Татар театрының 120 еллыгына чираттагы «Яңа татар пьесасы-2026» конкурсы игълан ителде
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры драматургия өлкәсендә чираттагы «Яңа татар пьесасы-2026» премиясенә конкурс игълан итте.
Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, авторлар конкурска сәхнәдә куелмаган, матбугатта бастырылмаган пьесалар тәкъдим итә ала. Конкурс ябык; псевдоним белән имзаланган әсәрләр 2 экземплярда кабул ителә; автор турында белешмәләр ябыштырылган аерым конвертта тапшырыла.
Җиңүче авторлар акчалата беренче, икенче һәм өченче премияләр белән бүләкләнә. Моннан тыш Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан махсус премия билгеләнә.
Пьесалар конкурска 2026 елның 1 апреленнән 15 сентябренә кадәр кабул ителә.
Җиңүче әсәрләр 2026 елның ноябрендә игълан ителәчәк, диелә хәбәрдә.