news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татар телен яхшыртырга теләүче Владимир «Мин татарча сөйләшәм» дигән челлендж башлаган

news_top

Социаль челтәрдә Владимир исемле керәшен егете, татар телен тагын да камилрәк өйрәнү максатыннан, «Мин татарча сөйләшәм» дигән челлендж башлап җибәргән. Владимирга 28 яшь, ул тумышы белән Казаннан. Валдимир татар мәдәнияте белән кызыксына, милли стильдәге бизәнү әйберләре ясау белән дә мавыга.

Әтием белән без гаиләдә рус телендә сөйләштек. Еллар узу белән болай да начар белгән татар телен белүем тагын да начарайды. Моны төзәтү өчен мин «Мин татарча сөйләшәм» дигән челлендж башлыйм. Мин үз туган телемне әнием, әбием телен белергә телим. Бу миңа тарихыбызны һәм мәдәниятебезне яхшырак аңлау һәм баету өчен кирәк.

Шулай ук әбиемә быел 95 яшь тулачак. Мин аның белән тулысынча татарча сөйләшергә телим. Минем сүзләрне әйтелешем һәм грамматикамны артык катгый бәяләмәгез. Мин бары тик өйрәнәм генә.

Менә шуның белән минем татар телендәге беренче видеом тәмам. Күп еллардан соң мин беренче тапкыр үз туган телемдә шуның кадәр күп сөйләшәм. Моны ешрак эшләргә тырышырмын, – дигән ул.

Владимирның әлеге видеосы бик күп кайтавазлар җыйган. Татар эстрадасы артистлары һәм башка танылган шәхесләр аңа уңышлар телиләр: «Синең татарчаң искиткеч», – дип язалар. Татар телен начар белүче бик күп татарлар да Владимирның әлеге видеосын күреп илһамланулары, татарча өйрәнергә теләүләре хакында әйтәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар