news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татар теле «Яндекс.Тәрҗемәче»дә Россиянең иң популяр милли теле булды

news_top

«Яндекс.Тәрҗемәче» кулланучылары арасында Россиядәге халыклар телләре категориясендә татар теле иң күп соралган тел булган. Шулай ук башкорт, чуваш, мари һәм якут телләре дә популяр.

Гомумән алганда, соңгы елларда иң популяр телләр арасына керүчеләр үзгәргән: элек болар инглиз, немец һәм француз телләре булса, хәзер инглиз, кытай һәм немец телләре.

Инглиз теле традицион рәвештә иң популяр булып кала – инглиз теленнән рус теленә һәм киресенчә тәрҗемәләр зур аерма белән алда бара. Алар артыннан кытайчадан русчага һәм киресенчә, аннары немецчадан русчага тәрҗемәләр килә. Әгәр рус телен исәпкә алмасак, еш кына кешеләр инглиз теленнән кытай, француз һәм испан телләренә тәрҗемә ясый, дип яза «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар