Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар яшьләре Яшьләр эшләре министрыннан нәрсә өмет итә: Дамир Фәттахов ачык кеше, саф татар телендә сөйләшә, татар чараларына да ачык караш белән карар

Күптән түгел генә ТР Президенты карары белән Татарстанның яшьләр эшләре министры итеп Дамир Фәттахов билгеләнелде. “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе татар яшьләреннән яңа министрдан нәрсә өмет иткәнен белеште.

news_top_970_100
Татар яшьләре Яшьләр эшләре министрыннан нәрсә өмет итә: Дамир Фәттахов ачык кеше, саф татар телендә сөйләшә, татар чараларына да ачык караш белән карар

Фото: Солтан Исхаков

Тәбрис Яруллин: Яңа министрдан татар темасы белән тирәнтен кызыксыну көтәм

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин Татарстанның яшьләр эшләре министры итеп билгеләнелгән Дамир Фәттахов белән очрашып сөйләште. 

“Очрашу Дамир Илдусовичның Татарстанның яшьләр эшләре министры итеп билгеләнелгән беренче эш көнендә үк аның инициативасы белән оештырылды. Чарага барлык яшьләр оешмаларының җитәкчеләре һәм вәкилләре чакырылган иде. Хәзер инде Татарстанда министрлык белән эшләгән яшьләр оешмаларының бер-берсен белә торган мохит барлыкка килде. Очрашуга кырыклап яшьләр оешмасы килде. Без, әйтик, моңа кадәр дә Дамир Фәттахов белән таныш идек, ул Бөтендөнья татар яшьләре форумының эшчәнлеген белән таныш.

Без, үз чиратыбызда, моннан берничә атна элек, әле Дамир Фәттахов мэриядә эшләгән вакытта, Казан мэры белән берлектә очрашу уздырдык. Анда үзебезнең эшчәнлегебез турында сөйләгән идек инде.

ТР яшьләр эшләре министрлыгы очрашуында һәрберебез үз оешмасы турында сөйләде – нинди оешма ул, үткәрелгән төп чаралар һ.б. Мин, үз чиратымда, 1-5 август көннәрендә узачак VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумына чакырдым, анда утыздан артык илдән, Россиянең дистәләгән төбәкләреннән мең кеше килер дип көтелә. Минемчә, бу татар яшьләре тупланган бердән-бер зур җыен. Бирелгән вакыт кыска иде, очрашу яшьләр оешмалары белән танышу форматында узды. Миңа калса, Дамир Фәттахов бу очрашуда яшьләр турында актуаль мәгълүмат алырга теләде.

Хәзерге татар яшьләренең иң актуаль проблемаларының берсе – тел мәсьәләсе. Күптән түгел генә телләрне өйрәнү буенча Россиянең Дәүләт Думасына закон проекты кертелде, аның беренче укылышы узды. Аңа кадәр дә безнең телләрне гомумән факультативка калдырачаклар дигән борчу бар иде. Хәзер инде бүтән борчу килде – республикаларның дәүләт теле булса да, мәктәпләрдә кайсы тел укытылачагын ата-аналар сайлаячак. Икенче яктан, бу мәктәпнең уку планын кайсы программа сайлавы белән бәйле. Әгәр дә, беренче, икенче һәм өченче программаларны сайласалар, татар теле бетәчәк дип әйтергә була. Татар мәктәпләре дә бик аяныч хәлдә кала.

Яңа вәзгыять әле дә туктамый. Россия Мәгариф министрлыгы үзләренең идарә тармагы астында булган мәгариф министрлыкларына яңа программалар төшерә һәм ул программаларга карата да сораулар бик күп. Мәсәлән, әгәр дә татар телен укытуны сайласалар, укытучылар татар телен бер генә сәгать укыта алачак. Рус телен сайлаган очракта, аны җиде-сигез сәгать укып, бала татар телен дә сайлар дигән өмет бар иде әле. Татар телен бер генә сәгатькә калдырган очракта, махсус бер хәйлә корган кебек килеп чыга бу. Ата-аналар БДИ дип, әлбәттә, рус телен сайлаячак, татар теле булмаячак. Әлеге мәсьәлә борчуга сала, чөнки без үзебез дә татар мәктәпләрендә укыдык, хәзерге яшьләр мәктәпләрдә укый.

