Татар хәрби медицина хезмәткәрләре: ике герой өчен йолдыз, шәфкать туташлары батырлыклары
«Тумышы белән Татарстаннан булган 218 хәрби табиб һәм санитар»
1805 елда ук император Александр I Указы нигезендә Россиядә солдатлар сәламәтлеге өчен җавап бирүче үзәкләштерелгән хәрби идарә органы булдырыла. Бу еллар дәвамында хәрби медицина белгечләренең һәм санитарларның һөнәргә тугрылыгы һәм каһарманлыгы халыкта тирән ихтирам һәм горурлык уята. Нәкъ менә ак халатлы хәрби хезмәткәрләр, кайчак үз гомерен һәм сәламәтлеген дә куркыныч астына куеп, миллионлаган Ватанны саклаучыларны, ә еш кына гражданнарны да тормышка кайтарган. Йөзләрчә мең солдат һәм офицерларны ут астында санитарлар үзләре өстендә күтәреп алып чыга. Сугыш елларында мондый коткаручы фәрештәләр еш кына яп-яшь кызлар була. Яралы кешенең исән калуы, өенә кайтуы яки хәтта яңадан сафка басуы нәкъ менә алардан торган.
Хәзерге катлаулы заманда безнең хәрби табиблар яңадан үзләренең югары профессиональлеген һәм фидакарьлеген күрсәтә.
52 медицина хезмәткәре илнең иң югары бүләге – Советлар Союзы Герое исеменә лаек. Беренче каһарман 1938 елда Хәсән күле янындагы сугышларда катнашкан табиб Б.П. Бегоулев була. 1940 елда совет-фин сугышы барышында хәрбиләрнең гомерләрен саклап калган өчен югары бүләкне тагын өч хәрби табиб – А.П. Соболевский, И.Ф. Бирцев һәм И.М. Ильиных ала.
Бөек Ватан сугышы вакытында 47 медицина хезмәткәренә Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Шуларның икесе татар – Х.А. Неатбаков һәм Н.Я. Якупов. Тагын өчесе югары бүләккә тәкъдим ителгән, ләкин орденнар гына алган.
Архив документлары белән эшләгәндә, әлеге юлларның авторы «Хәрби Дан клубы» ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов 1939 елдан алып 1945 елга кадәр Татарстанда туып үскән 218 хәрби табиб һәм санитарның хезмәт иткән һәм һәлак булган урыннары турында кыскача мәгълүмат таба алган. Алар арасында – 75 татар. Шул исәптән 3 орден һәм 3 медаль белән бүләкләнгәннәре дә бар. Алар турында очеркның икенче өлешендә сөйләрбез. Ә хәзер Ватанның иң югары бүләге – Советлар Союзы Герое исеме белән бүләкләнгәннәр турында.
Неатбаков Хәмит Әхмәт улы
1904 елның 23 сентябрендә Төмән өлкәсе Ярков районы Карбаны авылында туа. 1942 елда Ярков РВК тарафыннан мобилизацияләнә. ВКП(б) әгъзалыгына кандидат. 1942 елның 2 июленнән Воронеж фронтында хезмәт итә.

Медицина хезмәтенең өлкән сержанты, 38 нче армиянең 51 нче укчылар корпусы 167 нче Сума Кызыл Байраклы укчылар дивизиясенең 520 нче укчылар полкында санинструктор була. «Сугышчан казанышлары өчен» медале белән бүләкләнә. Даими рәвештә алдынгы частьларда ут астында була.
1943 елның февралендә фашистлар Курск өлкәсе Совет районының Ефросимовка авылын камап ала. Анда дивизиянең медик-санитар батальоны була. Ату вакытында 113 яралы сугышчы һәм командир булган йорт яна. Үз гомерен куркыныч астына куеп, санитар Неатбаков 63 иптәшен куркынычсыз урынга алып чыга.
1943 елның 3 һәм 4 октябрендә, көчле пулемет һәм миномет уты астында, ул Днепр елгасының сул ярына 86 яралы сугышчыны һәм офицерны күчерә. 1943 елның августына аның исәбендә гомере саклап калган 104 кеше була, ул, үз вазифаларын ахырына кадәр үтәп, санинструктор иптәшләрен сугыш кырыннан аларның шәхси кораллары белән алып чыга. Моның өчен Неатбаков 520 нче укчы полк командиры подполковник Акулов тарафыннан югары бүләккә тәкъдим ителә. Бүләкләү кәгазенә 38 нче армия командующие генерал-лейтенант Чибисов үзе кул куя. Шуңа күрә 1943 елның 13 ноябрендә СССР Югары Советы Указы нигезендә санинструктор Алтын Йолдыз ала.

