Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар телен укыту методикасын камилләштерү мөмкинме?

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең 2017 елгы юлламасында татар телен укыту методикасын камилләштерергә, телләр өйрәтүгә зур игътибар бирергә кирәк, дип белдергән иде.

news_top_970_100
Татар телен укыту методикасын камилләштерү мөмкинме?
Бу хакта Рөстәм Миңнеханов юлламасыннан: “Телгә кагылышлы сәясәт мәсьәләләре аеруча зур игътибар бирүне таләп итә. Дәүләт телләрен һәм туган телне өйрәнүгә өстенлек бирүне саклап калган хәлдә, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы рус телен өйрәнүнең һәм белүнең югары дәрәҗәсен тәэмин итүгә игътибарны арттырырга кирәк. Шуның белән бергә, Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак, татар телен укыту методикасын, шулай ук укытучылар әзерләүне һәм аларга яңадан әзерлек бирүне, шул исәптән кабат төзелә торган милли педагогия институты базасында да бу эшне камилләштерү зарур. Телләрне өйрәткәндә, башлыча коммуникатив күнекмәләрне үстерү таләп ителә. Сабыйларыбызның киләчәктә уңышлы үсешенә нигез булачак белем һәм күнекмәләр нәкъ менә кечкенәдән үк бирелә. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре шуны истә тотып, аеруча телләр өйрәтүгә зур игътибар биреп эшләргә тиешле. Берничә тел белү – конкурентлыкка өстенлек ул”.

Тел укыту методикасын камилләштерү нинди юнәлештә барырга тиеш? Бу хакта тел галимнәре һәм педагоглардан сораштык.

Финляндиянең Хельсинки шәһәре галимәсе Екатерина Протасова: “Балаларның әти-әниләре туган телләрендә сөйләшергә тиеш. Гаиләдә ике теллелек икән, андый ата-аналар балаларга күпне бирә. Ике телне белгән балалар әйләнә-тирәне тулы итеп тасвирлый ала. Кеше ике яки аннан да күбрәк тел белергә тиеш. Хәзер әти-әниләр балаларына бары тик бер телне генә өйрәтә. Без, кеше күп тел белгән очракта, аны кимчелек түгел, ә аның башкалар алдында өстенлеге дип күрәбез. Финляндия Фән һәм мәгариф министрлыгы ата-аналар белән эшләүгә зур игътибар бирә. Бездә йорт һәм мәктәп мөнәсәбәтенә дә игътибар зур. Бу өй эшләрен эшләү, ата-аналар җыелышын үткәрү. Мәсәлән, быел ата-аналар дәресләрдә катнашу һәм үзләренә дәресләр тәкъдим итә алу мөмкинлеге дә бирелде. Бу эштә актив булган ата-ананың баласы да күпкә ирешәчәк. Мин үзем туган телне өйрәнмәвемә үкенәм. Әгәр дә мин татар телендә әйбәт итеп, әбием кебек сөйләшә, фикер йөртә алсам, әйләнә-тирәне дә яхшырак аңлар идем”.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Роза Шәяхмәтова: “Барлык балалар да татар телендә сөйләшеп китә алмый. Бу укыту методикасы белән бәйле. Дәреслекләр - укытучы эшенең коралы гына, иң мөһиме – предметны өйрәтү методикасы, ягъни дөрес алымнар, метод һәм технологияләр куллану”.

Рус телле балаларга татар теле дәреслекләре һәм программалары авторы Николай Максимов: “30 ел инде рус балаларына татар теле укытабыз, тик нигәдер телне белмиләр. Бу уйланырга этәрергә тиеш. Эш укыту методикаларында гына микән? Ни өчен татар телен укыту без көткән нәтиҗәләрне бирми? Мәгариф өлкәсендә һаман саен үзгәрешләр, бер-бер артлы гамәлгә кертелгән проектлар арасында эзлеклелек, дәвамлылык булмау да сыйфатка тәэсир итмәдеме? Укытучыга эшләргә җай юк. Мин аңладым – рус телле балаларга татар теле дәресләрендә грамматика укытырга кирәкми. Ә баланы татарча сөйләшергә өйрәтергә кирәк. Сөйләшкәндә берәү дә грамматика кагыйдәләре турында уйламый бит. Безгә, гомумән, телне өйрәтүне яңа яссылыкка күчерергә кирәк. Тормышта иң киң кулланышта йөргән сүзләр – хәрәкәтне белдерә торган фигыльләр: чыгу-керү, менү-төшү, бару-кайту, килү-китү... Сөйләм калыбы еш кына шушы фигыльләргә нигезләнеп төзелә. Фигыльләрне унике төркемгә бүлеп, сөйләшү калыпларына өйрәткән укыту технологиясе рус телле балаларга татарча аралаша башларга ярдәм итә».

КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында Татар теле белеме кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Светлана Айдарова: “Укыту процессының нәтиҗәлелегендә төп мәсьәлә – уңышлы метод һәм методикаларга таяну. Татар теле дәресләрендә дидактик уеннар файдалану әһәмияткә ия булуын раслады. Мондый уеннар алган белемнәрне практикада куллану мөмкинлеге бирә. Уеннар – телгә өйрәтү чарасы. Уен эчендәге кагыйдәләр укучы баланы белемнәр үзләштерүгә үз теләге белән кушылырга этәрә. Уенда катнашу өчен, әлбәттә, алдарак алган белемнәр дә кирәк. Уеннарның үзенчәлеге дә шунда: алар дәрестә игътибарлы булырга омтылыш тудыра. Уеннар төрле булырга мөмкин – шәхси, парлы, коллектив уеннар. Иҗади, тәрбияви, коммуникатив, дидактик уеннар. Методик яктан дөрес үткәрелгән уен балада телгә мәхәббәт тәрбияли, сөйләм күнекмәләрен үстерә, аны табигый нормаларга якынайта”.

Казанның 117нче мәктәбе татар теле укытучысы Фәния Гаязова: “Рус телле балаларга татар телен укыту кыенлыклары турында күп сөйләнә. Укытучылар дәреслекләрне тәнкыйтьләүгә күчте. Ләкин әгәр укытучы балаларны кызыксындыра белә икән, телне өйрәтә ала. Мин бер сыйныфта татар телен “традицион” методика - Роза Хәйдәрова дәреслекләре буенча, ә икенчесендә “Мещерякова системасы”на таянып укытам. Бу укыту алымының үзенчәлеге билгеле – без баланы тел мохитенә чумдырабыз. Ата-аналар башта нишләп дәреслек, дәфтәрләр, өй эшләре бирмисез, дип гаҗәпләнә иде. Без дәрес вакытында бик күп кызыклы уеннар уйныйбыз, ләкин ул уенда катнашу өчен сүзләр белергә кирәк. Нәтиҗәдә, балалар күбрәк сүзләр өйрәнергә омтыла. Җырлар өйрәнәбез. Ул җырлар да сөйләшергә ярдәм итә торган сүзләрдән тора. Балалар дәрескә кызыксынып йөри, әле бер ата-ананың да тискәре сүз әйткәне булмады. Мондый дәресләр үткәрү, әлбәттә, укытучыдан бик нык көч түгүен таләп итә. Бүген без тупикка килеп җиттек кебек... Әлеге методиканы мәктәпләргә күптәннән кертергә булган. Рус балаларын татар теле белән элегрәк кызыксындырырга кирәк иде... Ләкин әле дә соң түгел дип уйлыйм. Үзебездән тора».

