news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татар теле укытучылары олимпиадада җиңүчеләр әзерләгән өчен 115 мең сум ала алачак

news_top
Татар теле укытучылары олимпиадада җиңүчеләр әзерләгән өчен 115 мең сум ала алачак
Фото: «Татар-информ»

Татарстанда туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларын хуплау форматы үзгәртеләчәк. Грантлар урынына аларга профильле олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар әзерләгән өчен акчалата бүләкләр бирелә башлаячак. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинеты проектына аңлатма язуында әйтелә. Документ коррупциягә каршы экспертиза уза.

Тиешле документ проекты ярдәм чарасының механизмын үзгәртү турында карардан соң эшләнгән. Әлеге тәкъдимне 2026 елның 3 февралендә Татарстан Рәисе хуплаган.

Үзгәрешләрнең асылы — грантлар системасыннан турыдан-туры түләүләргә күчү. Шул ук вакытта программаның эчтәлеге элеккечә калачак: бүләкләр татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадаларында яки Халыкара татар теле олимпиадасында югары нәтиҗәләр күрсәткән укучыларны әзерләгән укытучыларга биреләчәк.

Түләүләр конкурс нигезендә билгеләнәчәк. Бүләк күләме — 115 мең сум, ел саен аны 13 педагог ала алачак.

Әлеге максатларга акчалар Татарстанның 2026 ел бюджеты кысаларында каралган, өстәмә чыгымнар таләп ителми, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар