Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар ТикТокеры Алия-Чудачу: «Миңа башкорт дисәләр, ачуым кабара»

ТикТокчылар chudachu1 «Чудачу» никлы әче телле, чая кызны беләдер. Аны «юк-бар язасың» дип сүгәләр, татарларны яклаган өчен башкорт милләтчеләре дә чукырга маташа. Үзен беркемнән кыерсыттырмаган кызның укучылары көннән-көн арта бара. Интертат ТикТок блогер белән таныштыра.

news_top_970_100
Татар ТикТокеры Алия-Чудачу: «Миңа башкорт дисәләр, ачуым кабара»

Алия тумышы белән Башкортстаннан. Ире хәрби кеше булу сәбәпле, яшәү урынын берничә тапкыр алыштырган, хәзер Төмән өлкәсе Ишим шәһәрендә яши. Башкорт дәүләт университетында татар, рус телләре филологиясе бүлеген тәмамлаган. 

Алия, син ничек ТикТокка килеп кердең?

— Мин иремне Ишимга күчергәнче Удмуртиядә китапханәдә мөдир булып өч ай тирәсе эшләдем. Балалар килә, ТикТок та ТикТок дип сөйлиләр. Мин нәрсә икәнен белми утырам. Бер балага: «Нәрсә ул ТикТок, миңа аңлат», — дим, мин балалар белән бер дулкында булырга тиеш бит инде. Бишенче класс баласы аңлатты, Моргенштерн белән таныштырды. 

Башта нинди юләрләр утыра монда дип торам — кеше җырына авызларын ачып утыралар. Трендларны аңлый башладым, балаларга заманча музыка турында сөйлим, аларга минем белән аралашу кызык була башлады. Китапханәгә балалар волонтерлар булып килә башлады, аларга кызык — чөнки китапханәче ТикТокны аңлый. 

Үземне төшерә башладым. Аннары хейтерлар теләсә нәрсә яза башлады. Үзләренең иң кыйммәтле нәрсәләрен курыкмыйча миңа тәкъдим итәләр. Берсенә җавап бирдем, минем язылучылар җыелырга тотынды, кызык була башлады. Тагын берәрсен шулай бәр әле, диләр. Мин үзем уйлап чыгармадым мондый стильне, үзеннән-үзе килеп чыкты.

@chudachu1

Обидно...##женавоеннго ##тиктокеркомедии ##татарка ##татарскийтикток ##мамапогодок ##рекомендации ##башкорт ##удмуртскийдиалект

♬ оригинальный звук - Aлия

Тормыштан канәгать булмаган, куркып яшәүчеләр дип уйлыйм мин андыйларны. Чын тормышта алар авызларын да ачмыйлар бит, килеп, күземә карап, миңа иң кадерле әйберләрен тәкъдим итә алмаячаклар. Телефон аша бернәрсә дә эшли алмый, мин монда кәпрәеп алыйм әле дигән кебек кенә язалар.

@chudachu1

Иришка татарча

♬ оригинальный звук - Aлия
@chudachu1

Ответить пользователю @abilil723 Ильнар хатыны... ##рекомендации ##рекомендации ##встилеRIO ##татарскийтикток ##тиктокеркомедии ##татарка ##тиктоксекрет

♬ оригинальный звук - Aлия

— Эшең булмаса, авылга кайтып сыер сау диләр, савасыңмы соң?

— Сатып алып бирегез сыер, савам дим, мин эштән курыкмыйм. Мин акланмыйм, дөресен әйтәм, эшем булмаганга төшерәм мин видеоларны. Аралашу юк, бер танышым да юк бу шәһәрдә.

Ә нигә «Чудачу»?

Мин башта Чудачучундра идем. Укыганда шундый кушамат иде минем. Ниндидер сайттан алган идем, шуннан китте. Чудачучундра озын, кеше исендә калдыра алмый, шуңа Чудачуга калдырдым. 

Ә син тормышта да ТикТоктагы кебекме? 

Мин тормышта шундый булсам, ирем минем белән тора алыр иде микән? Сез тора алыр идегезме минем белән?

Кем белә инде, һәр кешенең үзенең яраткан кешесе була. Кемгәдер бәлки андый хатын да ошыйдыр.

Шуның кадәр сантыйны түзеп булмый бит инде барыбер. 

Кем өчендер юләр тоелган әйбер кемгәдер ошарга мөмкин. 

Тормышта мин ниндиме? Мин беркайчан да үземне кимсетергә ирек бирмим, авызымны ябып тормыйм. Хәсән Туфан язган бит: «Дөнья мине үзгәртте, еламаска өйрәтте», — дип. Мине кимсетәләр икән, бөтенесен урынына куям. Барыбер гаделлеккә ирешәм.

Кеше турында телефон аша гына фикер йөртү — юләрлек.

ТикТок — ахмак видеолар платформасымы?

@chudachu1

Ответить пользователю @user8606912148435

♬ оригинальный звук - Aлия

— ТикТокны ахмак видеолар платформасы диләр, килешәсеңме? Кешеләр популяр булу өчен әллә ниләр төшерә. 

— Әйе, мин ахмакларның берсе бит инде. Һәр кеше үзенчә ахмак. Кемдер аны эчендә яшерә, кемдер чыгара. Мин трендлар төшермим. Мин үземчә үзенчәлекле.

— Алия, синең кайбер сүзләрең фразеологизм шикелле, ТикТокта канатлы сүзгә әйләнде. Менә синең «кыңгырау» дигән сүзеңне башка блогерлар да куллана башлады. Артыңнаң кешеләр иярүе кызыкмы? 

— Миңа күңелле. Ой, кызым, дөрес эшләдең, авызларын яптың дип әйтәләр. Мин кайбер гыйбарәләремнең канатлы сүзләргә әйләнәчәген уйламаган идем.

— Ә син роликларыңны алдан әзерләнеп яздырасыңмы?

— Юк. Бернәрсәне дә ике тапкыр яздырмыйм. Камерамны кабызам — башка нәрсә килә, шуны әйтәм дә җибәрәм. 

— Күпләр якыннарын, ирләрен, балаларын күрсәтеп таныла. Син күрсәтмисең.

— Хәрби хезмәткәрләргә социаль челтәрләрдә утырырга ярамый, шуның өчен ирем кысылмый да. Бер куйдым кызымны, миңа берәү яза, әллә педофил булды, әллә ниләр яза… Балаларны куям, тик бик сирәк, үзләре сораганда гына. Кызым кайчак: «Әни, әйдә мине ТикТокка төшер», — дип йөри.

— Алдан әзерләнгән видеолар төшермәячәксеңме?

— Юк. Аны төшерергә кеше кирәк, киен-чишен, бизән, бизәнмә, видеоредакторда утыр… Мин бер кадрдан төшерәм.

Тикток нигә популяр?

— Алия, нигә ТикТок шулай популярлык казанды икән? Инстаграмга караганда ТикТок нәрсәсе белән яхшырак?

— ТикТок бушлай таныта, ә Инстаграмга түләргә кирәк. ТикТокта үзенең редакторы, ә Инстаграмда видеоны эшкәртер өчен бөтен нәрсәне эзләргә кирәк.

— Бөтен кешене дә кызыксындырган сорау: ТикТокта ничек популяр булырга? 

— Сезнең иң популяр ТикТокерларны күргәнегез бармы?

— Әйе.

— Мәгънәсе бармы?

— Төрлесе бар. 

— Миллионлы блогерларны карагыз, алар нишли? Бүтән кешенең музыкасына авызларын ачып тора, к…тләрен селкетәләр дә миллионник була. Яшүсмерләрнең һушы китә. Бөтен кеше ярата торган Иришка бар анда, шапыр-шопыр ашый-ашый, балалары белән акырыша да бетте! Өч миллион кеше җыйган. Кеше бит карый шуны!

