдә – медиа, цифрлаштыру, заманча мәдәният, укыту һәм тәрбия, тарих юнәлешләре буенча лекцияләр тыңлады.
Тимур Сөйләманов: «Балаларыбыз татар телен бездән яхшырак белергә тиеш»
Иң элек кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Милли шура рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров сәламләде.
«Безнең милләтебезнең бүгенгесе һәм киләчәге! Без сезне иң беренче чиратта сәламлибез. Барыбызга да мәгълүм, монда «Милләт җыены»на килгән 1 мең халыкның 400гә якыны – яшьләр. Без сезнең фикерләрне ишетергә телибез. Бөтендөнья татар конгрессы эше ул – бөтен дөньядагы милли оешмалар эшчәнлеге», — дип белдерде ул һәм яшьләр эшчәнлегенең әһәмиятен ассызыклады.
Шулай ук Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов та чыгыш ясады. «Иң элек Казанга килүегез, мөмкинлек табуыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Быел форум «Милли җыен» кысаларында уза. Биредәге пленар өлештә Россиянең 68 төбәгеннән һәм 27 чит илдән 335 яшь делегат катнаша», – дип билгеләп узды ул.
Сүзне Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләймановка бирделәр. Аның фикеренчә, татар телен саклау төрле факторлардан тора.
«Бу – күпкырлы мәсьәлә. Минемчә, шундый җыелышларда милләтнең үзаңы яшьләр өчен аеруча мөһим. Иң зур мәсьәләләрнең берсе – балаларыбызның татар телен белүе. Ул бакчадан, татар теле белән кызыксынудан башлана. Әлбәттә, күп нәрсә үзебездән тора. Үзебезгә шундый бурыч куярга тиешбез: безнең балалар татар телен бездән яхшырак белергә тиеш. Әгәр үзебез шул мәсьәләгә көч бирә башламасак, беркемнән берни көтәргә кирәкми. Тәкъдимнәрне хөкүмәт алдына да куярга кирәк. Әмма үзебездән дә күп нәрсә тора. Минемчә, уяну кирәк. Әгәр бу форум шул хисләрне уята ала икән, бу – уңыш. Бер-беребез белән татарча аралашыйк. Тарихыбыз, мәдәниятебезгә карата игелекле гамәлләр кылыйк», – диде Тимур Сөләйманов.
Айгөл Сабирова: «Безнең көчебез – бердәмлектә»
Татар яшьләре форумы делегатларына Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова да мөрәҗәгать итте.
«Без шуны аңларга тиеш: хәзерге глобализация, миграция һәм башка проблемаларны чишкәндә безнең көчебез – бердәмлектә. Ата-балаларыбызның гореф-гадәтләрен саклап калу әһәмияткә ия. Киләчәк – сезнең кулларда, сезнең инициативалар төбәкләр һәм илләр арасында күпер төзи», – дип билгеләде чыгышында министр урынбасары.
Шулай ук Сабирова «Татар гамәли стратегиясе»ндәге сүзләрне мисал итеп китерде һәм ТР Яшьләре эшләре министры Ринат Садыйковның Мактау кәгазьләрен тапшырды.
Райнур Хәсәнов: «Мин үзем шәһәрдә туып үскәнлектән, милли чараларның әһәмиятен таныйм»
Райнур Хәсәнов 2023 елның декабреннән 2025 елның августына кадәр башкарылган эшләргә хисап тотты. Ул Бөтендөнья татар яшьләре форумының 21 ел Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында эшләп килүен искәртте.
«Безнең максат – татар яшьләрен берләштерү, телебезне, мәдәниятебезне заманча, яңа форматта үстерү һәм яшьләргә генә түгел, ә гомүмән безнең милләтебезгә аны күрсәтү, тәкъдим итү. Бу максатларга ирешер өчен, ел саен дистәләгән проектлар булдырыла», – диде ул.
