Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Татар телен яхшы белгән журналистлар юк диярлек!” Танылган тел галиме Рүзәл Йосыпов татарлар, журналистлар һәм шәхси тормышы турында

Бүген танылган тел галиме, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, КФУның шәрәфле профессоры, филология фәннәре докторы Рүзәл Йосыповның 80 яшьлек юбилее. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе, танылган тел галимен олы юбилее белән котлап, аның белән татар теле, татар мохите һәм татар дөньясы турында сөйләште.

news_top_970_100
“Татар телен яхшы белгән журналистлар юк диярлек!” Танылган тел галиме Рүзәл Йосыпов татарлар, журналистлар һәм шәхси тормышы турында
  • Рүзәл Йосыпов 1938 елның 14 сентябрендә Әтнә районында туган. Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе белән бүләкләнгән. Лингвистика, икетеллелек мәсьәләләре, тәрҗемә практикасы һәм теориясе, сөйләм культурасы өлкәләрен тикшергән галим, күпсанлы монографияләр, дәреслекләр һәм уку әсбаплары авторы. 1986-2002 елларда Казан педагогика университетында ректор һәм татар теле белеме кафедрасы мөдире, Казан шәһәре советы һәм 1990-1995 елларда Татарстан Республикасы Югары Советы халык депутаты. “Кешеләргә һәрвакыт яхшылык эшләргә тырыш”, “Янып-көеп яшәргә!”, “Гаделлек өчен көрәшергә!” – Рүзәл Йосыповның тормыш шигарьләре әнә шундый.

“Татар телен яхшы белүче журналистлар юк диярлек”

- Рүзәл Габдуллаҗанович, матбугат телендә нинди классик хаталар бар? Аларны ничек төзәтергә?

- Матбугат телендә хаталар күптөрле. Иң таралганы – мәгънәләрне ялгыш сүзләр белән бирү, икенче төрле әйткәндә сүзләрне ялгыш мәгънәдә куллану. Аннан килеп, искергән, халыкка аңлашылмый торган гарәп-фарсы сүзләрен куллану, ясалма сүзләргә мөрәҗәгать итү. Дөресрәге, үзләре ясау. Журналистлар яңа сүз ясыйлар һәм, артык татарча итәм дип тырышып, халыкара һәм интернациональ рус сүзләрен кирәкмәгәнгә тәрҗемә итәләр. 

Мәсәлән, компьютер. Бөтен дөньяда компьютер дип сөйләшәләр. Берсендә “санак” дипме тәрҗемә иткәннәр иде.Аны үзгәртүнең кирәге юк. Компьютер сүзен әллә нәрсәләр дип үзгәртеп бетерәләр. Нигә кирәк ул? Аны бит бөтен кеше компьютер дип белә. 

Терминнар мәсьәләсендә дә хаталар шактый күп. Гомумән, тел өлкәсендә проблемалар җитди һәм бик күп. Монда аларны сөйли башласаң... Минем китапларда 3 меңнән артык сүзгә анализ ясалган. Мин бу мәсьәләләр белән инде 1964 елдан бирле шөгыльләнәм. Университетның 4нче курсында укыганда ук “Төгәлсезлекләр күңелне борчый”, дип язганмын. Аннан соң инде шушы темаларга берничә йөз мәкаләм, берничә дистә китабым язылды. Күбесе сөйләм теле культурасына багышланган. Дөрес, аларда бары тик сөйләм культурасы гына түгел, анда телләр мөнәсәбәте, тәрҗемә теориясе дә бар. Русча язылган китапларым да бар. Соңгы “Вопросы теории и практики перевода” дигән китабым әле генә нәшриятта чыкты. “Тәрҗемәнең теоретик һәм практик мәсьәләләре” дигән татарчасы да бар. Бик күп алар. 

Гомер буе шуның белән шөгыльләнәм. Бик җитди мәсьәлә. Нәкъ менә шушы матбугат телендә, радио һәм телевидение телләрендә ялгышлыклар бик күп. Моның белән мин журналистларның барысын да начар дип әйтергә теләмим. Аларның бик тәҗрибәлеләре бар. Матур итеп, дөрес итеп яза белгәннәре дә бар, ләкин алар көннән-көн азая бара, ә начар язганнары, телне начар белгәннәре күбәя. Эчтәлегенә керешмим мин, эчтәлеген тырышалар алар. Мин, гомумән, журналистларны хөрмәт итәм, үзем дә заманында өч ел журналист булып эшләдем. Ләкин телне белү, телдән дөрес файдалану бик нык аксый. Аның сәбәпләре бик күп инде. 

Ничек төзәтергә дигәндә. Беренчедән, журналистлар, кагыйдә буларак, татар мәктәпләрендә укып киләләр, хәзер рус мәктәбендә укып килгәннәре дә бар. Тәҗрибәле, сәләтле булса, андыйлар да килә. Татар мәктәпләрендә дә хәзер татар телен тиешлечә укытмыйлар. Игътибарсызлык арта бара. Гомумән, мәктәпкә соңгы бер 20-25 ел инде игътибар кими бара. Элекке яхшы нәрсәләр начарга үзгәрә бара. Бу минем генә фикер түгел. Һәр аңлаган, тормышны күзәтә белгән, тормышка анализ ясый белгән кеше аны белә. Моның сәбәпләре күп. Укытучыларга, бигрәк тә татар теле укытучыларына игътибар кимеде. 

Татар теле укытучылары алар һәрвакытта да арткы планда бардылар. Гомумән, аз санлы милләтләргә игътибар ким булган кебек, татар телен укытуга да, татар теленә дә игътибар кимеде. Соңгы елларда бигрәк тә. Татар телен укыту – ул иң борчыган мәсьәлә. Университетта журналистика бүлекләрендә татар теле бик аз керә. Ә бит татар телен яхшы укытырга кирәк. Тел бит ул! Ул бит корал. Ә сәбәбе – журналистика бүлегендә Мәскәү планы белән укыталар. Россия Мәгариф министрлыгына карый, димәк, барысы да шулар кулында, шулар карамагында. Ә Мәскәүдән килгән планда татар теле юк. 

Аннан соң журналистларның үзләрендә дә бераз ваемсызлык бар. Инде тегендә белемне биреп җиткермәгәннәр икән, үзеңнең бурычыңны, вазифаңны аңлап, өстәмә белем алырга кирәк дип, бераз үзеңә укырга кирәк бит инде. Китаплар бик күп бит, белемне күтәрергә була. Төп ялгыш тәрҗемәдән китә. Тәрҗемә итә белмиләр. Журналистика бүлегендә тәрҗемәне өйрәтмиләр икәнен беләм мин. Газеталарда да язмаларымны күп бастырам. Мисал өчен әйтәм. Кайсыдыр газетаның бер санында минем аеруча күп очрый торган хаталар турында мәкаләм чыккан иде. Нинди хаталар чыгарга мөмкин, ул хаталарны ничек җибәрмәскә һәм башкаларын дистәләгән мисал белән язып бирдем. Икенче көнне шул мәкаләмне шунда үзем үк аңлатып биргән хаталар белән бастырып чыгарганнар. Үз газеталарында чыккан мәкаләне дә укып та тормаганнар. Аңламыйм мин аны. Үпкәләсәләр, үпкәлиләр инде. Алар миңа үпкәләмәсеннәр, үзләре белемнәрен күтәрсеннәр. 

Телне яхшы белер өчен матур әдәбият күп укырга кирәк. Классикларны укырга кирәк. Галимҗан Ибраһимовны, Гомәр Бәшировны, Әмирхан Еникине. Иң яхшы язучыларны укып, телне өйрәнеп була. Хәзер китап уку җитми. Интернет белән мавыгалар, газеталар да аз алалар. Кыскасы, хәзер язучы күп, укучы әз. 