Без әле бит яшь ата-аналар да! Тиздән балаларыбыз мәктәпкә укырга барачак, әгәр дә татар теле булмаса, аны укытмасалар – бу татар телен куллану һәм өйрәнү даирәсен тагын да тарайтачак, ул бөтенләй юкка чыга дигән сүз. Татар телендә сөйләшкән балаларга һәм, гомумән, татар кешесенә мөнәсәбәт үзгәрәчәк. Татар теле дәресләренең берничә төре бар иде, татар мәдәниятен бертигез күрүнең шарты булды ул.

Моннан тыш, татар яшьләрен хәзерге шартларда яңа татар мәдәнияте, бизнес һәм спорт мәсьәләләре кызыксындыра. Миңа калса, татар яшьләре дөньякүләм яшьләр хәрәкәтеннән төшеп калмаган, ул аны билгеле бер ритмда тотып тора. Без һәрвакытта да заманча булган трендларда үзебезнең фикеребез булу яклы.

Яңа министрдан яшьләргә карата ачык булу, татар темасы белән тирәнтен кызыксыну көтәм”.

Айсылу Галиева: Татар яшьләренә җыелыр өчен мәйданчык юк

Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр әдәбиятының махсус проекты мөдире Айсылу Галиева яшьләргә бергә җыелыр өчен урыннар юк дип саный.

“Татар яшьләренең проектлары бар. Аларның барысына да хас булган проблема – бергә җыелырга мәйданчыклары юк. Мәсәлән, Нурбәк Батулла “Әлиф” спектаклен куйды, аны куярга дип мәйданчык эзләп йөрделәр. Шул ук репетиция ясарга да мәйданчык кирәк. Кызганыч, андый урын юк. Җәмәгать оешмалары да әгъзалары җыелырга урын таба алмады, алар “Түбәтәй” кафесында җыелышты. Бергәләп утырып, сөйләшеп, аралашырга урыннары юк. Хәзерге татар яшьләре өчен иң кирәкле әйбер дип уйлыйм”.

Гамил Нур: Яшьләр өчен аралашу даирәсе коточкыч тар

“Шәрык” татар яшьләр клубы лидеры булган Гамил Нур яшьләрнең берничә проблемасына тукталды.

“Татар яшьләре, аеруча авылда үскән яшьләр, беренче чиратта, акча эшләү белән мәшгульдер дип уйлыйм. Аларны төп борчыган мәсьәлә – ипотека мәсьәләсе. Яшьләр акча җыеп, фатир сатып алу турында хыяллана. Шул ук вакытта, яшьлек яшьлек булып кала, алар өчен аралашу даирәсе коточкыч тар. Шәһәр урамнарында татар музыкасы ишетелми, махсус клублар эшләми. Хәтта совет чорында да Казанның ишек алларында, мәктәпләрдә, институтларда, завод-фабрикаларда, бөтен районда, мәйданда иллегә якын Сабан туе уза иде. Менә шундый Сабан туйлары җитми.

Икенчедән, татар яшьләре өчен аралашу чаралары җитми. Алар өчен хөкүмәтнеке булган оешмалар, махсус чаралар, секцияләр, түгәрәкләр булырга тиеш. Иң авыр совет чорында да татарча көрәш буенча тренировкалар, эшче-клублар, студент клублары, Казан Дәүләт Университетында “Каз канаты” ансамбле, хор эшләгән, Сара Садыйкова гына бер үрнәк булып тора! Бюджет хисабына тотыла торган, ярым иҗтимагый һәм дәүләт хисабыннан түләнелә, оештырыла торган бушлай әйберләр җитми, әлбәттә. Чөнки безнең татар яшьләре бай түгел, аларның күбесе авылдан килә, киемен санап яши, кафеларда да ашарга йөрми, әти-әни биреп җибәргән ризыкны пешереп ашый. Яшьләргә коммерцияле аралашу чаралары кирәк түгел, бик сакчыл алар. Ә моны оештыру бик җиңел: “Рубин” футбол командасының бер уенчысын ялга җибәрәсең дә, шул акчага меңләгән клубны, секцияне, остазны тотарга була.