Казанның Киров районында урнашкан 4 нче номерлы интернат-гимназия директоры Марат Фәттиев: «Тел өйрәнгәндә, белем биргәндә, иң мөһиме – укытучы. Аның роле зур. Әмма укытучы үтемле методика кулланырга тиеш. Безнең гимназиядә күп телләр өйрәнелә, бездә полилингваль гимназия. Укучыларыбыз инглиз, төрек, рус һәм татар телен өйрәнә. Инглиз һәм төрек телен өйрәнү дөньякүләм чит тел өйрәнү методикасына нигезләнгән. Шушы ысуллар нигезендә, татар телен дә өйрәтергә тырышабыз. Күп чит тел өйрәнгән балага башка телләрне өйрәнү кулайрак. Бездә укучы рус милләтеннән булган балалар да татар телен, шуның нигезендә, яхшырак өйрәнә. Моннан тыш, төрек теле, татар теле кебек үк, төрки телләр төркеменә кергәнлектән, татар телен тирәнтенрәк өйрәнергә этәргеч була”.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, яңа буын «Сәлам» дәреслеге авторларының берсе, интернетта татар телен өйрәнү буенча иң зур «Учим татарский язык!» блогының авторы, Казанның 2нче лицей-интернатында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рашат Якупов: “Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы татар телен укытуның камилләштерү юлларын эзли, бу юнәлештә төрле-төрле адымнар башкара. Шуларның иң ачык мисалы – мин катнашкан проект. Узган ел без Мәгариф һәм фән министрлыгы каршында оешкан проект офисында катнаша башладык. Аның кысаларында яңа буын дәреслекләре языла. Мисал өчен, бүгенге көндә без рус телле балалар өчен “Сәлам” дип аталган дәреслек өстендә эшлибез. Беренче сыйныф дәреслеге эшкәртелде, хәзерге вакытта икенче сыйныф дәреслеге белән мәшгульбез. Дәреслекнең үзенчәлеге – коммуникатив методикага, сөйләшүгә, аралашуга, татар теленә игътибарны җәлеп итү. Без – методика авторлары түгел. Бу – телне укыту тәҗрибәсе. Мин – инглиз теле укытучысы, инглиз телен укытуда булган тәҗрибәләрне, дәреслекләрне, аларның ничек эшләгәнен карап, иң яхшы тәҗрибәләрне үзебезгә күчерергә булдык. Дөньяда инглиз теленнән дә яхшырак укытылган тел юк, аны бөтен җирдә укыталар, миллионнарча дәреслекләр чыгып тора. Без исә иң уңышлы, отышлы якларын гына алабыз. Төп игътибар уенга юнәлтелә. Бала татар теле дәресенә килеп, аның бу телгә мәхәббәте туарга, ул телне яратырга тиеш. Моңа төрле уеннар, кызыклы күнегүләр ясап ирешергә мөмкин. Тәрҗемә итеп кенә түгел, интерактив форматлар белән эш итәргә кирәк. Әгәр бала телне ярата икән, ул аны үзләштерә, өйрәнә. Дәреслек визуаль яктан да бик әһәмиятле. Аның өстендә көчле авторлар эшли. Алар 21 гасыр балаларына туры килгән матур фоторәсемнәр ясыйлар, иллюстрация, дизайн сыйфатлы башкарылган. Һәр сыйныф өчен аудиокүнегүләр, интерактив такта уеннары бар. Ягъни баланы төрле яктан кызыксындырабыз”.

Филология фәннәре докторы, профессор, академик Мирфатыйх Зәкиев: “Татар теленә һөҗүм, ул бетәргә тиеш дигән караш күптәннән килә. Сталин заманында Россиядә “совет халкы” дигән халык булдырырга йөргәннәр иде. Бер телле, бер мәдәниятлене. Бөек Ватан сугышы вакытында ана телебезне юкка чыгару сәясәте тукталып торды, чөнки Гитлерга каршы көрәшергә вак халыклар да кирәк иде. Сугыш узгач, Сталин “Рус халкының үсеше өчен!” - дип кенә тост күтәргән. Шуннан соң руслаштыру кабат башлана икән диючеләр, булган. Хәзер дә шундый ук “Россия халкы” дигәнне гамәлгә ашырмакчылар, төп тел рус теле булачагын ачыктан-ачык әйтәләр. Рус телен саклау комиссиясе төзелгәч, бу коммиссия рус телен генә яклап эшчәнлек алып бара башлаган иде. Соңгы елларда комиссиядә милли телләрне саклау дигән кечкенә генә бүлек тә пәйда булды. Тел саклау мәсьәләсе милләтләрнең үзләреннән тора. Шулай да революциягә кадәр үк инде, “безнең телебез югалачак”, дигән фикерләр чыккалаган. Киләчәктә телебезнең бетүе ихтимал, ләкин алай тиз арада гына түгел әле. Гомуми тарихка күз салсаң, яулап алынган илдә 100, 200 яисә аннан да күбрәк дәвердән соң, басып алган халыкның үз теле урнаша һәм ул тулысынча урнашып бетәргә дә мөмкин. Андый илләр тарихта билгеле”.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100