Аннан соң игътибар җитми. Татар матбугаты белән кызыксыну, тикшерү, укып бару һәм таләп куюлар юк. Сөйләм культурасын күтәрү белән журналистлар берлеге дә шөгыльләнми. 5-10 кешедән торган бер бүлек булырга тиеш. Бөтен тел мәсьәләләрен дә алар игътибар үзәгендә тотсын. Җитәкчелек итә торган, үзенең хокуклары булган, вәкаләтләре булган бүлек булырга тиеш ул. Ә анда беркем дә юк. Тел беркемгә дә кирәкми. Яза – яза, чыгарган – чыгарган. Шуңа күрә инде телнең сыйфаты көннән-көн түбәнәя бара. Гомумән, телгә игътибар бик нык кимеде. Ул хаталарны төзәтү өчен, хаталарны булдырмас өчен татар телен мәктәптә яхшырак укытырга кирәк. 

Грамматика, кагыйдәләр, билгеләмәләр ятлатып кына телне өйрәтеп булмый. Калькалар искитәрлек күп! Бик уңышсыз калькалар тулып ята. Буквализм бөтен җирдә. Уйлап та тормыйлар. Тоталар да хәрефкә хәреф тәрҗемә итәләр дә куялар. “Икетуган сеңлем”, “икетуган абыем” – нәрсә инде бу? Абый ничек икетуган булсын инде? “Двоюродный” дигәнне шулай тәрҗемә итәләр. “Аталары бертуган”, “әниләребез бертуган” һәм башкалар. Теләсәң, аның татарча вариантлары бар! Барлык хата да ялгыш тәрҗемәдән китә. Рус телендә бер сүз икән, татар телендә дә бер сүз белән генә бирелергә тиеш дип уйлыйлар. Сүзләр бит туры килми. Кайчак рус телендәге сүзнең мәгънәсен татар телендә берничә сүз белән бирергә туры килә. Кайчак киресенчә, рус телендәге өч сүз татар телендә бер сүз белән бирелә. Сүзгә сүз дигән нәрсә юк. Татар телен яхшы белсә, ул андый элементар хаталар җибәрмәс иде. 

Русның мөмкинлеге күбрәк. “Поехал”, “пошел”, “полетел”. Татарлар "китте" диләр. Кешенең нәрсә белән китүе халыкка мөһим түгел. “Миңнеханов Мәскәүгә очты”, диләр. Бу – дөрес түгел. “Миңнеханов китте”, “Миңнеханов иртәгә китәчәк” һәм башкалар. Кеше оча алмый. “Мәскәүгә китте”, дип язарга кирәк. Әлбәттә, Мәскәүгә җәяү бармыйсың. Әгәр дә басым ясап әйтергә кирәк икән, ул вакытта “поездка утырып”, “машинага утырып”, “самолет белән”, дияргә кирәк. Самолет кына оча ала. Дөресен генә әйткәндә, андый мисаллар тулып ята. Журналистларга яхшы белем бирүче белгечләрне дә табарга булыр иде, өстән игътибар юк. Университетларда кафедра мөдирләре, журналистика бүлеге җитәкчеләре моны аңлап, Мәскәү уку планы буенча белем бирергә түгел, татар теле кирәк икәнен аңлап, татар телен дә укытырга тиешләр. Университетның андый мөмкинлеге бар аның, теләк дигән нәрсә юк. Кыюлык юк, инициатива җитми.


“Татар телен дә, рус телен дә яхшы белгән укытучылар юк”

- Татарстанда милли педагогик институт булдырырга кирәк, дип әйтелде. Милли институт нинди булырга тиеш?