Популяр булуга пандемия гаепле. Бөтен ТикТокерлар шул пандемия вакытында үсеп калды. Кешенең вакыты артты, күңелсез була башлады. Кеше өчен бөтен эшне робот эшли, керен дә, савыт-сабаны да юа.

Мин дә нигә төшерә башладым? Чөнки мин өйдә утырам. Эшкә алмыйлар, мин теләгән эш юк бу шәһәрдә. 

— Өлкән буын тәнкыйтьли, ТикТок буыны дигән сүз барлыкка килде, бу яшьләрне аңгырайта, алар китап укымый дип гаеплиләр. ТикТокны ничек бәялисез — бу начармы, яхшымы, әллә ничек бар, шулай кабул итәргәме?

— Ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк. Чөнки һәр заманның үз үзгәреше, үз тәртибе, һәр заман үз юлы белән бара. Һәр буынны да тиргиләр.

Хәзер бернәрсәне дә үзгәртеп булмый. Мин дә картаячакмын, мин дә үз балаларымны тиргәячәкмен — менә безнең заманда шулай иде, болай түгел иде дип. Инде тирги башладым.

«Татар теле модалы булса, ул сакланып кала ала»

Урамда таныйлармы соң?

Юк, танымыйлар. Монда бит татарлар юк. Әле килдем, кибеттә татарча видео төшерәм. Миңа бер кыргыйга караган кебек карыйлар. Татар сөйләме ишеткәннәре юкмы шунда. Берәр көнне кассада юри татарча сөйләшәм әле.

Русча язсаң, күбрәк кеше карар иде… Син нигә блогыңны татарча алып барасың? 

— Мин татар телен яратам.

Русча язып танылу үзмаксат түгел алайса?

— Юк. Мин татар телен яратам, үз туган телемне сагынам, тормышта мин татарча аралашамыйм.

Ә балалар татарча беләме соң?

— Зурысы аңлый, сөйләшми. Бәләкәе бераз гына аңлый. 1,5 яшьтән соң акча түләмиләр, эшкә чыгарга туры килде. Ул балалар бакчасына китте һәм теле русча ачылды. Ә олы кызым садикка өченче яше киткәч барды, теле ачылган, фикерләве татарча иде. Татарча аңлый, ләкин сөйләшми, чөнки авазларны татарча куярга өлгерми калды, садикта бит инде татар теле юк.

— Читтәге татарлар татар телен саклап кала алсын өчен нәрсә эшләргә кирәк, аны саклап калып буламы? Нинди шартлар үтәлсә, читтәге татарлар да татарча сөйләшә алыр иде?

— Иң мөһиме — гаиләдә татарча аралашу инде. Минем гаиләдә татарча аралашу юк, ирем татар булса да, русча сөйләшә. Мин бала белән татар телен өч яшькә кадәр генә саклый алдым. Тел гаиләдән килә, әмма балалар мәктәпкә китә дә, тагын туган телләрен оныта.

Башкортстандагы безнең бәләкәй авылда мәктәптә дә укытыла татар теле, анда гаиләдә дә татар телендә сөйләшәләр. Ә балаларга гаджетлар аша рус теле керә. Алар өчен рус теле модалы. Мин дә яшүсмер чакта русча сөйләшү модалы дип уйлый идем. 

Татар телен саклап калу өчен иң мөһиме — татар теле модалы булырга тиеш, татарча сөйләшү круто булып тоелсын, татар булу круто булсын.

— Алар өчен ТикТокта татарча кызык видеолар булырга тиешме?

— Әйе. Мин татарча видеоларны карыйм. Татар теле бай бит безнең. Норматив булмаган лексикага да, жаргоннарга да. Рәшит исемле бер егет шуларны куллана. Татарлар бу Рәшитне чукыйлар. Ой, кит инде, татар халкын көлдереп утырма, татар халкы андый түгел, тегенди-мондый, диләр. Татар кеше түгел, ул идеаль фәрештә. Белмим, каян чыккандыр шулкадәр идеаль кешеләр…

— Татарча сүгенгән контент та булырга мөмкинме?

— Әлбәттә. Татар телендә сүгенү сүзләре бар, аны кисеп калдырып булмый берничек тә. Русларның сүгенүе ул аларның культурасы, безнең сүгенү — ул безнең культураның бер өлеше. Норматив булмаган лексика да, әдәби тел дә бар.

«Мине әни авызны япмаска өйрәтте»

— Алия, синең үзеңне дә ненорматив лексика өчен бик каты тәнкыйтьлиләр. Әниләрең әйтмиме алай язарга ярамый дип?

— Юк. Әни бәләкәйдән үк авызны япмаска өйрәтте. Әгәр сине таптап китсәләр, син ятып калырга тиеш түгелсең, торып басып, аларның битләренә чәпәргә тиеш дип. Минем балачак бик авыр булды, үз-үземне карадым, шуның өчен мин шундый усал.

— Ә нишләп авыр булды?

— Мин бәләкәй авылда үстем, әти-әни — хәерчеләр гаиләсе. Әти салырга ярата, югалып, ярты еллар кайтмый иде. Әни өч баланы үзе күтәрде.

Мәктәптә укытучыларга кадәр: «О, син теге алкаш баласы», — диләр. Укытучы нәрсә әйтә, бала-чага шуны кабатлый. Абыйлар белән мин үзебезне үзебез якладык. 

Башлангыч классларда әйбәт укыдым. Килдем бишенче класска — укытучылар бит инде икенче. Математика дәресе, беренче контроль эш иде ул. Мин эшләдем контроль эшне, әйбәт гаиләдән чыккан егет белән икебезнең бер төрле үк хата. Тотты да укытучы миңа «өчле» куйды, теге егеткә — «дүртле». Мин әйтәм, ни өчен? Мин сиңа бишлелек, унлылык белсәң дә, «өчле»дән күбрәк билге куймыйм, ди. Мәктәптә бала билге өчен укый, ул бит киләчәктә аңа кирәк булачагын белми, аңламый әле. Булды, мин математиканы ташладым. Мәңгегә истә калды шул укытучының сүзләре. Мәктәпне укып чыккач та әйттем әле шул укытучыга. 

— Нәрсә дип?

— Укып чыктым мәктәпне, минем аттестатта 4-5леләр генә тора, башкорт теленнән «өчле». Ничек «өчле»? Укытучы ул «бишле»лек белә, башкорт шигырьләрен конкурсларда сөйләде, ди. Мин «бишле» куйдым аттестатка да, ди. Ниндидер хата киткән, без үзгәртмибез аттестатны, аның өчен Мәгариф министрлыгына барырга кирәк, диделәр.

Мин РОНОга бардым да гариза яздым, директор аттестатны үзгәртүдән баш тарта, дидем. Ә директорның хатыны шул математика укытучысы иде. Нигә шулай кыланасың, без бит сиңа гел әйбәт мөнәсәбәттә булдык, ди. Мин әйтәм, Альмира апа, сез миңа әйбәт булдыгызмы? Исегездәме сез миңа нәрсә әйткәнегез, гомергә истә калырлык, дим. 

Шул хәлдән соң безнең мәктәп директорын күчерделәр. Ә бу укытучы авылда минем белән исәнләшми. Мин исәнләшәм, минем намус чиста, ул акаеп кына карап китә.

Дөнья мине өйрәткәндер инде каты булырга. Миңа сүгенәсең, диләр. Мин сүгенмим, анда чагыштыру, фразеологизмнар, жаргоннар. Ә жаргоннарны мәктәп программасында да үтәләр.

— Ә күңелеңә тигәннәре бармы, Алия? 

