Татар сәхнәсе, чәк-чәктән Баста, «Туган тел»: Казанда узган «VK Fest» ничек истә калды
Күптән түгел мәркәзебездә, «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда «VK Fest» фестивале узды. Әлеге фестиваль «ВКонтакте» социаль челтәре тарафыннан унынчы ел үткәрелә. Үткән елны бу фестиваль Мәскәү, Санкт-Петербург, Красноярск, Уфа, Сочи шәһәрләрендә булды ә быел исә бу чара беренче тапкыр Казанда үткәрелде.

«VK Fest»ка билет бәяләре 2 меңнән башлана иде, фестивальгә 2 көн кала оештыручылар барлык билетларның да сатылып бетүе турында хәбәр итте.
«Фестиваль үткәрү урыны – «Казан» гаилә үзәгенең безнең кыйммәтләрне гәүдәләндерүе аеруча куанычлы булды. Мин күп балалы гаиләләр белән очраштым, һәм әти-әниләрнең дә, балаларның да бер үк дәрәҗәдә рәхәтлек, ләззәт алуын күрдем. 20 000 кеше – Татарстан халкы һәм республика кунаклары бу кичне безнең белән үткәрде», – диде фестивальнең җитәкчесе Зоя Новикова.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«VK Fest»та бик күп мәйданчыклар эшләде. «VK Лекторий» мәйданчыгында телетапшырулар алып баручы Роза Сабитова белән Дмитрий Журавлев Республикабыздагы гаилә традицияләрен үстерү хакында әңгәмә корды. Ә Татарстанда спорт үсеше темасына «КамАЗ-мастер» автоузышчылары төркеме җитәкчесе Эдуард Николаев, «Ак Барс» хоккей командасы уенчысы Артемий Князев, «Рубин» футбол командасының капитаны Олег Иванов һәм «Зенит-Казань» волейбол командасы уенчысы Максим Михайлов фикер алышты.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Төп музыкаль сәхнәдә Баста, «ZOLOTO», Элвин Грей, Юлия Савичева, һәм «Комната культуры», «Три дня дождя», «Хлеб» төркемнәре чыгыш ясады. Элвин Грейның шушындый зур, масштаблы чарада «Әлдермәшкә кайтам әле», «Уфтанма» җырларын башкаруы аеруча күңелгә май булып ятты. Чараны «Натальная карта» йолдызлары Олеся Иванченко һәм Дмитрий Журавлев алып барды.
Республика халкы үзенең кунакчыллыгы белән аерылып тора, бу чарада да килгән җырчылар бүләксез калмады: Бастага чәк-чәктән ясалган «бюстын», «ХЛЕБ» төркеме әгъзаларына фоторәсемнәре төшерелгән өчпочмак, «ZOLOTO»га үзенчәлекле эчемлек, ә Юлия Савичевага кулдан эшләнгән калфак бүләк иттеләр.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
«Фестивальнең оештыручылары татарча сәхнә булдыру идеясен ошатты һәм бик теләп кабул иттеләр»
Быелгы фестивальнең үзенчәлеге – «Идел» татар мәйданчыгы. Бу сәхнәдә Татарстанның популяр җырчылары – Нурминский, GAUGA, «Хижина Музыканта», Марат Яруллин, Ilgiz & Malsi Music, Al Su, Elina чыгыш ясады.
Сәгать икедә мин инде фестивальдә идем һәм, татар милләтенә хезмәт итүче патриот журналист буларак, иң беренче эш итеп нәкъ шушы яңа «Идел» мәйданчыгына юнәлдем дә күпчелек вакытымны биредә уздырдым. Афишада бу мәйданчык сәгать өченче яртыда гына эшли башлый диелгән иде, шуңа, чара башланганчы, мин «Идел» журналының баш мөхәррире Рәмзия Галимовадан татарча сәхнәнең максаты турында сорашып алырга да өлгердем.
– Безнең максат – фестивальдәге барлык кунакларны татар дөньясы белән таныштыру. Бу «VK Fest» фестивале һәр елны төрле төбәкләрдә үтә. Һәм безнең төбәкнең үзенчәлекләрен күрсәтүче сәхнәне булдыру ул – аерым юнәлеш, чөнки, гадәттә, бу чарада бер төп сәхнә генә була. Фестивальнең оештыручылары татарча сәхнә булдыру идеясен ошатты һәм бик теләп кабул иттеләр, – диде ул.