- Милли институт түгел, милли университет. Монысы - бер мәсьәлә. Педагогика университетын бетерделәр. Мин депутат булганда, безнең парламент - Югары Советта карар кабул иткән идек. Татар милли университеты ачарга дигән идек. Ул төрле фәннәрдән белем бирә торган булырга тиеш иде. Тулысы белән Татарстан бюджетында тора торган университет ачу булып чыкмады. Сәбәпләре бар. Бераз Мәскәүдән курыктылар. Милли университет дигән сүздән дә курыктылар. Мәскәү милләтчелектә гаепләр, диделәр. Монда бернәрсәдән дә курыкмаска кирәк иде. Анда бернинди дә куркыныч әйбер булмаса да, курыкканнардыр инде. Безнең артык кыюсызлык бар. Йомшак итеп әйткәндә, шулай. Курку дигән сүзне үк әйтәсе килми инде. Җитәкчеләрне алай ук хурлап бетерәсе килми, әмма барыбер шул куркуга килеп кала. Югары Совет бу мәсьәләне хәл итмичә калдырды, гәрчә ул үтәлергә тиеш иде. Мәсьәләне бит ничектер хәл итәргә кирәк, халыкны да тынычландырырга кирәк. Нишләп милли университет юк дип, халык та, кайбер депутатлар да таләп итте. Заманында гуманитар институт һәм Татар Америка гуманитар университеты бар иде. Шул югары уку йортларын кушып, Татар гуманитар педагогика университеты дип атадылар. Бездә Оксфорд университеты кебек университет булачак дигәннәр иде, гаҗәп инде. Шулай итеп халыкны тынычландырырга тырыштылар. Ләкин бернинди дә милли университет булмады ул вакытта. Шул педагогика университеты булып калды. Аннары федераль университетка кушылды. 140 еллык, Россиядә өченче булып ачылган, бөтен Идел-Урал регионына хезмәт күрсәткән педагогика югары уку йортының тарихы тәмамланды.

Хәзер нәрсә турында сүз бара? Казан педагогика университетын тергезүме, әллә милли университет булдырумы? Хәзер Казан педагогика университетын торгызу турында сүз алып барырга кирәк. Бөтен шәһәрләрдә дә, хәтта кечкенәрәк шәһәрләрдә дә педагогика югары уку йортлары бар. Укытучылар бит бик күп кирәк. 

“Татар журналистикасында бардак”

- Татарларда махсус рәвештә телне матурлау дигән әйбер бар, ә русларда андый әйбер юк. Менә бу күренеш дип әйтик инде нәрсә ул? Аннан котылырга кирәкме?

- Бу – бик зарарлы фикер, теория, тәгълимат. Әгәр дә без сөйләгәнчә, гади телдә, халык телендә язсак, безнең укучы аудиториябез күбәячәк. 

Бу – бик зур ялгышлык. Җитди уйлый торган кеше алай язмый. Әдәби тел бер генә булырга тиеш. Радио, телевидение, газета һәм журнал теле үрнәк тел булырга тиеш. Без әдәби телне начар белгән кешеләрне әдәби телдә тәрбияләргә тиеш. 

Кайбер журналистлар сурәтле итеп язалар. Әдәби телдә шулай кабул ителгән. Журналистика алай язмый. Сурәтле итеп язса, әйбәт булыр иде дә, әмма аны татарча бик яхшы белгән кеше генә аңлар иде. Болар үзләре татар телен начар беләләр, җиренә җиткереп белмиләр, ә эшләрен җиңеләйтмәкче булалар. 

Телне куллану өлкәсендә андый башбаштаклык була алмый. 

Хәзер бит журналистикада кем нәрсә ишетә, шуны тәкъдим итә. Русча әйткәндә, бардак килеп чыга бит монда. Без әдәби телдә сөйләшүне тәрбияләргә тиешбез.


“Татар теле укытучылары гаепле, начар укыттылар”

- Хәзер оныгы, баласы татарча сөйләшкән кеше генә татарча сөйләшә диләр. Сезнең оныкларыгыз, балаларыгыз татарча сөйләшәме? Сез алар белән татарча сөйләшәсезме?