— Бар. Бер апа фәлән халыклар ул шакшы халык ди, син дә шундыйларга керәсең, ди. Ярар, мин шундыйларга керәм, черт с ним. Ул ничек бөтен халык турында шулай әйтә? Бөтен халыкта шакшы бар. Бөтен халыкны бер итүе минем нервага тиде. 

«Башкортстан татарларына беркайда да урын юк»

@chudachu1

##stitch с @islam.kamilovich

♬ оригинальный звук - Aлия

Белүемчә, татар булуга бәйле проблемаларың да булган.

Мин 2010 елда укырга кердем. Без укырга кергәндә ниндидер анкета тутырасың бит инде, син башкортмы дип сорыйлар иде. Нигә сорыйлар икән дип уйлый идем. Туган апам Бөре шәһәрендә филфакта декан урынбасары иде. Нигә шулай сорыйлар соң, дим аннан. Башкорт булсаң, өстенлекләр күбрәк, ди. Безгә килгән марилар да башкорт дип язылалар, ди.

Сине башкорт дип язаргамы ди? Юк, мин әйтәм, мине татар дип яз, нигә башкорт булырга.

Ә татар булып язылуның берәр нинди зыяны тимәдеме?

— Мин Бөрегә укырга кермәдем. Уфага Башкорт дәүләт университетына алдылар. Журфакка бирәм дигән идем документларны, өлгермәдең, диделәр. Каршыга татар кафедрасыннан Алмаз Галимҗанович чыкты. Әйдә филфакка, ди. Татарча сөйләште дә, мин сине алам, ди. Татар теленнән имтиханны бик әйбәт итеп бирдем дә кердем. 

Мин филфакка керәм дип уйламый идем. Шулай барып чыктым мин филфакка, уйламаган җирдән.

— Алия, Башкортстан татарларына беркайда урын юк дигән идең. Нигә шулай? 

@chudachu1

Ответить пользователю @makgnadez

♬ ПОДПИСЫВАЙСЯ - Aлия

— Башкортстан татарларына беркайда да урын юк, Башкортстанда куалар сез татарлар дип, яисә үз халкыгызны сатыгыз да башкорт булып язылыгыз, диләр. Татарстанга килсәң, сез башкортлар, башкорт татарлары дип куалар. Кая барырга, белмим.

— Алия, ә нигә социаль челтәрләрдә татар-башкорт каршылыгы бар?

— Социаль челтәрләрдә генә түгел, элек-электән килә бит ул.

Беренче курста безне Казахстанга җибәрделәр, безнең белән башкорт кураторы барды. Казахстан тарихы буенча бер абый ачык дәрес уздырды. Актүбә шәһәрендә татарлар төзегән кирмән бар, ди. Мин сораша башладым. Бу апа: «Алия, шым гына утыр әле! Татарлар турында сөйләрсез дә сөйләрсез инде», — ди. Белмим, нинди нәфрәттер. Элек-электән килә инде.

— Ә бу берәр вакыт бетәргә мөмкинме?

— Юк, бетми.

— Нигә?

— Россиянең җирен бүләләр. Башкортстан, Татарстан чынлыкта бер дәүләт, бары тик ике субъектка бүленгән. Тарихларга кереп, әллә нәрсәләр чокып чыгаралар, татарлар булмаган, сезне Ленин гына уйлап чыгарган, татар дигән халык юк, сез әллә кем белән катнашкан, ди… Ярар, мин әйтәм, юк икән юк, иң мөһиме — мин бар.

— Ничектер көрәшеп буламы моңа каршы?

— Булмый, игътибар итмәскә кирәк.

— Татар-башкорт бәхәсендә кем җиңәр икән?

— Кем җиңсен, рус җиңәчәк. Әнгам Атнабаев язган бит, татарыннан да, башкортыннан да рус туа, дип.

— Син башкортлаштыру сәясәтенә каршы торасың бит әле. Кем дә булса татарны ТикТокта яклый дип әйтүем.