Каһарман 1944 елның 23 сентябрендә Польшаның Жешув воеводалыгында Санок авылын азат иткәндә һәлак була. Шунда җирләнгән.
ЯКУПОВ Николай (Кәлимулла) Якупович
1920 елның 15 мартында Татарстан Республикасының Тукай районы Иштирәк авылында крестьян гаиләсендә туа. Чистай медицина техникумыннан соң Кама Тамагы районының Клярино авылында фельдшер булып эшли. 1939-1940 еллардагы совет-фин сугышында һәм 1939 елда Совет гаскәрләренең Көнбатыш Украина һәм Көнбатыш Белоруссиягә походында катнаша. 1941 елның июленнән Калинин, Сталинград, Үзәк, II Белоруссия фронтларында сугыша.

Медицина хезмәтенең гвардия өлкән лейтенанты, Үзәк фронтның 61 нче армиясенең 7 нче гвардия кавалерия корпусы 16 нчы гвардия Чернигов кавалерия дивизиясе 58 нче гвардия кавалерия полкының медицина пункты фельдшеры.
1943 елның 27 сентябренә каршы төндә Белоруссиянең Гомель өлкәсе Брагин районы Нивки авылы янында Днепр елгасын кичкән, көймәдә 27 рейс ясаган, 74 сугышчының һәм офицерның гомерен саклап калган. Моннан тыш, сугыш кирәк-яракларын плацдармга күчергән.
Герой исемен СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 15 гыйнварындагы Указы нигезендә ала.
1946 елның 7 июленнән медицина хезмәтенең запастагы гвардия подполковнигы. «Камдорстрой» тресты идарәсе башлыгы урынбасары булып эшли. 1999 елның 1 февралендә вафат була. Чаллы шәһәренең яңа зиратында җирләнә.

Ленин, Кызыл Байрак, I дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнгән. Аның бюсты Яр Чаллы шәһәренең Җиңү паркында Дан аллеясында урнаштырылган.
Герой исеменә тәкъдим ителгән, ләкин орденнар гына алган табиблар турында искә төшерәм
Галләмов Әнвәр Галләм улы, 1923 елда Татарстанның Биектау районы Таршна авылында туган. 1942 елның февралендә Дөбъяз РВК тарафыннан мобилизацияләнә. 48 нче Армия 96 нчы укчы дивизиясенең 338 нче укчы полкында медицина хезмәте старшинасы. 1944 елның 15 октябреннән 1945 елның маена кадәр сугыш кырыннан 169 яралы солдат һәм офицерны шәхси кораллары белән алып чыгуы өчен Герой исеменә тәкъдим ителә. Икенче Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.
Сәйфетдинов Тәлгать Гайнетдин улы, 1922 елда Башкортстанның Уфа шәһәрендә туган, комсомол. 1941 елның сентябрендә Уфа шәһәренең Ленин РВК тарафыннан мобилизацияләнә. 1942 елның 22 августыннан фронтта медицина хезмәтенең гвардия лейтенанты, 7 нче гвардия танк корпусы 55 нче гвардия танк бригадасының 318 нче танк батальоны өлкән фельдшеры. 1943 елның 13 декабрендә Украинаны азат итү өчен барган сугышларда 40 сугышчыны һәм командирны сугыш кырыннан эвакуацияләгәне өчен Герой исеменә тәкъдим ителә. Сафтан чыккан танк командирын алмаштыра, һәм аның җитәкчелегендәге экипаж 2 танкка каршы пушканы, 9 вездеходны, сугыш кирәк-яраклары һәм кораллары белән 15 автомашинаны, 25ләп гитлерчыны юк итә. 1944 елның 17 гыйнварында һәлак була. Үлгәннән соң Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.
Мостафин Гаяз Мәсләх улы, 1924 елда Татарстанның Чирмешән районы Түбән Кәминкә авылында туа. 1942 елның августында Сарытау өлкәсе Марксштадт РВК тарафыннан мобилизацияләнә.
1945 елның 7 маенда Украина һәм Польшаны азат итү, Германияне фашизмнан коткару өчен барган сугышларда, үз гомерен куркыныч астына куеп, беренче ярдәм күрсәткән һәм сугыш кырыннан 193 яраланган солдат һәм офицерны алып чыккан өчен Герой исеменә тәкъдим ителә. Шул ук вакытта шәхсән үзе 40тан артык гитлерчыны юк иткән. III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән. 40 ел узгач, 1985 елда II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Фронтта һәлак булган шәфкать туташлары