Гомумән, «VK Fest» – шундый зур, масштаблы чара ки, чып-чын Сабантуй диярсең. Ә Сабантуйны милли уеннардан башка күз алдына да китереп булмый. «Идел» сәхнәсе моны кайгырткан, килгән кунаклар өчен милли уеннар оештырган иде – чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, капчык белән сугышу, аркан тарту һәм башкалар. Бу уеннарда олысы-кечесе бик теләп катнашты, җиңүчеләргә волонтерлар бүләкләр дә өләште. Матур, җанлы, уенлы күренешне күреп, кырыйдан үтеп баручылар да туктап, шактый озак карап, видеоларга төшереп тордылар.
Ә «Идел» фотозонасын күрсәгез! Анда фотога төшми калмаган кеше булмагандыр да. Ул печән тюклары шәһәр халкына тансык бит, ярый ул без – авыл балалары – җәй буе печән җыеп, аның хуш исен иснәп үскән халык.
Шулай ук бу татарча мәйданчыкта төрле мастер-класслар да оештырылды, үзем катнашмасам да, татар халык биюенә өйрәтү «дәресләре»н бик кызыксынып карап тордым. Бер егет гармун сайрата, кызлар-егетләр рәхәтләнеп дөбер-шатыр бии, аулак өй күренеше диярсең.
«Казандагы «VK Fest» – мин булган иң тәмле «VK Fest»
Татар мәйданчыгында җырчыларның чыгышлары арасында пресс-центрга да баргалап йөрдем. Бу пресс-центрда журналистлар өчен өстәл дә әзерләнгән булган, тик, мин килгәндә, ялгыз гөбәдиядән башка берни калмаган иде...
Пресс-центрда җырчыларның, блогерларның чыгышларын тыңлау, якыннан күрү, журналистлар биргән сорауларга җавапларын ишетү бик кызык булды. Аларның әйткән кызыклы фикерләрен сезгә дә язып үтәм.
Блогер Аня Покровтан: «Сезгә Казандагы VK Fest ничек?» – дип сорадылар.
– Казандагы «VK Fest» – мин булган иң тәмле «VK Fest». Мин хачапури, хот-дог, чәк-чәк ашап карарга өлгердем. Чәк-чәк өчен мин җанымны бирергә һәм сезнең белән Кзаанда озагракка калырга да әзермен, – дип җавап бирде блогер.
Элвин Грейдан: «Иртәгез ничек башлана, берәр нинди лайфхакларыгыз бармы?» – дип сорадылар.
Лайфхакка килгәндә, иң мөһиме – ул төш вакытында тәмләп иртәнге аш ашарга һәм яраткан эшең белән шөгыльләнергә. Мин иртән дә, төнлә дә, хәтта төшемдә дә үземнең яраткан эшем – музыка белән шөгыльләнәм һәм яраткан тыңлаучыларыма җиткерәм.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Ә тыйнак «Ак Барс» уенчысы Артемий Князев оештыручыларга чакырулары өчен зур рәхмәт җиткерде һәм тагын башка спортсменнар белән дә танышуына шат булуын әйтте.
Бәйрәм – бәйрәм инде ул, тик «ашау по расписанию» дип уйладым да, коллегам Зөлфияне алып, ашарга юнәлдем. Безнең ашыйсы килү вакыты бөтен фестивальдәге халыкныкы белән берьюлы туры килде бугай, кая барсак та – 100 метрлы чират (ярар, 100 метр ук юк иде инде). Әле чираты ярар, көтәр идек, бәяләрен күрсәгез! Бер бургер 600 сум тора иде. Без, берәр туклыклырак, хәләл ризык булмасмы дип, эзләвебезне дәвам иттек. Нәтиҗәдә, 350 сумга хот-дог алып ашадык. Шунысы ошады миңа – фестивальдә бушка су тараталар иде, эчәсең килсә – бар да ал. Оештыручылар кунаклар турында кайгыртканнар, «респект» аларга.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
«Һәр җырчының үз тыңлаучысы бар»
Сәхнә тирәсенә халык сәгать бишләргә җыела башлады. Шунысына инандым: һәр җырчының үз тыңлаучысы бар, сәхнәгә кем генә чыкмасын – халык бии, кушылып җырлый, шау-шу килә башлый. Тик иң күп тыңлаучылар һәм алкышлар җыючы «Хижина Музыканта» (Раиль Арсланов) Марат Яруллин, GAUGA һәм Альберт Нурминский булды. Марат Яруллинның барлык кызларның йөрәген «урлаучы», өйләнмәгән буйдак икәнен беләбез, шуңа ул сәхнәгә чыгуга, барлык яшь гүзәл затлар аның янына «ябырылды», алар арасында мин дә бар идем. Марат Яруллин сәхнәдән кереп киткәч, тамашачыларның 80%ы, аның белән фотога төшәргә дип, сәхнә артына йөгерде. Мин үземне, Фирдүс Тямаев җырындагы кебек, сәхнә янында берүзем калган «ялгыз торна» итеп хис иттем.