Фото: Солтан Исхаков

Хәерче студентлар, мескеннәр, лузерлар, ярлы кешеләр беркемгә дә кирәк түгел. Хөкүмәт, беренче чиратта, шулар турында уйларга тиеш. Казанда татар яшьләре форумы кебек тагын бер мең, һичьюгы йөз оешма булырга тиеш. Яшьләр форумы үзен хипстер, акыллы дип уйлый торган кешеләр өчен чаралар ясый икән, ярлырак, алардан наданраклар өчен чаралар ясаучылар да булырга тиеш. Акыллы кеше үзе дә акыллы ул, иң беренче чиратта, социаль яктан ярдәмгә мохтаҗ, башы эшләми торган кешеләр белән дә эшләргә кирәк. Дәүләт халыкны ашатырга тиеш. Әгәр дә ул кайгыртмаса, кешеләр тагын да мескенләнәләр, эчкечелеккә, наркотик куллануга таба түбән тәгәрәргә мөмкиннәр. Ә менә яшьләр форумының эшчәнлеген үрнәк итеп алып, бөтен даирәләргә таратырга кирәк дип саныйм.

Дамир Фәттаховны әлегә бәяли алмыйм, чөнки ул дәүләт хезмәткәре. Дәүләтнең үз структуралары, депутатлары, чиновниклары бар, шул ук министрның да җитәкчесе бар, алар нәрсә сорый, ул шуны эшләячәк. Шул ук вакытта, ниндидер иҗтимагый карашларга, яшьләр оешмаларының фикерләренә өмет итәм. Оеша алмаган яшьләр күп, яшьләрнең 95% тәшкил итәдер ул. Алар булдыра алмый яисә аларга ул кирәк түгел. Менә шуларны да кайгыртсыннар иде.

Бу мәсьәләдә мин белгеч түгел, дәүләт үзе өйрәнер, тикшерер, халык фикерен ишетер, үзе нәтиҗә ясап, кешенең эшен киңәйтеп җибәрер дип уйлыйм. Татар халкы өчен реакцион вакытта да комсомоллар, мәдәният хезмәткәрләре татар яшьләре өчен нәрсәдер эшләгән. Һичьюгы, совет чорындагы комсомоллар кебек эшләсәләр дә, мин шуңа риза. Авылдан агым-агым яшьләр килә, татар телле яшьләр – алар ниндидер бушлыкка, наркобароннар, алкоголь ширкәтләре яисә җинаятьчел төркемнәр кочагына эләгергә мөмкин”.

Азат Нурмөхәммәтов:  Иң беренче чиратта, авыл яшьләре белән эшләргә кирәк

Көрәш буенча халыкара категорияле хөкемдар, Дөнья кубогы иясе Азат Нурмөхәммәтов:

“Яшерен-батырын түгел, мин бүгенге көндә “Ак Барс” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры, кайчандыр Дамир Фәттаховның кул астында эшләдем. Ул бик ачык, эшлекле кеше, бер тотынса, теләсә кайсы эшне җиренә җиткереп башкарып чыга. Иң беренче чиратта, авыл яшьләре белән эшләргә кирәк. Бу – мәҗбүри. Субкультура дигән әйбер бар, хәзерге яшьләргә дә үзара йогынты ясыйсы иде. “Созвездие-Йолдызлык” һ.б. фестивальләрне генә түгел, ә башлангыч дәрәҗәдәге чараларны да игътибарга алырга кирәк.

Хәзерге татар яшьләрен бернәрсә дә борчымый кебек. Элек без “Шәрык клубын” оештырган идек, алып баручы Гамил Нур, журналистлар – Алсу Исмәгыйлева, Римма Бикмөхәммәтова һ.б. бик күп шәхесләр чыкты аннан. Ул вакытта без яшьләргә нәрсә кирәк, шуны эшләдек. Ә хәзер шундый эшләрне алып бара алырлык ниндидер көчне күрмим мин. Бәлки, министрлык дәрәҗәсендә этәргеч бирәсе дә түгелдер, ул бөтенләй башка мәсьәлә була. Шул ук Бөтендөнья яшьләр форумы да бар, ул икенче төрле оешма. Шәрык клубы – бөтенләй башка мохит, башка дөнья иде һәм ул чыннан да “көч” булды. Ул “көч” министрлыктан да, дәүләт финанслаган татар яшьләре форумыннан да, лидерыннан да тормады. Анда лидерлар йөз иде. Яшьләр берләшә торган чарага бернинди министрлык та ярдәм итә алмый, ул халык ярдәменнән, яшьләрнең үзләреннән килергә тиеш.