- Безнең олы улыбыз бар иде. Ул 30 яшендә фаҗигале төстә китеп барды. Һәм аннан 5 яшькә яшьрәк кызыбыз бар. Улыбыздан бер кыз, оныгыбыз калды. Ул хәзер инде Санкт-Петербургта финанс-экономика университетын бетереп, шунда банкта эшли. Кызыбызның ике малае бар. Берсе быел 11нче классны бетереп, Германиядә укырга керде, шунда укый. Җитди бер университетта инглиз телендә укый. Ә икенчесе әле дүртенче класста. Безнең кызыбыз татарча белә, улыбыз да белә иде, ләкин әдәби телне минем кебек белми. Һәм бу минем дә, әниләренең дә гаебе түгел. Без өйдә гел татарча сөйләштек. Алар рус мәктәбендә укыдылар. Северный поселогында тордык без, анда татарча балалар бакчасы да, мәктәп тә юк. Кайда бирик без аларны, ничек укытыйк? Ә бала мәктәптә татарча укымаса, әдәби телне белми. Безнекеләр дә әдәби телне белмиләр. Ә сөйләм телен беләләр. Оныклар алардан да начаррак белә. Ипи-тозлык беләләр инде, ләкин мин дә, әниләре дә канәгать түгел. Катлаулы темаларга сөйләшү аларга русча җиңелрәк бирелә. Балаларны мәктәпләрдән үз телләренә өйрәтә алмыйча чыгарып җибәрәләр бит. Мәскәүдән бигрәк үзебезнең мәгариф министры һәм татар теле укытучылары гаепле. Татар телен начар укыттылар, узган елдан бирле татар теленең нинди генә чикләүләре юк. 11 ел буе атнага өчәр-дүртәр сәгать укытып, татарча сөйләшергә өйрәтмәсеннәр әле!

“Шыксыз укытучылар күпме баланы туган татар теленә өйрәтми калдырдылар”

- Сез укытучы булып эшләгәндә күпме татар теле укытучысы әзерләдегез?

- Без укытучыларны рус мәктәбе өчен түгел, татар мәктәпләре өчен әзерләдек. Мин депутат булганда, телләр турында закон кабул иттек. Һәм шуннан соң рус мәктәпләрендә татар телен дә, рус телен дә тигез укытырга дигән закон кабул иткәч, татар телен бик күпләп укыта башладылар. Укытучылар җитми, без татар мәктәпләре өчен генә чыгара идек. Ә рус мәктәпләре берничә мәртәбәгә күбрәк иде. Шул вакытта укытучы биология укытканмы, химия укытканмы, карап тормадылар, вакансия бар, татар телен укытырга тутырдылар. Элек “Рус теле татар мәктәпләре өчен” дигән белгечлек бар иде. Руска рус теле укыту – бер нәрсә, ә татарга рус теле укыту – ул бит инде икенче нәрсә. Татар мәктәбендә рус теле укыту икенче ул, аның үзенчәлекләре бар. Шуннан соң татар телен рус мәктәпләре өчен аерым укытырга кирәк дидем. Юк, булмады. Бу методика буенча беркем дә бернәрсә дә эшләмәде. Барамы – бара, дәресләр керәме – керә. Татар телен рус мәктәбендә чит тел итеп укытырга кирәк. Руслар өчен чит тел кебек ул. Методикасы шундый булырга тиеш. Шыксыз укытучылар күпме баланы туган татар теленә өйрәтми калдырдылар.

“Татар теле чынбарлыкта адәм көлкесе”

- Рүзәл Габдуллаҗанович, сез шул турыда сөйли башладыгыз... Татар теле ничек укытылырга тиеш соң?

- Татар теле яңа методика белән, аралашу методы белән укытылырга тиеш. Балаларны сөйләшергә өйрәтергә кирәк. Алар матур итеп сөйләшә дә, яза да белергә тиешләр. Ә чынбарлыкта адәм көлкесе. Нәрсә генә эшләмиләр, шул исәптән татар телен дә тиешлечә өйрәтмиләр. Татар теленә игътибар артырга тиеш. Атнага ике сәгать укыткан очракта да, 9 ел буе икешәр сәгать тырышып укысаң, татар телен өйрәнеп була. Баланы дөрес методика белән сөйләшергә өйрәтеп була. Инглиз телен дә рәхәтләнеп 2-3 елда өйрәтәләр бит.

