«Татар сүзе» бәйгесендә үзгәрешләр: яңа оештыручылар, номинация һәм формат
«Татар сүзе» VI халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе яңа форматта узачак. Оештыручылар составы зурайган, яңа номинация булдырылган, ә конкурсның аудиториясе ягыннан яңа юнәлеш билгеләнгән. Бу һәм башка яңалыклар турында тулырак «Интертат» репортажында укыгыз.
Казан Кремленең Гавами урыннар ишегалдындагы лекторийда «Татар сүзе» VI халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең ябык презентациясе узды.
Бәйге һәм аның үзгәрешләре турында Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» илкүләм балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов сөйләде.
Ни өчен ул? Чөнки быел бәйгене оештыручылар рәтенә «Сәләт» Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый фонды һәм Тимур Сөләйманов җитәкләгән «Алдынгылар хәрәкәте» дә кушылган.
ТНВ һәм «ШАЯН ТВ» телеканаллары берничә ел дәвамында шушы зур эшне алып бара һәм алга таба да дәвам итәрләр дип ышанабыз. Быел аларга без дә – «Алдынгылар хәрәкәте» һәм «Сәләт» кушылдык.
Әлбәттә, монда филармониянең дә исемен атап үтәргә кирәк. Чөнки нәкъ менә алар бу конкурсны оештыруда беренче адымнарны ясаган команда. Без Айдар абый Фәйзрахманов белән дә очрашып, аның фикерләрен тыңларга телибез. «Татар сүзе» конкурсы барыбызны да берләштерә торган проект булсын иде дигән теләктә калабыз, – дип белдерде Тимур Сөләйманов.
Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» илкүләм балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов
Фото: © «Интертат», Милена Новикова
Бәйгенең максатлары – туган телне һәм әдәби мирасны саклау һәм үстерү, классиклар әсәрләрен популярлаштыру, милли әдәбиятка һәм мәдәнияткә кызыксыну уяту. Тимур Сөйләйманов әлеге максатка яңа юллар белән ирешергә теләүләре турында сөйләде.
Биек тау башына төрле юллар белән менеп була. Без дә, шундый мөмкинлек бирелгәч, максатыбызга ирешү өчен үз юлыбызны табарга тырыштык. Хәзер шул юнәлештә эш алып барабыз. Быел бәйгегә «Алдынгылар хәрәкәте» һәм «Сәләт» кушылгач, без аңа балалар күзлегеннән карарга тырыштык.
Безнең фикеребезчә, тел яшәсен өчен, аңа карата кызыксынуны, тел белән бәйле кыйммәтләрне бала күңеленә мөмкин кадәр иртәрәк сеңдерергә кирәк. «Алдынгылар хәрәкәте» – зур оешма. Һәр мәктәптә, һәр яшүсмерләр клубында диярлек безнең балалар командалары бар. Шуңа күрә без бу балаларны конкурсның төп катнашучылары итеп күрәбез, – дип белдерде ул.
Быел оештыручылар «Татар сүзе» бәйгесендә 10 мең кеше катнашыр дип өметләнә. Узган ел 4 меңнән артык гариза кабул ителгән. Яңа күрсәткечкә ирешү өчен, күрәсең, мәктәпләр, иҗади берләшмәләр, яшьләр оешмалары һәм төрле мәдәни чараларның мөмкинлекләрен файдаланырга ниятлиләр.
Яңа номинация һәм бер зур сорау
Бәйгенең балалар юнәлешен алуын номинацияләрнең бүленешеннән дә күрергә мөмкин. Бәйгедә индивидуаль һәм гаилә форматы бар. Индивидуаль форматта «Шигърият» һәм «Проза» номинацияләрендә 7 яшькә кадәр, 8 яшьтән 13 яшькә кадәр, 14 яшьтән 18 яшькә кадәр булган балалар гына катнаша алачак.
Әлеге номинацияләрдә һәр категория буенча саллы премияләр билгеләнгән.
- I урын – 57 500 сум;
- II урын – 51 750 сум;
- III урын – 40 250 сум.
Башка елларда 18 яшьтән олыраклар өчен дә аерым категория бар иде. Хәзер 18 яшьтән олыраклар исә үзләрен башка номинацияләрдә сынап карый ала. Мисал өчен, «Халык мәхәббәте» номинациясендә. Барлыгы – 10 җиңүче. Әмма монда инде бөтенләй башка премияләр һәм шартлар. Фонды 140 мең сум.
Быел без яңа «Халык мәхәббәте» номинациясен булдырдык. Аның өчен төрле чараларда махсус студияләр оештырырга ниятлибез. Әйтик, «Сәләт»нең «Сәмрух» ел премиясендә һәм башка чараларда. Минемчә, һәр кешенең яраткан, яттан белгән берәр әсәре бар. Чарага килгән һәркем махсус студиядә шул әсәрне укып, видеога яздыра алачак, – дип аңлатты Тимур Сөләйманов.
«Халык мәхәббәте» номинациясендә яңа формат кулланылачак
Фото: © «Интертат», Милена Новикова
Видеоларны «Татар сүзе»нең яңа сайтында урнаштырып барачаклар. Җиңүчене жюри түгел, ә сайтка кергән тамашачы билгели. «Бу яңалыкның төп максаты – «Татар сүзе» бәйгесен мөмкин кадәр күбрәк популярлаштыру», – дип белдерде ул.
Профессионаллар өчен булган номинацияне дә бетергәннәр. Бу яңалыкны жюри әгъзасы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин хуплап чыкты. «Артист кеше татар телен априори белергә тиеш. Безнеңчә, ул әлеге конкурста катнашырга тиеш түгел. Профессионаллар өчен башка конкурслар бар», – диде ул.
Бу карар бер яктан дөрес тоела. Бәйгенең төп максатларының берсе – татар телен популярлаштыру. Ә татар артистлары өчен туган телебез – эш коралы. Алар, татар телен камил белмичә, профессиональ эшчәнлеген алып бара алмас иде. Әмма бу карар икенче бер проблема китереп тудырмыймы соң? Мәсәлән, артистлар башка номинациядә катнаша аламы?
Ала икән. Моны Тимур Сөләймановның «Профессионаллар гаилә форматында катнашса иде», – дигән сүзләре раслый. Алар шушы номинациядә генә яисә башка номинацияләрдә дә катнаша алачакмы? Артистлар белән гади катнашучыларны бер шартларда бәяләү гадел буламы? Сәхнә теле серләрен яхшы белгән, чыгыш ясау тәҗрибәсе зур булган профессионал белән сәхнәдә тәүге адымнарын ясаучы кешенең мөмкинлекләре бертигез түгел бит. Соңгысы никадәр зур талантка ия булса да. Әлегә бәйгенең нигезләмәсе юк. Нигезләмәдә, бәлки, бу мәсьәләгә ачыклык кертелер.
«Иҗади гаилә» номинациясендә исә үзгәрешләр юк. Монда шулай ук ике кешедән башлап катнашырга мөмкин. Премияләре:
- I урын – 92 000 сум;
- II урын – 80 500 сум;
- III урын – 57 500 сум.
«Туган тел» махсус номинациясендә исә дүрт җиңүче. Әлеге номинациядә чуваш, мордва, мари һәм удмурт халкы вәкилләре катнаша ала. Җиңүчеләрнең һәркайсына 57 500 сум премия биреләчәк.
Бәйгедә катнашу өчен әсәрне сәнгатьле итеп сөйләп видеога яздырырга, аннары конкурс сайты аша гариза тутырып, видеоязманы беркетеп җибәрергә кирәк.
Жюрида «яшьләр күбрәк булсын»
Жюри рәисе – Татарстан Язучылар берлеге рәисе, шагыйрь, язучы, драматург, публицист, тәрҗемәче һәм журналист Ркаил Зайдулла.
10 мең кеше катнашуын көтәбез. Безгә, әлбәттә, күбрәк жюри кирәк. Узган елда булган жюриларны барысын да чакырдык. Кем риза булды, шулар калды. Яшьләр белән очрашып, бу команданы кемнәр көчлерәк итә ала дип сорадык. Безгә: «Яшьләр күбрәк булсын», – дип әйттеләр. Шуңа Илшат Рәхимбай, Булат Минкин кебек яңа шәхесләрне чакырдык, – дип белдерде ул.
Жюриның тулы исемлеге белән бәйгенең сайтында таныша аласыз.
Барлыгы – 14 кеше
Фото: © «Интертат», Милена Новикова
Хәзерге вакытта анда 14 шәхес бар. Сайлаганда аларның татар телен камил белүеннән бигрәк сәләтләренә һәм компетенцияләренә игътибар бирелгән. Бу әле тулы исемлек түгел. Чөнки «Туган тел» номинациясендә катнашучыларны чуваш, мордва, мари һәм удмурт халкы вәкилләре дә бәяләячәк.
***
«Татар сүзе» VI халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесендә үзгәрешләр күп күренә. Бу үзгәрешләрнең ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булачагын бәйге тәмамлангач кына белә алачакбыз.
-
2026 елның 28 октябреннән 2027 елның 31 гыйнварына кадәр гаризалар кабул ителә. 2027 елның гыйнварында «ТЕЛ» туган тел фестивале үткәреләчәк. Февраль-март айларында сайлап алу этабы узачак. Ә апрельдә нәтиҗәләр ясалачак һәм җиңүчеләр катнашында гала-концерт булачак.
-
«Татар сүзе» VI халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә үткәрелә.