Иң элек, Райнур Хәсәнов «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенә тукталды. Ул 2006 елдан башлап уздырыла. Ел саен 26 апрельдә – Габдулла Тукай туган көнендә «Мин татарча сөйләшәм!» гала-концерты үтә. Райнур Хәсәнов 2024 елда аның Казан Кирмәнендә узып, 15 меңнән артык тамашачыны җыйганын әйтте. «Быел проектка 20 ел тулды – без аны тагын да зуррак масштабта уздырдык. Яңа ачылган Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында чаралар уздырдык, ә театр каршындагы мәйданда 5 сәгатьлек гала-концертка 25 мең тамашачыны җәлеп итә алдык», – диде форум рәисе.
Ул, шулай ук, заманча татар мәдәниятен танытучы JadidFest, «ДәртФест» һәм «Печән базары» фестивальләре дә ел саен уздырылуын, аларның, гадәттәгечә, 94 мең катнашучыны җыюын билгеләп узды.
Алга таба Райнур Хәсәнов асылында шәһәр татар мәдәнияте һәм дизайнын күрсәтү булган «Печән базары» фестивале турында әйтте. Әлеге фестиваль төрле мәйданчыклардан тора: дизайн-маркет, дискуссион мәйданчыклар, мода күрсәтү, фотозона, чәй/ашау зонасы, концерт, кино күрсәтү, балалар өчен аерым зона, күргәзмәләр, мастер-класслар һәм башка зоналар. Узган ел «Печән базары» 24 август көнне 40 меңгә якын кешене бер мәйданга җыйган.
«Күпчелек яшьләр шәһәргә ашкына, мин үзем дә шәһәрдә туып үскәнлектән, мондый чараларның әһәмиятен таныйм һәм минем кебек уйлаучы яшьләр күп икәнен беләм. Әлеге фестиваль татар мохитен тудырган, милли идеяләргә бай бер чара булып тора. Быел 26 апрельдә эксперимент рәвешендә бина эчендә «Язгы Печән базарын» уздырдык, көн дәвамында 25 мең кеше катнашты. Ә инде төп «Печән базары» быел 26–29 августта уза: 12 еллык тарихында беренче тапкыр ул 4 көн дәвам итәчәк. Халык моны сорады, ә без, кирәкле ресурслар табып, аны гамәлгә ашырабыз», – дип сөйләде Райнур Хәсәнов.
Форум рәисе «Печән базары» беренче тапкыр 2013 елда оештырылганын, һәм ул чакта дизайн-маркетта нибары 13 милли дизайнер катнашканын искәртте. «Бүгенге көндә фестивальгә 1 ай кала гаризалар кабул итә башлыйбыз, һәм безгә 500дән күбрәк гариза килә. Аларның бары тик 100ен генә сайлап алып, «Печән базары»на чакырабыз. Нәкъ менә «Печән базары» ярдәмендә соңгы 11 ел эчендә яңа милли һәм заманча брендлар барлыкка килде, күпләре бүген инде җитди бизнеска әйләнде. Димәк, «Печән базары» – ул милли мохитне генә түгел, кече һәм урта бизнесны да үстерү проекты булып тора», – дип билгеләп узды Райнур Хәсәнов.
Әлеге проектларны гамәлгә ашыруда ярдәмнәре өчен, Мәдәният министрлыгына рәхмәтен җиткерде.
Айдар Шәйхин: «Беребез дә туган тел дәресләрен бетерүгә, дәресләр саны киметелүгә разый түгел»
Татарстан Милли музее филиалы – Шәриф Камал мемориаль музей-фатиры («Татар китабы йорты») мөдире Айдар Шәйхин күпләрне борчыган милли мәгариф өлкәсендәге проблемаларны күтәрде һәм тәкъдимнәрен әйтте.
«Соңгы зур форумнан соң узып киткән 7 ел эчендә гомум кешелек тә, илебез дә зур сынаулар кичерде. Барыбыз да бер көймәдәбез. Ил авырса, без дә авырыйбыз, ил савыкса, без дә савыгабыз. Россия мәгарифе кебек даими үзгәрешләргә дучар булган системаның реформалары да турыдан-туры милләтебезнең хәл-торышына тәэсир итә. Секция утырышында гына түгел, ә һәрбер милли җыеннарда, очрашуларда яңгыраган төп дәгъва шул: беребез дә Россия мәктәпләрендә туган тел дәресләрен бетерүгә, аның исемен яки статусын үзгәртүгә һәм дәресләр саны киметелүгә разый түгелбез. Соңгы 8 ел эчендә күзәтелгән бөек чигенешкә дә без, Мәҗит Гафури әйтмешли, «заһирем гәр түзсә дә дус, кальбемездән түзмәдек».