“Татар теленең киләчәге бармы соң?”

- Дөресен әйтегез әле, татар теленең киләчәге бармы?

- “Татар теле бетми ул!” дип йөрсәң, татар теле бетәчәк ул. Аның өчен көрәшергә кирәк. Мин дәүләт кешеләренә чып-чынлап шөгыльләнегез, игътибарыгызны арттырыгыз дип, мөрәҗәгать итәм. Татар теле мәктәпләре ачарга кирәк. Ул бит беркем дә комачауламый. Һәм ул мәктәпләр абруйлы, русча әйткәндә “элитный” булырга тиеш. Конституциядә дә, Мәгариф министрлыгында да, башка законда да беркем дә татар телен чикләмәгән! Ач күбрәк, укыт. Татар мәктәпләре рус мәктәпләреннән дә яхшырак булырга тиеш. Акча жәлләмә, иганәчеләрне җәлеп ит. Байлар бит бездә бик күп. Инде хәзер байларның оныклары да миллиардер булып беттеләр бит. Сал инде һич югында бер мәктәп, ул акчаны үзең белән кабергә алып китә алмыйсың бит. Шулай дим инде мин бар кешегә дә. Инглиз телен дә, рус телен дә, татар телен дә яхшы итеп укытырга кирәк. 

Безнең Татарстан донор республикасы дип атала. Нинди миллиардлар бирәбез бит без. Иң бай республика бит без. Татар теле мәктәпләрен үстерү өчен төгәл фәннәрне рус телендә укытырга була. Мәктәптә ике тел дә булса, бала барыбер өйрәнә. Татарларда милли рух, милли горурлык тәрбияләргә кирәк. Мәктәпләрдә үзебезнең тарихны күбрәк укытырга кирәк. Татар халкының тарихы бик бай. Куркып торсаң, бернәрсә дә булмый.

“Яшәргә күп калмагандыр инде...”

- Рүзәл Габдуллаҗанович, сез хәзер нәрсә белән шөгыльләнәсез?

- Мин менә инде 5нче ел пенсиядә. Карт бит инде мин бик. Ләкин үземне барыбер дә карт итеп хис итә алмыйм әле. Мин бер сәгать вакытымны да бушка уздырмыйм. Яшьләргә вакытның кадерен белергә өйрәтергә кирәк. Вакыт – бик кыйммәтле нәрсә. Мин әле дә бакчада да эшлим, спорт белән дә шөгыльләнәм. Җир казыйм, бәрәңге утыртам, эшне бик яратам. Авыл малае бит мин! Мин озак эшләдем, 75кә кадәр. Гомумән, укытучыларны, галимнәрне көчләре булганда пенсиягә җибәрергә кирәкми, эшләтергә кирәк. Кеше картайса да, аның башындагы белеме, тәҗрибәсе югалмый. Киресенчә, арта гына бара. Үзеңдә булган бик күп нәрсәне биреп калдырырга була. Мин 20 елдан артык педагогика университетында кафедра мөдире булып эшләдем. Мин үземә гел эш табам. Фарсель Зыятдинов белән, Равил Фәйзуллин белән бергә укыдык без. Менә шундый көчле төркем идек без. Горурланырлык төркем идек. Соңгы елларда мин ел саен 2-3 китап чыгарам. Барысы бергә 60дан артык китабым бар. Русча китапларым да бар, татарчалары да бар. Эшлим, язам, ел саен 15-20 мәкаләм чыга. Спортны яратам, чаңгыда йөрим. Менә шулай яшим инде. Күпме калгандыр, белмим. Күп калмагандыр инде. Бик озак кирәкми анысы. Менә шул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100