Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар телен берничә атнада өйрәнәләр – "Сәләт" форумыннан репортаж

Татарстанның Биләр музей-тыюлыгында VI Халыкара яшьләр уку-укыту "Сәләт" форумының икенче сменасы ачылды. Соңгы елларда яшьләрнең каймагы нәкъ менә “Сәләт”тән чыгуы сизелә.

news_top_970_100
Татар телен берничә атнада өйрәнәләр – "Сәләт" форумыннан репортаж
Үзләренең "уңыш формуласы" дип, алар "Сәләт"тә булган рухны, укыту методикасын атады. Бу чыннан да шулаймы икәнен ачыкларга тырышып, Intertat.ru хәбәрчесе Биләрдә булып, форумның беренче көненнән репортаж ясады.

Балалар Биләргә 25 июль көнне килә башлаган. Һәр сәлкешкә (“Сәләт” лагерьларына йөрүчеләрне шулай атыйлар) дә “Сәләт” һәм форум логотибы төшерелгән киемнәр бирә. Барлык сәлкешләр дә бер төстәге киемгә киенүе мондагы бердәмлекне ассызыклый. “Аш булсын – бергә булсын”, дигән тавыш ишетсәң, бел – ашау вакыты җиткән. Дөресен генә әйткәндә, балаларны бик тәмле ашаталар. Безнең хәбәрчеләр дә монда калырга теләк белдерде. Ашаганнан соң балалар чатырларда ятып хәл алырга мөмкин. Форум гаҗәеп матур урында – Татарстанның Алексеевск районында урнашкан Биләр музей-тыюлыгында уза. “Сәләт фондының генераль директоры Тимур Сөләйманов киләчәктә бу урынның туризм үзәгенә әвереләчәген әйтә.



Ачылыш тантанасына мөхтәрәм кунаклар да чакырулы иде. Алар: «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов, Венгриянең Казан шәһәрендәге генераль консулы Ласло Дароци, Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитетының  социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары Николай Чурин һәм «Таттелеком» җәмгыятенең корпоратив клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Гөлназ Фәхретдинова.

Барлык сәлкешләр дә аларны җылы каршы алды, чөнки “Сәләт”тәге һәр яңа кунак балалар өчен яңа кызыксыну, яңа ачыш. “Сәләт”тәге булган һәр бала да мондагы уку-укыту методикасын якын күрә. Дәресләрне дә укытучылар түгел, ә көнне, уен формасында, алар балалар белән үткәргән әйдәманнар алып бара. Мондый укуга балаларда кызыксыну уяна һәм алар аны тиз отып калалар.

“Сәләт”тә булган һәрбер бала үз сыйныфына берәр яңалык алып кайтса, бөтен сыйныф та яхшы якка үзгәрә башлый”, – диде Тимур Сөләйманов.

Бу сүзләрне ул Яшел Үзән районы 16 мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Тимерхан Шәйхетдиновка әйткән диярсең, чөнки ул туган ягында, “Сәләт – Яшел Үзән” клубын ачып җибәрә. Тимерхан татарча Википедия белән кызыксына. Егетнең иң зур хыялы – татар телендәге Википедиянең мәкаләләр санын 1 миллионга җиткерү.



“Мин “Сәләт”тә икенче ел гына булсам да, үз мәктәбемдә, үз шәһәремдә “Сәләт-Яшел Үзән” клубын ачып җибәрдем. Бу клуб “Сәләт” тормышы белән таныштырып бара. Википедия белән мин сентябрь аенда “Сәләт” клубына багышлауда таныштым. Мин татарча Википедия белән кызыксынып киттем, беренче мәкаләләрем чыкты”, - диде ул. Тимерхан сүзләренчә, Википедия Татарстаннан читтә булган татарлар өчен уңайлы сайт. “Алар шулай ук үзләренең төбәге турында дөрес мәгълүмат калдыра, фотосын да элеп куя”, – диде Тимерхан.

Форумның беренче дәресен Татарстанның язучылар берлеге рәисе Данил Салихов үткәрде. Моны дәрес дип атау дөрес булмас, чөнки форумда дәресләр каралмаган. Данил абый сәлкешләр белән әдәбият темасына әңгәмә үткәрде. “Балалар белән фәкать татар телендә генә аралаштым”, - дип белдерде ул. “Мондагы балалар, чыннан да, үзләренең сәләте белән аерылып тора. Алар берничә сорау биргәчтен үк, аны укытучылары түгел, ә үзләре әзерләгәне күренеп тора”, – диде Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов. Данил абый сүзләренә караганда хәзерге балаларда интернет-әдәбияткә тартылыш зур.

“Сәләт”тә татар телен моңа кадәр дәресләрдә генә өйрәнгән яки гомумән өйрәнмәгән балалар үзләрендә телгә кызыксыну уята һәм сменаның соңгы көннәрендә үзара татар телендә аралаша башлый. Мәсәлән, Аксубай районыннан килгән Данил, чыгышы белән чуваш гаиләсеннән. Сәләткә килгәнче татар телен бары тик дәресләрдә өйрәнгән, әмма монда ул дуслары белән татар телендә аралаша. Данил татар телен бик матур тел диеп саный. Татар теле аша ул үзенә күп дуслар тапкан. “Сәләт”тә татарча гына сөйләшәләр дип әйтеп була, шуңа бу миңа телне камилләштерергә булыша. Татар теле Татарстандагы дәүләт теле. Аны белергә кирәк”, – диде ул.



Әйткәнебезчә “Сәләткә” Россиянең башка төбәкләреннән дә киләләр. Линар Зәкәряров махсус Әстерхан төбәгеннән татар телен камилләштерергә дип килгән. 

“Әстерханда татарлар шактый күп булса да, татар телендә бары тик гаиләдә генә сөйләшәбез. Монда 95 процент кеше татар телен яхшы белә. “Сәләт” миңа бик тә булыша”, – диде Линар.

Форум сәлкешләр өчен үткәрелә торган Сабан туе дип әйтеп була. Аларга көн саен яңа мастер-класслар, яңа кунаклар белән әңгәмәләр үткәрелә. Быел, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, форум беренче тапкыр ике сменада уза һәм Татарстан, Россия башка төбәкләре, якын һәм ерак чит илләрнең 8 мең сәләтле баласын һәм яшьләрне берләштерәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100