Чынлап та, һәр яклап барыбыз да телебез һәм мәгарифебез өчен нәрсә дә булса да эшләргә тырыштык. Җөмһүриятебездә рәисебез янында тел комиссиясе оешты, аның аша балалар бакчалары, мәктәпләр, югары уку йортларына нисбәтле проектлар да гамәлгә куелды. Татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшыручылар саны да артты.
Дәүләт катнашыннан башка да тел өйрәтү платформалары, клублар, түгәрәкләр, медиапроектлар хасил булды. Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез үз балаларына милли тәрбия бирүне системалы итәргә теләп, онлайн мәктәп тә оештырдылар. Ел саен җөмһүриятебездәге махсус җәйге аланнарга төбәкләрдән балалар тел өйрәнәм дип килә, Казанда татар теле курсларына йөрүчеләр саны да арта бара. «Адымнар» мәктәпләре челтәре гамәлгә куелды, аларның күркәм нәтиҗәләрен дә күрә башладык кебек. Ахыр чиктә, республика мәктәпләрендә татар телен туган тел буларак сайлаучылар, ана телен өйрәнүчеләр саны да тотрыклы тора кебек. Ләкин шундый саннар яңгырады: Казанның татар мәктәпләрендә укыган татар балаларының 2,5 проценты гына үзара татар телендә сөйләшә!
Шулай да, без һаман шул ук Гафури шигырендәгечә яши бирәбез:
«Әй бичара! Тел барында үтте гомрең тик йөреп,
Инде телсезләр кебек ымлап йөрерсең тилмереп».
Шөкер, без телсезләр түгел. Телебез, илебез, Ватаныбыз бар, Ватаныбызга тугрылыгыбыз бар. Тик объектив чынбарлык белән дә дус булырга кирәк. Без янгын сүндерү белән генә шөгыльләнмик, туасы янгыннарны булдырмый калырга да омтылыйк. Бүген хөр фикерле, милли рухлы, телне белгән һәм сөйгән, гамәл кылырга гайрәте булган яшьләр бар икән – бу киңрәк сулыш алып булган заманнарның нәтиҗәсе. Бүген мәктәпләрдә әдәбиятны һәм ана телен тиешле тирәнлектә өйрәнә алмаган балалар милли хәяттә нинди урын алырлар? Юкка чыккан мөмкинлекләргә алмашка без нинди форсатлар, нинди җайлар таба алабыз? Барчасы хакында кичә уйларга тиеш булсак та, бүген дә әле адымнар ясарлык минутларыбыз бар.
Бүген утырыш барышында татар теленә өйрәтү, татар телендә аралашу мохите тудыра торган ирекле киңлекләрне, шул исәптән, тел түгәрәкләре һәм сөйләм клубларын өйрәндек. Казанда бу формат Милли китапханәдә, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры – «Татар китабы йорты»нда, башка иҗтимагый киңлекләрдә кулланылып килә. Әлеге тәҗрибәне тарату, төбәк оешмаларында, республиканың мәдәният һәм мәгариф оешмаларына методик эшкәртмә буларак тәкъдим итү һәм әлеге форматны үстерер өчен грант ысулларын куллану зарур. Кемнәрнең бу формат белән якыннан танышасы килә, сезләрне «Татар китабы йорты»на чакырабыз.
