Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татар халкы ит бәлешен зур кунакка пешергән» – тәмле бәлеш рецепты

news_top_970_100
«Татар халкы ит бәлешен зур кунакка пешергән» – тәмле бәлеш рецепты
Абдул Фархан

Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылында РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре, Ленин орденнары кавалеры, милли татар аш-суын дөньяга таныткан Юныс Әхмәтҗановка багышланган беренче фестиваль-конкурс узды. 17 ел ашханәдә эшләгән Караширмә авылыннан Илфирә Гайнетдинова ит бәлеше рецепты белән уртаклашты:

– Ит бәлеше әби-бабаларыбыз вакытыннан ук зур бәйрәмнәрдә, туйларда, ашларда табын түрендә торган. Бәлештән дә зур ризык булмаган.

Камыр өчен: 1 стакан кайнар су, 1 стакан сыек май, 1 аш кашыгы майонез, тоз һәм чеметем генә сода салабыз. Камырны баскач, ял иттерәбез.

Эчлек өчен: 1,5 кг өч төрле ит салсаң – бик тәмле була, бәрәңге, 4 баш суган, тоз, борыч, 1 дәфнә (лавр) яфрагы, укроп сибәбез. Духовкада 1,5 – 2 сәг пешерәбез.

– Камырны баскан чакта, кызым бәрәңге әрчи, итен, маен үлчәп салам. Суган һәм тәмләткечен бакчада үстерәбез. 1 стакан су салам, камырга май өстим. Баскан чакта бер калак тоз салырга онытмагыз.

Ит бәлешен татар халкы пешергән зур кунакка.

Элек-электән бәлешнең даны киткән еракка, – диде хуҗабикә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100