— Миңа башкорт дисәләр, минем ачуым кабара. Ул минем өчен генә шулай түгел. Минем Башкортстаннан татар дустым бар. Алардан сораганым бар, сезгә ничек ул башкорт дисәләр, дим? Кит, Алла сакласын, ул минем өчен хурлык, мин үземне башкорт дип хис итмим, ди. 

Нишләптер бездә шулай, гел син башкорт, синдә барыбер башкорт каны ага, дип әйтәләр. Агамы, акмыймы, барыбер мин татар, мин үземне татар итеп хис итәм. Татарча телем ачылды, мин татар әние. Нәрсә акса да, мин татармын. Нигә татардан башкорт ясыйлардыр? 

Берәү язган, татарлар шул ук башкортлар инде ул, дип. Тагын бер тапкыр шундый сүз ишетсәм, мин сезне милләтемне кимсеткән өчен судка бирәм дип җавап бирдем. Әйе, мине башкорт дип атаулары мине кимсетә. Ә менә минем ирем Удмуртия татары, ул әйтә татар белән башкорт охшаган, алар тугандаш халык ди, мине башкорт дип атасалар, миңа кыен түгел, ди. Белмим, Башкортстан татарларында гына шулай микән инде. 

Мин Мишкә районыннан, ул мари районы. Мари дисеннәр — миңа кыен түгел. Ә башкорт дисәләр, ачуны китерә, каннан килә торгандыр инде ул. Мин генә түгел, бөтен Башкортстан татарлары шулай.

— Алия, ә татар булган өчен кимсеткән вакытлар булмадымы?

@chudachu1

Ответить пользователю @baskort102

♬ оригинальный звук - Aлия

— Булды. Татар б…кка батар дип акырдылар безгә. Уфада Салават Юлаев мәйданы бар бит. Без, татар филологиясендә укучылар шунда йөргәндә татарча сөйләшсәк, безгә: «О, татар букка батар», — дип акыралар иде. Без аларга урман башкортлары дия идек.

Бөтен халыкта да тинтәкләр бар. Мин бөтен башкортлар андый димим. Мин татар яшьләре берлегендә рәис урынбасары идем. Без башкорт яшьләре белән бергә төрле чаралар ясый идек. Алар белән бергә Бөтендөнья татар яшьләре форумына бардык, аларны үзебез белән алыр өчен татар дип яздырдык та делегациягә керттек. Минем башкортларга начар карашым юк. Әмма мине башкорт дип яза күрмәгез, минем башкорт буласы килми. 

«Татар бетмәячәк, татар теле бетәчәк»

— Татарда «яхшы түгел» дигән әйбер бар. Синдә бармы ул әйбер? Сиңа да язалар, яхшы түгел дип, татар кызы андый булырга тиеш түгел, диләр.

— Ә нинди булырга тиеш?

— Дөрес булырга, матур сүзләр генә сөйләргә, әдәпле, инсафлы, ак алъяпкычтан.

— Бөтенесе матур сөйләсә, ул чын кеше булачакмы, әллә юкмы? Ул бит үз гомерен яшәмәячәк, татар кызы дигән стереотипларга яраклашачак. Әгәр дә татар кызы дигән стереотип буенча яшиселәре килсә, яшәсеннәр, мин аларга хуҗа түгел.

— Адәм көлдермә диләр бит сиңа.

@chudachu1

Ответить пользователю @user9142288377193

♬ оригинальный звук - Aлия

— Кеше көлсен, еламасын, дим мин андыйларга.

— Гаяз Исхакый язган бит — инкыйраз була, татар бетәчәк… Син ничек уйлыйсың?

— Татар бетмәячәк, татар теле бетәчәк. Батулланың бер интервьюсын укыдым. Туган телендә белем алмаган халык тиздән үләчәк, диде. Мин килешәм. Бетмәсен өчен татар телен модалы итәргә кирәк.

— Ә аның өчен нишләргә соң?