Алгы сызыкта яраланган сугышчыларга ярдәм итеп һәлак булган 75 медицина хезмәткәре һәм санитар арасында Татарстаннан 8 хатын-кызның исеме табылган. Алар турында берничә сүз әйтәсе килә.
Архивлардагы язмаларга караганда, беренчеләрдән булып (әсирлектә һәлак булучылардан тыш) 1942 елның гыйнварында Ленинград янында шәфкать туташы Нәфыйкатханум Магомедшафи кызы Дахадаева һәлак була. Ул 1899 елда Казанда туган.
1942 елның октябрендә Украинада эвакогоспиталь санитаркасы Газинур Вәли кызы Кәбирова әсирлеккә төшә. Ул 1919 елда Алабуга районы Татар Дөм-Дөме авылында туа. Аның алдагы язмышы архив мәгълүматларында теркәлмәгән.
1943 елның 23 ноябрендә Украинаның Полтава өлкәсе Яңа Сенжар бистәсендә 4495 нче санитария эвакогоспиталенең медицина хезмәте кече лейтенанты Җиһаншина Сания Бәйретдин кызы һәлак була. Аңа нибары 20 яшь, фронтка Актаныш РВК тарафыннан мобилизацияләнгән.
1943 елның декабрендә Арча районының Иске Кырлай авылыннан 20 яшьлек шәфкать туташы София Гыйбадулла кызы Гыйбадуллина да һәлак була.
Беларусьның Могилев өлкәсе Осиповичи шәһәрен азат иткәндә, 1944 елның 30 июнендә 69 нчы укчы дивизиянең 237 нче укчы полкы медицина хезмәтенең кече лейтенанты Гөлсем Фатыйх кызы Мостафина һәлак була. Ул 1922 елда Чистай районының Татар Ялтаны авылында туа һәм Кызыл Армия РВК тарафыннан фронтка мобилизацияләнә.

Сугыш елларында меңләгән яраланган кызылармияченең гомерен саклап калып, үзе яралардан 1945 елның 28 апрелендә Австриянең Вена шәһәрендәге 331 нче хирургия кыр госпиталендә Әминә Галәевна Хәмитова вафат була. 30 яшеннән ул медицина хезмәтенең гвардия капитаны, 5 нче гвардия артиллерия дивизиясенең 525 нче аерым медик-санитар ротасының хирургы була. Ул тумышы белән Биектау районының Чемәк авылыннан, Казан шәһәренең Киров РВК тарафыннан мобилизацияләнгән.
Сугыш азагында 1945 елның 4 маенда Герлитц шәһәре янындагы дамбаны штурмлаганда, 41 нче зенит полкының 564 нче аерым авто-транспорт батальоны санинструкторы Гыйниятуллина Хәдичә Гыйниятулла кызы һәлак була. Аңа 24 яшь кенә була, һәм ул Әтнә районының Түбән Бәрәскә авылында туган.
Медицина хезмәткәрләре – Бөек Ватан сугышы корбаннары исемлегендә Арча районының Югары Пошалым авылында туып үскән 20 яшьлек Оркыя (Рокыя) Сәләх кызы Сәлахова иң соңгы булып санала. Ул 248 нче кыр күчмә госпиталенең медицина хезмәте өлкән сержанты була. Казан шәһәренең Бауман РВКсына чакырыла. 1945 елның 6 маенда Словакиядә Тренчьянске-Теплице шәһәрендә яралардан вафат була.
Дәвамы бар.
Чыганак: «Миллиард.Татар», Михаил Черепанов