Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар туйларын алып баручы украин егете: "Мине мишәр татары дип йөртәләр"

Башкортстанда яшәүче 27 яшьлек Олег Максименко үзен Россиядәге бердәнбер рус телендә татар туйларын алып баручы украин егете дип атый. Саф татар телендә мәҗлесләр алып барган бу егетнең сөйләшүенә чын татарлар көнләшерлек.

news_top_970_100
Татар туйларын алып баручы украин егете: "Мине мишәр татары дип йөртәләр"

Олег Уфада яши, Агыйдел шәһәрендә туган. Башкорт дәүләт университетының журналистика факультетында укыган. Олегның телевидениедә эшләү хыялы булган, тик үзен ул эшкә әзер түгел дип санаганга, башка юнәлешне сайлаган. 



- Олег, туйларны кайчан алып бара башладыгыз? Моңа нәрсә этәргеч булды?

-Мәктәптә укыган чакта конкурсларда күп катнаштым,  баянда уйнап, җырлар җырладым, КВН командасының капитаны идем. Шул вакытта ук әнинең абыйсы мине юбилей алып барырга чакырды.  Беренче юбилейны алып бару миңа бик ошады. Бераз вакыттан классташ үзенең туен алып баруымны сорады. Ул минем иң беренче туй булды. Кәләш - татар, кияү рус иде, шуңа туй ике телдә булды: мин русча алып бардым, кайчак татар сүзләре дә кыстырдым, җырлар җырладым.  Шуннан китте инде...


- Татар телен ничек өйрәндегез?

- Габдулла Тукай әсәрләрен укып, Салават, Айдар Галимов, Вәсилә Фәттахова җырларын тыңлап өйрәндем. 

Башта татарча җырлый, ә нәрсә турында җырлаганымны аңламый идем. Телне үзем өйрәндем, берәү дә мәҗбүр итмәде. Студент чакта безгә башкорт телен дә укыталар иде. Ул тел миңа җиңел бирелде. Укытучы да миннән  бервакытта да сорамады, чөнки - "Олег Максименко белә башкортса". Башкорт дусларым күп, кайчак алар белән дә туган телләрендә сөйләшәм. 

Татар, башкорт телен өйрәнүдә бернинди начарлык күрмим. Бу ике телне дә бик яратам, миңа шушы телләрдәге җырлар, шигырьләр ошый. Туган телен яратмаучыларны, белергә теләмәүчеләрне бөтенләй аңламыйм. Хәзер башкорт теленнән репетиторга йөри башларга планлаштырам. Берәр җирле телеканалга интервью бирәсем килә. Күрсеннәр: украин егете башкортча сөйләшергә өйрәнә. Ә нигә юк ди әле?!

"Ничек син украин егете була торып татарча һәм башкортча беләсең," - дип гаҗәпләнәләр. Дөресен әйткәндә, моны сәер хәл дип санамыйм. Руслар инглиз телендә сөйләшәләр бит әле, татарлар да,русча сөйләшәләр - беркем шаккатмый. "Ничек инде син - үзең Фирдәвес, үзең русча сөйләшәсең,"- дип сорамыйлар бит. Шуны аңлатасы килә: әгәр син башкорт телен өйрәнсәң, бер дә сәер түгел, бу бик яхшы булачак.

Туйга әйләнеп кайтсак, шушы беренче туй мәҗлесе минем контингентны да билгеләде. Мин күпчелек очракта кәләш белән кияүнең берсе татар, берсе рус (хәзер андый парлар бик еш очрый) булган туйларны алып бара башладым.



- Ике телле туйларда тел, милләт өчен бәхәс килеп чыкканы булдымы?

- Бер тапкыр да булмады. Мин, туйны алып барганда ике телдә дә сөйләшергә тырышам. Татарча күбрәк өлкән яшьтәге кунаклар сөйләшә, шуңа мин дә алар белән татар телендә аралашам, элеккеге җырларны җырлыйбыз. Аңламасалар да, берәү дә каршы килми, чөнки бу кешеләрнең туган теле - татар теле. 

- Татарлар гына булган туйларны гына алып барасызмы?