Үзем рок жанрына битараф булсам да, татарча рок башкаручы GAUGAның җырлавын ишеткәч, урынымда тыныч кына басып тора алмый башладым. Ул сәхнәгә чыккач, аеруча дәртле, яшьләрчә мохит барлыкка килде. Яраталар бит үзен! «GAUGA! GAUGA! GAUGA!» – дип акырып, гөрләтеп кул чаптылар.
Альберт Нурминский – инде бөтенләй башка тарих. Ул үзенең чыгышын «Туган тел» җыры белән башлап җибәрде, хәтта татар милли күлмәкләре кигән биючеләре дә бар иде! Бу җыры 2023 елда ук чыккан икән, нигәдер мин аны, 2 ел үткәч, «VK Fest»та гына беренче тапкыр ишеттем.
Нурминский: «Барлык җырларны да җырлый алмыйм, чөнки яшь чикләве 0+», – дип кисәтеп куйды. Аннары үзенең легендар «Амин Асин Абез», «Лайкнулмы соң?», «Ауф» җырларын башкарды. Вәт яшьләр ярата инде аны, бу җырларга ничә ел, әмма алар барыбер үзенең популярлыгын югалтмаган һәм, минемчә, югалтмаячак та. Кечкенәрәк чакларда «Амин Асин Абез» җыры «просто текә җыр» булып кабул ителсә, бүген инде, аның мәгънәсенә төшенгәч, «хак сүзләр әйтә Нурминский» дип уйлыйсың.
Татар җырчыларында 3 мәңгелек тема: авыл, мәхәббәт һәм авылдагы мәхәббәт, дип шаяртыйм әле. Марат чыкты, «Авылыма» җырын башкарды, Нурминский чыкты «Кайттым» җырын башкарды. Ял көнне авылларына кайтмыйча, 2 меңгә билет алып «VK Fest»ка килүчеләр өчен бу сүзләрне ишетү «удар» булгандыр, үземә шулайрак булды инде. Нурминскийның «Эх, бер мунча миңа, кәрәзле бал белән сөтле чәй татарча» юллары аеруча йөрәкнең иң түреннән чеметеп алды.
«Идел» мәйданчыгының энергетикасы, җырчылары, мохите, оештыручылары – барысы да шәп булды. Җаным-тәнем белән рәхәтләнеп татар дөньясына чумдым. Мондый чаралар күбрәк булсын иде, чөнки яшьләр өчен бу – татар телен, аның мәдәниятен тирәнрәк өйрәнү, үзләре кебек үк татар җанлы кешеләр белән танышу өчен бик шәп мөмкинлек.
Югарыда әйтеп узганымча, фестивальдә 2 сәхнә иде. Альберт Нурминскийның «Ауф»ын тыңлап бетергәч, мин икенче сәхнә янына Бастаны тыңларга юнәлдем. Андагы халыкны күрсәгез, банкадан агып чыккан бал янына җыелган кырмыска көтүе диярсең. Кешеләрне «ера-ера» сәхнә янына бардым, бөтен халык белән таныш җырларны җырладым. Әле оештыручыларның шәп планына шаккаттым: Баста җырлап бетергәч, салют җибәрделәр. Беркатлы халык авыз ачып салют карап торганда, җырчы тиз-тиз генә сәхнә артыннан чыгып, машинага утырып та китте. Аңа: «Приезжайте еще!» – дип акырып калдылар.
Фестиваль шәп узды, тик иң кызыгы алда иде... «Чаша»дан өйгә дә кайтып җитәргә кирәк бит әле. Күз алдыгызга китерегез: чарадагы халык – бөтенесе Казан метросында. Миңа күз алдына да китерәсе булмады, үзем дә алар белән бергә Кәҗә бистәсе станциясендә басып тордым. Метрога ничек кереп, үземнең тукталышымда ничек чыкканымны Аллаһ кына белә, тик исән-сау гына өйгә кайтып җитеп булды!