Фото: Солтан Исхаков

Әлбәттә, бина юк. Менә ул сорау бар. Дөресен әйткәндә, кешесе булса, бинасы да табылыр иде әле. Шуңа күрә, яшьләргә иң элек дөрес итеп берләшергә кирәк, аларны берләштерүче көч булырга тиеш. Берләштерүче көч – “акча” булса, бу проект төшеп калачак. Ул халыкның тамырыннан килергә тиеш. Бу хәрәкәт – Казандагы җәмгыятькә кереп китәргә мохтаҗ булган, авылдан килгән, сәләтле татар яшьләре. Кемнеңдер сөйгән ярын табарга мотивациясе булачак, кемдер татар әдәбиятына тартыла, шигъриятенә гашыйк була, җырлар ошата. Моңа шул әйбер аша гына килеп җитәргә мөмкин”.

Айгөл Габдрахманова: Татар яшьләре өчен үзгә проблемалар бар дип әйтмәс идем

“Сәләт” яшьләр үзәге мөдире Айгөл Габдрахманова: “Кайчандыр ул яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы дип йөртелгән зур өлкә иде. Әгәр дә яшьләр эшләре министрлыгын аерырга карар чыгарылган икән, бу төпләп уйланылган әйбер дип уйлыйм. Россиядә “Росмолодежь” дигән федераль агентлык бар, анда яшьләргә игътибар шулкадәрле көчле. Безнең министрлык та шул юнәлештә эшләр дип уйылйм.

Яшьләр темасы һәр өлкәдә күтәрелә. Бүгенге көн яшьләре – барлык тармакларның да әйдәп баручы көче. Яшәешнең төрле өлкәләрендә дә яшьләрнең катнашуы, яшьләрнең бүгенгесе, кичәгесе һәм иртәгесе белән бәйләнештә тора. Бу очракта, яшьләр белән комплекслы эш кирәк дигән фикер күздә тотыла.

Татар, рус, чуваш яшьләрен дә бер үк проблемалар борчый. Бу сорауга яшьләрнең кайсы өлкәдә кайнавыннан чыгып җавап бирергә була. Спортсмен яшьләрне спорт мәйданчыклары җитмәү проблемасы борчый, фәнне үстерү мәсьәләсе һ.б. Аерым татар яшьләре өчен проблемалар бар дип әйтмәс идем”.

Фото: Солтан Исхаков

Нурбәк Батулла: Барлык милләт яшьләренең дә проблемалары бер үк

“Алтын битлек” театраль премиясе иясе Нурбәк Батулла: “Яңа министрдан нәрсә сорап карараячагымны тәгаен әйтә алмыйм. Без, яшьләр өчен, бер генә әйбер – үзебезнең бина кирәк. Мин структураларны аңлап бетермим. Дамир Фәттаховның яшь кеше булганына сөенәм, шуңа күрә дә инде ниндидер өмет бар. Кыска гына вакыт аралыгында күрешкәндә яхшы тәэсир калдырды, заманча кеше булып тоелды. Өметсез шайтан гына диләр. Дамир Фәттаховка өметләр баглыйбыз.

Башка милләт яшьләрендә нинди проблемалар бар, татар яшьләрендә дә шул ук проблемалар бардыр дип уйлыйм. Татар халкын гына аерып карау – шулай ук проблема. Имеш, татарда башка милләттә булмаган проблемалар бар. Алай түгел бит ул. Безнең башка милләтләргә хас гөнаһларыбыз да бар. Шуңа күрә проблемалар барыбызның да бер үк дип уйлыйм.