— Татарча сөйләшергә оялмаска кирәк. Менә ирем татарча сөйләшә белә, тик ояла. Акцент бар, ди. Минем белән дә сөйләшми. Кайнанам да шулай, әбиләр яки балалар белән сөйләшә, ә минем белән татарча сөйләшми, акцент бар, ди. Акцентмы, акцент түгелме, оялмаска кирәк.

«Россия халкы куркынган»

— Ә татарга үз теленнән оялуны бетерер өчен нишләргә? Мин шулай бәйләнәм инде.

— Үз-үзеңә ышанырга кирәк. Безнең халык кына түгел, бөтен Россия халкы куркынган, изелгән. Ул электән үк килә. Я крепостной хокук, я коммунизм. Хәзер алдашу бара.

Мин Удмуртиядә эшләдем, күпме очраштым шул хәл белән. Андагы кебек куркынган халыкны минем күргәнем юк иде. Аларда авызны ачарга да ярамый.

Укытучы булып эшләгәндә чирләдем, тавышым бетте, терапевтка килдем. Кабул итмәде, борын төбендә ишекне япты да куйды. Ә мин язылган идем, бала күрше белән калды. Баш табиб урынбасарына киттем, сезнең терапевт мине «послать» итте, дим. Кайда эшлисез, барыгыз да шундый акыллы, ди бу миңа. Мәктәптә укытучы, дим. 

Эшкә чыктым, завуч кисәтмичә генә дәрескә кереп утырды. Дәрес бетүгә бу миңа җикеренә башлады, син үзеңне кем дип уйлыйсың, нигә син баш табиб урынбасарына шулай дип әйттең, ди. Син авылдагы укытучы гына, авызыңны ачарга хакың юк, ди. Татьяна Петровна, кемдер миңа яки гаиләмә кагыла икән, мин беркайчан да авызымны ябып тормаячакмын, дим. Шуннан соң башланды, бу хатын көн дә миңа бәйләнә. Әле мин ишекне дөрес япмыйм, әле дәрескә дөрес кермәдем, аннары отпускларга җибәрмим, ди. Гыйнварда әти үлгәч, бераз тынычлыкта калдырды. Августта отпусктан соң болар минем дәресләрне кискәннәр, аннары мин рус фольклоры укытырга тиеш. Мин ул мохиттә яшәмәдем, мин аларның мәдәниятен белмим, укыта алмыйм, дим. Өйрәнерсең, диләр. Икенче сменага куйганнар, ә миңа балаларны бакчадан алырга кирәк. Ә болар шимбәгә дә куябыз, диләр. Директорга әйттем — ул: «Сезнең хокукларны кысканымны беләм, прокуратурага барып гариза язсагыз да, бернәрсә дә эшли алмаячаксыз», — ди.

Мин алар нидер эшләгәнен көтмәдем, документларны алдым да чыгып киттем. Соңыннан шалтыраттылар, без сезгә элеккечә калдырабыз, диләр, мин бүтән сезгә үземне мыскыл иттермим, дидем.

Анда педсоветлар «прокуратура» сүзе белән башлана иде. Укытучылар турында кайгырту түгел — прокуратура безгә килә, диләр. Укытучы - кеше түгел.

Анда кеше авызын ачарга да курка, түрәләргә каршы, район башлыгына каршы — әйтәсе дә юк. Шундый очраклар булды, берәр җыелышта берәрсе авыз ача, икенче көнне аны алып аталар. Удмуртиядә районның мәдәният буенча урынбасары җыелышта халык каршына чыгып, район башлыгы чыгышы алдыннан ачыктан-ачык: «Тыныч кына тыңлап утырыгыз, эшсез каласыгыз килмәсә, авызыгызны ачмагыз», — дип әйтә иде. 

— Алайса буын алмашынганын көтәргәме? 

— Әйе. 

