Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар театры тарихында икенче тапкыр чишенгəн Мəдинə Гайнуллина: "Ничек инде спектакльне карамыйча минем өскə таш атарга була?"

Əлмəт дəүлəт театры актрисасы Мəдинə Гайнуллина "Медея. Материал" – “Кече шәһәр театрлары” федераль проекты кысаларында куелган спектакльдə чишенүе турындагы сүзлəргə нокта куйды. Бу турыда ул "Болгар" радиосында барган "Сəхнəдəш" тапшыруында сөйлəде.

news_top_970_100
Татар театры тарихында икенче тапкыр чишенгəн Мəдинə Гайнуллина: "Ничек инде спектакльне карамыйча минем өскə таш атарга була?"
Искəртеп үтик, "Интертат"та "Татар театры тарихында икенче мәртәбә чишенделәр: Әлмәт артистлары Камасутра күрсәтте", - дигəн мəкалə чыккан иде.

"Миңа бу спектакль авыр бирелмəде. Лəкин анда яшəргə, уйнарга авыр. Медея иренə карата нəфрəтеннəн, хыянəтне кичерə алмыйча, ике баласын асып куя. Мин үзем өч бала анасы. Шушы кичерешне йөрəк аша уздырып, халыкка җиткерергə кирəк. Бу роль минем өчен ниндидер сынау, стресс булды.

Əлбəттə, социаль челтəрлəрлəрдə минем турыда бик күп яздылар. Əмма берсенə дə ачуым чыкмады, бары тик рəхмəт кенə əйтəсем килə. "Кара пиар" белəн булса да, алар мине популярлаштырып җибəрде. Мин тəнкыйтьлəүчелəр белəн бəхəскə кермəдем. Минем дус кызларым скриншот ясый да, "Мəдинə, син ничек түзəсең, нигə син боларга җавап бирмисең", - дип җибəрə. Мин əйтəм, нигə? Шулай дип язучы кешелəрнең берсе дə ул спектакльне карамаган! Ул бит укымаган китап, карамаган кино турында гаплəшеп утырган кебек. Ничек инде спектакльне карамыйча минем өскə таш атарга була?



Юк, мин "Медея" спектаклендə чишенмəдем! Əлбəттə, анда бар шундый картина: кара квадратка мине биклəгəндə күлмəгемнең арты төшеп китə. Ул кайбер спектакльдə генə күренə. Ə менə фотограф шушы мизгелне тотып алган! Чыннан да шəп фотограф булган ул. Бу инде социаль челтəр өчен "азык" кына булды. Иң мөһиме - кешелəр язганны үземə укырга рəхəт иде миңа", - дип сөйлəде Əлмəт дəүлəт театры актрисасы Мəдинə Гайнуллина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100