Татар теленнән XIII Халыкара олимпиаданың Гран-при ияләре билгеле. Аларның исемнәрен бүген Казанның «Корстон» комплексында бүләкләү тантанасында игълан иттеләр.
- Казан шәһәреннән Мөслимә Адиева;
- Пермь краеннан Нәргиз Монасыйпов;
- Төркиядән Нурбикә Нәҗипова.
Олимпиадада Россиянең 30 төбәгеннән, 5 чит илдән 500 бала катнашкан, дип яза «Татар-информ».
Йомгаклау этабы төп өч турдан гыйбарәт:
- язма тур (татар теле, татар әдәбиятыннан язма биремнәр үтәү);
- телдән ( татар теленнән, татар әдәбиятыннан, татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча биремнәр үтәү);
- Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилгә багышланган проект эшләрен яклау.