— Русларда сәяси блогерлар бар. Татарда алар бөтенләй юк диярлек. Менә бездә блогерлар очрашуы булды күптән түгел, анда да шул хакта сөйләштеләр. Татар блогерлары сәясәткә, проблемаларга керми. Нишләп икән?

— Менә миңа да кызык, нигә ул татар блогерлары барысы да шундый — моны алдым, бу кибеткә бардым, минем шундый маникюр. Миңа ул барыбер, ә кешегә кызык бит, шуны карыйлар.

Халык курка бездә. Татарлар үзләре тәнкыйтьли башлый, аннан башкортлар килеп кушыла. 

Башкортларның тәнкыйтьли торган блогерлары бар. Алар Хәбировны чынлап тәнкыйтьли. Аны син татар дип тә гаеплиләр. 

Башкортстанда да, Татарстанда да татарның тәнкыйтьләргә хокукы юк. Куркалардыр. 

Аннары татар теле популяр түгел, шул ук мәгълүматны русча да кабул итә ала татар халкы. 

ТикТокта ничек популяр булырга?

— Алия, синең уйланганың бармы, татарның стратегиясе нинди булырга тиеш?

Заманча дөньяда тел модалы булырга тиеш. Кызык булсын. Ә әбиләр, бабайлар тәртипле булырга кирәк, диләр. Балаларга бәләкәй чактан сүгенү сүзләрен өйрәтергә дип әйтмим, дөнья барыбер сүгенергә өйрәтә аны. Үз телеңнән оялмаска кирәк, стратегия шул.

— Кайсы татар ТикТокерларын яратасың? 

— Һуш китеп татар блогерларын карамыйм. Бар алар, ләкин әз. Инстагармда бар, ләкин мин аларны карамыйм. 

— ТикТокны башлап җибәрүчеләргә нәрсә киңәш итәр идең? 

— «Взаимка» җыймагыз, «взаимка» җыйсагыз, сезнең актив аудитория югала. Нәрсә төшерим икән, ничек төшерим икән, болай итсәм, кызык булыр микән, тегеләй итсәм, ничек булыр икән дип башыгызны ватмагыз. Әгәр сезнең ниндидер тематикагыз юк икән, нәрсә эшлисегез килә, шуны эшләгез. Бездә күп кеше ярата диванда гына утырып карарга.

«Контент билгеле бер темага булырга тиеш», - дигән акыллы сүзләр әйтмим. Хобби бар икән, шуны алып барыгыз. 

— Алия, ә нигә Инстаграмың шулай ук популяр түгел? Шушы ук видеоны инстаграмга куйсаң, ул китәр идеме?

— Юк, китмәс иде. Зур пабликларга куйсалар гына китә. Ә минем инстаграмда авыл хейтерлары утыра, авылдагылар гына мине чәйнәячәк.

— Ә ВКонтакте, Фейсбукны ничек бәялисең?

— Фейсбукны Инстаграмга бәйләмәсәң, таргет рекламасы ясый алмыйсың. Одноклассники үлде бит инде, белмим ни хәлдер анда. Тиздән ВКонтакте да бетәчәк дип уйлыйм, музыка тыңлау уңайлы булган өчен генә эшли дип уйлыйм.

— ТикТокта акча эшләргә планлаштырмыйсыңмы?

— Күп язылучы җыйсаң, була. Миңа тәкъдим итәләр, теге, бу нәрсәгә реклама яса, диләр. Әлегә рәхмәт өчен генә, хе-хе. 

— Гомумән, акча эшләү планы бармы соң?

— Эш тапсам, эшкә чыгам. ТикТокта акча эшләп була, 3 мең язылучыдан теләсә кайсы платформада акча эшләп була, тиеннәр булса да. Сайтларның сылтамасын куясың да, синең сылтама аша кереп сатып алсалар, тиеннәр килә — 100, 200 сум. 

— ТикТоктан соң нинди социаль челтәр барлыкка килер икән?

— Россиянеке, мөгаен — «Син — молодец!» дигән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100