Мәгариф һәм тәрбия секциясе катнашучылары шундый фикергә дә килде: татар теленнән Бердәм республика имтиханын тапшыручылар саны артуына сөенәбез һәм Татарстанда урнашкан югары уку йортларын, урта һөнәри белем бирү йортларын әлеге төр имтиханны уңышлы тапшыручылар өчен укырга кергәндә исәпкә алына торган өстәмә баллар кертергә чакырабыз. Татарча диктантны 100 меңгә якын кеше язган икән, әйдәгез, монда утыручылар, теләге булган кешеләр үзебезне сынап карау йөзеннән – шундый акция рәвешендә татар теленнән Бердәм республика имтиханын тапшырыйк?! Бигрәк тә әдәбият, мәгариф өлкәсендә эшләгән кешеләргә бу – бигрәк тә кызыклы, актуаль булыр иде. Минемчә, без бу имтиханны кимендә 75 баллга яза алабыздыр.
Милли мәгариф һәм тәрбия системасының дәүләттән тыш шәкелләрен дә үстерергә, уңышлы үрнәкләргә – дәүләткә бәйле булмаган татар балалар бакчаларына, татар-мөселман мәктәпләре һәм пансионатларына игътибар итәргә зарур дип саныйбыз. Аларга максатчан ярдәм күрсәтергә кирәк.
Безгә еш кына: «Телегезне гаиләдә саклагыз», – дип әйтәләр. Әлбәттә, гаиләдән башка мөмкин түгел. Ләкин хәзерге шартларда гаилә институты – шулай ук тотрыксыз институт. Гаилә эчендә генә никадәр тырышсак та, мәктәпсез, мохитсез татар телен сеңдереп булмый. Әгәр гаилә генә саклап калырга ярдәм итсә, төбәкләрдә татар телен белү белән бернинди проблема булмас иде. Без мәктәпне ахыргача сакларга, якларга тиешбез. Ел саен Татарстанда татар мәктәпләре кими, шәһәрдә исә татар мәктәпләре саны артмый, безгә моның белән нәрсә дә булса эшләргә кирәк», – диде Айдар Шәйхин.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе һәм аның урынбасарлары сайланды
Данис Шакиров форум рәисен – Райнур Хәсәновны яңа срокка сайлануы белән котлады һәм алдагы эшендә уңышлар теләде.
Пленар утырыш кысаларында форумның эш органнары билгеләнде. Делегатлар мандат, секретариат, хисап һәм редакция комиссияләренә вәкилләр сайладылар. Шулай ук форумның Совет әгъзалары сайланды. Алар арасында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррир урынбасары Зилә Мөбәрәкшина да бар. Устав нигезендә 50 әгъзадан торган совет, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе итеп, бертавыштан Райнур Хәсәновны сайлады.
«Бүгенге көндә Бөтендөнья татар яшьләре комитеты аерым эшләп килә. Райнур Хәсәнов – беренче адымнардан ук милли хәрәкәттә, мохиттә, милли гаиләдә тәрбияләнгән егет. Башкортстанның данлыклы Бәләбәй татар гимназиясе, Казандагы татар-төрек лицеенда белем алган. Аның оештыру сәләте бар, татар яшьләрен туплый белә, җаваплылыкны үз җилкәсендә тоя ала. Райнурда зирәклек, оештыру сәләте, дәүләти, милли, дини оешмалар белән эшләү тәҗрибәсе бар. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе итеп Райнур Хәсәнов тәкъдим ителә», – диде Данис Шакиров форумның Совет әгъзаларына.
Ул форумда 35 яшькә кадәр булган татар яшьләре булуын искәртте. «Бу хакта нигезләмәдә дә язылган, 35 яше тулган кеше Совет әгъзасы да, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе дә була алмый. Активисты була ала. Устав нигезендә, форум рәисе 2 елга билгеләнә. Совет әгъзалары, игътибар иткәнсездер, чын мәгънәсендә татар яшьләре, татар дөньясының милли яшьләр хәрәкәтенең киң колачлы икәнлеген раслады», – диде Данис Шакиров.
«Барыгызга да бик зур рәхмәт. Өч урынбасар тәкъдим итәм: Тимерхан Шәйхетдинов, Алинә Сабитова һәм Айдар Шәйхин. Киләсе утырышта эшче төркемнәрне бергә билгеләп чыгарбыз дип уйлыйм», – диде Райнур Хәсәнов.
Чара азагында Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Аннан соң Татарстанның атказанган артисты Сәидә Мөхәммәтҗанова «Туган тел» җырын башкарды.