Татар теле укытучысы Резидә Курамшина: «Балалар белән бер дулкында булырга кирәк»
Яшь булуына карамастан, Татарстанның күренекле педагогларының берсе – Казанның 11 нче лицее татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резидә Курамшина белән әңгәмә тәкъдим итәбез. Узган сентябрьдә Резидә Зөфәр кызы «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы – 2026» Бөтенроссия бәйгесендә икенче булды.
«9 сыйныфта укыганда татар журналисты булырга теләдем»
Резидә Зөфәровна, педагогикага ничек килдегез? Һәм ни өчен нәкъ менә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булырга уйладыгыз?
Мин балачактан ук татар телле даирәдә үстем – гаиләдә, балалар бакчасында, мәктәптә гел татарча гына сөйләштек. Татар теленә мәхәббәт балачактан ук сеңде. Ә укытучының уңай образын беренче укытучым булдырды. Мин аңа гел сокландым, ул минем өчен идеаль кеше иде. Аның һәр сүзенә колак салдым һәм аннан үрнәк алдым. Мөгаен, укытучы образына, ә соңрак татар теле укытучысына мәхәббәт шулай барлыкка килгәндер.
Укытучыга һәйкәл ачылышында
Фото: Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте
Мин татар теле укытучылары белән һәрвакыт уртак тел таба белдем, миңа аларның дәресләре ошады. 9 сыйныфта укыганда татар журналисты буласым килде. 10 сыйныфта класс җитәкчем миңа татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле укытучысы булырга тәкъдим итте. Әгәр мондый белем алсам, төрле өлкәләрдә эшли алачагымны, моның универсаль юнәлеш булуын аңлатты. Аннан, мин һәрвакыт балалар белән дә эшләргә яраттым.
Практика үткәндә, бу юнәлешнең минеке булуын, укытучы булу ошавын аңладым. Һәм КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтын тәмамлап, Казанның №11 лицеенда эшли башладым.
Туганнарым арасында да укытучылар бар – туган апам һәм ике туган апам мөгаллим. Безнең гаиләдә әлеге һөнәргә һәрвакыт хөрмәт-ихтирам булды. Хәзер туганнарым мине горурланып: «Ул укытучы» дип тәкъдим итә. Бездә бу мәртәбәле һөнәр.
Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»
Мәктәп укучыларында татар теленә кызыксыну уяту өчен дәресләрдә нинди методикалар, яки үзегез уйлап тапкан алымнар кулланасыз?
Татар телен өйрәтүдә максатларымның берсе – әлбәттә, балаларны кызыксындыру һәм ана теленә мәхәббәт сеңдерү. Монда миңа заманча ысуллар һәм алымнар ярдәм итә. Интерактив технологияләр, «Сәлам» укыту-методика комплексы белән эшлим. Әлеге комплексның сайты бар, анда электрон дәреслек, эш дәфтәре, уеннар, җырлар, видеоматериаллар урнаштырылган, ягъни, барысы да бер сайтка җыелган. Без аны эшебездә бик актив файдаланабыз.
Үзем уйлап тапкан алымнарга килгәндә исә, мин – укыту-методик басма авторларының берсе, аны безнең лицей укытучылары төзеде. Татар теле дәресләрен кызыклы итеп уздыру өчен 45 уен уйлап таптык. Балаларга татар телен өйрәнүгә этәргеч бирү өчен әлеге уеннарны кулланам.
Шулай ук үз эшемдә мультисенсор алымын да файдаланам, бу очракта кабул итүнең төрле каналлары – күз күреме, ишетү, сиземләү эшкә җигелә. Бу һәр укучыга индивидуаль юл табарга булыша.
Укытучыга һәйкәл ачылышында
Фото: Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте
Эшегезгә йогынты ясаган остазыгыз һәм мөгаллимегез бармы? Сезнеңчә, яшь укытучыга остаз ни дәрәҗәдә мөһим?
№11 лицейга 2021 елда эшкә килдем. Ул бу вакытта ачылган гына иде, яшь, әмма көчле педагоглар җыелган яңа лицей иде ул. Алар арасында миңа остаз булган укытучылар булды, аларның берсе – Людмила Леонидовна Курамшина. Кызганыч, ул инде вафат, әмма ул миңа үгет-нәсыйхәт бирергә, мөгаллимлек юлын башлап җибәрергә булышырга өлгерде.
Моннан тыш, бу юнәлештә үз проектлары булган татар теле укытучылары да бар иде. Алар да миңа ярдәм итте. Ә хәзер мин үзем безнең лицейга килүче яшь мөгаллимнәр өчен остаз.
Лицеебыз коллективы һаман да яшь, һәм без инде үзебез әле мөгаллимлек эшчәнлеген башлап кына килүчеләргә булышабыз. Башлап килүче, яшь мөгаллимнәргә остазлар һичшиксез кирәк, дип саныйм.
