Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар табибы ана карынындагы баланың баш миенә уңышлы операция ясаган - уникаль очрак

Дөньяга килгәндә сабыйның башында җөй эзе дә калмаган.

news_top_970_100
Татар табибы ана карынындагы баланың баш миенә уңышлы операция ясаган - уникаль очрак
Төмәндәге нейрохирургия үзәге табиблары уникаль операция ясаган. Бу турыда Беренче канал хәбәр итте. Операцияне ике ай ярым элек башкарганнар. Хәзер баланың хәле яхшыргач, бу турыда мабугат чаралары да сөйли башлады.

Май аенда исә табиблар фараз да ясамый торганнар. Куркыныч бик зур булган. Хәзер исә сабыйның әнисе Анна табиб Альберт Әкърәмович Суфиановка шәхсән рәхмәт әйтә.

  • Альберт Әкърәмович Суфианов - Төмәндәге Федераль нейрохирургия үзәге баш табибы, Сеченов исемендәге Мәскәү дәүләт медицина университеты нейрохирургия кафедрасы җитәкчесе, медицина фәннәре докторы. 1965 елның 7 мартында Иркутск өлкәсендә туган.

Балага 22 атна булганда УЗИ аппараты корсакта үсеп килүче сабыйның баш миенә су җыелуны ачыклаган. Баланың башы бик тиз үсә башлаган. Йөклелекне туктату турында да сүз барган. Екатеринбургта табиблар җыелышып, операция ясау турында карар кабул иткән. Моны башкарып чыгуны нейрохирург Альберт Суфиановка ышанып тапшырганнар. Шулай итеп, нейрохирурглар яшь анага өмет бүләк иткән.

Хәзер бәхетле ана нәни улы Ярославны сөеп кенә тора. Операцияне эшләгән табиб Альберт Суфианов сүзләренчә, бу операциягә ул гомере буе әзерләнгән. Гидроцефалия проблемасын ана карынында ук чишү буенча өч елдан артык эшләгән.

Әлеге операцияне тишем ясап, ана карынын кисмичә генә эшләгәннәр. Туганда баланың башында яра эзе дә калмаган булган.

Нәни Ярослав июль башында дөньяга килгән. Буе һәм авырлыгы да нормада. Гаҗәеп катлаулы операция турында бары тик башындагы шунт кына искә төшерә. Шунт баштагы сыеклык басымын көйләп торыр өчен куелган.

Тиздән сабыйны хастаханәдән чыгаралар. Ярослав әнисе белән Ямал-Ненец округына әтисе янына кайтып китәчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.
   

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100