- Август аенда русча-татарча туй алып бардым, кияү украин кешесе иде, кунаклар арасында Голландиядән кешеләр бар иде. Шуңа украинчаны искә төшереп, туган телдә дә, белгәнчә инглиз телендә дә сөйләдем. Тагын бер туйны русча-татарча-әзербайҗанча алып бардым. Әзербайҗан телендә җыр да өйрәндем. Мин шулай төрле милләткә, төрле телгә яраклашам. Гомумән, Мостай Кәрим әйткәнчә: "Рус түгелмен, ләкин россиян мин".



-Туйларны Башкортстанда гына алып барасызмы?

- Нигездә Башкортстан инде. Август аенда Пермь краена барган идем. Мине кәләш кеше интернетта тапкан иде, интернет аша гына сөйләштек. Ике ай әзерләндек, бер тапкыр да күрешмәдек. Ә туй менә дигән булды. Екатеринбург, Чиләбедә алып барганым бар. Ә менә Казанда булганым юк, чынлап әйтәм.

- Татарча туй алып баручылар ни дәрәҗәдә кирәк?

Җәй көннәрендә атнага 3 туй туры килде, хәзер әзрәк. Башкортстанда татарча да, русча да белүчеләр аз, шуңа минем кебекләр монда бик кирәк дип курыкмыйча әйтә алам. Дөресен әйткәндә, алып баручыларның  телләр өйрәнмәвен аңламыйм. Әле үз башкорт дусларымның да, башкортча сөйләшергә сорагач, туган телләрен белмәвен сизәм. Туган телне белергә кирәк дип саныйм, тик үзем украинча начар сөйләшәм.



- Башкортча, татарча өйрәнәсез, ә нигә үз туган телегезне өйрәнәсегез килми?

- Планнар зур минем. Украинча да, минем күптәнге хыялым булган француз телендә дә, инглизча да өйрәнү теләгем бар.



- Татарча, башкортча сөйләшкәндә акцентыгызны башкалар сизәме? Дуслар белән башкортча сөйләшәм, дисез. Сезнең сөйләмнән көлгәннәре бармы?

- Әлбәттә, бар андый нәрсә. Көләләр, төзәтәләр. Ләкин мин өйрәнергә яратам. Еш кына татар теле белән башкорт телен бутыйм, аралаштырам. Мәсәлән, башкортча җырлыйм һәм кайсыдыр сүзне татарча әйтәм. Ә акцентны юк, диләр. "Әстәгафирулла, каян мондый акцент синең?"- дигәннәре юк әле. Мине мишәр татары дип йөртәләр, чөнки минем телемдә гел "ич". Гастрольләр вакытында Казанда кассир белән җыештыручы апаның сөйләшүен тыңладым. Андый тәмле, моңлы татар телен ишеткәнем юк иде әле! Башкортстанда татар теле башка. Мин нәкъ Казанда яшәүче татарлар белән татарча аралашырга хыялланам, бу минем өчен зур мәктәп булыр иде.
Соңгы вакытта телләрне җырлар аша өйрәнгәнемне сиздем. Элеккеге җырларны бик яратам! Озын көй конкурсында башкортча һәм татарча җырлаган идем. Сәхнәдән:" Ә икенче урынны Максименко Олег ала," - дигәч, залдагы барлык кешеләргә кызык булды инде ичмасам!

- Татарларның нинди үзенчәлеге бар?

 - Ничә тапкыр игътибар иттем инде: татарлар чын күңелдән күңел ача. Руслар алай түгел. Әллә бию көйләре башка булганга, әллә Салават Фәтхетдинов үз эшен эшли.. Татарлар читенсенеп тормыйлар, рәхәтләнеп бииләр, җырлыйлар. Тәнәфес җиткәч тә :" Әйдәле, бию көе куй әле,"- дип җибәрәләр. Үзләрен иркен тоткангадыр, татарлар һәм башкортлар миңа якынрак.



- Ә татар теле башка телләрдән нәрсә белән аерыла?

- Татар теле - бер дә катлаулы тел түгел. Башкорт теле белән дә бик охшаш. Минем өчен исемнәр авырлык тудыра. Менә алар икенче төрле. Бервакыт туйда Фирдәвес исемле кунакны чакырасы булды. Исемне әйткәч үк яныма хатын-кыз килеп басуын һич көтмәгән идем. Басым  куйганда да уңайсызлыклар килеп чыкканы бар. 

Иң авыры җырны аңламыйча җырлаганда, сүзне аңламыйча сөйләгәндә иде. Анысын берәүгә дә киңәш итмим. Ә татар теле үзе бик җиңел һәм бик матур тел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100