Фото: © Резидә Курамшина тәкъдим итте
«Татарстанны лаеклы тәкъдим итү, озак вакыт әзерләгән бар нәрсәбезне күрсәтү максаты бар иде. Моны башкарып чыга алдык, дип саныйм»
Быел «Туган тел һәм әдәбият укытучысы» бәйгесендә бөтен Россиядән 79 мөгаллим арасыннан икенче урын яуладыгыз. Шулай ук «Җәмәгатьчелек тарафыннан танылу» дигән махсус номинациядә дә җиңүче булдыгыз. Әлеге җиңү Сезнең өчен нәрсә аңлата? Татарстанны тәкъдим итү ни дәрәҗәдә әһәмиятле һәм җаваплы булды?
Бу бәйгедә җиңү – зур команданың озак һәм тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Без икенче урын яулавыбызга гаять шат, бу Татарстаныбыз, командабыз өчен чын мәгънәсендә зур һәм әһәмиятле нәтиҗә. Мин һәр этапта миңа булышулары, терәк булулары өчен бөтен командага рәхмәтле.
Мондый масштаблы бәйгедә катнашу җаваплы булды. Минем максатым – Татарстанны лаеклы тәкъдим итү, озак вакыт әзерләгән эшебезне күрсәтү иде. Республикабызны лаеклы тәкъдим итә алдым дип саныйм, чөнки нәтиҗәсе бик яхшы килеп чыкты. Жюридан, башка катнашучылардан бик матур, ихлас сүзләр ишеттек.
«Җәмәгатьчелек тарафыннан танылу» номинациясендә беренче урын алу минем өчен күпкә әһәмиятлерәк. Нәкъ шушы номинациядә халкыбызның, республикабызның бердәмлеген күрсәттек. Минем өчен тавыш биргән барлык кешегә зур рәхмәтемне белдерәм, бу минем өчен бик кадерле.
Әлеге бәйгедә катнашу шәхсән сезгә нәрсә бирде? Нинди яңа тәҗрибә алдыгыз?
Бәйгедә катнашып, башкалар белән үз тәҗрибәмне уртаклаштым, укытуда үз методикамны күрсәттем. Үземнең көчле якларымны күрдем һәм алга таба үз туган телемне, әдәбиятымны үстерү һәм саклау эше алып бару өчен этәргеч алдым.
Моннан тыш, бәйгедә катнашучылар белән аралашып, Татарстанда татар телен үстерү һәм саклау тәҗрибәсе белән уртаклаштым, бездә шушы юнәлештә башкарылган эшләр, гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләдем. Башка төбәкләрдән килгән катнашучыларны бу сокландырды. Чыннан да, безнең республикада бик күп эш башкарыла, горурланырлык нәрсәбез бар.
Алай гына да түгел, мин узган һөнәри юлыма күзәтү дә ясадым. Без эшлибез дә, артка борылып, узган еллар дәвамында эшләнгән эшләрне, максатларыбызга ничек ирешкәнне барларга онытып җибәрәбез. Ә монда үземнең 5 еллык эшемне анык күрдем – максатыма ирешү өчен эштә нинди алымнар куллануымны бәяләдем.
Әлеге бәйгедә катнашып гаять зур тәҗрибә тупладым, дип әйтә алам.
Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»
«Нәрсәдер эшли башлар алдыннан хәзерге мәктәп укучылары: «Бу миңа нәрсәгә?» – дигән сорау бирә»
Хәзерге мәктәп укучыларына татар теле һәм әдәбияты ни дәрәҗәдә кызыклы? Әлеге фәннәрнең белем генә биреп калмыйча, мәдәни кодны да сеңдерүен алар аңлыймы?
Хәзерге буын нәрсәдер эшли башлар алдыннан иң элек: «Бу миңа нәрсә өчен?» – дигән сорау бирә. Ана телен өйрәнгәндә дә алар шушы сорауны куя. Һәр яңа уку елы башында без бу сорауга җавап бирәбез. Мин алардан: «Сез ни өчен татар телен өйрәнәсез?» – дип сорыйм. Аларның күбесе ана телен мәдәни мирасны саклауның аерылгысыз өлеше, дип җавап бирә.
Моны чын мәгънәсендә аңлаган балалар да, шулай ук әлегә татар телен ни өчен өйрәнүләрен аңлап җиткермәгән балалар да бар. Әлбәттә, мин аларга юнәлеш бирәм, һәм без бергәләп әлеге сорауга җаваплар табабыз.
Укучыларыгыз белән ничек уртак тел табасыз?
Минемчә, балалар белән уртак тел табу өчен, алар белән бер дулкында булырга кирәк. Без аларга ниләр кызыклы булуын белергә тиеш. Яңа трендларны, хәзерге яшьләр өчен нәрсәләр актуаль булуын белергә, һәм әлбәттә, баланс саклап, алар белән бер телдә аралашырга кирәк. Аларга кызыклы булган бөтен нәрсә минем өчен дә кызыклы, һәм алар моны күрә, тоя. Менә шушылар миңа балалар белән уртак тел табарга булыша да инде.
Укытучы үзе дә кызыклы шәхес булырга тиеш. Ягъни, безнең, укытучыларның, ниндидер кызыксынулары, мавыгулары булырга тиеш. Мәсәлән, мин телләр өйрәнәм, сәяхәт итәм, спорт белән шөгыльләнергә тырышам. Бу миңа балалар белән төрле темаларга аралашырга мөмкинлек бирә. Төп темадан тыш, вакыт-вакыт башка нәрсәләр турында да фикерләшә, аралаша алабыз. Бу шулай ук балалар белән уртак тел табарга ярдәм итә.
Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»
Хәзерге мәктәп балаларына татар әдәбиятындагы әсәрләр кызыклымы?
Уку грамотасын үстерү һәм балаларда укуга кызыксыну уяту – мөһим проблемаларның берсе. Мәктәп укучылары укырга тиешле төп әсәрләр дәреслекләргә кертелгән инде. Ләкин әлеге әсәрләрнең эчтәлеген хәзерге заман белән бәйләп күрсәтә белергә кирәк, шул вакытта алар балалар өчен гел актуаль булачак.
Шуңа күрә, укучылар белән әсәрләр укыганда, һәрвакыт хәзерге тормыш чынбарлыгы белән чагыштырабыз. Моның хәзер ни дәрәҗәдә актуаль булуы, хәзер дә мондый проблемалар булу-булмавы турында фикерләшәбез. Шулай итеп, балаларда әлеге әсәрләрне укуга кызыксыну уяна, алар исләрендә калдыра.
Укучыларыгызның нинди гамәлләре сездә аеруча горурлык уята? Аларда үз хезмәтегезнең дә өлешен күрәсезме?
Укучыларым бәйгеләрдә, конференцияләрдә, төрле дәрәҗәдәге телевизион проектларда катнаша һәм призлы урыннар яулый. Аларның уңышлары белән чыннан да горурланам. Алар мәктәпкә килгәч, кичә татарча әкият укыганнарын, әти-әниләре белән татар театрына баруларын һәм бергәләп берәр татар милли ашы әзерләүләрен әйтсә, аеруча горурлык тоям.
Мәсәлән, татарча шигырь сөйләргә, татар җырлары башкарырга, татар биюе биергә кирәк булган берәр бәйгедә, мәктәп чараларында катнашырга үзләре теләк белдергәндә бигрәк тә күңелем була. Шушы мизгелдә мин аларның күзләрендә татар теленә кызыксыну күргәч, үз өлешемне аңлыйм.
Фото: © Резидә Курамшина тәкъдим итте
«Бернидән дә курыкмаска, һәрвакыт ниндидер яңа нәрсә эшләп карарга һәм бары тик алга барырга кирәк»
Татарстанда укытучылар өчен гамәлдә булган ярдәм чараларын ничек бәялисез?
Татарстанда укытучылар өчен бик күп төрле грантлар, яшь мөгаллимнәргә төрле ярдәм чаралары бар. Укытучыларга булышу, бигрәк тә эшчәнлекләренең башлангыч чорында ярдәм итү мөһим, дип саныйм. Яшь мөгаллимнәр өчен бу алга таба эшләү өчен этәргеч. Мин үзем дә «Безнең яңа укытучы» гранты оттым.
Педагогикада үз юлын башлап кына килүче яшь мөгаллимгә нинди киңәш бирер идегез?
Яшь укытучыларга балаларны, үз фәннәрен яратуларын һәм ихлас булуларын телим. Тирә-юньдәге кешеләр эчкерсезлекне, ихласлылыкны һәрвакыт тоя. Шул очракта сезгә балалар да, әти-әниләр дә, хезмәттәшләрегез дә тартылачак. Бернәрсәдән дә курыкмаска, һәрвакыт ниндидер яңа нәрсә эшләп карарга һәм бары тик алга барырга кирәк.
Укытучыга һәйкәл ачылышында
Фото: Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте
Укытучылар көне сезнең өчен мөһим бәйрәмме?
Бу минем яраткан бәйрәмем. Бу көнне без укучылардан, әти-әниләрдән, якыннарыбыздан, танышларыбыздан изге теләкләр кабул итәбез. Һөнәребезнең педагоглар өчен генә түгел, ә тирә-яктагылар өчен дә әһәмиятле булуын аңлыйсың. Әлеге бәйрәмне бик мөһим, дип саныйм.
Курамшина Резидә Зөфәр кызы – Казанның Совет районы «№11 күппрофильле лицеенда» татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
2026 елның мартында «Казан шәһәренең ел укытучысы» шәһәр бәйгесендә «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә җиңде. Соңыннан республика этабында җиңү яулады һәм Бөтенроссия бәйгесендә Татарстанны тәкъдим итү хокукы алды.
Сентябрь аенда Резидә Курамшина Липецк шәһәрендә узган «Иң яхшы туган тел һәм әдәбияты укытучысы – 2026» Бөтенроссия бәйгесендә бөтен илдән килгән педагоглар арасында икенче урын алып, призер булды. Моннан тыш, ул «Җәмәгатьчелек тарафыннан танылу» дип аталган махсус номинациядә җиңде. Бәйге кысаларында аның видеоролигы өчен меңләгән тамашачы тавыш бирде.
Резидә Курамшинаның укучылары төрле бәйгеләрдә, шул исәптән тикшеренү һәм иҗади бәйгеләрдә призер булды.
Чыганак: «Татар-информ», Надежда Гордеева