Яшьләрдә проблемалар юктыр, миңа калса. Кем белән чагыштырасың бит. Кайбер илдә шартлар начаррак та. Алгарак киткән илләр белән чагыштырсак, бездә бик начар дияргә була. Кытай белән чагыштырсаң, бездә әле мәчеткә дә йөреп була, телне дә саклап була. Монда чемпионат барган вакытта, анда безнең дусларыбызның, кытай татарларының әтиләре нахакка, бернинди сәбәпсез төрмәдә утыра. Бу үзе бер зур проблема”.

Фото: Солтан Исхаков

Гүзәлия Гыйниятуллина: Татар теленә кагылышлы проблемаларга битараф булмаган яшьләр бар

Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкиле Гүзәлия Гыйниятуллина: “Безнең яңа министр татар проектларына, татар яшьләренә күбрәк игътибарын җәлеп итәр дип уйлыйм. Дамир Фәттахов ачык кеше, татар телендә сөйләшә. Шуңа күрә татар чараларына да ачык караш белән карар. 

Соңгы арада күбрәк яшьләр татар теле белән кызыксына башлады. Татар проектларында яшьләр белән эшләгәч, без, татар яшьләре, татар телен камил белә торган, татар мәдәниятенә битараф булмаган соңгы буын түгел. Быел “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә килгән яшьләр бездән дә алга киткән дигән фикергә килдем. Татар теленә кагылышлы проблемаларга битараф булмаган, икетеллелек өчен көрәш алып баручылар бар икән! Андый яшьләр әле бетмәгән һәм алар авыл белән генә чикләнми, араларында шәһәр яшьләре дә бар. Минемчә, хәзерге татар яшьләрен күбрәк проектларга катнашырга чакырырга кирәк, тәҗрибә булмау һәм башкалардан кире кагарга ярамый. Август аенда узачак Бөтендөнья татар яшьләре форумында да без яшьләргә күбрәк мөмкинлекләр бирергә тырышачакбыз, чөнки без аларның мондый чараларда катнашып, зур тәҗрибә алып чыкканнарын яхшы аңлыйбыз”.

Фото: Гүзәлия Гыйниятуллина

Айрат Фәйзрахманов: Рәсми булмаган яшьләр берләшмәләренә дә игътибар итәргә кирәк

Татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов: “Белгәнемчә, яңа министрлыкка татар яшьләре мәдәниятен булдырырга дигән максат куелды. Бу очракта сүз күбрәк татар телле яшьләр шәһәр мәдәнияте турында бара. Ул яктан министрлыкның татар яшьләренең яңа мәдәният форматларына, яңа чараларга күбрәк игътибарлы булуын көтәбез. Ул Казан белән генә чикләнмәсен иде. Безнең “Печән базары”, бистәләр белән бәйле чаралар уза, алар башка шәһәрләрдә дә оештырылыр дигән өметтә калабыз.

Моннан тыш, дәүләт программасында татар яшьләре өчен аерым чаралар булырга тиеш, хәзер татар яшьләренә игътибар җитеп бетми. “Бөтендөнья татар яшьләре форумы” гына оештырган чаралар җитәрлек түгел. Гомумән, төрле яклап яшьләрнең сәләтләрен ачу кирәк. Шулай ук, Татарстаннан сәләтле яшьләрне читкә җибәрмәү мәсьәләсе дә тора. Мәсәлән, Яр Чаллыда 70 проценттан артык яшьләр шәһәрдән китә, Әлмәттә дә шул ук проблема. Моны хәл итәсе бар әле. Яшьләргә аз хезмәт хакы түләү дә үзе бер проблема. Бу әле тиз генә хәл ителеп бетәчәк мәсьәлә түгел. Яшьләргә карата кызыклы инфраструктура булдыру зарур. Иҗтимагый киңлекләрдә дә яшьләрнең үз-үзләрен табу мәсьәләсе тора. Миңа калса, яшьләр министры “Парклар һәм скверлар” программасы белән бергәләп бу мәсьәләлрне хәл итәр. Рәсми булмаган яшьләр берләшмәләре бик күп. Алар игътибарсыз кала. Аларның мәнфәгатьләренә дә игътибар итәргә кирәк ”.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100