Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татар ул Кубада да татар!» — «Унике» сериалының дүртенче сериясе

Интертатның сторис-сериалының чираттагы сериясе җанисәп темасына багышлана.

news_top_970_100
«Татар ул Кубада да татар!» — «Унике» сериалының дүртенче сериясе

«Интертат» төшергән «Унике» сериясенең дүртенче сериясе Инстаграмга куелды. Анда сүз җанисәпкә багышлана.

Җанисәп вакытында сәер, беренче карашка бер дә кирәкмәгән сораулар бирелә дигән тәнкыйть сүзләре ишетелгән иде. «Җанисәп» сериясендә эшенә ашыккан төп героебыз Рифат Каюмовака халык санын алучы бәйләнә:

Бәдрәфегез урамдамы, өйдәме?

Ипотекагызны әбиегез пенсиясеннән түлисезме?

Кибеткә үз пакетыгыз белән йөрисезме?

Ахыр чиктә халык санын алучы «син татар түгел» дип бәйләнә башлый, «Малевич» сезнең шәҗәрәгезне караган, сез татар түгел икән, «төньяк-көнбатыш диалектыннан» дигән нәтиҗә ясый. Үзенең татар икәнен исбатларга тырышкан Рифатка ярдәм көтмәгәндә… Кубадан килә! Хәер, үзегез карагыз.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100