news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татар спортчысы Эдуард Латыйпов җиңү яулады

news_top

Эдуард Латыйпов биатлон буенча Россия Кубогының гомуми зачеты җиңүчесе булды.

Якшәмбе көнне Златоустта Россия Кубогы финалы кысаларында масс-старт узды, аның җиңүчесе Кәрим Хәлили булды. Латыйпов финишка 22нче булып килде. 14 узыш нәтиҗәләре буенча Латыйпов 507 очко җыйган. Икенче урында Антон Бабиков (498), өченче урында – Кирилл Бажин (482), дип яза «РИА Новости».

Эдуард Латыпов – милләте буенча татар, Самара өлкәсе Камышлы районыннан. Спортчының татарча яхшы сөйләшүе билгеле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар